Төзеде: рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ялатдинова Рузилә К



Дата26.06.2016
өлшемі72 Kb.
#159665
АПАС РАЙОНЫ УРТА БАЛТАЙ ТӨП ГОМУМ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

ТАТАРНЫҢ АЛИҺӘСЕ

(Сара Садыйкованың тууына 100 ел ту-

луга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Төзеде: рус теле һәм

әдәбияты укытучысы

Ялатдинова Рузилә К.

2009

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада Сара Садыйкова портреты ,стенада компо-

зиторның тормышын ,аның иҗади эшчәнлеген тасвирлаучы фотокүргәзмә.
Эриграф язылган.

“Аны сагынып,юксынып

гел сөйләр халык

Аның җырларын яратып

гел көйләр халык!

Максат: Бөек композитор Сара Садыйкованың тормыш юлы ,иҗаты белән

таныштыру ;

укучыларда халык композиторы иҗатына ихтирам ,мәхәббәт тәр-

бияләү.
1 нче алып баручы. Һәр халыкның үз моңы ,үз Аһәңе бар!Күңел кылларын ти-

брәтүче ,таш бәгырьләрне дә эретергә көче җиткән ,елата да ,җырлата да алучы

Моң һәм аһәң ! Бездә дә бар нәкъ шундый бер тылсым иясе.Ул халкыбызның олы

композиторы ,Аһәң сазы-Сара Садыйкова.

2 нче алып баручы. Менә ничә еллар инде халкыбыз аны олылап,үз итеп,якын

итеп,гади итеп ,Моңсара дип йөртә.

1 нче алып баручы.Шагыйрә Лена Шагыйрҗан истәлекләрендә болай ди :...

“Сара Садыйкова...Сара ханым...Сара апа...Бу исемне телгә алу белән ,ничектер, җаның җылынып китә,күңелне ниндидер якты моң сара...Моң сара... Моң –Сара ...

Моңсара! Ничек матур ,аһәңле яңгырый ...Ихтимал ,исеме җисеменә туры килү шу-

шы буладыр инде ул...”

2 нче алып баручы Челтер – челтер чишмә ага ,

Кошлар сайрый ,йөрәк кага..

Наз өләшеп ,нур чәчрәтеп,

Моң тамчысы җиргә тама.

Җиргә тама ,дөрли ,яна

Халык җыры ,татар җыры !

Кодрәт тулы серле, моңлы,

Халкым сыман бөек ,олы

Татар кызы... Татар көе ...

Сагыш ,сөю ,өмет хисе...

Шаулый анда диңгез җиле,

Кояш нуры, чәчкә исе.

Җыр сәнгате ,моң дәрьясы

Бөек үрләр сыман олы .

Татар кызы йөрәгендә

Халкым моңы ,халкым җыры.

1 нче алып баручы.Татар халкының олы талант иясе,данлы якташыбыз Сара апа Садыйкова Апас районының горурлыгы һәм йөз аклыгы.Ул гомере буена халыкны ,

бигрәк тә Апас кешеләрен яратты.

2 нче алып баручы .Сара Садыйкованың Тукай клубында Ш.Галиевкә тапшыр-

ган язуыннан :

“Апас кешеләре ..Фәхри Насретдинов ,Мин исән чакта,Сез һәм Уфадан Бану

Вәлиева җыелышып кайтыйк әле...

1 нче алып баручы. Ш.Галиев аның аның фикерен хуплап ,”Кайтыйк әле ...”

шигырен иҗат итә.

Кайтыйк әле ,кайтыйк әле ,якташ, җилләр

Күзне дымландырып искән чакта .

Чакырганны көтмик . Гомер көтми .

Кайтыйк әле,кайтыйк , исән чакта !

1 нче укучы .Сара Садыйкова үзенең әби- бабалары,әнисе яшәгән Апас районы

Тутай ,Кызыл Тау авылларына ,туган ягым дип ,бик еш кайтып йөри. Чөнки аның

моң чишмәләре ,зур дәрья кебек киң иҗатка юл башы шушы авыллардан башлана.

Биредә туып үскән ,соңрак Казан пристанендә эшләгән Әхмәдиша кызы Бибигай-

шә ханым ,әнисе Нәгыймә ападан ятлаган шигырь-мөнәҗәтләрне ,халык көйләрен

кечкенә Сара күңеленә дә сала.

2 нче укучы . Аның күп кенә җырлары шушында туа.”Иртәнге нур”,Дөнья ма –

тур,дөнья киң” дигән матур көйләре Тутай кырларында тургай сайравын тыңлап иҗат ителгән.

3 нче укучы .Туган җир ,туган туфрак!Бигрәк тә авырлык килгәндә үзенә тарта ул туган яклар . Бигрәк тә сине анда көтеп торучы ,сыендыручы кешеләр булса.

Күрәсең ,Сара апа гомеренең соңгы елларында Тутайга кайткан саен җаны җылы-

нып ,зур канәгатьләнү алып ,илһамланып килгән.

Җыр . “Йөрәкләрдә җыр яңара”.( Хәлим Гайнуллин сүзләре ,Сара Са-

дыйкова көе )
2нче алып баручы .Сара ханым Садыйкова 60 еллык иҗат юлы белән татар җыр сәнгате үсешендә әһәмиятле роль уйнады .Хөкүмәтебез ,киң колачлы иҗат эшчән-

леген югары бәяләп ,аңа Татарстанның халык артисты ,Россиянең атказанган сән-

гать эшлеклесе ,Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемнәр бирде.

1нче алып баручы . Егерменче еллар... Мәскәү консерваториясенә укырга бер кыз килә .Ул бик тырышып укый.Әнисен ,Казанны сагына.


4 нче укучы.

Ал гөлләр сибегез безнең юлга,

Иделнең иртәнге җилләре .

Мәңгегә,гомергә истә калсын

Казанның кадерле кичләре.
“Казан кичләре” җыры яңгырый.( Хәсән Туфан сүзләре ,Сара Садыйкова

көе)


5 нче укучы. Консерваториядә укып йөргәндә,беренче мәхәббәт хисләре дә

кабынып китә.Мәскәүдә Газиз Айдарский белән очрашып,күрешеп яши башлагач,

Сара өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла.Куанычыннан ул кая басканын да белми,очы-

нып йөри.

6 нчы укучы. Газиз Айдарский да аңа үзенең мәхәббәтен шигырь юллары белән белдерә:

Син,тик син генә ...

Тормышыма ямь бирәсең,

Давылларда каршы торган

Тау чәчәге кебек ,

Миңа карап,елмаясың ,көләсең .

Синең көлүең ,синең күз карашың

Бер күрүдә утларга салды.

Синең назлап әйткән сүзең

Йөрәгемнең түрендә калды.

1 нче укучы .1924 нче елда оешкан “Эшчеләр театры “ белән гастрольләрдә йөргәндә Газиз белән Сара бер –берсенең акылын –фигылен өйрәнеп бетсәләр дә,

тәмам аңлашырга кыюлыклары җитми. Борынгыдан калган гадәт буенча, ике ара –

да хатлар язышу китә.Алар кул очлары белән генә күрешеп,оялып кына бер-берсенә хат бирәләр. Газиз ,әлбәттә ,беренче башлап яза.

2нче укучы .”Хөрмәтле вә гыйззәтле Сара туташ !Минем сезне уйламаган бер генә минутым да юк .Сезне көн саен күреп яшәсәм дә,өзелеп сагынам...

Сара туташ !Без бергә булырга ,гомергә бергә булырга ,бергә бер тормыш корып

яшәргә тиешбез.Бу тәкъдимемә Сезнең ризалылыгызны көтәм...”

3 нче укучы.Шулай хат алышулардан соң ,Газиз Сараның әти-әнисенә аның кулын сорап ,хат язып җибәрә. Кызның әти-әниләре кышкы каникуллар тирәсенә никах укытырга ризалык бирәләр.Бу хатлар алышу 1924 нче елда була.

4 нче укучы.1925 нче ел.Сара Мәскәүдә укып йөргән җиреннән Газиз Айдар –

ский белән Казанда куела башлаган беренче татар операсы “Сания”дә катнашыр өчен ,командировкага кайта. Бу вакытта Сара Садыйкова җырчы буларак Казан тамашачысына үзенең уңышларын күрсәтергә өлгергән була инде.Шушы елларда аларның кызлары туа. Кап –кара җемелдек зур күзле бу кызга Әлфия дип исем кушалар.

5 нче укучы. Ә 1927 -28 нче елларда Мәскәү ,Ленинградта укучы татар җыр-

чылары :Сара Садыйкова ,Асия Измайлова ,Разия Садыйкова һ.б. Казанга кайтып концертлар бирәләр .Сара ханымның тавышы гаҗәеп булганга аны “Татарстан сан-

дугачы”дип тә йөртәләр.

6 нчы укучы. Мин сандугач түгел ,җырлыйм өзелеп,

Туган якка уем тартылган ;

Сандугачтай читтә сайраганчы ,

Очып кайтам җырым артыннан ...
Җыр . “Керфегеңә тамармын мин” Ш.Маннапов сүзләре,

Сара Садыйкова көе)


2 нче алып баручы .1934 нче ел.Сара Садыйкова Мәскәүдә оешкан Татар

опера студиясендә укый башлый.Студиядә уку елларында аның әнисе вафат була.

1933 нче елда ире Газиз Айдарский авырып үлеп,аның белән мәңгегә аерылышу

хәсрәтен кичергән Сарага бу хәбәр бик авыр тәэсир итә.

1 нче алып баручы .Шушы авыр хәсрәтләрне аз гына булса да онытып то-

ру өчен ул Ташкент якларына гастрольләргә чыгып китә. Сара Садыйкова тама-

шачылар бик зур уңыш казана.Аның кайгысы таралгандай ,күңеле күтәрелгәндәй

була.


2 нче алып баручы .Ниһаять , 1938 нче ел. Укулар тәмам.Бер төркем артистлар

Казанга кайтырга чыгалар.

1 нче алып баручы. Казан!

И Казан! Нурлы Казан ! Дәртле Казан ! Моңлы Казан!

Тукай Казаны !..Мәскәүдән кайткан улларын ,кызларын

нуры белән балкып ,дәрте белән ашкынып ,моңы белән назлан каршы ала.


1 нче укучы.Еллар узгач, аның күңелендәге моң һәм тиңсез таланты ,чишмә

булып ,икенче үзәннән ага башлый Сара ханымның икенче гомере –композитор –

лык чоры башланып китә.

2 нче укучы Аның нотага салган беренче җыры Ватан сугышы башлангач туа. Ул илебез хәсрәтенең бер тамчысы булып барлыкка килә.Бу җырда Сараның

фронтка китеп, хәберсез югалган икенче ирен сагыну –сагышлары да бик ачык ча-

гыла:


“Кайтырсың дип мин өмет итәм,

Мин сине көтәм ,көтәм ,көтәм,көтәм.

Түгелеп ташыган бу моңда Юлийны сагыну ,аны тилмереп көтү– барысы берьюлы

агыла ,агыла.

Сагыналар сине якын дуслар,

Сагыналар сине моңлы кошлар ...

3 нче укучы .Татар музыка дөньясында беренче танго булган “Көтәм сине “ җыры

меңләгән толларның йөрәкләрен тетрәтеп ,телдән- телгә күчеп,күңелдән- күңелгә

кереп һәркемгә үз булып китә.
( Җыр “Көтәм сине “, Әхмәт Ерикәй сүзләре ,Сара Садыйкова көе)

4 нче укучы .Сара Садыйкова –чын мәгънәсендә халык кызы ,аның күңеле бөтен-

ләе белән халык күңеленә тоташкан иде.Ул үзенең җырлары белән кешеләргә бә-

хет ,көч һәм илһам өләшә. Безгә аның 300 дән артык җыры билгеле .


5 нче укучы. Онытылмас моңнар бүләк иттең,

Без җырларбыз синең хакыңда

Китсәң дә син инде кайтмас булып,

Зур мирасың калды халкыңа.


6 нчы укучы .Сара апа бөтен барлыгы белән музыка ,җыр дөньясында яшәде.

“Җидегән чишмә “се белән ул халык күңелендә үз-үзенә мәңгелек һәйкәл куйды.

Халык аны яратты,таныды ,үз итте,зурлады.Ул халыкны яратты.

(“Җидегән чишмә” көе уйнала )


1 нче укучы.” Мә ,алыгыз йөрәк серләремне ,

Бүләк итәм сезгә моң итеп .

Мине үстергән халкым ,рәхмәт сиңа,

Калдырмаган өчен кол итеп!”

2 нче укучы. Җидегән чишмә тавышы күңелләрдә ,

Ул сандугачның моңы кайда соң?

Халык өчен хезмәт итеп үткән

Гомеренең бөтен еллары.

2 нче алып баручы .Җыр ул яшәү коралы .Җыр ул халыкның җаны.Җыр ул кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә.Кешенең барлык кичерешлә -

рен,барлык тойгыларын үзенә җыеп алып чыңлата торган сизгер мең кыллы күңел-

дә туа җыр. Юктан бар була! Җыр туа , җыр яши ,җырлаучысы булганда –җыр мәңге үлми! Сара Садыйкова җырлары яшәячәк, чөнки аларны җырлыйлар һәм

җырлаячаклар.

3 нче укучы . Йөрәкләргә керә ,күңелләргә

Сара апаның ямьле көйләре .

Кайдан килгән мондый моң бәйләме,

Гөл – чәчәктер туган җирләре.

Сара апаның җыры яңгыраса ,

Йөрәк хисләрен ул уята.

Уйландыра ,җанны юата,

Күзгә яшь китерә,елата.

Күпме тыңлап, күпме хисләнсәм дә,

Аңлатырга сүзләр аз төсле.

Аның җыры миңа ишетелә

Гөрләп килгән ямьле яз төсле.

1 нче алып баручы.Сара апаның үлеме татар халкы өчен зур югалту булды.Мондый

кабатланмас талант ,мондый язмыш 100 елга бер генә була. Татар композиторлары-

ның атасы Салих Сәйдәшев булса, анасы –Сара Гариф кызы Садыйкова. Татар ха-

тын - кызларыннан ул – беренче композитор .
4 нче укучы. Милләтемнең йөзек кашы бит ул,

Аның нуры мәңге тутыкмас .

Милләтебез көе югала, дип,

Татар халкы бер дә курыкмас.

2 нче алып баручы .Сара апа Садыйкова безнең арабызда юк. Әмма ул һаман

халкыбыз күңелендә ,җырлары һаман безнең белән яши.

5 нче укучы. Аның гомере – үлмәс бер көй

Колагымда чыңлый,ага.

Сара җыры ,татар моңы

Тиңсез йолдыз булып яна.

1 нче алып баручы. Тормыш дәвам итә.Әнә тыңлагыз , Идел нинди тирән уелып, нинди тирән моңнар көйләп ага! Чишмәләр ничек матур челтерәп ,кояш нурында җем – җем килеп ,көмеш кебек җыр сузалар!

Ә кошлар , ә кошлар ,кояшка, айга, йолдызларга җитсен моңыбыз дигәндәй ,

ничек матур итеп сайрыйлар1

Ә кешеләр ,кешеләр җырлый ...

Һәр тарафта җыр яңгырый! Тормыш җыр белән киләчәккә бара!.. Бу җырларда Сара Садыйкова моңнары да бар!.. Сара Садыйкова үзе җыр ,үзе моң иде ул !
Җыр . “Дөнья матур,дөнья киң “ (Г.Афзал сүзләре,С.Садыйкова көе)

Файдаланылган әдәбият:


1. Гөлшат Зәйнәшева “Сара Садыйкова” К., Тат.китап нәшер.,1996

2.”Апасым- гомер бишегем” ГУП ПНК “Идел –пресс” К.,2000



3.”Калфаклы сандугач” К .,Тат. кит. нәшер., 2000

4. “Моң анасы”.Эльмира Шәрифуллина мәкаләсе.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет