Ир бирмәк-җан бирмәк (татар халык мәкале)



бет8/13
Дата18.07.2016
өлшемі1.32 Mb.
#207383
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13

***

Ташлыяр җыенында Газзәбанудан да бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Мондый зур бәйрәм көнне ач үлемнән исән калган әти-әнисе, якын туганнары белән бергә булу үзе олы бәхет. Янында гаҗәеп затлы киемнәрдән, Ташкенттан тагын да чибәрләнеп, шәһәр зыялысына әйләнеп кайткан сөйгән ире—Нургалие—кайсы гына хатын-кыз горурланмас мондый ир белән. Үзләре янында җан көеге Маһирәнең булмавына сөенеп бетә алмады Газзәбану. Эченнән генә аңа рәхмәтен дә укыды әле. «Мин дә барам» дип чат ябышса, Нургали аны калдыра да алмаган булырые. Юк, чат ябышмады Маһирә.

Әтисе җитәкләп йөргән үскән улы, күз нуры Хафизы—үзе генә дә күпме кешенең игътибарын җәлеп итте. «Һай, җаным, ни арада үскән бу малай». «Карале, җаным, әтисенә шулкадәр охшаса да охшар икән, суйган да каплаган. Сөбханалла, күзләр тимәсен!», «Сөйләшүен, терелеген генә күр әле! Яман күзләрдән Үзе сакласын бу баланы!». «Баланы гынамы, ахирәт, өчесен дә диген. Алар өчесе дә җыеныбызның күрке, иң кадерле кунаклары. Кияүгә киткәннән бирле бер җыеныбызда да була алганы югые бит Газзәбануыбызның, әнә ничек матур итеп килгәннәр». «Җыеныбызга дип алып кайткан бүләкләренә дә шаккатмаган кеше калмады бит. Нургали үз авылына да шулай алып кайткан диделәр». «Ну, баеп та караган икән, малай. Әҗере үзенә кайтсын. Рәхмәттән башка берни дә әйтеп булмый. Әле аны Көектә клуб белән мәктәп салдырырга ярдәмем булсын дип әллә никадәр акча да биргән икән дип сөйлиләр. Исән-сау эшләсен, килер җирен мул кылсын!»

Газзәбануның үзеннән читтәрәк, үзе танымаган, бәлки читтән килгән яшь киленнәрдер, ике җилкенчәкнең сак кына сөйләшкән мондыйрак сүзләре дә колагына чалынды: «Карале, Ташкинда да өйләнгән икән Нургали абый. Авылга яшь хатынын да алып кайткан диләр. Син ишетмәдеңме?», « Юк, ишетмәдем дә, ишетсәм дә ышанмас идем. Яшь хатыны булса монда килми каламы соң?! Газзәбану апай шикелле матур да, уңган да кыз табарга... Ай-һай, белмим. Көеккә көндәш булып кайтырга, ике башлы булса гына инде».

Үзләре турында мактау, соклануларны гына ишетеп йөргән Газзәбану, бәхете ташудан, әйтерсең лә, күкнең җиденче катында оча. Аның да өс-баш, аяк киемнәре шәһәрчә, башында чын энҗеле калфак, ак ефәк шәл япкан. Толымнары, аның очларындагы көмеш чулпылары күренебрәк торсын өчен ефәк шәлнең шарф кимәлендәгесен япкан. Ну, малай, чылтыратып та карады инде көмеш чулпыларын... Белә бит ул нинди хәрәкәтләрдә аларның ныграк чылтыраганнарын. Нургалие дә:—И-и, Раббем, Үзең сакла! Хозыр Ильяс канаты астында йөртсәңие ошбу гөнаһсыз җанны, вә нарасыем Хафизны!»—дип ничә мәртәбәләр генә ялвармады икән... Хәтта үз күзе тиюдән дә курыккалаган чаклары аз булмады. Әнә хәзер дә мәйдандагы хикмәтләрне карамыйча, Газзәбануыннан күзен дә ала алмыйча күзәтте дә күзәтте.

—Газзәбану, әйт әле дөресен генә, ни өчен син үз авылыбызда болай киенмәдең? Маһирә белән без берничә мәртәбә «безнең бүләкләребезне кисәң иде»,—дип әйткәләп карасак та, син безне ишетергә дә теләмәдең. Сәбәбе нидә?—дип сорарга мәҗбүр булды Нургали. Әллә көнләшеп куйды инде, белмәссең... Уйга калды гына бит егетең...

Бу авылда Газзәбануга гашыйк булып, бик яратып йөргән бер егет барын ишеткәне бар иде. Аның исеме Габделгаббас иде шикелле. Тукта әле, безгә җыенга килүендә шул егет турында нидер сөйләде түгелме соң әби... Ташлыярда ачлыктан бик күп кешеләрнең үлгәне турында, шул исәптән күршеләренең, Газзәбануның әллә ничә дус кызларының гаиләләре белән гүр иясе булулары турында сөйләде. Аларның исемнәрен дә санады бит әле ул. Менә шунда теге егет турында... точно, исемә төште. Әти-әниләре вафат инде. Габделгаббаслары да шешенгән дип Ибраһим кайтып әйтте. Без аны бик жәлләдек. Хәтта, Газзәбану киткәч, егет сүнде, бер кыз белән дә йөрмәде, өйләнмәде дә, дип тә әйтте бит әле әби. Шуннан без бабаң белән син җибәргән ризыклардан аз-маз өлеш чыгаргаладык. Шөкер, исән калды егет, диде бит. Кем ризыгыннан исән калганын белде, бик рәхмәтле булды. Газзәбануның хәлен сорады дигәнен дә әйтте бит. Кайда икән ул хәзер, анысын әйтмәде. Әбидән шыпырт кына сорарга кирәк әле. Бәлки, ул бүген монда, җыенда да йөридер әле...

Менә шулай инде ул ир-егетләребез. Үзе еллар буе кайтмады, барган җирендә типтереп яшәде, өйләнде, хәтта хатыны белән баласы янына яшь хатынын да алып кайтты. Ә хәзер үзе Газзәбануыннан көнләшеп маташа түгелме?

Шау-гөр килеп җыен да үтте. Ташлыярның яшьләре Нургалиләрне зур хөрмәт белән кичке уенга чакырдылар. Нургалинең тальян уйнавын, аңа кушылып Газзәбануның җырлавын исләре китеп тыңладылар. Өйдә әби белән бабай «кияү-кияү» дип нишләргә белми торалар. Менә шундый хәлдә Маһирә белән никах яңарту турында ничек сүз башламак кирәк?.. Нургали юлда сөйләшеп аңлашуны мәгъкуль күрде. Бер бик матур урында, урман почмагында Хафизны тарантаста калдырып сүз башлады ул.

—Нинди никах яңарту турында сөйлисең син, Нургали? Сезгә ни җитми? Безнең ничәмә еллардан соң кавышуыбызга ун көн дә юк бит әле. Маһирәң шуны да күпсенәмени?

—Маһирәнең монда бер катнашы да юк. Бары мулла абзыйның тәкъдиме белән эшләнергә тиеш, әйе, әтиемнең дә ризалыгы белән...

—Бу—никах яңарту түгел, бу—минем ачыдан-ачы хәсрәтләремне яңарту була түгелме соң? Син шуны да аңламагач, Маһирә ничек аңласын?! Аптырабрак йөри идем аны, ничек әле бу инде ничәнче төнен ялгыз уздырырга риза икән дип. Юк, риза түгел икән шул. Минем ризалыгымны алып, мулладан тизрәк никахыгызны яңарттырып, кыска вакытлы шушы төннәремне дә минем белән бүлешү кирәк икән... Синең белән йоклар өчен шул барлы-юклы ике атнаны без чиратлашып бүлешергә тиеш булабыз, шулаймы?

—Газзәбану, җанкисәгем, тынычлан әле. Бөтенләй ярсып киттең, Хафиз ишетүе бар,—дип тә карады Нургали.

—Ишетсен, минем өчен хәзер бала ишетмәскә тиеш дип бала алдында әдәп саклауның бер мәгънәсе дә калмады. Үзегез шул сабый алдында, газиздән газиз улыңның туган йортында никахыгызны яңартырга да тайчанмагансыз. Ул бик зиһенле бала, барын да аңлар. Бердәнбер балаң үзеңнән баш тартса, нишләрсең? Маһирәң сиңа тупырдатып малай табып куандырыр дип әйтә алмыйм. Табасы булса, әллә кайчан тапкан булырые. Хафизымнан күзен да алалмый, кызганам да әле мин аны, беләсең килсә... Бирсен Ходаем аңа да, һич күпсенмим. Начар ана булмаячак ул. Мин бит аңа түгел, сиңа үпкәлим, Нургали. Безнең арадагы мәхәббәт шулай мескенгә әйләнеп, сүнеп бара түгелме? Мин хәтта күз алдыма да китерә алмыйм, мөхтәрәм Фарук мулла каршында, өзелеп яратышуыбызның беренче җимеше—балабыз алдында, ниһаять, барыбер мин җиңдем бит дип утырачак Маһирә өчен син теләгәнне үти алмыйм. Син яратуың хакына дип әйтмәкче буласың. Юк, Нургали, яратуым хакына да түгел, муеныма пычак салганда да, никахыгызны җиренә җиткереп, законлы ирле-хатынлы булып яшәгез, мин риза, дип әйтә алмаячакмын. Моны фәкать мин синең ирлек ихтыяҗларыңны үти алмаганда, йә булмаса үзем икенче кешене яратып, синнән баш тартканда гына мөмкин дип саныйм. Яратуымның хакын шулай бәһаләвең белән син мине генә түгел, нинди чиста, чык тамчылары кебек саф мәхәббәтебезне кимсеттең, коточкыч мескен хәлгә төшердең.

И, газиз Раббем, дустыма түгел дошманыма да бирмә күп хатынлы гаилә булып яшәүләрне! Синең кодрәтең чиксез зур бит, бер Аллам!!. Шәригатеңдәге законнарыңнан монысын юкка чыгара күр!!

Сине яратуым хет аз гына кимесә дә, ризалыгымны бирү җиңелрәк булырые. Ә ул көчәя генә бара, ни хәл итим...—дип, Газзәбану үкси үк башлады.

Шул вакыт көтә-көтә түземлеге тәмам төкәнгән Хафизның:

—Әйдәгез, тизләк булыгыз, Чапталны кигәвеннәл ашап бетелә бит инде,—дип ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Үзенә таба килүче әнисенең күз яшьләрен сөртүен күреп, кигәвеннәр куып азапланган малай:—Әнием, ни булды, ник җылыйсың?—дип, әнисенә атылды.

—Улым, әниеңнең бераз башы авырта. Син аны борчыма инде, яме,—диде әтисе. Аптырап калган бала бер әтисенә, бер әнисенә карый-карый ни булганын аңларга тырышты, җавап көтте...

—Әллә кигәвен тешләдеме? Аның зуллалы шундый каты итеп тешли... Әнә Чаптал да нишләлгә белми. Тибенеп тә калый, койлыгы белән дә куып калый, чичти котылдылал юньсезләл... Малкай җәл...

Сүзсез генә шактый юл үттеләр. Кайтып җитәрәк кенә Нургали:

—Сынатма, бәгърем. Гафу ит. Барысы да үз ихтыярыңда. Әйе, син хаклы. Тик бер генә үтенечем бар. Маһирәнең бер гаебе дә юк. Рәнҗемә син аңа... Ул рәнҗешнең барыбызга да уртак төшү мөмкинлеген дә онытма...

Нургали гармунын уйнап, шау итеп кайтып керерләр дип көткән өй хуҗалары аларны бөтенләй икенче халәттә күреп ни әйтергә дә белмәделәр. Ярый әле кузлада утырган Хафизның көр тавышы белән:

—Ачыгыз капкагызны, нишләп йоклап ятасыз,—дип кычкырып җибәрүе барысының да күңелләрен күтәреп җибәрде.

Көндәшенең сулыгып киткән йөзен, озак кына җылаудандыр инде, күзләренең кызарып, күз тирәләренең шешемсенеп киткәнен дә күреп барын да аңлады Маһирә. Үзенә дә читен булып китте. Көндәшенә ниндидер бер эчкерсез кызгану белән карап, ничек сүз башларга белмичә каушабрак калды. Газзәбану да аңлады.

—Маһирә, менә бу рәхмәтле күчтәнәчләрне әти-әниләрем хас үзеңә тапшырырга куштылар. Аның эчендә кодабыз Локман белән кодагыебызга дигәннәре дә булыр, үзе тапшырыр, диделәр. Безнең белән бергә кайтмавыңа бераз үпкәләп тә куйдылар,—дип, шактый гына күләмле төенчекне алып Маһирәгә сузды. Шулай итеп, ике арадагы авыр киеренкелекне алып ыргыта алды Газзәбану. Ә шул чак йөрәгенең сулкылдап китүен үзе генә белде...

Ни генә булмасын, күпне күргән, күпкә түзгән, сабырлыкның чын бәһасен белгән авыл баласы шул ул.

—Әңкәй, минем бераз башым авыртып тора, сез чәй әзерләгәнче келәттә, салкынча һавада азрак ятып алырыем. Көне дә бүген артык кызу. Күчтәнәчләрне өйгә кертерсез, Гыйззелбәнат апайныкы белән Саҗидәгә дигәне ак сөлгеләргә төрелгән,—диде.

—Кызым, бер дә борчылма, өстәлләр бар да көйләнгән. Әтиегез бүген иртүк теге көрән сарыкны суеп эш итте. Иллә дә тәмле икән ите. Күршеләр дә безгә керәселәрен беләләр. Сез лутчы Нургали белән юынып чыгыгыз, мунча бик әйбәт. Әтисе малайны да юып чыгарыр. Кара, Хафиз күренми, өйдәме соң ул?—дип, Зөлкамал тирә-ягына күз салгалап алды.

—Әни, Хафизың егет кеше бит. Тәскирәгә күчтәнәч кертәм дип Тәскирәсе янына элдертте генә, син күр дә, мин күр,—диде Нургали.

—Балакаем, бигрәк үзеңә охшаган инде. Үзең дә кызлар янына чабуның кимен куймадың. Бар улым, көттермә Газзәбануны. Хафиз чыккач, үзем әйтермен.

Маһирә күчтәнәчләрен өйгә кертеп куйды да, тынычлана төшеп, Зөлкамалга дәште.

—Әңкәй, әгәр сез каршы булмасагыз, теге җырчы кыз Җәмиләне чакырып кайтыр идем. Нургали белән Газзәбануның да күңелләре ачылып китәр, икесе дә кәефсезрәк кебек күренделәр...

—Нишләп каршы булыйк? Бар, кызым, бар, без дә рәхәтләнеп тыңларбыз. Китәр көннәрегез дә җитә бит. Ни хәлләр итеп озатасы булыр инде сезне. Шуны уйласам, йөрәгем жу итеп китә...

—Нәрсәдер әткәй күренми, берәр яры киттеме әллә?

—Кортлар янында. Тагын берсе аерырга маташа дигәние. Быел үрчем ишле булырга тора. Аякларыгыз җиңел булды, балалар. Җәе дә бик кызу. Кортларга килеште, шөкер.

Төрлесен уйлады Газзәбану мунчада. Болар тиздән китәрләр. Моңарчы ирле-хатынлы булып яшәгәннәр бит әле, тагы да шулай яшәрләр. Никахларына ризалыгымны бирмичә, үземнән дошман ясап калдырудан мин нәрсә отам әле? Нургалиемнең авылга кайтып, гел яңача яшәү хыяллары да бар. Әнә, әткәйгә нәселле ат алу өчен һәм каралты-кураны да яңартырга кирәк кадәр акчасын бирде, алма бакчасын да киңәйтергә хыяллана. Маһирәнең янә Нургалидән калмыйча монда кайтуы да бик мөмкин. Чамасын белмичә киреләнүем аларны үземнән биздерүгә генә китерәчәк бит. Ул вакытта Маһирә дә: «Без анда кайтмыйк, Нургали. Баласын алсын да, үзе монда килсен. Минекеләр моңа берсе дә каршы түгел», дияргә дә мөмкин. «Эт оясында көчле дигәндәй», мин аларның күзенә карап, дер калтырап торырга тиеш буламмы? Аллам сакласын... Әтиемнең теге вакытта әйткән сүзе дә шул булды бит: «Үзеңнән биздерә күрмә, кайнешеңә сыен, сабыр бул!» Ничек дөрес әйткән ул, рәхмәт төшкере, ә мин үпкәләп йөрдем. Әнә бит бүген дә Нургали ничек күңелсезләнде. Юл буе бер генә авыз сүз дә әйтмичә кайтты. Көеккә килеп җиткәндә генә йомшады, җанга ятыш җылы сүзе чыкты. Иң кулае, никахларын монда түгел, Маһирәләр йортында яңартсыннар. Шуңа разый булсалар, мин дә күңелемнән зар җылап булса да, ризалыгымны кулдан язып, үзләренә биреп җибәрермен. Шушы соңгы фикереннән соң тынычланып китте Газзәбану. Иренең исә:

—Әнисе, җан кисәгем, мин керәм,—дигән сүзләре җанын эретеп үк җибәрде.

—Нишләп озакладың? Сине көтә-көтә уйламаган уем калмады. Әллә Маһирәгә юлда ниләр булганын, минем ничек пыр тузганнарымны сөйләдеңме?

—И, җүләркәем, юк, Маһирә өйдә дә юк. Чәй янына Җәмиләне алып кайтыйм әле дип, әнидән сорап, шуларга киткән. Әни без югында Маһирәнең тәмам авыл кешесе булып беткәнен сөйләп шаккаттырды. Ә мин атны су эчереп мендем, ашарына салдым. Әти кортлар белән мәш килә, аңа да булышырга туры килде, тагын берсе аерган. Ничәмә еллар корт аерганда әти янында йөреп, моның кадәр ишле күчне күргәнем югые әле. Нурисламга күчереп утыртам,ди.

—Бигрәк юмарт инде безнең әткәй. Бу ишлесен, ишлеләр алар бик көчле дә булалар, үзебезгә калдырыргае.

—Мин дә әйтеп караганыем, кая ул... Аңа атаганымның шундый булуына куанам әле, бик ярдәмле күршем бит, өстәвенә синең дустың, ди. Карале, умарталар саны ишәйгән, балы да шактый буладыр. Нишләтәсез соң аны?

—Сатабыз, сезнең күк без дә акча эшлибез,—диде, Газзәбану көлә-көлә.—Аннары әче бал ясарга да шактые китә. Авыр эш вакытларында, син булмагач, ярдәмчесез дә булмый. Хафиз тугач, аның өлеше белән җиребез дә артты. Тырышып, тагын бер кечкенәбез дә була калса, Аллаһы боерса, яңадан җиребез артыр. Син җир эшләрен инде бөтенләй оныттың бугай. Менә шулай тырышабыз, тырмашабыз инде, Нургали. Тиздән кайтсаңые, җаным. Маһирәң белән кайтсаң да бер сүзем дә юк. Әткәй дә олыгаеп бара бит... Син кирәк монда, син, Нургалием,—дип, мөлдерәмә күзләрен яшерергә тырышып, башын хәләленең күкрәгенә салды Газзәбану.

—Сүз дә сүз, сылукаем, мунчада сүз сөйләмиләр... мунчада, мунчада... беләсеңме нишлиләр?—Икесе дә көлеп җибәрделәр.—Мунчада-а... чабыналар, ят әле, тәгәрәтеп ике миллек белән назлый-назлый бер чабыйм әле үзеңне. Һай, җаным, нинди генә хуш исләр юк боларда, рәхәтләнеп иснә әле башта.

—Ә син беләсеңме, бу миллекләргә ниләр кушып бәйләдек без әткәй белән. Ике төрле бөтнек һәм мәтрүшкәләр араларында. Каен яфраклары үзләре дә хуш исле бит... Нургали җаным, туктале, тагын бер генә сүзем бар бит әле әйтәсе. Шуны гына әйтим дә башка сүз сөйләмим,—диде Газзәбану (белә бит ул үзенә кирәк сүзне кайчан әйтәсен). Ниһаять, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, нинди шартларда гына икесенең никахларына ризалык бирәчәген әйтте. Ничек разый булмасын ди Нургали. Чыннан да, нишләп моңа минем башым җитмәде икән дип уйлап та куйды әле.

—Рәхмәттән башка һич сүзем юк. Гафу ит, бәгърем. Зинһар, рәнҗемә. Алдан килешенгән буенча Кытайга барып, тауарларыбызны алып кайтуга, Маһирә кайтса да, кайтмаса да мин монда кайтачакмын. Көзге авыр эшләр вакытында ничек тә кайтып җитәргә тырышырмын.


Кичке уен—озату кичәсе

Калган санаулы көннәр искән җил кебек үтеп тә киттеләр. Иртәгә китәсе дигән көнне авылның иң актив яшьләре Нургалиләрне кичке уенга чакыра килде.

«Маһирә апа скрипкәсен, Нургали абый, сез гармуныгызны алырга онытмагыз инде»—дип шаяртып та куйдылар.

Уен урынын авылның икенче башындагы Шәрәфи инеше буенда булачагын да искәрттеләр. Нургалинең бала чагындагы иң яраткан урыннарының берсе ул. Андагы ераклардан ук сузылып аккан тар гына инештә малайлар белән маймыч тотарга яраталар иде. Инештән шактый читтә, каршыда биек тау. Кышларын анда чана, чаңгы шуалар иде. Тауның каршы ягында, авылга якынрак урында—җәйрәп яткан түгәрәк күл.

Нургалиләр бөтен тирә күршеләр белән бергә килделәр. Бибиҗамал әби белән үз карчыгын тарантаска утыртып алып килде Зариф. Авылның олысы-кечесе бары да шунда, тау итәгенә тезелешеп утырганнар. Яшьләр җырлы-биюле түгәрәк уен уйныйлар. Кыз балалар кырыйдарак «чәбәк-чәбәк» уйныйлар. Ир малайлар, чын көрәшчеләр сымак, ихластан бил алышалар. Шуннан аз гына читтәрәк икенче төркеме «арка сугыш» уйный. Тыкрыктан төшкәндә бары да бик ачык күренә. Нургали кисәк туктады.

—Бер генә минут карап торыйк әле бу матур тамашаны...—диде ул.—Их, егетләр, безнең авыл төсле матур авыл бер җирдә дә юктыр. Мул җиләкле, бөрлегәнле урманнары, артышлы биек таулары, коеныйм дисәң, ничәмә урында бөялгән тирән сулары, эчим дисәң, иң тәмле чишмә сулары—кайда бар тагы?.. Дистәдән артык чишмә генә бар бит бездә. Һәрберсенең үз тәме, үз шифасы...

Урманнарыбыз да чишмәле бит безнең. Кирәмәт чишмәсенең суын бер татып карау да җитә, син инде аның тәмен дә, ярсу йөрәгеңә сихәтен дә оныта алмыйсың.—Авылыбыз үзе дә, нәкъ йөзен яшергән кыз сыман, тәмам килеп җитмичә күренми. Гаҗәеп саф, бәлзәм һавасын бер сулар өчен генә дә, әллә ниләр бирерсең. Ә, кешеләре-кешеләре—күңел җәүһәрләре... Сагынып яшәдем мин аларны. Юк, Маһирәкәй, ни генә булса да, без монда яшәргә, табигать биргән бай хәзинәнең кадерен белеп яшәргә тиешбез.— Нургалинең чын күңеленнән ихлас әйтелгән бу сүзләре Газзәбану йөрәгенә сары май булып ятты. Ул аның үзен җитәкләп барган кайнар кулын яңакларына куеп, беркемгә дә игътибар итмәчә, үпте дә үпте. Газзәбану үз авылы җыенындагыча, шәһәрчә киенгән иде. «Нәрсәгә дип алып кайттык без аларны, шушы көнне дә кимәгәч. Ә, ничек килешә үзеңә,—дип Нургалие бик теләде шул. Фатыйхның күзләре кич буе Газзәбануда иде... Яшьләрнең кул чаба башлауларыннан айнып киткәндәй булдылар. Ул да түгел, каршыларына Хәниф килеп җитте.

—Сез нигә туктап калдыгыз әле? Әнә, үзәндәге бар халык сезне көтә. Бу уен кичәбезне үзебезчә сезне озатуга багышлаган идек.

—Рәхмәт, Хәниф, үзәнгә күзем төшү белән аңладым. Хәтта Фатыйх галиҗанәбләре үзе дә килгән икән...

—Нургали абый, син аңа алай салкын карама инде. Бу очрашуны Фатыйх абый үзе оештырды. Саубуллашу сүзе дә әйтергә җыена. Ни дисәң дә хуҗа кеше бит инде, үзенчә тырыша, яшьләр, балалар өчен дә кайгыра. Синең ярдәмеңә күңеле бик булган аның,—дип, шыпыртлабрак Нургалине җайларга тырышты Хәниф һәм аларның өчесен дә әйлән-бәйлән түгәрәге эченә алып керде. Шунда җыен батыры, күрше авыл егете Әхтәм белән очрашу Нургали өчен сюрприз булды. Ташкент бүләге—гармунын да алып килгән. Янында батыр асты калган Көек егете Сабирҗан да басып тора. Өчесе дә бик шатлар... Якын туганнарча исәнләштеләр.

—Нәрсә, Әхтәм туган, уйнарга өйрәнеп булмас, лутчы Сабирҗан уйнасын дип китердеңме?—дип сорады Нургали.

—Юк, уйный башладым башлавын, тик сезнең күк оста гармунчылар янында уйнарлык түгел әле. Киләсе җыенда, Аллаһы боерса, сезнең төсле уйный алырмын дип ышанам. Кайтыгыз гына... Исәнлектә күрешсәк ие... Бүләгегезне җаным кебек саклармын. Мин аны бүген Сабирҗанга уйнап торырга алып килдем. Мә, агайне, уйнап җибәр әле. Кызлар кунакларга җыр җырлыйбыз диләр.—Рәхмәтен әйтеп, бик куанып алды гармунны Сабирҗан. Дәртләнеп уйнап та җибәрде. Кызлар җыр башлады.


—Алма бакчасының юлы тәрәзәләргә туры,

Әллә сезгә сибелгәнме бөтен дөньяның нуры


Бер карыйм кашыгызга, бер карыйм күзегезгә,

Сөбханалла, күз тимәсен дип карыйм йөзегезгә.


—Кадерле кунакларыбыз, хәзер чират үзегезгә. Җырчыларыбызга үз һөнәрләрегез белән җавап бирәсез. Үзегез уйлашыгыз. Бәлки, читтән дә тәкъдимнәр булыр,—диде егетләрнең берсе.

Шуны гына көтеп торгандай, тау итәгендәгеләрдән дә, яшьләр арасыннан да китте сораулар—чыдап кына тор. Ду килде халык. Менә, бар халыкны шаккаттырып, Бибиҗамал әби сүз алмасынмы...

—Башта Нургали белән Газзәбану «Галиябану» җырын җырласыннар әле. Икенче кунагыбыз Маһирә аларга скрипкә уйнасын.

—Рәхмәт, әбекәй,—дия-дия барысы да ризалыкларын белдереп кул чаптылар. Нурислам тиз генә скрипкәне китереп бирде.

Нургали:
Нурлы йөзеңне күрермен

Кайтырга язса әгәр.

Нихәлләр итеп түзәрмен,

Газзәбану, сылуым-иркәм,

Кавышыр көннәргә кадәр.
Газзәбану:
Таң әтәчләре кычкыра,

Таң атуның билгесе.

Бу бүләгем сине сөеп,

Хәлил бәгърем, җан кисәгем,

Вәгъдәләрем билгесе
дип, Газзәбану кулъяулыгына төрелгән нидер бирде Нургалигә. Нургали яулык эчендәге кәгазьгә тиз генә күз төшереп алды. Йә, Хода! Никахка ризалык биргән шәһадәтнамәсе бит бу. Моңарчы бирмәде, мин сорамадым. Сорасы да түгел идем бит инде. Нигә болай эшләдең икән?.. Нигә бу җырың белән?.. Хәлил язмышыннан үзең сакла, Ходаем!

Маһирәнең скрипкәсеннән агылган илаһи моң ул көнне берәүне дә тетрәндерми калмагандыр. Күрәсең, ул моңга Газзәбануның кабат аерылып, ялгыз калу газаплары да кушылгандыр, мөгаен. Көек халкының, балачагасыннан башка, барында да бер генә уй. Ничек аерылышыр бу гүзәлләр иртәгә?

Халык кул чаба, җырның дәвам ителүен сорыйлар... Маһирә якында гына басып торган Җәмиләне чакырып алды. Хәнифкә «Җәмилә» җырын игълан итүен сорады.

Җәмилә җыр башлады:


Тәрәзәгә үреләсең,

Гөлләргә күмеләсең:

Гөлгә карыйм, сиңа карыйм,

Син матур күренәсең.

Ай-ли Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.


Салкын сулар сибеп кенә

Үстерәм гөлләремне.

Серләремне сөйләр идем,

Тыңласаң серләремне

Ай-ли Җәмилә,

Җәй көннәре ямьле лә.


Җырның кушымтасына олысы-кечесе бары да кушылып җырлады. Җәмиләнең Маһирәдән өйрәнгән барлык җырларын да сорый-сорый җырлаттылар. Араларында «Гөлҗамал» белән «Һай, җаныем Бибисара»ны тыңлап туялмады халык. Скрипкә белән гармун моңы бергә кушылгач, бу җырларның тәэсир көче бәһаләп бетерерлек кенәме соң... кичке авылда, күл буенда, тау итәгендә...

Тукайның Хафиз белән Тәскирәгә өйрәткән «Әйт әле, күбәләк» җырын да тыңлатасы килде Маһирәнең. Балалар һич тә каушап тормадылар, менә дигән итеп җырлап та бирделәр. Ул да булмады, «мин дә «Гали белән кәҗә» җырын җырлыйм дип чәчрәп чыкмасынмы бер малай. И Маһирәнең сөенгәннәре... бу малайны да җырлатты ул. Ниһаять, барыннан да бик канәгать калган авыл советы рәисе Фатыйх уртага чыкты. Һәм килешле генә итеп сүзен дә әйтте. «Иң әвәле шушы кичәне оештыручы яшьләргә, аеруча Хәнифкә, күрше авыл егетләрен дә алып килгән Әхтәмгә, уен кичәләребезнең оста гармунчысы Сабирҗанга һәм бүгенге кичәгә килгән өлкән авылдашларыбызга, бигрәк тә Көекнең почти йөз еллык тарихын үзе белән йөрткән, зур хәтер иясе мөхтәрәм Бибиҗамал әбиебезгә рәхмәтләребезне белдерик,—диде ул. («Кара сөйләргә дә өйрәнеп килә икән»—дип уйлап куйды Нургали.)—Япь-яшь җырчыбыз Җәмиләгә ничек рәхмәтләр укымый каласың ди тагын. Барыбыз да шаккатып, сокланып тыңладык. Бу очракта зур кунагыбыз Маһирәгә рәхмәтләребезне җиткермәсәк, Бибиҗамал әбиебез риза булмас. Сезнең исемегез, Маһирә ханым, яшьләребез һәм балаларыбыз күңелендә гомерләре буена сакланыр. Нурислам дуска да рәхмәт. Маһирәне алып, балаларны төяп, күпмесен ат артыннан җәяү чаптырып, Кирәмәт урманына алып килгән ул. Кичкә кадәр шунда нинди генә дәресләр бирмәгән Маһирә апалары. Ә балалар әниләре әбәдкә биреп җибәргән ризыклары: кемдә кабартма, кемдә пешкән күкәй белән йомшак ипи, кемдә кортлы сумса, кечкенә шешәләрдә тәмле куе сөт, берсендә мичкә салган бәрәңге һәм башка санап та бетермәслек ризыклар белән укытучы апаларын сыйлаганнар. Чәй урынына Кирәмәт суын тәмләп эчкәннәр. Безгә бары да мәгълүм, аларны укытучыбыз Габдрахман абый белән Хәнифебез бәйнә-бәйнә язып куйганнар. «Урманда Маһирә сабаклары» дигән исем белән үз тарихыбызда калачак ул. Юкка гына укытучы түгел икәнсез. Монда кайтып дөрес эшләгәнсез. Сезнең скрипкә кылларыдай нечкә күңелегез бу авылда җырга, моңга гашыйк, зәвыклы кешеләр яшәгәнен сизгәндер, күрәсең. (Нургали эченнән генә: «Ну, малай, безнең белән үскән ата ялкау Фатыйхмы соң бу? Чибәрләнеп тә киткән. Кем өчен тырыша?—дип тә уйлап куйды.)

—Рәхмәтебезнең иң олысы, әлбәттә, авылдашыбыз Нургалигә. Төзелеш эшләрендә тәмам килеп терәлгән идек. Аның ярдәме белән суыклар башланганчы клубны төзеп бетерергә уйлыйбыз. Бу мәсьәләдә җыен көнебездә мәрхүм булган Газимҗан абыйның улы Мәхмүт белән килене Мәфрүзәгә аеруча зур рәхмәт. Алар иң актив төзүче камсамулларыбыз. (Ул да булмады, әллә каян гына Газзәбану каршына Мәфрүзәсен җитәкләп Мәхмүт килеп басты. Яшь килен Маһирәнең бүләге яшел атластан, билләренә сыланып торган, бала итәкле, гаҗәеп матур тегелгән күлмәктән, Газзәбану бүләге—ак ефәк шәлдән—күз яуыңны алырлык кыз! Газимҗан абый исән булса ничек куанган булыр иде. «Шатлыгым да, бәхетем дә сез» диеп яшәр иде дә яшәр иде. Аның изге теләге белән яшьләрнең матур гаилә коруларын үкенечләр белән үрелеп килгән моңсу бәхет дими ни дисең...)

Игелекле Зариф абый гаиләсенә, шундый мәшәкатьле вакытларында да тулы бер көннәрен безнең төзелешкә багышлаганнары өчен, рәхмәтләребезнең чиге юк. Шушы көннәрдә яңа мәктәпнең нигезен сала башларга җыенабыз. Бу эштә ата-аналар ярдәме дә бик кирәк булачак. Якты киләчәгебез өчен көчебезне кызганмабыз.

Ярый кунакларыбыз, хушлашыйк, юлларыгыз уң булсын, исән-сау кайтып җитегез. Киләсе кайтуыгызда яңа зур клубта очрашырга насыйп булсын!—диде.—Камсамулларыбыз сынатмас, нинди клуб булыр әле ул!

«Җитте сиңа читтә йөрергә, кайт туган авылыңа. Төп гаиләң дә монда бит. Күреп торасың, никадәр эшлисе эшләр бар. Авылны бергәләп күтәрү җиңелрәк булыр иде. Синдәй кешеләр кирәк монда» дип әйткәнен көткән иде Нургали... Юк шул, әйтмәде Фатыйх. Димәк, теләми ул аның бөтенләйгә кайтуын. Сәбәбе ни? Әллә өмете һаман Газзәбанудамы? Күзен дә алалмый бит ул аннан, кешеләр сизәр дип тә уйламый, ичмасам. Өйләнергә дә исәбе юк диләр.

Зарифныкылар күршеләре белән бергә кайттылар. Араларында нигәдер Саҗидә бик күңелсез иде.

—Ни булды сиңа, күрше? Тәскирәң чын күбәләктәй, ничек матур итеп җырлады. Синең түбәң күктәдер дип уйлаган идем. Ә син...,—диде Гыйззелбәнат.

—Анысы, Аллага шөкер, бик куандым. Маһирәгә рәхмәт яусын, ул тырышты.

—Чыннан да, син бүген бөтенләй башка, Саҗидә, нигә балтаң суга төште әле?—дип Нургали дә сүзгә кушылды.

—Нигә, нигә... Үзегез дә китәсез, минем Нурисламымны да алып китәсез. Әле ул: «барган көе бераз эшләп тә алырмын» дип күңелемне төшерде. Син котырткансыңдыр әле, Нургали. Акчаның аның күпме булса да җитәсе юк. Акчада гына микән әле сәбәп... Менә нигә эчем поша, җаным борчыла минем.

—Ярар, ахирәткәем, иртәгә иртүк торасыбыз бар, болай да төн кыска,—дип, Саҗидәне озатасы килде Газзәбануның.

—Ярый, җаным, аңладым. Ну, мала-а-й, Фатыйхның күзен яндырдың бүген. Фатыйхныкын гына микән әле, бик күпләрнең күзе янгандыр сиңа карап. Бу киемнәрең белән син чын ханбикә буласың. Иртәгә дә шулай киен, бел аны. Гел шушы киемнәрдә, Ханбикәләргә охшатып, күз алларында калдырсыннар әле үзеңне Нургалиең дә, көндәшең дә...



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   13




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет