А. С. Ключарев тырышлыгы белән яңа коллектив татар халык инструментлары оркестры оеша. Әмма ул 1941 нче елда таркатыла



Дата15.06.2016
өлшемі42.05 Kb.
#136678
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Хәзер бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртүче Татар дәүләт филармониясе 1937 нче елның 21 нче августында республикада музыка сәнгатен үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырыла.

Филармония оешкач, татар җырчылары һәм музыкантларының башкару осталыгын максатчан камилләштерү процессы башлана. Биредә барлыкка килгән иң беренче музыкаль коллектив 35 музыканттан торган симфоник оркестр була. Оркестрның баш дирижеры итеп М.Э.Шеппер билгеләнә, озакламый аны И.В.Әүхәдиев алмаштыра. 1938 нче елның 11 нче гыйнварыннан әлеге коллектив Татар дәүләт симфоник оркестры дип атала башлый. 1939 нчы ел азагында оркестр яңа ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрына күчерелә.

А.С.Ключарев тырышлыгы белән яңа коллектив – татар халык инструментлары оркестры оеша. Әмма ул 1941 нче елда таркатыла.

1937 нче елның 11 нче сентябрендә филармония каршында татар фольклоры кабинеты ачыла. Аны башта С.Ш.Таһиров, шул ук елның 10 нчы октябреннән А.С.Ключарев җитәкли.

Әлеге елда хөкүмәт карары нигезендә филармониядә хор студиясе – И.В.Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул Татарстан АССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. 22 ел дәвамында аның сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры булып З.С.Әхмәтова эшли. 1991 нче елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Шулай ук, 1937 нче елда А.В. Казанский җитәкчелегендә эстрада-концерт бүлеге төзелә.

1940 нчы елда филармония музыка-пропаганда эшчәнлеген ныклап җәелдереп җибәрә. Җыр һәм бию ансамбле беренче тапкыр ил буйлап озак вакытлы гастрольгә чыгып китә. 160 көн эчендә Ерак Көнчыгышта һәм Себердә 100 дән артык концерт бирелә.

1941 нче елда республиканың бөтен мәдәни тормышы бары тик бер вакыйгага – ТАССРның Мәскәүдә көзен үтәчәк әдәбият һәм сәнгать декадасына юнәлдерелгән була. Әмма Бөек Ватан сугышы бу планнарны җимерә, филармониянең күп артистлары сугышка алына.

Сугыш елларында татар дәүләт филармониясе республика территориясендәге госпитальләрдә, хәрби частьларда 1700 шефлык концерты куя, 60 артист, 17 бригадага бүленеп, төрле фронтларда концерт программалары белән чыгыш ясый.

Сугыш бетүгә үк филармония гастрольләргә чыгып китә. Татар артистлары беренче тапкыр Мәскәүнең дәрәҗәле концерт залларында чыгыш ясый. Җыр һәм бию ансамбле бөтен Урта Азияне һәм Казахстанны йөреп чыга.

1946 нчы елны В. Апресов, А. Броун, Н. Брауд фортепиано триосы төзиләр. Шул ук елны кыллы квартет оештырыла.

Милли музыка сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан, 1946 нчы елда татар дәүләт филармониясенә бөек шагыйрьнең исеме бирелә.

Төрле елларда филармониянең җитәкчесе вазыйфасын Л.А.Галиев (1937-1938), Ә.Г.Садриев (1938-1939), Б.Н.Абдуллин (1939-1941), З.С.Әхмәтова (1941-1944), Җ.Фәйзи (1944-1946), М. М. Хессин (1947-1948), Михаил Боголюбов (1952-1961), Хәдичә Калинина (1961-1965), Михаил Первин (1965-1973), Марат Таҗетдинов (1993-1988), Әсхат Сафин (1989-2003) башкарганнар, ә иң беренче сәнгать җитәкчесе А.М.Райский булган. Хәзер филармония белән Кадим Назыр улы Нуруллин җитәкчелек итә.

Филармония тарихына биредә сәнгать җитәкчеләре булып эшләгән талантлы композиторлар, музыкантларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылган. Болар: Зөләйха Әхмәтова, Җәләл Садриҗиһанов, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Рәисә Волкова, Алмаз Монасыйпов, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Илгиз Мәҗитовлар. 1992 нче елдан бүгенгә кадәр филармониянең сәнгать җитәкчесе вазыйфасын халкыбызның сөекле җырчысы, сәнгать дөньясын тирән белүче олуг шәхес Илһам Шакиров башкара.

Бүген филармониядә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Опера һәм камера музыкасы бүлеге, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстан Республикасы дәүләт эстрада-симфоник оркестры эшли. Әлеге иҗат коллективлары зур мәдәни-агарту эше алып бара, шулай ук биредә төрле төбәкләрдән чакырылган солистларның концертлары да оештырыла.

2000 нче елда филармониянең заманча технологияләр буенча яңартылган 600 урынга исәпләнгән үз концерт залы булдырылды, ул өр - яңа ут һәм тавыш аппаратурасы белән җиһазландырылган.

1989 нчы елда филармония халыкара “Татар җыры” конкурсын оештыручыларның берсе була, 2003 нче елда ул татар башкаручыларының Илһам Шакиров исемендәге халыкара бәйгесен, 2006 нчы елда Н.Г.Рахлин исемендәге музыка фестивален оештыра, ә 2008 нче елдан “Филармониада” Халыкара музыка сәнгате фестиваленең оештыручысы.

Сезон дәвамында филармония коллективлары 500 меңнәп артык тамашачыга (өлкәннәр һәм балалар өчен) үз иҗатын җиткерә, барлыгы 800 дән артык концерт куела. Коллективлар еш кына гастрольләр белән чит илләргә чыгалар. Филармония үз концертларына башка республикалардан һәм илләрдән бик күп танылган дирижерлар, җырчылар һәм музыкантлар чакыра.



Татар дәүләт филармониясе озак еллар инде республикабызның музыкаль йөзен билгели. Бик күп концертлар оештыру белән берәттән, ул республиканың барлык мәдәният чараларында: Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдәге Сабан туйларында, Татарстанның күренекле шәхесләренең юбилейларында катнаша.

Филармония ел саен репертуарын яңартып тора.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет