Работа участника всероссийского интернет-проекта «Педагогический опыт. Инновации, технологии, разработки» www.методкабинет.рф
Галяува Лилия Сибгатовна, учитель татарского языка и литературы МБОУ «СОШ №7 г.Лениногорска» Республики Татарстан
Я ХӘРЕФЕНЕҢ ИКЕ АВАЗ БЕЛДЕРҮЕ
1 СЫЙНЫФТА ДӘРЕС ПЛАНЫ
Укытучы эшчәнлеге максаты: я хәрефенең ике авазга ия булуы турында күзаллау булдыру һәм күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату;авазларны я хәрефе ярдәмендә күрсәтә белү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү; хәреф- аваз анализы ясау;фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү.
Ирешелергә тиешле нәтиҗәләр: хәреф- аваз анализы ясарга өйрәнә; авазларны я хәрефе ярдәмендә күрсәтә белә; дәрескә куелган максатны аңлый һәм үти; куелган сорауны аңлый, шуңа таянып телдән җавап кайтара; әдәп кагыйдәләрен саклап, парларда эшли; яңа материал белән кызыксына.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
Кояшлы иртә кебек.
Туган телне, татар телен
Өйрәнергә дип килдек!
II.Матур язу. (Тактада язылган үрнәк буенча)
Дөрес утыру искәртелә: Язганда дөрес утырам:
Тигез тора иңсәләр,
Баш иелми,
баш бармаклар
Күз читенә тисәләр.
Ручканы мин дөрес тотам,
Дәфтәрне авыш итеп.
Яза башлыйм хәрефләрне
Тигез һәм матур итеп.
1.Кулларны язуга әзерләү.
Әтәч
Әтәчем иртүк тора,
Һава ярып кычкыра.
Учларны бергә куеп, өскә каратабыз, бармакларны бер-берсенә терәп тырпайтабыз.
2.Дәфтәрдә эш:
− хәрефләрне авыш сызыклар белән чиратлаштырып язу: л//м//л//м//;
− иҗекләр язу: ли ла ло лу лэ ле ля лы лю лё.
3. Фонетик зарядка.
Укытучы.Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табарсыз.
Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
Укучылар. (Яфрак)
Укытучы.Ут та түгел, ук та түгел,
Үзе карны кисә.
Укучылар. (Кояш)
Укытучы.Ялт итте, йолт итте,
Елгага төшеп китте.
Укучылар. (Яшен)
Укытучы. -Бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?
Укучылар. Бу сүзләр табигатькә кагылышлы. Алар һәркайсы ике иҗекле. Өч сүздә дә я хәрефе бар һәм хәреф саны аваз саныннан азрак.
Укытучы. Нинди ике төркемгә бүлә аласыз?
Укучылар. Терек һәм терек булмаган, нечкә һәм калын әйтелешле сүзләр.
III.Белемнәрне актуальләштерү.
− Укучылар, кем Я хәрефен күрсәтә ала?
Яфрак, кояш, яшен сүзләренә аваз-хәреф анализы ясау.Сүзләрдә аваз һәм хәреф формаларының бәйләнешен күрсәтү. Орфоэпик дөрес итеп уку.Укучылар бу сүзләрдә аваз саны хәреф санына туры килмәвен күрергә тиеш.
− Әйдәгез уен уйнап алабыз. Я хәрефе кергән сүзләр язылган карточкаларның һәркайсын үз өенә кертергә кирәк. Әгәр сүз калын әйтелешле булса зәңгәр өйгә, нечкә әйтелешле булса яшел : куян, ясмык, яшел, яка, ямьле, ябалак, ялан, Язилә, ярминкә.(Укучылар чиратлап чыгып биремне үти).
"Физкульт минут
Тәрәзә каршына килгән бер кошчык.
Чакыра мине: -Чык, әле, чык!
Беләм мин аны, гел шулай итә
Йөгереп чыгам, оча да китә.
IV.Яңа материал өстендә эш.
1. Китап буенча эш.
Укучылар китапның 59 битендәге 32 нче эшне карыйбыз. Биремнәрне үтәү.Күрше иҗектәге сузыкларга карап, я хәрефенең калын да, нечкә дә укылганын аңлату. Дәреслектәге рәсемгә карап, [йа], [йә]авазы булган сүзләрне табу.
2. Тактада язу: [йаңгыр], [йәшен].
− Алфавиттан я хәрефен табыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз,ул нинди авазлар белдерә икән?
3. Парларда эшләү.
Укучылар 33 нче эшне карап, биреме белән танышыйк әле. Хәзер берегез я хәрефе кергән калын әйтелешле, ә партадашыгыз я хәрефе кергән нечкә әйтелешле сүзләрне язып алыгыз һәм эшләрегезне үзара алмашып тикшерегез.
"Физкультминут
КУЛ БАРМАКЛАРЫН ЯЛ ИТТЕРҮ
Бармаклар качыш уйный
Башларын яшерә.
Менә шулай, менә шулай-
Башларын яшерә.
V.Яңа теманы ныгыту.
Эш дәфләрендә эшләү.Укучылар, хәзер эш дәфтәрләрен ачабыз һәм үзебезнең бүгенге эшчәнлекне тикшереп карыйбыз.(дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшләү)
VI. Йомгаклау
− Кыяр, таяк сүзләренә аваз-хәреф анализы ясагыз.
− Яра сүзенең аваз һәм хәреф составын тикшерегез.Ничә хәреф? Ничә аваз? Ни өчен?
- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
Достарыңызбен бөлісу: |