Ул көннәрне онытырлык түгел…



Дата07.07.2016
өлшемі22.45 Kb.
#183128


Ул көннәрне онытырлык түгел…

Бөек Ватан сугышы еллары еракта калса да, йөрәктәге яралар әле һаман да төзәлми, кешеләрнең үлемсез Хәтирәсе аша безне михнәтле, шул ук вакытта бөтенхалык батырлыгының онытылмас көннәренә алып кайта. Сугыш авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, тылда хезмәт иткән хатын кызларыбыз ул көннәрне күз яшьләрсез генә искә дә ала алмыйлар.


Шатлыклар да булды, хәсрәтләр дә,

Тик соңгысы булды күбрәк.

Рәхмәт инде сиңа, рәхмәт инде.

Сыкранмыйча түздең син, йөрәк.
Уйласаң-уелыплар китәрлек шул! Язмышларны, гомерләрне, авыл-калаларны

берсен дә аямады бу сугыш дигәннәре, кисте-турады, җимерде, яндырды, бар

дөньясын көл, яшәү яменә сусаганнарны кол итте.

Җиңү көне якынлашкан саен сугыш вакытында күргән барлык, авырлыклар йөрәк

ярасы булып искә төшә. Аны оныту мөмкин түгел.

Бөек Җиңү көнен якынайткан, безгә матур, якты тормыш бүләк иткәннәре өчен, сугыш сынауларына, авырлыкларга бирешмичә, җиңү көнен якынайтуга үзләреннән лаеклы өлеш керткән барлык авылдашларыбызга нык сәламәтлек телибез.

Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, бомба, снарядлар

шартлый, авыллар, калалар җимерелә. Үлем ачысына түзә алмый Җир-Ана

ыңгыраша. Ишетәсезме, кешеләр, вәхшилеккә юл куймыйк! Тарих гафу итмәс.

Бүгенге якты көн, Ватан, туачак сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән

корбаннар рухы рәнҗер!

***********




Музейдагы яңартылган стендлар




Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган почмак. Әлеге почмак Багавиев Насертдин, Гараев Хуҗиәхмәт бабайларга багышлап эшләнгән. Шулай ук, ветераннарның шәхси әйберләре дә урын алган.


Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап стенд эшләнде.

70 еллыкка эшлисе план да монда урын алган.



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет