Илем, халкым, үзем



Дата07.07.2016
өлшемі306.77 Kb.
#183364
Вил Мирзаянов
Илем, халкым, үзем

Принстон, АКШ

2015 ел
Эчтәлек

Бүлек исеме Бит

Кереш сүз ………………………………………………………………………..4

Беренче бүлек. Иске Кәңгеш………………………………………………. ..6

Икенче бүлек. Нәселебез каян килә ……………………………………….. 24

Өченче бүлек. Авылга нигез салучылар ………………………………… . ..29

Дүртенче бүлек. Иске Кәңгеш XIX-XX гасырларда ………………………47

Бишенче бүлек. Иске Кәңгеш Икенче дөнья сугышы чорында

һәм аннан соң …………………………………………………………………..61

5.1 Сугыш - халык михнәте …………………………………………................61

5.2 Әсир дә әдәм баласы……………………………………………………….64

5.3 Сугыштан кайтучылар …………………………………………………….66

5.4 Ул дәвердә тормыш шартлары ……………………………………………68

5.5 Иске Кәңгеш җидееллык мәктәбе һәм балалар йорты …………………..72

Алтынчы бүлек. Иске Кәңгештәге тормышым ………………………………75

6.1 Мәктәп еллары. Беренче мәхәббәт. Көмеш медаль ……………….............75

6.2 Мәскәүдә югалуың бик тиз …………………………………………………83

6.3 Эш һәм аспирантура ………………………………………………………...87

6.4 СССР ның иң яшерен институтында эшләгән еллар ……………………...89

6.5 Коммунист режимына каршы көрәш юлын сайлыйм ……………………92

6.6 Кулга алыну һәм Лефортово төрмәсе …………………………………….95

6.7 Дөнья һәм Россия җәмәгатьчелеге мине яклый ………………………… 98

6.8 Тикшерүче минем «эшне» әвәли, ә мин Кремльгә йөрим……………….107

6.9 Мине Америка һәм Көнбатыш Европа яклый ……………………………109

6.10 Мәскәү шәһәр суды миңа каршы ………………………………………..114

6.11 «Матросская Тишина» тоткыны…………………………………………117

6.12 Мине төрмәгә ябуга дөньякүләм протест ……………………………….127

6.13 Минем «эш» чатный башлады …………………………………………...134

6.14 Мин азат төрмәдән дә, гаепләүләрдән дә ………………………………..138

6.15 Чит ил паспорты һәм Америкага китү …………………………………..147

6.16 Америкада яшим ………………………………………………………….153

Кулланылган кыскартулар исемлеге………………………………………………..163

Кушымта …………………………………………………………………………..163

Фәннәс Мирзаянов шәҗәрәсе……………………………………………………. 204

Исемнәр күрсәтмәсе ……………………………………………………………….205

Китап рәсемнәре исемлеге:

1.1 рәсем. Агыйдель борылмасы. 2002 ел, июль. Автор фотосы…… ……….......16

1.2 рәсем. Иске Кәңгеш әрәмәсе. 2002 ел, июль. Автор фотосы…………………17

1.3 рәсем. Иске Кәңгеш космостан эре планда. 2014 ел, 20 август.

Google Earth технологиясы……………………………………….......................18

1.4 рәсем. Иске Кәңгеш космостан эре планда. Google Earth

технологиясы……………………………………………………………………..19

1.5 рәсем. Иске Кәңгеш космостан эре планда. Terra Server

технологиясы……………………………………………………………………..20

1.6 рәсем. Иске Кәңгеш. 2002 ел, июль. Автор фотосы…………………………...21

1.7 рәсем. Чүмәкәй Тау. Светлана Гәрәева фотосы………………………………..22

1.8 рәсем. Сеңлем Лиза. 1960 еллар………………………………………………...22

1.9 рәсем. Мин (сулда) энем Гранит белән

Агыйдел ярында. 1965 ел…………………………………………………….......23

3.1 рәсем. Чуашстан картасы. Сулда аста Алатыр шәһәре һәм

районы билгеләнгән……………………………………………………………..29

3.2 рәсем. Уфа наместниклыгының административ картасы.

1781-1796 еллар……………………………………………………….................35

4.1 рәсем. Казан университеты студенты Ибраһим Камалов. 1935 ел…………..58

4.2 рәсем. Колхоз идарәсе әгъзалары. 1938 ел…………………………………….59

4.3 рәсем. Иске Кәңгеш авыл советы әгъзалары………………………………….60

5.1 рәсем. Иске Кәңгеш балалар йорты хезмәткәрләре ………………………….73

6.1 рәсем. Үзбәк Госманов белән. Иске Кәңгеш. 1967 ел………………………..76

6.2 рәсем. Метрополитен Операда Илдар Абдразаков белән.

2014 ел, 22 сентябрь. Сулда хатыным Гейл…………………………………..77

6.3 рәсем. Венеция авылындагы пионер лагеренда. 1951 ел…………….............80

6.4 рәсем. МИТХТ студенты Вил Мирзаянов. 1956 ел…………………………..85

6.5 рәсем. Вил Мирзаянов СССР Фәннәр Академиясенең Нефтехимик

синтез институтында аспирант. 1963 ел……………………….............88

6.6 рәсем. Әти-әни белән. Иске Кәңгеш, 1966 ел…………………………………89

6.7 рәсем. «Московские новости» гәзитенең беренче бите. Сулда

Лев Федоров………………………………………………………97

6.8 рәсем. Джорджия штаты, Атланта ш., 1995 ел, февраль. Сулдан

уңга Гейл Колби, Вил Мирзаянов, Ирина Гольдман…………..100

6.9 рәсем. Казан, Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры.

1993 ел, 20 март…………………………………………………..106

6.10 рәсем. Сулдан уңга: Роальд Сәгъдиев, Дэниел Эллсберг.

Вашингтон, 1995 ел, февраль………………………………… 110

6.11 рәсем. Мәскәү шәһәр суды подвалында. 1994 ел, февраль…………..125

6.12 рәсем. «Ватаным Татарстан» гәзитенең 1994 ел 4 февраль саны……111

6.13 рәсем. Уфа аэропортында очрашу. 1994 ел, апрель…………………..147

6.14 рәсем. Нью-Йорк Фәннәр Академиясе президенты Д.Ледерберг

белән. 1994 ел, 14 февраль ……………………………………..149

6.15 рәсем. Михаил Кавалло белән. Нью-Йорк, 1995 ел, февраль……….. 150

6.16 рәсем. AAAS президенты Аяла миңа премия тапшыру тантанасында.

Атланта, 1995 ел, февраль………………………………………..151

6.17 рәсем. Вашингтонда кабул итү. 1995 ел, февраль…………………… 152

6.18 рәсем. АКШ Дәүләт Департаментында. Вашингтон,

1995 ел, феврель…………………………………………………152

6.19 рәсем. Гейл белән өйләнешкән көндә. 1997 ел, 2 декабрь……………155

6.20 рәсем. Фәнни конференцияда. Пенсильвания штаты,

Поконо, 1998 ел…………………………………………………156

6.21 рәсем. Искәндәр Бостон университетын бетергән көндә.

Бостон, 2002 ел, май……………………………………………160

6.22 рәсем. Искәндәр һәм Солтан Мирзаяновлар. Марбелла, Испания,

2014 ел, август…………………………………………………..160

Кереш сүз

Туган илем, авылым, халкым, шуларга бәйле рәвештә үзем турында ошбу китапны яздым әле...

...Туган авылым Иске Кәңгеш Россия күләмендә дә, Башкортстан күләмендә дә бернәрсәсе белән дә бик аерылып тормый. Аннан һичбер министр, академик, язучы, шагыйрь, хәтта райком секретаре да чыкмады. Шуңа күрә, аның тарихын языйм дисәң, авылда вакытлыча гына эшләп киткән колхоз я авыл советы рәисләре турында гына язарга мөмкин кебек. Әммә моның белән һич килешә алмыйм. Чөнки андыйлар, читтән килеп киткән түрәләр, тик үзләрен кайгырттылар: күбесе урлашты, колхозны һәм авылны талады. Зурдан кубып язарлык түгел...

Шул ук вакытта Иске Кәңгеш авылы тулаем татар халкы тормышына, аның тарихына, фаҗигасына ачык бер мисал булып тора. Сакланып калган архив материаллары буенча, аны XVII гасырда Алатыр ягыннан күчеп килгән чип-чиста татарлар нигезләгән. Минем борынгы бабаларым да шулардан.

Алар, мөгаен, заманнар үткәч үз токымнары башкорт милләтенә кертеп яздырылыр дип күз алдына да китермәгәндер. Әмма шулай булган. Сан алуларда аларны «башкирец» дип күрсәтә башлаганнар, чөнки XVIII гасырдагы патша фәрманы буенча, бу атама милләтне түгел, ә күп ташламалар бирелгән катламны, сословиене аңлаткан. Кызганычка каршы, башкорт милләтчеләре бу хәлне мәкерле рәвештә бүгенге татарларны үзләренә кушып, республикада башкорт милләтен күбәйтү өчен кулланалар. Иске Кәңгеш халкы да, күп кенә бүтән татарлар кебек, шул башбаштаклыкка сугым малы шикелле ризалаша. Мәгәр мин бу хәл белән һич килешә алмыйм, чөнки үз милләтеңнән формаль рәвештә булса да баш тарту – ата-анаңнан баш тарту белән бер!

Бу китапны мин бернинди политикага буямыйча, бары архив материалларына, әти-әни сөйләгәннәргә, үз башымнан кичкәннәргә нигезләнеп язарга телим. Алай язу бәлки байтак кешеләрдә ризасызлык тудырыр, әммә, билгеле ки, дөреслек белән бөтенесенә дә ярап бетү мөмкин түгел. Шул ук вакытта, барлык язганнарымның йөз процент дөреслек булып бетмәве дә бар, чөнки бөтенләй дә ялгышсыз бер эш тә эшләнми. Һәрхәлдә, шушындый ук темага язучылар алга таба да булыр, һәм алар инде тулырак, төгәлрәк язар дип уйлыйм. Мәсәлән, мин үзем авылыбызның XIX гасырдагы тарихы буенча белешмәләр табалмадым. Мәгәр, Иске Кәңгеш чагыштырмача яшь авыл булганга, билгесез калган дәвер 40 еллар чамасы гына...

Авыл тарихыннан өзекләр арасына үз башымнан үткән вакыйгаларны да кертергә булдым. Чөнки, ничек кенә булмасын, – язмыш миңа туган авылымның исемен дөньякүләм җәмгыятькә беренче тапкыр ишеттерүне тапшырган булып чыкты. Минем турыда матбугатта, Интернетта чыккан күп кенә язмаларда Иске Кәңгеш атамасы да күрсәтелә.

Китапны язганда мин Светлана Гәрәева кулъязмаларын да еш кулландым – аңа рәхмәтләр белдерәм.

Бик чикле сыйфатлы татар текстларымны бүгенге әдәби татар теленә әйләндерудә зур хезмәте өчен үземнең ихлас күңелдән килгән рәхмәтләрмне Зөбәер Мифтаховка белдереп калам.

Укучыга ярдәм булсын дип китапта кулланылган исемнәрне аерым рәвештә китап азагында махсус алфавит нигезендә төзелгән «Исемнәр күрсәтмәсендә» бирүне кирәкле дип санадым.

Китапта җитешсезлекләр тапсагыз – кичегез, бөтенесен дә камиллеккә җиткереп бетереп булмый.

АКШ, Нью-Джерси штаты, Принстон шәһәре. 2014 ел.

Беренче бүлек

Иске Кәңгеш

Башкортстанның төньяк-көнбатышында Агыйдел буйлап сузылган Дүртөйле-Борай трактның 15нче километрына җиткән юлчы көнбатышка күз салса, – анда искитмәле матурлык күрер... Еракта, нәкъ шул турыда кырт борылыш ясап, Агыйдел ялтырый. Каршы якта – вак күлләр, куаклыклар белән аралаш хәтфә болыннар... Тагы да арырак, офык читендә – күкшел урман... Ә якында, Агыйделдән берничә дистә адым үрдәрәк, безнең Иске Кәңгеш авылы урнашкан. Үрдә утырганга күрә аны кайчакта Тау Кәңгеш дип тә йөртәләр.

Авылның тулай күренешен космостан төшереп алынган фотода күрә аласыз (1.5 рәсем).

Авылның төнъягында калку җирдә зират урнашкан, ә көнъягында, скиф курганын яисә борынгы гаскәри калпагын хәтерләтеп, Чүмәкәй тау утыра (1.8 рәсем).

Таулыклардан түбәнрәк, Агыйделгә таба якта калку тигезлек (терраса) сузылган, аны безнең халык Сике дип атый. Сикедән дә түбәнрәк язгы ташуларда су баса торган әрәмәләр, күлләр, болыннар җәелгән (1.2 рәсем). Хрущев заманында, 1960 елларда әрәмәнең агачларын кисеп, чәчүлек басуга әйләндереп болышканнар иде, тик язгы ташулар андагы туфракны юып бетереп, күп урыннары комлыкка әйләнә башлады, аннары юк ителгән әрәмә кире кайтты.

Агыйдел аръягындагы болыннар белән дә шундый ук хәл булып алды: күлләрен киптереп, агачларын төпләп, иген чәчә башлаганнар иде – соңрак ташладылар, ул җирне чүп үлән басып китте... Шулай да, авылда мал асраучылар инде бармак белән генә санарлык калганга күрә, печәнгә мохтаҗлык сизелмәде.

Иске Кәңгеш булгач, аның яңасы да бар инде, – Яңа Кәңгеш дигән авыл, Агыйдел ярыннан көнбатышка карасаң, болыннар артында күренеп тора.

Иске Кәңгеш зур авыл түгел, анда нибары 120 чамасы йорт бар. Җире дә аз, 400 гектардан артмыйдыр. Агач төпләп ачылган җирнең туфрагы күбесенчә кызыл балчык я комнан тора, – минераль ашламалар сипмичә генә аннан зур уңыш алу бик тә икеле. Шуңа бәйле рәвештә, авыл халкының тормышы да бик мулдан түгел. Анда элек-электән артык эре байлар булмаган.

Агыйделнең аръягында, киресенчә, – кара туфрак. Андагы болыннарны сөреп иген үстерү бары 70нче елларда, Дүртөйле райком секретаре А.Г.Әминовның Социалистик Хезмәт Герое булырга теләвенә бәйле рәвештә башланды. Районның Агыйдел буе болыннарын Уфага белдерми генә сөрдереп, яңа җирләрне исәпкә кертми калдырып, ул ашлыкның һәр гектардан чыгышын «үстерде», һәм, шулай итеп, хыялын тормышка ашырды... Әммә, болыннар беткәч, печәнгә кытлык башланды. Нишлисең, дөнья шулай корылган инде, – берәүләр җир бозып түшенә алтын йолдыз тага, шуннан министр да булып китә, ә икенчеләр, шул зобанилар аркасында, ата-бабадан калган табигать мирасын югалта, мал асрарлык печәнгә дә тилмерә...

Авыл тирәсендәге урман-күлләрнең исемнәре бик тә сихри. Күлләр – Бокал, Чигәрәш, Күтер, Байназы, Кәңгеш дип, Агыйдел аръягындагы урманнар – Кырчын, Барҗа дип, ә бирьяктагылары – Чатра, Низай, Өчкыргы дип атала.

Кәңгешнең халкы, һичшиксез, типик татар милләтеннән. Хәер, мондагы татар теле Казан ягындагы төсле үк түгел, бераз үзенчәлекле. Өй баскычын бездә «күтәрмә», каймакны «сөт өсте», киртәне «кәртә», көймәне «кәмә», кәҗәне «кәзә», колынны «көлкәй» диләр. «Бармаем», «кайтмаем» дип, «сөйлим» урынына «сүлим», коену урынына – «су керү» дип сөйләшәләр. Урамнар Югары оч, Түбән оч, Аскы урам, Арт урам, Урта урам, Завод очы дип атала. Һәр кешенең кайсы нәселдән булуын да беләләр, еш кына «алар Бака нәселе», «ул Бүре нәселеннән» дип атап әйтәләр.

Кешеләр күбесенчә урта буйлы. Совет заманында ашау ачлы-туклы, аксымлы азыклар (ит, сөт, сыр) җитешсез булганга, бик озын буй үстерә алмаганнар. Әммә буй-сыннары зифа, йөзләре чибәр. Шуңа күрә, Кәңгеш кызларына кияүләр тиз табыла, егетләрен дә кызлар бик ярата. Күбесе яшел, зәңгәр күзле, кара чәчле. Хәер, Абдуллин, Казаков нәселләре, минем әти ягы, күбесенчә сары чәчлеләрдән тора. Хатын-кыз элек билгә җитеп торган чәчләрен ике калын толымга үреп йөртә иде. Безгә кардәш кызлар Зифа, Нөзелә, Халидә апа һәм башкаларны әле дә шул озын толымнары белән хәтерлим. Ир-атка килгәндә, күрше Әфтәх, Мәдхәт Баяновлар, Урта урамнан Әнгәм Сөләйманов, Аскы урамнан Һилал, Габбас, Фазыл Ногмановлар, Хәмитовлар кинода уйнаган артистлардан да зифарак буйлы, матуррак йөзле иде. (Минскида яшәгән Фазыл абзыйның кызы Галина Ногманова 80нче елларда Белоруссия телевидениесенең беренче каналында диктор булып эшләде. Андый җиргә иң чибәрләрне генә алалар, билгеле. Хәзер Галя АКШта Чикаго шәһәрендә яши. Аның белән кайвакыт телефоннан сөйләшәм.) Хәмитовлар нәселеннән булган ир-ат һәм хатын-кызлар да ифрат чибәрләр.

Шундый чибәрләргә үрнәк итеп, монда сеңлем Лиза һәм энем Гранитның фотоларын куям (1.9, 1.10 рәсемнәр).

Өйләр, типик татар авылларына хас булганча, күбесе бер бурадан тора иде. Аның яртысын диярлек сәке биләп тора, шунда йоклыйлар, көндез, урын-җирне җыештыргач, шул ук сәке аш табыны була. Кайбер “хәлле” гаиләләрнең генә өйләре алты почмаклы иде. Моның сәбәбе ярлылыкка гына түгел, ә суык кыш көннәрендә өйне җылыту мәсьәләсенә дә бәйле. Аннары, өй салыр өчен хөкүмәт авыл халкына бүрәнә бирмәде, аны өчен урман кистертмәде, «чукынып китегез, теләсә ничек яшәгез» дигән принцип белән... Өй салырга кем ничек, каян агач ала, – аның үз эше. Әтиләрнең Агыйделдән агач төяп узучы баржаларга көймә белән кереп, зур хак түләп бүрәнә сатып алулары исемдә калган. Күпләр, шул сәбәпләр аркасында, өйне яңадан салмыйча, искесен генә сиплиләр иде. Өйнең түбәсен ябу да аерым бер башваткыч булды: син аның өчен беркаян да такта табалмыйсың... Түбә искерә, яңартылмыйча шул көе тора. Каты яңгырларда әнием, түбә ярыкларыннан аккан су идәнне черетмәсен өчен, чиләкләр куеп чыга торган иде. Аннары инде, еллар үтү белән, түбәләрне шифер, калай белән капларга мөмкин була башлады.

Өй уртасында зур мич утыра. Анда ипи, ә казанында аш пешерәләр. Мичләрне, хәтерләвемчә, Югары очның Аксак Хәбибҗары чыгара иде. Кемнеке яхшы, кемнеке төтенне начар тарта торган булды... Мич казнасы ишелеп төшкән очраклар да була иде. Аны Хәбибҗар абзый үзе кирпечнең начар сыйфаты белән аңлата, чөнки аны кулдан гына сугып, кояшта гына киптерәләр, яндырып тормыйлар. Мичтә утын янып беткәч, аны вакытында томаларга кирәк, җылысы тышка очмасын өчен. Иртәрәк япсалар, – башка ис тия. Кышның чатлама суык төннәрен чыкканчы өй нык суына, тәрәзәләргә боз ката. Иртән торгач беренче эш – мичкә ягу... Мич кырына калай мич тә көйләп куялар, суык көннәрдә аңа да ягалар. Ә утын аз. Аны “теләсә каян теләсә ничек” кисеп ташыйлар. Тирә-як гел урман, тик анда болай гына кереп агач кисә алмыйсың, – барысы да хөкүмәтнеке, ә ул сиңа утын кисәргә бирми... Халык күбесенә урман чистартканда, ызан ярганда киселгән чыбык-чабыктан утын ясады. Укытучыларга гына бераз “чын утын” кисәргә бирәләр иде.

Аш пешерә торган казанны хәтерләп кенә торырга кирәк: алай-болай аңа су салырга онытып, астына яксаң, ул шартлап ярыла да куя. Ә казанны яисә чуен чүлмәкне сугыш елларында, аннан соң да бераз дәвер беркаян табып булмый иде. Ярылган казанны кайчакта тимерче ямап бирә, анлык рәте калган булса...

Мунча күпчелек кешедә бар иде, бу инде татар авылына хас булган, ата-бабадан килгән гореф-гадәт. Ул, әлбәттә, – кара мунча, ягъни миченең морҗасы юк. Мунча якканда төтен чыксын өчен ишекне ачып куялар. Ишекне утын янып бетмичәрәк япсаң, мунча кергәндә ис тия, шулай ис тиеп үлүчеләр дә булгалады. Утын аз булганга, мунчаны ике атнага бер яктылар.

Бәдрәф тышта, билгеле... Иске Кәңгеш авылында әле дә булса канализация дигән нәрсә юк. Бу барлык Рәсәй буенча бер үк проблема инде, мәгәр... Шул турыда хәзер Америка кешеләренә сөйләсәм, – алар миңа шикләнеп карыйлар, ышанмыйлар андый кыргыйлыкка.

Кыш көннәрендә кер юу, аны су буена төшеп чайкау хатын-кыз өчен чын җәза иде дисәм дә арттыру булмас. Әнкәйнең ике чиләк тулы керне бәкедә чайкап кызарган куллары әле булса күз алдымда. Шул сәбәпле күпме хатын-кыз кул сызлау, радикулит белән этләнде. Сабынга да кытлык, җитмәсә, – күп вакыт керне суда көл эретеп ясалган селте белән генә юалар, ә ул селте кул тиресен уеп бетерә. Анысын инде хәзерге буын бөтенләй белми.

Мин үскән елларда Идел-Урал төбәгенә хас булган йод җитешсезлеген дә күзәтергә була иде. Шул сәбәптән була торган бүксә чирле кешенең муенына зур шеш чыга... Соңгы елларда аш тозына йод кушып сату гына ул чирне бетерде.

Иске Кәңгеш халкы гомер-гомергә медицинаның ни икәнен дә белми яшәде. Медпункт Икенче Дөнья сугышы беткәч кенә барлыкка килде. Шул ук елларда авылдан 8 чакрымдагы урыс авылы Әнгәсәктә бер генә врачлы больница да ачылды. 15 чакрымдагы район үзәге Дүртөйледә больница ике врачлы иде, әммә анда бару зур мәсьәлә булып торды. Аспирин, анальгин кебек элементар даруларның дөньяда барлыгын да халык сугыш вакытында авылга Ленинградтан эвакуация белән килгән кешеләр аркылы гына белде. Әнә шуңа күрә, күпме кешенең юк кына чирдән дә күпме җәфа чигүен, гарип калуын, дөнья куюын чамаларга буладыр. Теш сызлау ишене генә сөйләп тә торасы юк...

Халыкның ашау-эчүе бик гади, примитив дип әйтерлек иде. Икенче Дөнья сугышына кадәр авыл халкы кыяр, суган үстермәде диярлек. Кәбестә, кишер, шалкан, помидор кебек яшелчәләрне дә сугыштан соң гына үстерә башладылар. Күбесенчә итсез токмач ашы (кысыр аш) пешерәләр иде, ит кыш көне генә чагыштырмача җитәрлек булды.

Ипи салырга оны булса ярый әле тагын... Он булса, туклык санала, ачлык саналмый. Бәйрәмнәрдә, кунак чакырганда хәттә коймак, төрле бәлешләр, сап-сары, искиткеч тәмле, хуш исле тары тәймәкләре пешерелә... Бәрәңгене киң күләмдә үстерү авылыбызда тик Икенче Дөнья сугышыннан соң гына урынлашты. Иске Кәңгеш халкын ачлыктан әнә шул бәрәңге коткарды дисәм дә күпертү дип уйламагыз, – фактта дөресе шул... Витаминнар җитешмәүне исә урман-болыннардан балан, карлыган, шомырт һ.б. җыю, шул хәзинәне кышка да әзерләү кую исәбенә капладылар. Карлыганнан (безнеңчә карагаттан), бөрлегәннән как коялар иде. Ә язларын болында юа, кузгалак, балтырган бик мул үсә, алар шулай ук витамин чыганагы булдылар. Күп кешедә алма бакчасы да бар иде, тик күбесендә кыргый алма, кыргый карлыган гына үсте. Сугыштан соң озак еллар үткәч кенә сортлы алмагачлар утыртыла башлады.

Һәр йортта сыер, сарык, кәҗә асрарга тырыштылар. Сөт, каймак, катык ишене озак бозылмасын өчен кар базына төшереп куялар, тик анда таптап салынган кар июль урталарына эреп бетә. Ләкин совет заманында сөтне, майны халык күбрәк хөкүмәткә тапшырырга тырышты, чөнки шулай гына аз-маз “тере акча” табарга мөмкин иде.

Икенче Дөнья сугышы һәм аннан соңгы берничә елда халык ачка интекте. Шул ук вакытта, Агыйделгә койган зур гына елга тамагында бертөрле ашамлык тулып яткан икән, тик ул турыда татар халкы гына белмәде... Мәсәлән, әрәмәдә күл бакалары исәпсез тулып ятты, ә ул нәрсә ашарга бик ярый, французларда хәттә деликатес санала бит инде. Шунда ук елга төбе тулы бака кабырчыгы, – ул да көнбатыш халыклар бик ярата торган устрицаның бер төре... Вакыт-вакыт шунда күрше Миядек авылыннан мари малайлары килеп, шул бака кабырчыкларын учакта чиләкләп пешереп, бәйрәм итеп яттылар. Ә без, әле, җитмәсә, алардан җирәнеп, көлеп болыштык. Имеш тә, марилар нинди артта калган халык, теләсә нинди нәҗес ашыйлар!.. Хәзер, менә, Америкадагы йортымда һәм рестораннарда мин үзем асылда шул бака кабырчыгы булган устрицаларны бик еш һәм яратып ашыйм... Шуны ашаган саен, теге чакта ачтан интеккән авылым халкын һәм үземне кызганып алам. Их, мәйтәм, томана булганбыз да соң!..

Америкада бер тапкыр бака да сатып алып пешереп карадым, тик ашарга күңел тартмады. Күрәсең, бала чактан калган гадәтләр әле булса күңел түрендә утыра.

Ни сәбәптер, авыл халкы Агыйделдән балык тотарга да бик әвәс булмады. Юкса бит нинди яхшы азык!.. Тик аңа да сугыштан соң күп еллар үткәч кенә төшенделәр. Эш бәлки балык тотарга корал юклыкта булгандыр дип ышанасы килә... Тик чынлыкта аңа бик катлаулы корал кирәкми ич, сәбәп, шулай да, башкада, – болар барысы да Рәсәй империясендә татар халкын искиткеч изоляциядә тоту нәтиҗәләре. Ул үзе торган авылларга беркетелеп, беркая да чыгарга хокуксыз рәвештә гасырлар буе михнәт чиккән. Киң дөньяга чыгып аралашмагач, каян белсен гади авыл халкы башка милләтләрнең уңай тәҗрибәләрен?

Кырчында (урман төпләп ясалган көтүлекләрдә), болында һәм тау башында күп булып үскән гөмбәләрне дә җыючы булмады. Мин үзем беренче тапкыр шул гөмбәләрне җепкә тезеп элеп кую рәвешен сугыш вакытында Ленинградтан килгән Рубен исемле кеше торган йорт стенасында күрдем. Авыл халкы исә гөмбә ашауны бик ач чакта да уена да кертеп карамый иде.

Аякка күбесенчә юкә чабата киделәр. Аны һәр кеше үзе үрә, ул бик тиз туза... Сарык йоныннан басылган пима (киез ката) бөтен кешедә дә юк, чөнки йонны да хөкүмәткә тапшыралар, шуның исәбенә салым түлиләр. Сугыштан соң ара-тирә күн я кирза итекләр күренә башлады... 1950 елда Дүртөйленең беренче урта мәктәбендә укый башлагач, дәресләргә резин галош киеп йөргәндә, миңа укытучы: «Син, Вил, әтиеңнән ботинка алып бирүен сора», – диде бервакыт... Әйтерсең мин аны үзем белмим... Тик әтинең безгә ботинкалар ук алырлык акчасы юк иде шул. Ул алган эш хакының яртысы мәҗбүри яздырыла торган заемнарга китә, ә гаиләдә 7 кеше... Шулай да, озакламый әткәй миңа итек алып бирде. Дүртөйленең кара балчыклы урамнарын изәргә (ул вакытта асфальт юк иде), бик тә шәп аяк киеме иде инде!

Халыкның холкына килгәндә, – мин аны бер дә юаш димәс идем. Киресенчә, бик усал кешеләр дә исемдә калган. Күрше Миядек авылы мариларының дога урынына: «И аллакаем, Насыртдиннан сакла, Дәүләтгәрәйдән сакла!» дип теләк теләүләре бер дә юкка булмагандыр... Картларның сөйләве буенча, бер төркем авыл егетләре юри шул мариларны кыйнарга йөргәннәр, имеш.

Иске Кәңгеш халкы дан да ярата иде. Форсат чыкмаса, аны кайберәүләр үзләре тудыра да белде. Мәсәлән, 70нче елларда минем ерак булмаган бер кардәшем Сәхипзадә абзый үзен имеш тә гражданнар сугышы вакытында Себердә Ленинны күреп сөйләшкән кеше дип күрсәтергә керешә. Дүртөйле районында шундый “тарихи хәзинә” табылуга сөенгән түрәләр исә әйдә бу абзыйны клубтан-клубка, мәктәптән-мәктәпкә сөйләтеп йөртергә!.. Шуңа эче пошкан минем әнкәй беркөнне Сәхипзадә абзыйны туктата да: «Син абзый, нигә кеше алдап йөрисең? Ленин бит гражданнар сугышы вакытында Себердә булмаган! » – дип тиргәп ташлый. Шуннан соң гына безнең абзый «Ленин истәлекләре» сөйләп йөрүен туктата.

Шул ук вакытта авылда игелекле, йомшак күңелле кешеләр дә аз булмады. Әле булса күз алдымда көләч йөзле, кәҗә сакаллы кардәш Госман бабамның кеткелдәп көлеп миңа, кыш көне урамда уйнап йөргән 7 яшьлек малайга: «Син, Вәҗиһә малае, иллә әвәс уйныйсың!» – дип дәшкәне1. Шулай ук Сәрвәр, Сөләйман, Рәхимҗан, Гыйлемхан, Бәдертдин бабайлардан, Мәрван, Гариф, Әңгәм, Ясәви, Нурзыя абзыйлардан беркемнең дә каты я начар сүз ишетмәгәненә иманым камил.

Эш ягына килгәндә, Иске Кәңгеш халкы аңа бигрәк тә әвәс булды. Әле булса исемдә кыскача буйлы, әммә бик тә көчле Нимәт абзыйлар... Ә минем чордаш Мәгъдән улы Мәҗитнең «Николай чалгысы» белән печән чабуын карап тору да үзе бер кино иде. Ул чалгысын көч түкмичә, кизәнмичә генә куе үлән астына шундый итеп сыздыра ки, – гүя эшләми, ә уен уйный!.. Көненә бер гектар печән чабу күпчелек өчен күз алдына китерерлек эш түгел, – ә Мәҗит аңа эһ тә итми иде!..

Авылның мәзәкчән кешеләре дә истә калган. Шундыйларның берсе миннән 4 яшькә олырак Куян Өлфәте булды. Бервакыт бу Өлфәт, безнең белән бергә көймәдә йөзгәндә: «Кинода кешенең ничек итеп су астында җәяү йөргәнен күрдем. Аның өчен гәүдәңә таш бәйләп суга сикерергә генә кирәк икән», – диде дә, тиз-тиз муенына бау белән авыр таш бәйләп, сикерде көймәдән Агыйделнең бик тирән булган Завод турысында! Бәй, шуннан, көтәбез Өлфәтне, көтәбез, – ә ул һаман төптә җәяү йөри булса кирәк... Озак кына көткәч, су өстендә Өлфәтнең кара чәчләре күренеп алды да, тагын юк булды... Чәчләр тагын бер кат күренеп алганда, ярый әле, безнең арадан бер малай аны шул чәченнән учлап алды... Күтәреп мендерә алмый, шулай да: көймәне тизрәк яр буена китергәч кенә, күмәк көч белән сөйрәп чыгардык моны...

Икенче вакыйга... – Өлфәт инде үсеп җитеп, озын буйлы, зәңгәр күзле, сары чәчле ару гына иргә әйләнгән чак, ә мин студент каникулына кайткан идем. Бәй, берзаман карасам, – Өлфәт су буенда көймәсенең моторы белән болыша. Гадәтенчә салганмы, аекмы, әммә мотор шнурын өзлексез тарткан саен каты сүгенеп алуы яңгырап тора. Ә мотор кабынмый да кабынмый... (Гомумән, көймә моторлары белән этлек иде, үзем дә аны яхшы беләм, чөнки, печән чорында җиңел булсын дип, әтигә моторлы көймә алып биргән идем.) Өлфәт инде актык чиккә җиткән... «Ах, анаңны ниткән, мин сине хәзер нитәм бит!», дип ярсып китеп, канистрыннан мотор өстенә бензин сипте дә куйды бервакыт! Әттәгенәем, – көймә өстен шундук галәмәт зур ялкын ялмап алды!.. Өлфәт үзе көймәдән чак ярга сикереп өлгерде!.. Үзе дә яна, акырып йөгерә су буйлап! Яр башында шуны күреп торган кешеләр исә: «Суга сикер, суга сикер!!» – дип кычкыралар... Өлфәт ни, ишетепме, үзе белепме, – сикерде суга!.. Котылды, шулай итеп, янып үлүдән...

Саңгырау Әгъләмне дә мәзәкчән булуы белән искә алам. Бөтен авылга бер тегүче булды. Минем әнкәй, кайбер кием турысында: «И, шул Әгъләм чурап биргән», – дип сукрана иде. (Әммә нишлисең, яхшырагы булмагач, ул да ярап торды инде.) Әгъләмне сугышка алмадылар, шуңа күрә ул авылдагы пожарканың бердәнбер хезмәткәре дә булып торды. Пожарка кырында юан бүрәнәләрдән эшләнгән, дүрт ягыннан калын тимерләр белән тарттырылган биек кенә каланча да бар иде. Әгъләм шуның өстендә көне буе янгын күзәтеп ятарга тиеш тә, әммә, без малайлар анда кайчан менеп карасак та, ул гел йоклый гына иде сыман. Шулай да, сәгать саен уяныпмы, шунда элеп куелган сабан төрәненә бәреп сәгать сугып та тора иде. Ә нинди вакыт икәнен шунда ук эленеп торган чылбырлы-тукмаклы, чебен тычып, тәмам тутыгып беткән бер сәгатьтән белә, анысы нәрсә күрсәткәндер... Шуңа карый да Әгъләм, бәрә төрәнгә, сәгать ничә булса шунча тапкыр. Кайчагында ялгышып та китә. Бервакыт шулай, 12 урынына 13 тапкыр суккан да ди бу, ялгышын үзе шундук аңлап, кире кайтарам дип, тагын берне сугып куйган ди...

Мин безнең авыл халкында кеше малына, мөлкәтенә тию, караклык нык таралган иде диялмим. Әммә андыйлар да юк түгел иде. Мәсәлән, әткәй сугышта чакта бер җәйне безнең бер сарыгыбыз югалды. Кеше аркылы моны Югары оч Фаяз Разиясының урлап суйганы турында хәбәр килеп иреште... Әнкәй, күп уйлап тормыйча, шуның янына барып, сарыкны дәгъвә итәргә, судка бирү белән янарга керешә. Теге хатын исә барысын таный һәм сарык өчен әнкәйгә бер умартасын бирә. Шуның белән эш тә бетә.

Авылның сарык көтүен Хаҗгали дигән бер кеше көтте. Картаеп беткәндә генә моның график буенча еллар буе кеше сарыкларын суеп ятканы ачыкланды. Тик шунысы гаҗәп, – авыл халкы аны кичерде, прокуратура-милициягә әйтеп тормады. Менә сиңа усал халык!

Яисә икенче мисал. – сугыш елларында колхоз идарәсе һәм авыл советы урнашкан йорт ихатасындагы бер каралтыда халык өчен зур сөт аерткыч эшләп утыра иде. Сөтен шунда алып килеп аерткан һәр кеше аның тиешле бер өлешен почмакта утырган зур савытка сала, ә аертып алган каймагын идән астындагы кар базына төшереп куя... Беркөнне шул каймакларны кемнеңдер урлавы ачыкланды... Каракны тиз таптылар, – ул бездән өч өй аша торган, чыгышы белән Биектау авылыннан булган Зәкия исемле хатынның улы Фәнил булып чыкты. Каймакларны әнисе кушып үзләренә ташыткан икән... Авыл советы җибәргән тентүчеләр килеп бөтенесен дөресләүгә карамастан, боларга да бернинди хөкем булмады...

Мин малай чакта кеше үтерү кебек зур җинаять булмады. Әммә соңрак, халык эчүгә сабышып киткәч, хатын-кызга кадәр эчә башлагач, анысына да чират җитте. Мәсәлән, безнең ерак булмаган кардәшебез Мират үз кызын көчләп, ахырда суеп үтерде. Шуннан соң Фәйзем дигән берәүне үзе белән бергә эчеп исергән улы кадап үтерде. Шундый ук эчештән соң Йөрәт дигән бер балта остасын да үз улы суйды...

Шул эчү аркылы мин белгәннәрдән генә өч яшүсмер асылынып үлде. Аракы аркылы күп чордашларым вакытыннан алда дөнья куйдылар. Үзем белгәннәре генә дә уннан артык...

Шуның өстенә, Иске Кәңгешне искиткеч ярлылык, эшсезлек басты... Күпчелек яшьләр авылдан китү ягын карады: Чиләбе, Свердловск, Уфа якларына юл тотты, яисә район үзәге Дүртөйлегә күченде. Шушы сәбәпләр аркылы халык саны кими барып, бүгенге көндә балалар саны башлангыч мәктәп тотарлык та калмады. Мәктәп инде бетте. Авыл, күрәсең, соң чиккә барып терәлде...

Фуат Гарипов, Ришат Гәрәев кебек бер-ике кеше күп көч түгеп фермер хуҗалыгы алып барырга тырыштылар, әммә азагы уңышсыз булды, – бөлделәр бу фермерлар...

Хәзер Иске Кәңгештә Уфа кешеләре дача сала башлады... Авыл бәлки бөтенләй дача бистәсе булып китәр, ичмаса шулай сакланыр?.. Ә аннан да ары киләчәкне кем белә?..



1.1 рәсем. Агыйдел борылмасы. 2002 ел, июль. Автор фотосы.



1.2 рәсем. Иске Кәңгеш әрәмәсе. 2002 ел, июль. Автор фотосы.



18

1.3 рәсем. Иске Кәңгеш космостан эре планда. 2014 ел, 20 август. Google Earth технологиясе.



1.4 рәсем. Иске Кәңгеш космостан эре планда. Google Earth технологиясе.



1.5 рәсем. Иске Кәңгеш космостан эре планда. Terra Server технологиясе. 2014 ел.



1.6 рәсем. Иске Кәңгеш. 2002 ел. Автор фотосы. Сул почмакта Нью-Йорк вакыты, Уфа вакыты аннан 10 сәгатькә артык.



1.7 рәсем. Чүмәкәй Тау. Светлана Гәрәева фотосы.



1.8 рәсем. Сеңлем Лиза. 1960 еллар.



1.9 рәсем. Мин (сулда) энем Гранит белән Агыйдел ярында. 1965 ел.

Икенче бүлек

Нәселебез каян килә?

Минем тирән карашларым буенча, Иске Кәңгеш авылы тарихын тулай татар халкы, төньяк-көнбатыш Башкортстан тарихыннан аерып булмый. Бу тарих борын заманда Идел-Урал төбәгендә яшәгән һәм соңгы чыганаклар буенча төркиләрдән булган скиф, сармат кабиләләре, ә аннан соң III гасырда Төньяк Кытай якларыннан килеп чыккан, шулай ук төркиләрдән булган гуннар тарихына барып тоташа1. Беренче тапкыр гуннар турында борынгы Кытай язмаларында моннан 29 гасыр элек искә алынган2. Гуннар империясе Дунай елгасы буеннан башлап Урал тауларына кадәр сузылган булган. Ул V гасыр азагында җимерелгәч, шул ук гуннардан булган болгар кабиләләре Бөек Болгар дигән зур империя төзиләр3. VII гасырда болгарлар икегә бүленеп, бер өлеше Дунай буендагы хәзерге Болгария җирләренә, ә икенче өлеше Идел-Урал төбәгенә юнәлә. Бу төбәктә Болгар дәүләте төзелә. Бүгенге Башкортстанның төньяк-көнбатышы да, ихтимал, шул дәүләткә кергән. Татарлар белән беррәттән бу якларда чуаш, мари һәм башкорт халыклары да яшәгән булырга тиеш. Ул турыда Борис Ишболдин язып калдырган4, аның фикеренчә, Агыйделнең түбән агымындагы җирләр XVI гасырда нугай ханлыгына кергәннәр, һәм анда яшәгән халык ханга ясак түләп торган. Нугай ханының резиденциясе Минзәләдә урнашкан була.

1236 елгы Батый хан гаскәрләре һөҗүме мондагы демографик картинаны артык яки бөтнеләй үзгәртә алмаган булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, 100 меңлек ул гаскәрнең 70 процентка якыны шул ук төрки халыклардан ягъни татарлардан торган. Шул яудан соң 60-70 ел үткәч тә, 30 меңләп кенә булган монголлар җирле татар халкы арасында эреп тә бетә. Ханнар гына традиция буенча тик монгол токымыннан, Чыңгыз хан нәселеннән була алган. Әммә алары да татарлашып бетеп, тик төрки-татар телендә сөйләшкәннәр, барлык рәсми дәүләт документлары да татар телендә язылган. Хәтта урыс дәүләтенең халыкара документлары, әле Иван Грозный заманында да, татар телендә төзелгән.

Бүгенге көндә халыкларның каян килеп чыкканын, кайчан һәм ничек дөнья буйлап таралганын фәнни нигездә, генетик тикшеренүләр аркылы белә алалар. Алар буенча, һәр кеше атасыннан 23, анасыннан 23 хромосома алып туа. Шулар арасында ир затларда гына була торган, Y хәрефенә охшаш хромосома, һәм хатын-кызларда гына була торган, Х хәрефенә охшаш хромосома да бар. Y хромосома бары тик атадан улга, ә X хромосома анадан кызга күчә. Билгеле булганча, хромосомаларда урнашкан, озын ДНК молекуласы булып тезелгән геннар мутация дучар булып, вакытлар узу белән үзгәрәләр. Шул үзгәрешләрнең сыйфаты һәм ешлыгы галимнәр өчен үзенчәлекле маркер булып хезмәт итә.5 Фәнни лабораторияләрдә анализлар ясап, теге я бу кешенең нәсел буенча кайсы борынгы халыкларга барып тоташуын белә алалар. Моның өчен мамык башлы озын шырпы белән авыз эчен ышкып алынган селәгәйне тикшерергә генә кирәк. Мин үзем шулай тикшерткән идем, – гаплогруппам N (M231+) һәм субкладым N1 (LLY22g+) булып чыкты2. Шул гаплогруппа моннан 15-17 мең еллар элек Кытай җирләрендә яшәгән халыкка хас булган дип бара хәзерге галимнәр. Тора-бара ул N1a һәм N1b гаплогруппаларына бүленгән. Бүгенге татарларның 30 процентка якыны N1a группасына керә. Көнбатыш Украинадагы халыкның да күбесе шул группадан. Моны элек анда яшәгән сарматлар (әйтүемчә, шул ук төркиләр) белән бәйлиләр. N1b гаплогруппасына исә төньяк урыслары (чын урыслар) һәм финнәр керә. Ягъни урыслар һәм финнәр бер токымнан булып чыга... Шул ук вакытта аларның татарлардан да бик ерак түгеллеге билгеле.

Татарларның геннарында исә миндәге кебек үк N1 гаплогруппасы киң таралган, һәм бу аларның бу якларда ким дигәндә 15 мең ел гомер кичерүен дәлилли. Басып алучылар күп килгән, әммә бик борынгы бабаларыбыздан калган нәсел орлыклары әле һаман исән, шулай итеп. Искиткеч Ходайның хикмәтләре!

Бу кыскача фәнни белешмәне соңгы вакытта башкортлар арасында үткәрелгән ДНК анализы нәтиҗәләре белән тәмамлау кирәктер дип уйлыйм. Алар башкорт халкының күпчелеге (80 процентлабы) R1b гаплогруппасына керә дип раслыйлар. Һәм шуннан чыгып, башкорт галимнәре шул ук гаплогруппага керә торган инглизләргә, шотландларга кардәшлек турында сөйлиләр6. Ә татарлар, әйтелгән N1 гаплогруппадан тыш, R1a гаплогруппасына да керәләр. Әнә шуларга таянып, безнең Иске Кәңгеш авылы халкын башкортлар сафына кертү фәнни яктан зур ялгыш дип әйтергә мөмкин.

Монголларга хас гаплогруппа С3 дип атала, һәм ул татарлар арасында бөтенләй очрамый. Димәк, өстә әйтелгәнчә, бүгенге татарларның генетик составына монголларның йогынтысы бөтенләй булмаган дияргә тулы хаклыбыз. Гөмүмән, Идель-Урал регионында С (монгол гаплогруппасы) тик бары 0,5 процент тәшкил итеп, статистик рәвештә мөһим булмаган зурлык булып тора. Шунысы да кызык, фәнни тикшерүләр монгол эзләрен тик бары башкортлар арасында гына (2 процентка якын) табалар. Барлык С гаплогруппа йөртүчеләре саныннан чыгып бүгенге Россия җирләренә 7 меңнән күп булмаган монгол килгән дип күрсәтәләр. Ә бу сан өстә әйтелгән Батый хан гәскәрендә 30 меңгә якын монгол Россия җирләренә килгән диелгән информацияны кире кага. Минемчә моны тик бары шул 30 мең монгол дип хисапка алынган кешеләр дә күбесенчә татар булуы белән генә аңлатырга була. Мәсьәлә белән ныгырак кызыскынган укучыны мин А.М. Тюрин. Имеются ли генетические следы монгольских завоеваний 13 века. Сб. статей по новой хронологии. Выпуск № 10 «Популяционные реконструкции», 24 мая 2010 г., дигән чыганакка баруын сорар идем. Бу хезмәт шулай ук интернетта шушы адрес буенча урнаштырылган: http://new.chronologia.org/volume10/turin_mongoly2.php

Тарихчыларның күпчелеге сарматлар, скифлар – Иран ягыннан килгән кабиләләр дип бара. Моңа каршы мин: нилектән соң скифлар турында язып калдырган борынгы грек тарихчысы Геродот (б.э.к. 484 елда туган) аларны барлык гореф-гадәтләре, йөз-кыяфәтләре, көнкүрешләре буенча нәкъ төрки кабиләләргә хас итеп тасвирлаган?7 дип сорарга телим.

Күптән түгел табылган бер таш баганада скиф телендә грек хәрефләре белән язылган текст сакланган8: шул сүзләрнең 70 проценты бүгенге төрки сүзләренә туры килә.

Геродот язмалары буенча, скифлар чучка үстермәгәннәр һәм аның итен ашамаганнар. Нәкъ гуннар кебек. Идель-Урал регионында гуннар яки скифлар чоры катламнарында үткәрелгән археологик казылмаларның берсе дә әлегә кәдәр чучка сөякләре бирмәде. Шул ук вакытта иранлыларның борынгы заманаларда киң рәвештә чучка ите ашаулары тарихта билгеле факт. Мәсәлән, атаклы борынгы иран табиблары Авиценна яки Әбугалисина һәм Хали Аббас чучка итен үзенең язмаларында зур энергия чыганагы, аны, ашагыз дип өндәгән3. Шунысы да бик кызык, чалгы исеме инглиз телендә scyth яки скиф дип атала. Сәбәбе: чалгы скифларда бик борынгы заманаларда да кышка печән әзерләү өчен кулланылган. Шулай итеп безнең җирләрдә иранлылар яшәгән яки скифлар иранлылар токымыннан дигән тезиска материал исбат итү чыганаклары табылмаганы инде тәмам билгеле факт булып тора.

Башкортстанның төньяк-көнчыгышында яшәгән татарларны башкорт санына кертү, һичшиксез, Рәсәй империясенең, Совет хөкүмәтенең мәкерле «бүл һәм идарә ит» дигән сәясәтеннән килә. Мин үскәндә бу якларда башкортның эзе дә күренмәде. Без башкорт телен радио һәм гәзитләр аша гына белә идек. Әммә Иске Кәңгеш халкын 1926 елда үткәрелгән сан алудан башлап «башкорт» дип яздыра башладылар. Шулай итеп, ике туганның Өчбүләдә яки Яңа Кәңгештә яшәгән берсе «татар» дип, ә Иске Кәңгештә яшәгәне «башкорт» дип яздырылды.



Урыс түрәләр бу «башкорт мәсьәләсен» үзенә буйсынган халыклар өстеннән идарә итү өчен куллануына мисал итеп, менә бер архив документыннан өзек:

«От 16 августа 1735 года. Получено 1735-го сентября 25 чрез вологоцкого полку прапорщика Гаврила Дмитреева. Правительствующему Сенату нижайшее доношение.

От 23 дня июля нижайшее доносил о ворах-башкирцах, которыя на идущия вологоцкия роты внезапное нападение учинили. А ныне уведомился из Уфы, что те ж воры в Уфимском уезде чинят грабежи и разорении многим деревням, кои к их воровству не приставали: а паче служилым мещерякам, которыя при экспедиции в самой верности служат, также и ново­крещеным, живущим недалеко от Мензелинска. Чего ради правительствующему Сенату в милостивое разсмотрение дерзаю донесть, каким образом их воров совершенно искоренить, а протчих впредь в надлежащем подданническом послушании иметь. А при том для лутчаго изъяснения и из посланного в кабинет ея императорского величества генваря от 14 дня доношения о состоянии башкирском и чем бы их и с ними живущих сходцов от времяни до времяни умалять экстракт приложил.

В первых. Обще башкирской народ, которыя старое звание имеют «иштяк», и так их киргисцы, калмыки и иныя соседния народы поныне называют, а не «башкирцами», а башкирское название утвердили себе с того времяни, как пришли в подданство российское по названию последняго их владетеля нагайского хана, которой осердясь назвал башкурт, то есть головной волк за то, что они от утеснения казанских и сибирских ханов не пошли своим ханом за Яик жить. И так, приняв себе за лутчество башкирское звание, и тем старое имя загладили, а ныне уже кто б руской назвал «иштяку», не любят. А может быть и для того, что всякое благополучное и покойное житие, будучи под росийскою державою и называючись главным волком, получили, ибо как при нагайских, так и после при казанских и сибирских ханах и при первом вступлении в российское подданство в самой мизерии были, вместо кафтанов платье имели сайгачье, вместо шапок бересту на головах носили, вместо лошадей на лыжах ясак в Казань возили, вместо хлеба всякую мертвечину ели. А пришед в росийское подданство, год от году в лутчество и в силу пришли нечем иным, но попущением к ним из Казанского и других уездов беглецам селитца, коих назвали тептярами и бобылями, из которых многих под свое имя башкирское вписали, а воеводы ничего того не смотрели, только рачили иныя ласкою, а больши озлобляя и разоряя, себя богатить и во всякия своевоьлства допускать, как то до самого приезду моего было и явно в экстракте. Однако же толком они довольства не имели, но то все не вменяли в милость.»


1 Госман бабай ни совет властен, ни аның колхоз дигән коллыгын үлгәнче кабул итә алмады. Кызы Асия апа Дүртөйледә иң зәһәр коммунист булган Алкинга аның фатихасын алмыйча кияүгә чыккач, азаккы көннәренәчә аларны кабул итмәде. Миңа «Вәҗиһә малае» дип дәшүе дә әтиемнең коммунист булуын өнәмәвеннән килә.

1 Э.Х.Паркер. Тысяча лет из истории татар. Перевод и комментарии В.С.Мирзаянова. Казань, «Идель-Пресс», «Слово», 2003 г.

Рене Груссе. Империя степей. История Центральной Азии. Перевод с французского Вила Мирзаянова. Казань, «Слово», 2012 г.



Отто Дж. Маенхен-Гельфен. Мир гуннов. Исследования истории и культуры. Перевод с английского В.С.Мирзаянова. Казань, «Слово», 2010 г.

2 Friderich Hirth, The ancient history of China to the end of the Choy dynasty. The Columbia University press, New York, 1908.

3 Стивен Ранкиман. История первой Булгарской империи. Перевод с английского В.С.Мирзаянова. www.mirzayanov.com

4 Борис Ишболдин. Очерки из истории татар. Второе издание 1973 г. Перевод с английского В.С.Мирзаянова. Казань, «Слово», 2005 г.

5 Spencer Wells. Deep ancestry. Inside the gengraphic project. National Geographic. Washington, DC., 2006.

2 Минем ДНК да кабатлана торган тандем участоклар (Y-DNA STR marker): DYS19 – 15, DYS385a-11, DYS385b – 12, DYS388 – 13, DYS389i – 14, DYSii – 30, DYS390 – 23, DYS391 – 10, DYS392 – 14, DYS393 -13, DYS426 – 11, DYS437 – 14, DYS438 - 10

6 Хәер, анализлар башкорт халык герое Салават Юлайның татар гаплогруппасыннан (R1a) булганын ачыклагач, Уфа галимнәре бик тиз генә үз статистикаларын төзәтергә керештеләр. Имеш, шул гаплогруппага кергән башкортлар да күп кенә.

7 Egypt and Scythia. Herodotus. Cassell’s national library. Edited by professor Henry Morley.

8 A.Chay. Assyrian cuneiform documents. Scythians/Turks, Ankara, 2002, p. 155.

3 3 Simons, Fredrick J. Eat Not This Flesh Food. Food Avoidances from Prehistory to the Present. University of Wisconcin Press, p. 35.




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет