Төрле материклардагы тереклек



жүктеу 46.53 Kb.
Дата05.07.2016
өлшемі46.53 Kb.
Арча районы Хәсәншәех урта мәктәбе

Дәрес-сәяхәт


5 нче сыйныф

Табигать белеме



Тема: “Төрле материклардагы


тереклек”

Абдуллина Фәния Таһировна,

I квалификацион категорияле,

химия-биология укытучысы

Максат : 1. Җирнең төрле материклардагы үсемлек һәм

хайваннар дөньясының төрлелеге белән таныштыру;

2. Укучыларның кызыксынучанлыгын үстерү;

3. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына

сак караш тәрбияләү.



      1. Җиһазлау: дөньяның хайваннар һәм үсемлекләр картасы һәм физик картасы, контурлы карталар,шаблоннар, магнитофон,“Красная шапочка” җыры, гербарийлар, хайван һәм үсемлек картиналары, күркәләр, Татарстанның Кызыл китабы, О 2 м лы яфрак үрнәге, 30 см лы линейка,күбәләкләр, коңгыз, бамбук чаңгы таягы, лавр, банан, Люция Хәсәнова фотосы, павлин каурые, губка.

Дәрес барышы:

I. Максат белән таныштыру.

Дәресне хыял турында сөйләшүдән башлыйбыз. Хыял –чынбар-лыкта булмаган, ләкин уйда, күңелдә фантазия белән туган нәрсә.

Хыял, хыял нинди ләззәтле син

Ташламыйсың мине һичкайчан.

Бу дөньяда ялгыз нишләр идем

Ярый әле син бар ичмасам.

Ә сез хыялланырга яратасызмы? Нинди хыялларыгыз бар? (Җаваплар тыңлана)


  • Планетабызның һәр материгында кыска гына тукталышлар ясап, аларның хайван һәм үсемлекләре белән танышу өчен хыялда гына сәяхәткә кузгалабыз. (Сәяхәт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатыла, уку-язу әсбаплары барлана, контурлы карта таратыла)

Алдагы дәресләрдә төрле хайван һәм үсемлекләрнең яшәү тирә-лекләре белән танышкан идек. (3 тирәлекне әйтәләр). Бүген һәр мате-рикта нинди хайван һәм үсемлекләр яшәвен истә калдырырга кирәк булыр.
II. Яңа материал өстендә эш.



  1. Без үзебез кайсы материкта, дөнья кисәгендә яшибез,сәяхәтне шуннан башлыйбыз. Туган ил ул туган авылыңнан, туган өеңнән баш-лана бит. Үзебезнең янәшәдә яшәүче хайваннар һәм үсемлекләрне са-нап китик әле. (Саныйлар)

Игътибарыгызны менә бу китапка юнәлтәсем килә.



  • Кызыл китап – бетү куркынычы астындагы хайван һәм үсем-лекләрне терки торган китап ул. Бу – Татарстан республика-сының Кызыл китабы. Без – табигать дуслары булырга тиеш.

2. - Ә хәзер Кытайның бер үсемлеге һәм бер хайваны белән та-нышыйк.

а) дөгене гербарий, таблицадан карау, аның азык буларак әһә-мияте, углевод һәм аксым чыганагы икәнен аңлату. Татарның милли ризыгы бәлеш, гөбәдия дөгедән башка әзерләнми.

б) панда – бамбук аюы ( таблица, гербарий, чаңгы таягы ка-рау)

в) дәфтәргә язу.

Евразия: панда, дөге, бамбук.

3. Бер дөнья кисәгенә берләшкән материкларга юл алабыз. Нинди материклар алар? ( Т.Америка, К.Америка)

а) секвойя турында укучы чыгышы:

100 м биеклектә; аркылы кисеме 10 м га җитә торган ылыслы агач, күркәләре зур кавын кадәр була.

б) Сасы сусар дигән хайван исеме сездә нинди кичерешләр уя-та?( Шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерү. Таблицадан хайван белән танышу)

в) дәфтәргә язу.

Т.Америка: секвойя, сасы сусар.


4. К.Америка.
а) О 2 м лы яфрак – Амазонка викториясе. 72 кг га кадәр йөк күтәрә. Авырлыкларыгызны беләсезме, ничә укучы яфракка утыра ала? ( Беседа)

б) соры агриппа күбәләге – безнең күбәләкләр белән чагыш-тырганда бик зур – канат араларының киңлеге 30 см. ( Күбәләк-ләр карау)

в)18 см лы гигант кисмән коңгызын безнең коңгызлар белән чагыштыру.

г) дәфтәрләргә язу.

К.Америка: виктория, соры агриппа, гигант кисмән.
5. Муз. “Красная шапочка” Нинди материкка килеп җитәбез? Бию хәрәкәтләре ясыйбыз( Физкультминутка)
6. Африка – безнең борынгы бабаларыбыз шунда килеп чыккан. Хәзер кара тәнле кешеләр бик күп яши.

а) баобоб турында укучы чыгышы: 120 т. су сеңдерә, 12 мең чиләк су дигән сүз.

б) жираф – 6 м. биеклектәге хайван(таблицадан карау)

в) дәфтәргә язу.

Африка: баобаб, жираф, зебра, антилопа, тәвә кошы.

г) видеофильмнан Африканың экваториаль урманнары турында карау, фикер алышу.


7. Безнең авылдашыбыз җырчы Люция Хәсәнова туганы янына Австралиягә барып кайтты( фотосын карау)

а) Эвкалиптны таблица һәм гербарийдан карау, укучы чыгы-шы.

б) көнгерә - сумкалы хайван. 3 млы ананың 30 см лы баласы туа.

в) дәфтәргә язу.

Австралия: көнгерә, Эвкалипт.
8. Антарктида.

а) мүк, лишайник – гербарийлар карау,

б) пингвиннар – оча алмаучы кошлар.

в) дәфтәрләргә язу.

Антарктида: мүк, лишайник,пингвин.

Сәяхәтебез тәмам, класска кайттык.


III. Ныгыту.

1. Шаблоннар тарату, 122-123 биттәге картадан файдаланып контурлы картада “Хайван” һәм “Үсемлек”ләрне туган илләренә ур-наштыру.

2.125 биттәге хайван, 124 биттәге үсемлекләрнең туган илләрен әйтү

3.Сүзлек өстендә эш: баобаб,секвойя,эвкалипт.

IV. Өй эше.

1.Контурлы картада хайван исемнәре язарга.



2.1 материкка хыялдагы сәяхәтегез турында хикәя язарга.
V. Йомгаклау.

  • билгеләр кую.

  • Укытучы сүзе: Экология, география, биология дәресләрендә хайван һәм үсемлекләр белән танышуны дәвам итәрсез.


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет