Выступление главы Ямашурминского сельского поселения Высокогорского муниципального района Ф. К. Мухтарова



Дата28.06.2016
өлшемі47.2 Kb.
#163353
Выступление главы Ямашурминского

сельского поселения Высокогорского

муниципального района Ф.К.Мухтарова
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич,

хөрмәтле президиум, хөрмәтле коллегалар!

Чыгышымның башында барлык авыл җирлекләре исеменнән республикабыз җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки бүгенге көндә авыл җирендә уңышлы эшләү, авыл халкының хәлен җиңеләйтү, яшәү һәм эшләү өчен уңай шартлар тудыру буенча республикабызда бик күп эшләр башкарыла. Торак төзү һәм ремонтлау, клублар салу, шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыру мөмкинлекләрен булдыру кебек бик отышлы программалар эшләп килә.

Безнең Ямаширмә авыл җирлеге буенча гына да хөкүмәтебез ярдәмендә авылыбызның 5 сугыш ветераны һәм 8 тол хатыны Биектауда фатирлы булдылар. Моның өчен ветераннар исеменнән республикабыз җитәкчеләренә бик зур рәхмәт белдерәбез.

Безнең җирлектә барлыгы 9143 метр су белән тәэмин итү системасы бар, ул череп беткән иде. Республиканың “ЧИСТА СУ” программасы нигезендэ 2010 елда 3600 метры, 2011 елда 3000 метры алыштырылды. Хәзерге вакытта калган 2543 метр су челтәрен алыштыру бурычы тора.

“Таттелеком” оешмасы узләренең элемтә линияләрен җир астыннын уздырып бетерделәр. Бу бездә интернет, телефонның яхшы эшләвенә китерде, халкыбызга кабель телевидениесенә күчү мөмкинлеген бирде.

Узып баручы 2012 елда авыл җирлегендә эшләнгән эшләрдән иң кирәклесе һәм иң зур эш - мәктәптә һәм мәдәният йортында үткәрелгән ремонт эшләре. Хәзерге көндә мәктәбебез җылы, якты, тубәсеннән су үтми.

Авылыбызда 280 урынлык мәдәният йорты, почта бүлеге, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бер бинада урнашкан, хәзерге көндә уңышлы гына эшләп киләләр. Мәдәният йортында даими эшләүче халык театры, төрле түгәрәкләр оешкан. Бездә бик актив, тырыш, булган халык яши.

Шуның нәтиҗәсе буларак, җирлегебездә Туран милли киемнәр тегү һәм чигү цехы, 3 автосервисыбыз, 2 пластик тәрәзә ясау цехы, 2 ак он тегермәне, такта яру цехы, икмәк һәм кондитер әйберләр пешерү цехы бик нәтиҗәле эшләп килә.

Элеккеге Ленин исемендәге күмәк хуҗалыгы нигезендә җаваплылыгы чикле “Ватан” ширкәте эшли: анда авылыбызның 80 кешесе хезмәт итә, ширкәт 3000 га җирне эшкәртә, 880 баш сыер малы бар.

90 нчы еллар башында авылда беренче фермерлар Әхметов Азат белән Котдусов Габделәхмәт күмәк хуҗалыктан бүленеп чыгалар. Шул чордан безнең авыл җирлегендә фермерлык эшчәнлеге киң җәелеп китә, нәтиҗәдә хәзерге көндә авылыбызда 16 фермер хуҗалыгы эшләп килә. Күпчелеге игенчелек белән шөгыльләнсә дә, 4 хуҗалык гаилә фермалары ачып җибәрде. Шулардан Әхметов, Шаһимәрдәнов, Исмәгыйлев сөт җитештерсә, Котдусов исә страус үрчетү һәм авыл туризмы юнәлешендә эшли башлады. Шушы гаилә фермаларында бугенге көндә 86 баш сыер малы һәм 20 баш страус үрчетелә.

Фермер Әхметов Азатның 375 га җире, ак он тегермәне бар. Шушы җирдә үстерелгән бодайдан тартылган оннан икмәк пешерү цехында ипи һәм төрле икмәк ризыклары җитештерелә. Продукция авылыбыз һәм күрше авыл кибетләренә сатуга куела. Шаһимәрдәнов Фәргатьнең 110 га җире, гаилә фемасы һәм ике кибете, Котдусов Габделәхмәтнең 126 га җире, кибете һәм гаилә фермасы бар.

Ямаширмә авыл җирлегендә 224 хайван асраучы шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә, шуларда 280 мөгезле эре терлек, 128 баш сарык һәм кәҗә асрала. Гарипов һәм Акберовлар хуҗалыгында 3 әр баш савым сыер бар, авылда хуҗалыклардан сөт җыю оештырылса да, кайбер хуҗалыклар шәһәргә кыйммәтрәккә алып барып сатуны кулайрак күрә.

Югарыда әйтелгән барлык бу эшләр авыл җирлеге бюджетына керемнәрне арттырырга мөмкинлек бирә. Быел безнең бюджет 1,3 млн. сум булса, киләсе елга 1,5 млн. сум тәшкил итәчәк, үзебезнең керем шуның 45 % булачак.

Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга йорт-җирләрен, мал-туарын үстерү өчен авыл хуҗалыгы кредитлары бирелә. Авылга ярдәм итү максатыннан субсидияләнгән кредитларны терлек, техника алу, терлекчелек биналары төзү өчен алалар, шушы кредитны алу буенча авыл җирлеге тарафыннан күп эшләр башкарыла, документ тутыру буенча ярдәм күрсәтелә. Авыл жирлегебез районда иң күп кредит алучылар рәтендә. Шушы елда гына 41 хужалык 6 млн 70 мең сум кредит алды. Авыл җирлеге буенча барлыгы 119 шәхси хуҗалык алган кредит 14 млн.320 мең сум тәшкил итә.

Авыл жирлеге халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өстендә эшли. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмиләр: су мәсьәләсе, җир, балалар бакчасы турында. Алар нәтиҗәле ярдәм өмет итәләр. Йорт төзер өчен җир сорап килгән гаризаларны канәгатьләндереп киләбез. Ике яңа урам - Полевая һәм Тынычлык урамнары ачылды. Вахитов урамы дәвам ителеп, яшьләргә һәм күп балалы гаиләләргә 85 җир участогы бүленеп бирелде, ләкин йортлар төзергә ул җирләр генә җитеп бетми, авылны киңәйтү өстендә эшлибез. Авыл җирлегенең вазифалары бихисап. Үзебезнең территориядә чисталык һәм тәртип урнаштыруны без төп бурычыбыз дип саныйбыз.

Безнең Ямаширмә авылы районыбызда иң зур татар авылларының берсе. Хәзерге көндә Ямаширмә авыл җирлеге 7829 га җирне били, 3 авылны берләштерә: Ямаширмә, Зур Ялан, Сәламәт Чишмә авыллары. Җирлегебездәге 336 хуҗалыкта 1210 кеше яши, 900 гә якын сайлаучыбыз бар. Авылыбызның урта мәктәбендә 203 бала укый, мәктәпкәчә яшьтә 98 балабыз бар, шуларның 36 сы гына балалар бакчасында тәрбияләнә. Авылга заманча типтагы балалар бакчасы кирәк, чөнки бакчага барырга теләүче 62 бала чиратта тора. Аның барлык проект документлары әзер, ләкин аны төзү кичектерелеп килә. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бу эштә безгә ярдәм итеп җибәрсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек.

Авылыбыз һаман яшәреп тора, яшьләребез йортлар төзи, бәби табалар. 2012 елда 20 бала туды, әле тагын 3 бала туасы бар дигән өметтә торабыз.

Яшьләр программасы нигезендә 7 яшь гаилә яңа йортлар төзеп керде. Хәзер дә бу программага кереп йорт салырга теләүче яшь гаиләләр бар, ләкин программа бөтен теләүчене дә үз эченә ала алмый. Киләчәктә дә шушы программаның бар көченә эшләвен теләр идек, чөнки авылыбызда йортка нигез салып та финанс мөмкинлекләре җитмәү сәбәпле, чират көтүче яшьләребез җитәрлек.

Яңа урамнарга газ кертү, ут чыбыкларын сузу, асфальт җәю кебек күп чыгымнар сорый торган эшләребез бар, бигрәк тә авыл урамнарын тиешле дәрәҗәдә тоту бик авыр, моңа акча җитми, әлбәттә. Асфальт килеп җитмәгән авылларыбыз да бар.

Тагын бер проблемага тукталасым килә. Ул – үлгән малларны урнаштыру урыннарына, ягъни үләтбазларына бара торган юлларның начар хәлдә булуы. Дөрес, аларның эчке территорияләрен төзекләндерүгә акчалар бирелде. Анысы өчен рәхмәтебез бик зур. Ә менә аларга бару юлларын да федераль программаларга кертсәк бик яхшы булыр иде.

Авыл җирлекләренә кагылган проблемалар, аларны хәл итү буенча каралган программалар буенча Минсәгыйть Закирович бик тулы итеп әйтте. Без Сезгә бик рәхмәтлебез, чөнки безнең хәлне аңлыйсыз, һәрбер сорау буенча тирәнтен кайгыртасыз, киләчәктә дә безгә шулай аңлашып эшләргә язсын.



Шушы мөмкинлектән файдаланып шәхсән үземнән һәм барлык Съездга жыелган жирлек башлыклары исеменнән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннехановка агымдагы елда жирле үзидәрә башлыкларының һәм секретарьларының хезмэт хакын лаеклы дәрәжәгә күтәргән өчен олы рәхмәтебезне житкерәсем килә. Бу безнең өчен халкыбыз каршында тагын да җаваплырак хезмәт итәргә мөмкинлек дигән сүз.

Ямаширмә авыл җирлеге исеменнән барыгызга да киләчәктә зур уңышлар, тынычлык, сәламәтлек теләп каласы килә. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет