Без нанокластер булдырырга омтылабыз, Татарстанда моның өчен уникаль мөмкинлекләр бар Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»



Дата11.07.2016
өлшемі22.8 Kb.
#191469
Без нанокластер булдырырга омтылабыз, Татарстанда моның өчен уникаль мөмкинлекләр бар
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Без үзебезнең республикабызда нанокластер булдырырга омтылабыз. Татарстанда моның өчен уникаль мөмкинлекләр бар. Биредә, мәсәлән, лаборатория шартларында яки фәнни хезмәтләрдә әзерләнгән проектлар һәм аларны эшләтеп карау өчен мәйданчыклар булуын, шунда тикшерелгәннән соң, предприятиеләрдә тормышка ашыру мөмкинлекләре күздә тотыла. Сочи форумында без шуларны күрсәтә алдык», - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында «Сочи-2008» VII Халыкара инвестиция форумында катнашып кайткан ТР икътисад министры Марат Сафиуллин. Аның сүзләренчә, форумда бу юлы республика үзен яңа форматта тәкъдим итте: элек проектларда төп игътибар нефть һәм тефь химиясенә бирелгән булса, бу юлы – Универсиадага бәйле проектларга. Гомумән, Сочи форумы Олимпиада корылмалары төзелешенә инвестицияләр һәм төзелеш компанияләрен җәлеп итүне максат итеп оештырылган.

18-19 сентябрь көннәрендә узган форумда илнең 2020 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш концепциясен күрсәтеп, башка илләрнекен өйрәнеп, нәтиҗәдә, Татарстан исеменнән бик тә әһәмиятле 2 килешү имзаланды, дип искәртте министр.

Форуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе рәисе Владимир Дмитриев Менделеевскида аммиак, метанол, гранулалаштырылган карбамид эшләп чыгара торган яңа интеграрацияле комплекс төзү проектын финанслауның төп принциплары турындагы Килешүгә кул куйдылар. Проектның бәясе 1 млрд. АКШ доллары булып, «Внешэкономбанк» аңа 870 млн. АКШ доллары күләмендә акча кертергә әзер. Республика гына түгел, ил күләмендә дә уникаль булган әлеге проект гамәлгә ашса, минераль ашламалар җитештерә торган «Менделеевсказот» ҖЧҖ заводы мәйданчыгында тәүлегенә 2050 тонна аммиак, 668 тонна метанол эшләп чыгарып булачак.

Министр сүзләренчә, Килешүләрнең икенчесе «Внешэкономбанк» корпорациясе белән «Евразия Логистик» компаниясе арасында «Биек Тау» индустриаль паркы төзелешен финанслауга кредит бирү турында булып, аны корпорация рәисе урынбасары Анатолий Балло һәм компаниянең директорлар советы рәисе Артур Трофимов имзалаган. Проектның гомуми суммасы - 600 млн. АКШ доллары, анда «Внешэкономбанк» өлеше – 225 млн. АКШ доллары. «Биек Тау»ның масштаблылыгы проект белән танышканнарның барысын да гаҗәпкә калдырды. Чөнки 260 мең кв.м. чамасы гомуми мәйданда җәелдереләчәк ул комплекс «Икеа», «Мега»ларга каршы куярлык булачак. «Биек Тау»ның 60 мең кв.м. мәйдандагы беренче чираты быел төзелә, киләсе ел башында тагын 100 мең кв.м. мәйданы төзеләчәк. Ә икенче чираты – 2009 елның өченче кварталында төзелеп бетәргә тиеш», - дип аңлатма бирде М.Сафиуллин. Әлеге эре индустриаль парк проекты республикага китертелгән товарларны кечерәк шәһәрләргә тарату белән шөгыльләнәчәк. Икътисад министры исә, шул рәвешле эшләү товар ташуда транспорт чыгымнарын 10-15 процентка киметә, ә товар бәясе 5-6 процентка арзаная, дип саный.



Болардан тыш, Татарстан 40тан артык төрле инвестицион проектлар, шул исәптән нефть һәм химия, транспорт, машина төзелеше, җиһазлар һәм материаллар җитештерү, авиация, суднолар төзү, нанотехнологияләр өлкәсендәгеләре тәкъдим ителгән. Аларның гомуми суммасы - кимендә 20 млрд. сум.

Икътисад министры билгеләп үткәнчә, форум һәр як өчен дә файдалы булды. Киләсе елда исә шундый халыкара форум Оренбургта үткәреләчәк.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет