Ватаным Татарстан



Дата20.06.2016
өлшемі22.97 Kb.
#149640
ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА

Ватаным Татарстан”, 14.07.2010


ЯЛКАУГА КИТЕРЕП БИРМИЛӘР
Лениногорск муниципаль районы җитәкчелеге белән очрашкан вакытта: “Башка яклардан аермалы буларак, бездә шәхси хуҗалыкларында терлек асраучылар бармак белән генә санарлык”, – дигәннәр иде. Алар, чыннан да, хаклы булып чыкты. Шулай да бу як халкын ялкау дип булмый. Һәркем үзенчә тормыш итә.

Керкәле авылында гомер кичерүче Дамир Гыйләҗевнең кибетләр челтәре бар. “Эшне бер киосктан башлаган идек, хәзер менә Шөгердә һәм үзебезнең авылда кибет булдырдык. Акрынлап киңәябез, –ди Дамир абый. – Соңгы вакытта авылда кафе да ачып җибәрдек. Биредә эшләүче кызлар пилмән, кәтлит ясый. Аны кибетләргә сатуга чыгарабыз”.

Кибет, кафе тотып, алыпсатар эше белән генә шөгыль­ләнеп ятмый Гыйләҗевләр. Абзар тулы мал-туар тота.

– Пилмән, кәтлитләрне ясау өчен ит кирәк. Аны чит кешедән алмыйбыз. 30лап баш терлегебез бар. Ит беткән саен суеп торабыз, – ди Дамир әфәнде.

Тырыш кеше барысын да булдырырга тели, эзләнә ул. Дамир абыйлар да теплицада кыяр үстерү кәсебенә керешкән. Бакчаларының 7,5 сутый өле­шен кыяр алып тора. “Һәр эшнең үз мәшәкате. Тырышырга кирәк. Ялкауланып ятсаң, берәү дә китереп бирми”, – диләр.

Кирлегәч авылында гомер кичерүче Мокыймовларның да абзарлары тулы терлек. Сатып алып, үстереп, симертеп саталар.

– Авылда торгач, терлек асрамыйча булмый, балаларны да кеше итәргә кирәк, – ди мәктәптә укытучы булып эшләүче Алсинә ханым. – Моның кадәр терлекне асрап та булмас иде, безнең Әгъдәс – бик төпле кеше. Терлек-туарны ул карый, – дип ирен мактап алды.

Моңа кадәр кечкенә бозаулар алган булсалар, соңга таба зурракларына өстенлек бирә башлаганнар. Берничә ай асрап, симертеп саталар. Кечке­нәләрен алып, файдасы калмый башлады, диләр. Мокыймовларны борчыган бер мәсь­әлә бар: авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең түбән булуы. Алыпсатарлар арзан хакка алып китәргә тели, безнең бирәсе килми, дип тә зарланып алды алар. Терлек азыгын да сатып алгач, асраган кешегә файдасы калмый бит аның.

– Колхозда эшләп торганда терлек азыгын хезмәт хакына алып була иде. Хәзер исә кыенлашты. Берәр җирдә эшләп, йортыңда терлек тотканда гына аның файдасы сизелә, – ди Әгъдәс абый.

Кирлегәч җирле үзидарә рәисе Фәрит Галиев әйтүенчә, биредә авыл халкы күпләп терлек асрарга күнекмәгән. Кү­бесенчә вак терлеккә өстенлек бирәләр. “Казан янында халык күпләп мөгезле эре терлек асрый. Шул якларга семинарга барырга туры килгән иде. Бу хакта бездәгеләргә дә кайтып сөйләдем. Кредит, эшсезләргә бирелә торган субсидияне алу тәртибен аңлатып торам. Күп булмаса да алалар, әмма Казан янындагы районнар кебек түгел”, – ди Фәрит әфәнде.



– Әле ярый Фәрит авыл өчен янып яши. Корылык булуга карамастан, терлек тотучы хуҗалыкларга печән кайтарттырды, – ди Әгъдәс абый да. – Ул печән генә җитми, төрле җирләрдән чаптык инде. Зур бер эскерт өеп куйдык. Узган елдан калганы да бар. Тагын кирәк әле.

Бүген аларның 9 баш эре терлекләре, өстәвенә сарыклар бар. “Сыер көтүдән бераз булса да ашап кайта, башкалары – абзарда. Аларга исә көн дә печән табарга кирәк. Бүген без аптырышта. Моның кадәр мал белән кышка кереп булмас, терлек азыгы да кыйммәт. Узган елгы запаслар белән бер сыер белән бозауны асрарбыз инде. Азык башка елларда да кыйммәтләнсә, сатар өчен терлек тотудан файда булмаячак”, – ди Мокыймовлар.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет