Темы вашего учебного проекта



Дата07.07.2016
өлшемі72 Kb.
#182392
түріКраткое содержание

Автор проекта

Фамилия, имя отчество

Макарова Ирина Александр кызы

Регион

Татарстан

Населенный пункт, в котором находится школа/ОУ

Казан шәһәре

Номер и/или название школы/ОУ

174 нче гомуми урта белем мәктәбе

Описание проекта

Название темы вашего учебного проекта

Мәдинә Маликова иҗатында гаилә һәм тәрбия проблемалары.

Краткое содержание проекта

Проект укучыларны хикәяче, романчы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Маликова Мәдинә Габделхак кызы тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. М.Маликова хәзерге заман сулышы белән яшәүче һәм иҗат итүче язучыларыбызның берсе. Проект барышында укучыларда офис программалары белән эшләү күнекмәләре, кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдырыла.

Предмет(ы)

Татар әдәбияты

Класс(-ы)

7 сыйныф

Приблизительная продолжительность проекта

5 дәрес.

Основа проекта

Образоватдельные стандарты

Татар теленнән һәм әдәбияттан гомуми белем бирү стандарты. Яңа стандартларның иң мөһим таләбе: укучыларның фикерләү сәләтен үстер;,тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели бел; балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү; дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру; диалогик сөйләмдә катнашу;гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру; укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Дидактические цели / Ожидаемые результаты обучения

Дидактик максатлар.

1. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту.

Проектның максаты.

1.Мәдинә Маликова тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2. Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повестен анализлау, образларга характиристика бирү; әсәрдә конфликтларны табарга өйрәнү, аларның чишелешен, әһәмиятен аңлату..

3. Әсәр аркылы татар халкының гореф-гадәтләренә, тарихына, әдәбиятына, традицияләренә, уеннарына хөрмәт уяту.



Вопросы, направляющие проект

Основополагающий вопрос

Наркомания, эчкечелек – көрәшергә, булышыргамы?

Проблемные вопросы учебной темы

Җәмгыятебездә булган төп проблема гаилә һәм тәрбиядән киләме? ?

Учебные вопросы

Кем ул Мәдинә Маликова?

М.Маликованың нинди әсәрләрен беләсез?




План оценивания

График оценивания

До работы над проектом

Ученики работают над проектом и выполняют задания

После завершения работы над проектом

Укытучы интернеттан мәгълүмат эзли, презентация төзи.

Проект планы белән укучыларны таныштыра.

Күзәтү,

Уйлау-берләшү - уртаклашу




Интернеттан укучылар мәгълүмат эзлиләр.

Укучылар укытучы тәкьдимнәрен искә алып эш ашкаралар. (геройларның портреты, татар халкының гореф-гадәтләре).

Үзара белемнәр белән уртаклашу.

Әзер материалларны исәпкә алу битен тутыру.



Дәрес барышында укучылар үз эшләрен күрсәтә, тестлар эшләнелә, укытучы бәя бирә.

Фикер алышалар.

Презентацияләр төзиләр.

Сочинение язалар



Описание методов оценивания

Проект өстендә эш укытучының презентациясеннән һәм укучылар белән әңгәмә үткәрүдән башлана. Билгеләнгән тема буенча укучылар төрле чыганаклардан материаллар җыялар..

Татар теле һәм әдәбият буенча гомуми белем бирү стандартын исәпкә алып укучыларның эшләренә бәя бирелә. Проект эшенә кадәр укучылар бәяләү нормалары белән танышалар һәм контроль үзбәяләү үткәрелә. Эш барышында укучылар үзенә бәя бирү таблицасын тутыралар. Укытучы үзенең контроль бланкасын тутыра. Укучылар укытучы тәкъдим иткән дидактик материалларны сайлап алалар.

Проект эше беткәч, төркемнәрнең үзбәяләү таблицасы тутырыла.


Сведения о проекте

Необходимые начальные знания, умения, навыки

Офис программаларында эшли белү; төрле чыганаклардан мәгълүмат эзли белү;

Учебные мероприятия

Проект эшенең планын төзү һәм укытучы тарафыннан бөтен кирәкле дидактик материалларны әзерләү. Фикер алышу үткәрү өчен информацияләрне төрле чыганаклардан эзләү. Интернет аркылы материаллар эзләү. Бергәләп проектны тикшерү һәм эшнең нәтиҗәсен язу.

Һәрбер укучы дәрестә үз эшен яклап сочинение яза. Укытучы укучының язма эшенә бәя бирә. Аннан соң иң яхшы эшләр билгеләнә.



Материалы для дифференцированного обучения

Ученик с проблемами усвоения учебного материала (Проблемный ученик)

Проект өстендә эшләгәндә укучының мөмкинлегеннән чыгып эшләр бирелә.Ул шулай ук классташларыннан, укытучыдан ярдәм сорый ала.

Ученик, для которого язык преподавания не родной

Рус телле укучылар язучы турында, әсәргә анализ бирү эшләрен русча язсалар да ярый.

Одаренный ученик

Эзләнү темалары һәр төркемдәге укучыларны үзләрен тәнкыйтьче, рәссам, тарихчы, артист һ.б. шундый рольләрдә итеп хис иттерәләр. Укучы проект өстендә эшләгәндә үзе дидактик һәм төрле материалларны эзләп, сайлап алыргы мөмкин.


Материалы и ресурсы, необходимые для проекта

Технологии – оборудование (отметьте нужные пункты)

Компьютер(-ы), принтер, цифровая камера, сканер

Технологии – программное обеспечение (отметьте нужные пункты)

Офис программалары.

Материалы на печатной основе

Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повесте

Интернет-ресурсы

http://matbugat.ru/enc/malikova-mdin-802/


http://www.tatarnews.ru/articles/233

http://tt.wikipedia.org/wiki/Мәдинә_Маликова


Другие ресурсы

Юлдашлар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 52 б. – 12000 д.
Казан каласы – таш кала: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 175 б. – 8000 д
Кар сулары: лирик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 143 б. – 14000 д.
Егетлеккә бер адым: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 208 б. – 10000 д.
Янар таулар яктысында: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 216 б. – 15000 д.
Узма, гомер!: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 224 б. – 15000 д.
Бер күрүдә яраттым: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 447 б. – 15000 д.
Басып сайрар талы бар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 320 б. – 30000 д.
Шәфкать: роман, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 448 б. – 30000 д.
Фидая: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 340 б. – 15000 д.
Алтын ятьмә: повесть, хикәяләр, пьесалар. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 368 б. – 6000 д.
Өермә: роман, повестьлар. – Казан: Идел-Пресс, 2003. – 352 б. – 5000 д.
Югалган якутлар: повестьлар, пьесалар. – Казан: Рухият, 2004. – 400 б. – 1000 д.
Кызыл гөл: романнар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 414 б. – 7000 д.
Тылсым. Шәфкать: романнар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 400 б. – 7500 д.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет