Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү үзенчәлекләре



Дата03.07.2016
өлшемі87 Kb.
#173564
Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү үзенчәлекләре

(эш тәҗрибәсеннән)



Автор: Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы,

96 нчы гимназиянең югары квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогика фәнендә “рухи тәрбия”, “әхлак” терминнары бик киң кулланыла. Бу төшенчәләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар, рухи ныклыкка ия булган шәхес формалаштыруда, аның тормыштагы статусын билгеләүдә әһәмиятле урын билиләр. Һәр яклап та гармонияле үсеш алган кеше тәрбияләү укытучы алдында торган бурычларның иң әһәмиятлесе. “Рухи-әхлакый үсеш һәм Россия гражданины шәхесен тәрбияләү Концепциясе” (“Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России”) ассызыклаганча, төп игътибарны милли үзаңны үстерү һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелергә кирәк. Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары да (ФГОС) укытучы алдына иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртүче, үз Ватанын яратучы, кешелекле җәмгыять төзергә омтылучы акыллы һәм зыялы затлар тәрбияләүне беренче бурычлар рәтенә куя. Рухи-әхлакый тәрбия бирү педагогик-психологик яктан оештырылган процесс. Аның төп максаты – укучыларны яшәп килгән милли традицияләрне сакларга өйрәтү, халкына, туган иленә карата патриотик хисләр тәрбияләү; җәмгыятьнең мәдәни, рухи, әхлакый кыйммәтләрен үзләштерергә һәм аларны дөрес кабул итәргә ярдәм итү, бай рухи тормышка әзерләү. Милли үзаңы югары булган балага толерантлык, ирекле хезмәттәшлеккә һәм тынычлыкка омтылу, туган илен ярату хас. Бу сыйфатларга ия булган укучыда иң югары омтылышлар, идеаллар, бай рухи дөнья формалаштыру авыр түгел. Бүгенге мәктәпнең иң төп бурычы да шулар. Философ Сенека фикеренчә: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”. Чыннан да, бала белемле булып та, кешелексез булып үсә икән, бу безнең эшебезнең дөрес оештырылмавын күрсәтә. Балага рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп бурычы аңа ирекле шәхес булып үсәргә, иң кирәкле рухи кыйммәтләрне сайлап ала һәм аларны тормышта максатчан куллана белергә өйрәтү. Бу проблема һәрвакыт актуаль булып калачак, чөнки әхлак, игелек өстенлек алганда гына киләчәк ышанычлы, өметле булачак.

Генри Адамс әйтүенчә, укытучы хезмәтенең нәтиҗәләре еллар үткәч кенә беленә. Мәктәптә озак еллар эшләү дәверендә тәҗрибә туплаган укытучы буларак, мин кайбер фикерләрем белән уртаклашырга, ягъни яшүсмерләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүнең үзенчәлекләрен күрсәтергә телим. Үзем укыта торган сыйныфларда тәрбия эшен оештырганда, иң элек әхлак тәрбиясенә йогынты ясаучы факторларны ачыкларга тырышам. Аннан соң укучыларның әхлак тәрбиясе дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итүче диагностика үткәреп, төп эшне планлаштырам.



Яшүсмерләр белән эшләүнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын һәр укытучы белә, шуңа күрә системалы рәвештә аларга хас үзенчәлекләрне өйрәнергә, тәрбия бирүнең проблемалы якларын ачыкларга туры килә. 11-15 яшьлек балаларның яшүсмерлек вакыты шәхес үсешенең иң критик чорына карый, чөнки ул аң эшчәнлеге үсешенә, мохиткә, тирә-яктагылар белән нинди мөнәсәбәтләр урнаштыруга бәйле. Бу этапта баланың психологик һәм шәхси сыйфатлары формалаша. Ул өлкәннәр дөньясына якынаерга, аларга охшарга тырыша башлый. Гаиләдә, мәктәптә, гомумән, ул яшәгән мохиттә шәхес үсешенә уңай, ягъни позитив йогынтылар тәэсире күбрәк булган саен, ул тормыш һәм тәрбияви кыйммәтләрне дөрес аңлый, аны кабул итәргә сәләтле кешегә әверелә бара. Киресенчә булганда, яшүсмергә җәмгыятьтә үз урынын табу, дөрес дип кабул ителгән яшәү нормаларын үзләштерү авыр булачак. Мондый яшүсмерләр әхлак нормаларын санга сукмаячак, рухи үсештә артта калачак. Гадәттә, андыйларны “кыен” яшүсмерләр рәтенә кертәләр. Аларның белемгә омтылышы да түбән, аң үсешендә пассивлык хөкем сөрә, рухи дөньясы ярлы була, шуңа күрә, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирүне мин һәрвакыт беренче урынга куеп килдем. Тиешле тәрбия алганда, аның дөньяга карашы киңәя, яшьтәшләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра, үзен чолгап алган мохит белән кызыксынуы да арта.

Рухи-әхлак тәрбия бирү проблемасының теоретик аспектына күз салыйк.

Аңлатмалы сүзлектә “рухи” төшенчәсе кешенең эчке дөньясы, рухы, дөньяга карашы белән бәйләнешле сүз буларак бирелгән, ә “рух” сүзе аң-фикерләүне, кешенең психик халәтен белдерә. “Таза рухлар була тик таза тәндә, куркак була һәрбер начар рухлы бәндә”, – дип язган Г. Камал. Бу очракта таза тән көчле рух дигәнне аңлата, минемчә. Рухы нык булган кеше тормыш кыенлыкларына каршы тора ала. Ул, максатчан булу өстенә, эш-гамәлләрен мөстәкыйль билгели, аларга тиешле юнәлеш биреп, үз эшчәнлеге белән идарә итә ала. Андыйлар кеше кубызына биемиләр, дөрес дип табылган фикерләрен тормышка ашыра алалар. Мондый укучылар азчылыкны тәшкил итсәләр дә, алар үз артларыннан башкаларны ияртергә сәләтле, чөнки аң һәм психик үсешләре югарырак булу белән аерылып торалар.

Нәрсә соң ул әхлак? Бу термин әдәбиятта мораль, этиканың синонимнары буларак кабул ителгән. Аңлатмалы сүзлектә “әхлак” төшенчәсе кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы дигәнне аңлата. Моңа өстәп, аны кеше гамәлләре, тәртибе белән идарә итүче эталон һәм нормалар дип тә атап була. Әхлак нормалары үзгәрешсез тормый. Аларның тормыштагы урыны җәмгыятьтә яшәүче күпчелекнең гадәтләре, җәмәгатьчелек фикере, авторитеты ярдәмендә билгеләнә, теге яки бу якка үзгәрә тора. Мәсәлән, моннан утыз еллар элек транспортта өлкәннәргә урын бирү язылмаган бер кагыйдә, норма иде. Бүгенге яшьләрнең моңа мөнәсәбәте бөтенләй икенче төрле. Бу гади мисалдан күренгәнчә, әхлак нормасын кеше үзе үзгәртә, шуңа таянып, ул җәмгыятьтә үз-үзен тиешенчә тоту турындагы кануннар тудыра һәм шуларга нигезләнеп яши.

Рухи-әхлакый тәрбия бирү бу әхлакый гамәлләр һәм гадәтләр формалаштыру дигән сүз. Алар кешенең әйләнә-тирәдәге чынбарлыкка мөнәсәбәтен чагылдыралар. Мәхәббәт, игелек һәм башкаларның кичерешләрен аңлый белү; гаделлек, миһербан һәм намус – кешенең рухи дөньясын билгеләүче сыйфатлар. Әхлакый гамәлләрнең нигезен дә шулар тәшкил итә. Әхлакый аң һәм җаваплылык хисе тәрбияләү, дөрес һәм тотрыклы әхлакый гамәлләргә таянып яшәргә өйрәтү, актив тормышчан позиция сайларга ярдәм итү – рухи-әхлакый тәрбиянең төп функцияләре булып тора.

Р. Фәхретдин, К. Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләребез хезмәтләрендә шәхесне үстерүдә әхлак тәрбиясенең төп роль уйнавы ачык күренә. Тәрбия бирү өлкәсендә алар беренче урынга һәрвакыт гаиләне куйганнар. Бу, чыннан да, шулай. Бала укый башлагач, гаилә һәм мәктәп бу эшне бердәм башкара. Күп очракта мәктәп гаиләдә ясалган хаталарны да төзәтергә тиеш була. Бүгенге гаиләләрнең күбесендә акча культы өстенлек итә. Сүз дә юк, матди тормышның нигезендә акча ята, тик бар нәрсәне дә акчага кайтарып калдыру һәм моның бала күз алдында эшләнүе аяныч. Әлбәттә, кечкенәдән үк баланы байлыкка сак карарга, исраф итмәскә өйрәтүгә мин каршы түгелмен, әмма акча сүзе аның рухи дөньясына пәрдә корырга, күзен томаларга тиеш түгел, чөнки ул балада комсызлык, көнләшү кебек сыйфатларның формалашуына китерә. Г.Тукайның: “Ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның... рухлары яхшыны вә начарны аермый”, – дигән сүзләре һәрберебезне уйландырырга тиеш. Күп гаиләдә әнә шуны оныталар. Яхшылыкны акчага әйләндереп булмый, шуңа күрә ул икенче планда кала башлады. Нәтиҗәдә, ата-анага, әби-бабайга хөрмәт, тирә-яктагыларга ихтирам, көчсезне кызгана белү, яхшылык эшләү һ.б. рухи хисләр үсми кала. Шулай итеп, мәктәп ата-ана бирә алмаган тәрбияне алгы планга куеп, балада кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә тиеш булып чыга. Укытучылар, бигрәк тә әдәбият укытучылары бу өлкәдә гаҗәеп зур эш башкаралар. Сәнгать мәктәпләре, театрлар да рухи тәрбия бирүгә зур өлеш кертәләр.

Рухи тәрбия бирүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы урыннарда тора. Белем бирү һәм тәрбия процессы үзара бик тыгыз бәйләнгән. Әдәбият укыта башлаганчы, балаларның рухи-әхлакый дөньясы ни дәрәҗәдә булуын билгеләү бик тә мөһим. Баланың нинди гаиләдә тәрбияләнүе, аның тирә-яктагыларга, ата-анасына мөнәсәбәте нинди булуын белү белем һәм әхлак тәрбиясе эшен оештыруның төп юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә. Әңгәмәләр үткәрү, ата-аналар белән очрашып сөйләшү кайбер нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итә. Соңгы елларда мин М.И. Шилова методикасына таянып, педагогик эксперимент үткәрә башладым. Аның максаты укучыларның рухи-әхлакый үсеш дәрәҗәсен билгеләү һәм шуннан чыгып, эшне оештыру иде. Экспериментның беренче өлешендә төп бурыч диагностика үткәрү һәм нәтиҗәләр чыгаруга юнәлтелде. Бу эш, гадәттә, психолог белән бергә эшләнә. Эксперимент барышында түбәндәге эшләр башкарыла: укучыларга (18 бала) бланклар таратылып, эшләнәчәк эш турында инструкция бирелә. Бланкта төрле сорауларны чагылдырган таблица була: а) урамда ярдәм сорап тилмергән эт-песиләрне күрсәң, син нишләрсең? б) яхшылык эшләүне ничек аңлыйсың? в) кешеләрне алдаучыларга мөнәсәбәтең нинди? г) син хезмәт яратасыңмы? д) сиңа үзеңдәге нинди сыйфатлар ошамый?

Сорауларга укучы аноним рәвештә, үзе уйлаганча җавап бирергә тиеш. Укучының җавабы 3 баллы система (3 тән 0 гә кадәр) буенча тикшерелә. Тикшерүгә ата-аналар да катнаштырырга тырышам, аларга бланкларның бер экземпляры таратыла. Икенче экземплярны – психолог, өченчесен үзем тикшерәм. Җаваплар системага салынып, һәр күрсәткеч буенча баллар билгеләнә. Аларның суммасы, аннан соң уртачасы чыгарылып, нәтиҗәләр ясала. Мәсәлән, 18 баланың сигезе мөстәкыйль рәвештә үз фикерләрен белдерә алганнар, аларда актив гражданлык позициясе чагылыш тапкан. Үзләре ышанган фикерне раслый алганнар. Боларда тәрбиялелек югары нигездә. Җиде бала уртача күрсәткеч бирде. Аларга фикер йөртүдә мөстәкыйльлек җитми. Күп очракта башкаларга, бигрәк тә авторитетларга охшарга тырышу күзәтелә. Уңай фикерләре байтак. Бу балаларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү авыр булмаячак. Өч баланың җавапларыннан түбәндәге нәтиҗә ясалды: аларның тәрбиясе, тормышка карашлары формалашмаган, фикер йөртүләре шактый түбән дәрәҗәдә. Бу укучылар күп нәрсәне зурлар кушканга гына үтиләр һәм аларга күп очракта тышкы стимуллар тәэсир итә, эш-гамәлләрен үз мәнфәгатьләреннән чыгып башкаралар.



Икенче эксперимент әхлакый үзбәя куя белүне тикшерү максатыннан чыгып үткәрелде. Түбәндәге фикерләр язылган бланк таратылды. Укучы фикер белән килешсә – 3 балл, яртылаш кына килешсә – 2 балл, бөтенләй килешмәсә, 1 балл куярга тиеш. Фикерләр:

  1. Бәлага тарыган иптәшемә мин ярдәм итәргә тиеш.

  2. Яшьтәшләремә һәм зурларга мин мәрхәмәтле.

  3. Кайбер өлкәннәргә каршы әйтсәң дә ярый.

  4. Әдәплелек миңа кешеләр арасында үземне яхшы хис итәргә ярдәм итә.

  5. Миңа әйтелгән шелтә сүзләренә тупас җавап бирсәң дә ярый.

  6. Мине үртәсәләр, мин дә үртим, җавапсыз калмыйм.

  7. Кешеләргә шатлык китерү миңа рәхәт.

  8. Кешене гафу итә белергә кирәк.

  9. Кайчакта дөрес уйламасалар да, кешене аңлый белү әһәмиятле.

  10. Минем яхшы кеше буласым килә.

Нәтиҗәләр ясаганда, түбәндәгеләр исәпкә алынды: 3, 5, 6 нчы номерлы тискәре фикерләр түбәндәгечә бәяләнә: 3 балл – 2 берәмлек белән; 2 балл – 3 берәмлек белән, 1 балл 4 берәмлек белән бәяләнә. Калган җаваплар болай бәяләнә: мәсәлән, 4 балл – 4 берәмлекне, 3 балл – 3 берәмлекне, 2 балл 2 берәмлекне тәшкил итә. Нәтиҗә шуны күрсәтә:

30 дан 40 ка кадәр – әхлакны бәяләү югары; 24 тән 33 кә кадәр – уртача;

16 дан 23 кә кадәр – уртачадан түбән; 10нан 15 кә кадәр – түбән.

Бу диагностиканың төп нәтиҗәсе шундый булды: 18 укучының унысында әхлакый үзбәя – югары; бишесендә (монда уртачадан түбәнрәк дәрәҗәләр дә керде) – уртача; өчесендә – түбән дәрәҗәдә. Димәк, укучыларның күпчелеге әхлакның нәрсә икәнлеген аңлый, бу сыйфатларга ия булырга тырыша. Авыр тәрбиягә бирелә торган гаиләдән чыккан өч укучыга сыйныфташларының, укытучыларының ярдәме кирәк булуы ачыкланды. Әлбәттә, аларның гаилә әгъзаларын тәрбияләүгә дә игътибарны көчәйтергә туры киләчәк иде. Нәтиҗә ясагач, әдәбият укыту белән бәйле эшчәнлек планлаштырылды, чөнки әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле бик зур. ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән яңа әдәбият дәреслекләрендә (авторы – Хәсәнова ф. Ф.) әхлакый кыйммәтләр, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлтелгән әсәрләр бик күп, шуңа күрә бу өлкәдә татар әдәбияты укытучылары кыенлык кичермиләр. Моннан тыш мин сыйныфтан тыш эшне оештыруга да күбрәк әһәмият бирә башладым, ягъни төрле иҗади эшләр башкару, хикәяләр, шигырьләр, балалар өчен сәхнә әсәрләре язу планлаштырылды.

Урта звенода белем алу чорында укучыларның үзаңы күзгә күренеп үсте. Әхлак темаларына кагылган әдәби әсәрләрне өйрәнеп анализлаганнан соң, балаларда төрле темага язып карау теләге уяну да шул турыда сөйли. 5 нче сыйныфта укыганда ук, балалар әхлак темаларын эченә алган берничә әкият яздылар. Мәсәлән, “Аюхан Баттал әкияте”ндә комсызлык тәнкыйтьләнсә, “Тузганак” әкиятендә башкалардан өстен булырга теләүнең кыен хәлгә китерүе сурәтләнә. Бу әкиятләрнең мәктәп журналында басылып чыгуы балаларны яңа иҗади эшләргә этәрде. Коллектив хезмәт җимеше булып, “Өч теләк” пьесасы язылды. Геройлар арасында эшләмичә генә баерга теләгән һәм шуның өчен җәзасын алган Эшкуар да, җәнлекләрне интегеп яшәүдән коткарган Булат та бар. Бу әсәр 2014 елда Туфан Миңнуллинга багышланган конференциядә икенче урын алып, драматург Д. Салихов тарафыннан мактауга лаек булды. Район мәктәпләренең аны сәхнәләштерергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләре дә күңелле хәл. Быелгы уку елында 6 нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуга багышлап, “Солдат бакчасы” исемле очерк яздылар. Ул булган хәлләргә нигезләнеп язылды. 1941 елда 11-12 яшьлек балалар сугышка киткән әтиләре истәлеге итеп, агачлар утырталар. Бу урында бакча үсеп чыга. Аның белән бәйле үзәк өзгеч вакыйганы (кайчандыр кечкенә Гайния утырткан имәнне, 60 ел узгач, аның үз улы капка баганасы өчен кисә) ишеткәч, балалар зур тетрәнү кичерделәр һәм бу турыда язу теләген белдерделәр. Очерк әйбәт кенә килеп чыкты. Шигырь язу – авыр хезмәт. Бу эшкә алынган талантлы балаларның “Болгарга мәдхия” шигырендә борынгы дәүләтебез белән горурлану чагылыш тапса, “Мин Тукайны күрдем төшемдә” дип аталганында Тукай белән сөйләшү сурәтләнә, ягъни авторда аның исемен йолдызларга язу теләге уяна. Укучылар нәсер язуда да каләмнәрен сынап карадылар. “Мәдәни җомга”ның (2013 елның 29 нчы ноябрь саны) басылып чыккан “Биюче кар бөртеге” нәсерендә гүзәллеккә сокланып карау сурәтләнә. “Тамчы” нәсере туган җиреннән аерылган һәм, чит җирләрдә яшәп, илен сагынып гомер кичергәннәрнең сагышын тоеп язылган. Югары сыйныф укучылары тарафыннан язылган фәнни эшләр дә (шуларның берсе – “Мөхәммәдьяр поэмаларында рухи-әхлак проблемасының чагылышы”) әхлак тәрбиясе темаларын яктыртулары белән әһәмиятле. 2015 елда 6 нчы сыйныф укучылары яңа пьеса язарга әзерләнәләр. Анда урманны, гомумән, табигатьне саклау проблемалары кузгатыла. Укучылар табигать белән бәйле әдәби әсәрләрне укырга да, үзләре иҗатларында чагылдырырга да яраталар. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә, балаларның иҗатка тартылуы үзе үк яхшы күренеш, димәк, аларның рухи дөньялары байый бара. Бу әсәрләр белән республика мәктәпләре даими танышып баралар, чөнки алар минем шәхси сайтымда (tarkhanova. ru) урнашканнар.

Балалар бу сайтта урнаштырылган әхлак темаларына кагылышлы мәкаләләр белән дә танышып баралар: “Аналарыгызны рәнҗетмәгез”, “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, “Сәхнәдән әйтелгән сүз”, “Үзебезне хөрмәт итмәсәк” һ.б. мәкаләләр.



Әдәбият укытучысы – кешенең хис дөньясын уңай якка үстерүче шәхес. Баланың рухи дөньясы тиешенчә үсмәгәндә, аның үсеш мөмкинлекләре чикләнә. Әдәби сүзнең көче бик зур. Бала күңелендә үз геройлары кичергәнне тою, алар өчен борчылу, теләктәшлек күрсәтү тойгылары уяна. Мәрхәмәтсез, аяусыз тормыш мисалларын, чит илләрдә барган сугыш афәтен күреп үскән баланың аңына бүген шәфкать орлыгы салу зарур. Моны, беренче чиратта, мәктәп укытучысы эшли. Бала күңелендә мәрхәмәт тойгысы, матурлыкны күрә белү, кешеләргә мәхәббәт хисе тәрбияли алабыз икән, димәк, аларның әхлагы да дөрес формалашачак. Бу безнең кыйблабыз дөрес булуын күрсәтә.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Данилюк А.Я. Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России. – М.: Просвещение, 2009.

  2. Җәләлев Ш.И. Татар халык педагогикасы. – Казан, “Мәгариф”, 1997.

  3. Законы РФ “Об образовании”. Москва, 1992.

  4. Риза Фәхреддин. Нәсыйхәт. – Казан, “Мәгариф”, 2005.

  5. Шилова М.И. Методика. “Изучение воспитанности учащихся”. – Москва, 1990.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет