Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түрендә чыршы. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар



Дата17.06.2016
өлшемі47.5 Kb.
#142412
Чыршы бәйрәме.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түрендә - чыршы. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар.

Укытучы балаларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлый һәм чыршы бәйрәмен ачык дип белдерә.

Җыр: “Чыршы” җыры белән бәйрәм башланып китә.
1 нче бала.
Килеп җитте кыш та, Чыршы, каен, имән

Ай-яй, салкын тышта. Кардан чикмән кигән.

Өч ай торыр торса: Саф һавага чыгып,

Аның гомре кыска. Таудан чана шуып,

Тәңкә карлар сипкән, Кышның салкыннарын

Җирне ап-ак иткән: Җибәрәбез куып.


2 нче бала.
Ә кыш, көлә-көлә, -Чаңгы шусыннар дип,

Битебездән үбә. Яудырам мин кар, - ди,-

Алсу була безнең Оста шуучыга

Битләр шуңа күрә. Зур бүләгем бар, - ди.

- Мин, - ди, - сезгә тиздән Бабай килә диеп,

Ёлкагызга киләм; Җырлар өйрәнербез.

Яңа елны котлап, Гармун уйнап, биеп,

Бик күп бүләк бирәм. Җырлап җибәрербез.


Җыр: “Хооводная”.
1 нче алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Туган җиребезгә Яңа ел якынлаша. Бүген без бәйрәмгә җыелдык. Ә ничек үткәәбез икән аны? Мин бераз аптырап калдым әле.
2 нче алып баручы. Сөенече, сөенече! Кыш бабайдан хәбәр бар. Игътибар белән тыңлагыз. “Сезне кар патшалыгына сәяхәткә чакырам. Юлыгызда бик күп каршылыклар чыгар. Аларны җиңсәгез, без сезнең белән очраша алырбыз. Моның өчен тапкыр, кыю, белемле булуыгыз кирәк. Сезне җәнлекләр озата барыр.

Сәлам белән Кыш бабагыз!”.


1 нче алып баручы. Нигә соң әле безнең җәнлекләребез күренми, әллә бер-бер хәл булганмы?
3 нче бала.
Салкын саф һава Ак чәчәк белән

Йомшак кар ява. Тулган шикелле,

Урамга чыксаң, Кардан бизәлә

Битләр кызара Агач башлары.

Кар бөртекләре Язга кадәрле

Өстеңә куна. Карга күмелә

Үзләре матур Үләннәр, гөлләр,

Һәм салкын була. Урам ташлары.


Җыр: “Кар бөртеге”. Чыршы тирәли баскан балалар җырлап әйләнәләр, ә кар бөртекләре булып киенгән балалар бииләр.
2 нче алып баручы. Кар бөртегенә нәрсәдер язылган, балалар: “Табышмакның җавабын тапсагыз, нинди җәнлеккә ярдәм кирәклеген белерсез.

Курыккан да курыккан, курыкмаганнан да курыккан, күләгәсеннән дә курыккан.

Урамннан чыгар, үзе чабар”.

Ягез, балалар, кем белә?

Дөрес ул куян. Куян турында нинди табышмаклар беләсез? (Балалар берничә табышмак әйтәләр).
1 нче алып баручы. Куянга нәрсә булды икән соң, аны каян белербез?
4 нче бала.

5 нче бала.

2 нче алып баручы. Куянга ничек ярдәм итәргә икән? Тагын бер кар бөртеген алып карыйкчы, бәлки, берәр киңәш язылгандыр. (Кар бөртеген алып укый). Таптым, балалар, хәзер укыйм, игътибар белән тыңлагыз.Шушы сорауларга җавап биргән иң тапкыр балалар куянны коткара алалар.

Сораулар.



  1. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (Төшне).

  2. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык.)

  3. Ике көн арасында нәрсә бар? (Төн).

  4. Урман белән тау арасында нәрсә бар? (“Белән” сүзе).

  5. Күлдә бар, елгада юк,

Үрдәктә бар, казда юк. (“Ү” хәрефе).

  1. Тыкрык башында ни бар? (“т” хәрефе).

  2. Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар? (Алма).

1 нче алып баручы. Рәхмәт, балалар, куянга ярдәм иттегез. Ә хәзер бергәләшеп уйлашыйк, сәяхәткә ничек барабыз? Нәрсәгә утырабыз? Кайсы әкияттә оча торган себерке бар? Тагын бер әкиятне искә төшерик. Караклар нинди сүзләр белән ишекне ачалар? Шул серле сүзләрне искә төшерсәк, Кар патшалыгының ишекләре ачылыр.

Балалар. Сим-сим, ишекне ач!

Җыр: Как на тоненький ледок.


Куян. Исәнмесез, балалар. Сезнең ярдәмегез мине усал кешеләрдән коткарды. Зур рәхмәт сезгә. Сезне бәйрәм белән котлвйбыз. Акыллы, сүз тыңлаучан, батыр булып үсегез, җәнлекләрне, кош-кортларны рәнҗетмәгез. Әгәр шигырьләр, җырлар белмәсәгез, мине коткара аламас идегез.
2 нче алып баручы.

Әй куянкаем минем, Дусларың күп урманда,

Төшмәсен күңелең синең; Һәр мшктшптш, һәр өйдә,

Хәзер ялгыз түгелсең, Биеп җибәр әле, әйдә.


Куяннар биюе башкарыла.
1 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә, Куяннар. Балалар, чыршыбыз нигә боек? Дуслар, агачлар да серләшәләр бит. Мин чыршыны тыңлап крыйм әле, берәр сүз әйтмәсме? Чыршы миңа болай диде:

Белсәгез бик күп җырлар,

Сөйләсәгез шигырҗләр,

Чишсәгез табышмаклар,

Мин булырмын бик шат.

4 нче бала.

Яшел чыршы, тезелешеп, - Ямьле чыршы, яңа елга

Әйләнәбез тирәңдә, Кунак булып кил, дидк.

Куанабыз: Яңа елга Рәхмәт, менә син килгәнсең,

Син кунакка килгәнгә. Әйләнәбез тирәңдә,

Җәй көне җиләк җыярга Яңа һөнәрләр өйрәндек

Урманга барган идек. Яңа елга килгәндә.


2 алып баручы. Әйдәгез, барыбыз бергә, яшел дустыбызга җырлап та күрсәтик.
Җыр: В лесу родилась ёлочка.
1 алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмдә тагын кемнәр юк соң?
Балалар. Кыш бабай, Кар кызы.
2 нче алып баручы. Дөрес балалар. Уен белән мавыгып; без аларны онытып та җибәргәнбез, игътибарсызлык күрсәткәнбез. Әйдәгез, ялгышыбызны төзәтик: бәйрәмгә чакырыйк. Минем арттан кабатлагыз:

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар һәм әти-әниләр. Без бик вакытлы килеп җиткәнбез. Мин сезгә саулык, сәламәтлек, яңа шатлыклар алып килдем.Сезне барыгызны да Яңа ел белән котлыйм.
Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай.
Җыр: “Яңа ел”
Кыш бабай. Сез бик батыр икәнсез, һич тә салкыннан курыкмыйсыз икән, миңа бик ошадыгыз. Ә хәзер тапкырлыгыгызны сыныйм. Бүләкләр капчыгымда табышмакларым бар. Я, кайсыгыз бик тапкыр?


  1. Үзе су, үзе каты. (Боз).

  2. Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (Кар).

  1. Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килә).

  1. Ишектән керер, түреңә менеп утырыр. (Суык).

  2. Корт та түгел,

Эт тә түгел,

Ә үзе тешли. (Суык).


Кыш бабай. Рәхмәт балалар.
1 нче алып баручы. Балалар, Кыш бабабыз арыгандыр. Ул бераз ял итсен, аңа урындык китереп бирегезче. Хәзер сез үзегезең нәрсәгә оста булуыгызны аңа күрсәтерсез.
5 нче һәм 6 нчы балалар шигырьләрен сөйлиләр.

Яшел чыршы тирәсендә, Кунак булып килер дип,

Җыелып бертугандай, Күптән көттек без сине.

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай. Рәхмәт, рәхмәт, күп бүләк.

Китергәнсең син безгә,

Әй Кыш бабай, Кыш бабай. Без нәни дусларыңны

Хуш киләсең, уз бире, Сөендерим дигәнсең.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине. Бәйрәмебез, син килгәч,

Матурланды тагын да,

Ак таягың кулыңда, Бик күңелле уйнавы

Ап-ак туның кигәнсең, Яшел чыршы янында.

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең. Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син, -

Әй Кыш бабай, Кыш бабай, Ямьле үтсен кичебез,

Хуш киләсең, уз бире. Безне көлдер, уйнат син.

1 нче алып баручы. 2 б сыйныф укучылары үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.
Җыр. Бер яшькә үстем.
2 нче алып баручы. 4 сыйныф укучылары үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.
Уеннар. 1) Туңдырам.

2) “Кем тизрәк?”



Җыр. Добрый Дедушка Мороз.
1 нче алып баручы. Балалар безнең Кыш бабайны башка балалар да көтеп тора. Аның эше күп әле.
Кыш бабай. Кадерле балалар, безнең китәр вакыт та җитте. Башка балаларның да күңелен күрик, аларны да сөендерик. Хушыгыз, балалар, бәхетле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз.
2 нче алып баручы. Әйдәгез балалар, Кыш бабайга рәхмәт әйтеп саубуллашыйк.
Балалар. Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт! Сау бул, Кыш бабай. Хәерле юл сезгә.
Җыр: Маленький ёлочка һәм биюләр.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет