Чын йөрәктән - һәр йөрәккә
Җаны сафның, күңеле пакъның
Куанычлы һәр таңы....
Тормыш – бер мизгел, шул ук вакытта озын юл да. Дөньяга килгән һәрбер кеше шушы юлны үтә. Яшәүнең мәгънәсе озак яшәүдә генә түгел. Яшәгән еллар белән түгел, сине кешеләр кылган гамәлләрең буенча искә алалар. Шуңа күрә миһербанлылык, игелеклелек безнең яшәү рәвешебезгә әверелергә тиеш. Ә иң мөһиме – үзара мәрхәмәтлелек. Һәр кешегә гомер бер генә бирелә. Ләкин без кайчагында онытылып китәбез. Мәңге яшәргә килгән кебек кыланабыз, булганына шөкер итә белмибез.
Әйләнә-тирәбездә үрнәк алырлык кешеләр дә аз түгел, югыйсә. Күп еллардан бирле хезмәттәшем Каримова Нурзия апаның киң күңеллелегенә, ихътыяр көченә сокланып яшим. Бик озак еллар Татар Янтыгы урта мәктә-бендә китапханәче булып эшләде ул. Мәктәптә эшләгәндә дә һәрбер бала күңелен аңлап, яратып, аларга акыллы киңәшләр биргәнен, алар язмышы өчен чын күңеленнән борчылганын күп күзәткәнем булды. Шул ук вакытта төп эшен дә яратып, башкаларга үрнәк булырлык итеп, җиренә җиткереп башкаруы белән хезмәттәшләрен сокландыра иде Нурзия апа. Соңгы елларда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, өйдә генә булса да , кешеләргә изгелек эшләүдән туктамый ул. Күрәсең башкача булдыра да алмыйдыр. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә телефоннан бик күп авылдашларын: олысын, кечесен бәйрәм белән котлап, көне буена җитәрлек шатлык, куаныч өләшә. Әле ул үз авылдашларын гына түгел, якын-тирә авыллардагы таныш-белешләрен дә шулай котлап куандыра.Чын күңелдән рәхмәт сиңа, Нурзия апа! Киң күңелле булганың, барыбызны да якын күргәнең, хәлләребезне белешеп торганың өчен.
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт изгелегең өчен,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Дөньяда яши белү – зур һөнәр. Нурзия апа, күңеленең төзеклеген югалтмыйча, гомер уртасына якынлашты. Бүгенге көндә аны яратучы, ярдәм итүче туганнары - янәшәсендә. Дуслары, авылдашлары өчен аның ишеге һәрвакыт ачык. Нурзия апа үзе дә, һәр яңа туган таңга шатланып, кешеләр гаме белән яши. Йөрәктән чыккан изгелек барыбер йөрәккә барып җитә ул. Җитмичә хәле юк, башкача булуы мөмкин дә түгел.
Татар Янтыгы авылы.
Шакирова Н.Р.
Достарыңызбен бөлісу: |