Ир канаты ат була



Дата07.07.2016
өлшемі202.17 Kb.
#183053
Ир канаты ат була

(моңсу хикәя)

1

– Бах, бах, бах!



Салихҗан Табанлы күл тирәләрен әйләнеп чыкты, тик аты беркайда да күренмәде.

Гел шушы тирәдә генә утлап йөрергә күнеккән Көмеш тояк үз гомерендә беренче тапкыр хуҗасына җавап бирмәде. Кая китәр бу? Хуҗасының тавышын ишетүгә үк йөгереп килә торган иде ләбаса. Теге якка чыгып киттеме икән?

– Бах, бах, бах!

Бу юлы Салихҗанның тавышы таләпчәнрәк яңгырады. Күлнең икенче ягында булган икән, Көмеш тояк дәртләнеп кешнәп җибәрде. Шул минутта ук аның дөп-дөп басып, бу якка таба чабып килүе ишетелде. Бераздан ул күл белән Агыйделне тоташтырып торган тар гына ерганакны сикереп чыкты да Салихҗан каршысына килеп туктады.

– Кайда йөрисең син, Көмеш тояк? – дип каршы алды атын Салихҗан. – Күлнең бу ягында әнә нинди сусыл үлән, аша шунда гына.

Аты дымлы йомшак ирене белән хуҗасының ипи исе аңкып торган җыерчыклы кулын ялап алды. Салихҗан үзе белән алып килгән бер кыерчык икмәген атына каптырды да күнегелгән гадәт буенча аның бөдрә ялын сыйпап алды, шома яңагыннан сөеп куйды. Аты нидер әйтергә теләгән сыман тагын кешнәп алды.

– Әйтер сүзең бармы әллә?

Ул аты белән кечкенәдән үк адәм балалары телендә сөйләште. Ни хикмәт, аты да аны бер сүздән үк аңлый торган иде. Бүген әллә ничегрәк, бер-берсен аңлый алмый аптырадылар. Дөресрәге, Салихҗан төшенмәде. Көмеш тоякның нигәдер тынычсызлануын да сизмәде сыман. Ат хуҗасының иңсәсенә башын куйды да, аңламыйсыңмыни соң, дигәндәй, җиңелчә генә пошкырып алды.

– Ни булды, Көмеш тояк? Бүген никтер серле күренәсең?

Акыллы ат, шәмәхә күзләрен моңсуландырып, Салихҗанга карап алды. Хуҗасы аның каядыр чакыруын барыбер аңламады. Шуннан соң Көмеш тояк, кырт борылып, килгән юлыннан кирегә чабып китте. Салихҗан аны-моны уйларга өлгергәнче, күздән дә югалды. Берникадәр вакыт үткәч, кабат дөп-дөп иткән тояк тавышлары ишетелде. Сизде Салихҗан: Көмеш тояк үзе генә түгел иде. Бер минут үттеме-юкмы, атының таныш булмаган чабышкы ияртеп килүе күренде. Шаккатмалы хәл. Гомер буе ат караучы булып эшләп тә, моның кадәр дә нәфис һәм җиңел гәүдәле, озын торыклы аргамакны беренче күрүе иде Салихҗанның. Ай-һай, булса да булыр икән коеп куйган матурлык. Бу чабышкының табигатьтә сирәк очрый торган затлы токымнан булуы әллә кайдан күренеп тора иде. Нәфис маңгаендагы ак табы көмеш айны хәтерләтеп тора.

– Йолдыз! – дип пышылдады Салихҗан. – Көмеш тояк, кайдан килеп чыкты бу аргамак?

Әйтерсең лә аты аның соравына җавап бирә ала иде. Салихҗан борылып карады, тик Көмеш тояк беркайда да күренмәде.Ул, үзе ияртеп килгән аргамакны хуҗасы янында калдырып, каядыр юкка чыккан иде. Салихҗанның тыны кысылды.

– Көмеш тояк, син кайда? – дип үрсәләнде ул. – Тагын кая китеп югалдың? Бах, бах, бах!

– Атасы, уян әле, бастырыласың бугай. – Бу вакытта ятма, дип әйттем мин сиңа, кем көпә-көндез саташа-саташа йоклый инде?

Хатыны Гөлҗиһанның тавышы аны чынбарлыкка кайтарды. Күргән төшеннән айнып та җитмәгән көе:

– Гөлкәй, төшемдә тагын Көмеш тоякны күрдем. Бу юлы ул минем янга искитмәле аргамак ияртеп килде. Үзе шунда ук күз алдымнан юкка чыкты, күпме чакырсам да, кабат күренмәде.

– И Ходаем, һаман бер балык башы. Көмеш тоякның үлүенә күпме вакыт узды бит инде.

– Ялгышасың, ул үлмәде. Усал бәндәләр аны якты дөньядан китәргә мәҗбүр иттеләр, шуңа күрә дә аның җаны тынычлана алмый.

– Һаман шуны оныта алмыйсың. Яхшыга була күрсен инде.

– Курыкма, карчык, бу төшне хәерлегә юрыйк. Көмеш тоякны кат-кат күрүем – яхшы фал. Менә күрерсең, нидер булачак, нидер үзгәрәчәк.

Карчыгы пешергән коймак белән чәй эчеп алдылар. Салихҗан күргән төшен кабат күңеленнән кичерде. Аның бүген никтер ялгызы гына калып уйланасы килде. Төшендә күргән Агыйдел болыны һаман күз алдыннан китмәде. Яраткан аты үлгәннән бирле, ул тирәләргә барганы да булмады бит. Көмеш тояк үзен оныттылар дип рәнҗеп ята торгандыр, мөгаен. Юк, Салихҗан аны беркайчан да онытмас. Ничек онытсын, ди. Аның аты гомер буе алыштыргысыз ярдәмчесе, ышанычлы юлдашы булды. Күпме авырлыкларны бергә үттеләр бит.

2

Салихҗан урыныннан торды да үзенең бала чагы, яшьлек еллары узган Агыйдел болыннарын әйләнеп кайтырга булды. Ул, уйларын тышаудан ычкындырып, аларны үз агымына куйды. Кеше-мазар очрап, фикерләрен чуалтмасын өчен, туры юлдан – кәҗә сукмагыннан гына – Табанлы күл буена төште. Биредә тыныч. Хәтта куе таллыкның төп хуҗалары – сыерлар да күренми. Алар бу вакытта гадәттәгечә күл буендагы туплауда яталар булыр. Салихҗан салмак кына атлап, Табанлы күл белән Агыйдел кушылган якка таба китте. Бераздан сай сулы тар гына ерганакны кичеп, тирә-якның күрке булган болынга килеп чыкты. Мондагы һәр куак, һәр агач төбе таныш аңа. Күпме хатирәләрне саклый бу болын. Менә бу сукмактан Агыйдел буена төшәләр иде. Мәхәббәте дә шушы болында чәчәк атты шул. Карасана, бернәрсә дә онытылмый икән. И-и гомеркәйләр, аккан су кебек узды да китте бит. Ул йөзьяшәр имән төбенә барып утырды да хатирәләр диңгезенә чумды. Уйлары, йөгәнсез ат сыман, Салихҗанны бала чагына алып чаптылар.



Аларның авылы тау башына урнашкан. Бер яктан каенлык өскә авып торса, икенче якта нарат урманы шаулап утыра. Авылның көньягында иксез-чиксез басу. Сап-сары башакларын көч-хәл белән күтәреп торган арышлар арасында күкчәчәкләр балкып тора. Күрше кызы Гөлҗиһанның күзләре төсле алар.

Авылның төньягыннан ямьле Агыйделкәй агып уза. Бу урында, бормаланып-бормаланып, хәтта бераз ярсуланып ага ул. Бала-чаганың бөтен җәе шунда балык тотып, аның сары комында аунап, иреннәре күгәргәнче су коенып уза. Бераз исәя төшкәч, яшүсмерләр дә, акыл утырткан кыз-кыркын һәм егет-җилән дә Агыйдел буена кичке уенга төшә башлый. Аның ямьле болыны сөйгән ярлар өчен иң матур очрашу урынына әйләнә. Беренче мәхәббәт утында янган яшь йөрәкләрнең күпме татлы күз яшьләрен күргәндер дә, күпме сөю сүзләрен ишеткәндер ул болын, күпме вәгъдәләрнең шаһите булгандыр. Моны сөйгән ярлардан башка берәү дә белми. Яшьлеге искә төшүдән Салихҗанның йөрәге талпынып куйды, күз төпләре дә дымланып киткәндәй булды, тик бу халәт озакка бармады, бераздан ул тагын үз уйларына чумды.

Ул елны әтисе аңа җитлекми туган колын алып кайтып бирде. Вакыйга болайрак булды. Авылның атаклы ат караучысы Гаделша абзыйның нәселле биясе берьюлы ике колын китерде. Алданрак туганы ярты сәгать эчендә аягына басты. Анасының куе сөтен имеп, дөньяның беренче ләззәтен татырга да өлгерде. Икенчесе, туганда ук хәлсез булып, сәгать арты сәгать үтсә дә, аягына баса алмады.

– Монда өмет юк, интегеп ятмасын, чалып ташларга кирәк, – диде Гаделша абзыйның ярдәмчесе.

– Ашыкма, анысы качмас, бераз көтик, кызганыч бит.

Шулчак болар янына Салихҗанның атасы килеп керә. Янәшәдәге МТСта тракторлар ремонтлый ул. Әбәт вакытында Гаделша абзый янына кереп, гәпләшеп утырырга гадәтләнгән иде Сәетҗан.

– Ни хәлләрегез бар? – диде ул, керә-керешкә тегеләргә зур кулын сузып.

– Менә бер колыныбыз аягына баса алмый тилмерә, чалып ташларга кызганыч. Анасының сөтен имеп тә карый алмады бахыр, – диде Гаделша абзый.

Сәетҗан абзыйның күзе почмакта ятучы колынга төште. Колынның анасы хәлсез булып туган баласын ялап-ялап ала, ян якларына борыны белән йомшак кына итеп төрткәли. “Тор, наныем, болай ятарга ярамый,” – дия төсле иде ул.

– Үзе бик тере, тәрбия эләксә, аягына да басар иде, тик минем аның белән маташырга вакытым юк. Кара әле, Сәетҗан, синең Салихҗаның ат җене кагылган балага охшаган. Безнең янга килмичә калган көне юк иде. Бүген генә никтер күренми үзе. Мужыт аңа алып кайтып бирерсең, ә?

– Белмим шул, бала-чага бит әле ул, карый алыр микән?

– Ул малаең бик тә йомшак күңелле синең. Аның кулыннан килер бу эш. Колынны аягына бастыра алса, бөтенләйгә үзенә алыр, рәхәтен күрерсез. Бастыра алмаса... Нишлисең, табигатькә каршы барып булмый инде.

Әтисе ризалашкан. Кичен Салихҗан уеннан кайтканда, яшь колын аранда ята иде. Әнисе кайдандыр имезлек табып, кәҗә сөтен имезеп тә караган. Колын бер-ике суырган да туктаган. Бөтенләй үк өметсез түгел икән әле. Әнисе келәттә эленеп торган барлык иске-москы киемнәрдән аңа җылы гына ятак та әзерләгән. Әнә ул, күзләрен зур ачып, Салихҗанга карап ята. “Ярдәм ит миңа. Мин синең иң якын дустың булырмын,” – дия сыман иде колын. Салихҗанның мондый акыллы күз карашын беренче тапкыр күрүе иде. Алар бер-берсен бик тиз аңладылар. Колын малайга ошады. Унбиш яшьлек үсмергә тагы ни кирәк?

– Әти, кара әле, тояклары ничек ялтырый. Аның кушаматы Көмеш тояк булыр, яме.

– Бик яхшы, улым. Бу җан иясен аякка бастыра алсаң, бөтенләйгә үзеңнеке дип исәплә, тик сиңа уенны бераз онытып торырга туры килер инде.

Әнә шулай итеп, колынга Салихҗан хуҗа булды да куйды. Урамга сирәк чыга хәзер. Бала-чага кебек җил куып йөрергә теләге юк. Бар вакытын колыны янында үткәрә. Тәлинкәгә җылы сөт сала да, бармагын яткырып куеп, Көмеш тоякка каптыра. Малайның бармагын суырганда, сөт саркылып аның авызына керә. Шулай итеп, ул җылы сөтне шапыр-шопыр китереп, рәхәтләнеп эчә башлады. Куе кәҗә сөте булыштымы, әллә яшәү теләге көчле идеме, атна дигәндә, Көмеш тояк аягында шактый нык басып тора иде. Исемен ишетүгә, алпан-тилпән атлап, Салихҗан янына килә башлады. Тегесе аны ишегалдына алып чыга. Мондагы иркенлектә колын күбрәк йөри ала иде. Кояш нурларының да файдасы зур. Тагын бер атнадан Көмеш тояк, ишегалдындагы тавыкларны пыран-заран китереп, койрык чәнчеп чаба да башлады. Ашауга талымсыз, тамакка нык икәнлеге күренеп тора. Көннән-көн тазара, матурая бара Салихҗанның колыны. Беркөнне Гаделша бабай килгәндә, алар ишегалдын тутырып чабышып йөриләр иде.

– Сөбханалла машалла, күз тимәсен. Ну, маладис, улым, тәки аякка бастырдың бит колынны. Синнән чып-чын ат караучы чыгачак.

– Чынлапмы, Гаделша абзый? Ур-р-а, мин ат караучы булам. Кил, Көмеш тояк, без синең белән бергә ат көтәрбез, яме.

Тегесе аңлаган төсле, кыңгырау тавышы чыгарып кешнәп куйды.

– Улым, колының киң бәдәнле, эре сөякле. Бик тә көчле эш аты булыр төсле. Сиңа үз гомерендә күп файда китерер бу.

Гаделша абзыйның сүзләре хак булып чыкты. Колын көннән-көн ныгыды. Ике яшьләрендә инде аны төрле эшкә җигә башладылар. Тиздән Салихҗанга да унҗиде тулды. Ул мәктәпне бетергән елны ук Гаделша абзый янында аның ярдәмчесе булып эшли башлады. Көмеш тояк иң авыр эшләрдә егетнең ныклы терәгенә әйләнә барды. Анда адәм акыллары бар иде сыман. Салихҗанны ярты сүздән, юк, күз карашыннан ук аңлый иде. Авыл халкы да бик яратты Көмеш тоякны. Аннан файдаланмаган бер генә хуҗалык та юк иде. Көчле ат теләсә нинди авыр эшне башкара ала.Үзегез беләсез, бакча сөрү, утын-печән ташу, чүмәлә тарттыру кебек эшләрне атлардан башка эшләп булмый. Бригадир да колхоз атларын бирергә атлыгып тормый. Көмеш тояк башы-аягы белән эшкә чумды. Колхоз атларының хәле болай да әллә ни яхшы түгел иде, чөнки туйганчы рәхәтләнеп ашаудан мәхрүм алар. Бигрәк тә солы җиткерә алмыйлар атларга. Көмеш тояк алдыннан, киресенчә, солы бер дә өзелеп тормады. Сәетҗан абзыйга хезмәт көненә җитәрлек түлиләр. Улы да әйбәт кенә эшләп йөри. Бер атны гына туйдырырлык рәтләре бар иде аларның.

Салихҗан атын күп нәрсәгә өйрәтте. Көмеш тояк хуҗасын сызгыру тавышыннан гына түгел, җырлавыннан да таный иде. Менә, ичмасам, ат дисәң дә ат! Тик бер ягы бар: ул хуҗасыннан кала бер генә кешене дә үзенә атландыртмады. Күрше кызын гына якын итә алды Көмеш тояк. Белмәссең, әллә Салихҗанның Гөлҗиһанны яшертен генә яратуын сизә, әллә кызның сөйкемле сөяге бар? Кыз да аны үз итте. Очрашканда атның ялын тарый, маңгай чәчләрен үреп куя. Тегесе дә, кыландыр инде шунда, дигән сыман, ризалашып, тыныч кына басып тора бирә. Теле булса, һичшиксез, ул үзенең яратуын әйтеп бирә алыр иде кебек. “Мондый атлар сугыш чорында алтын бәһасына торды. Бигрәк тә разведчиклар өчен кулай булыр иде синең Көмеш тоягың,” – диде беркөнне Гаделша абзый, атның түземлелегенә ишарә итеп. Атын мактаудан Салихҗан тагын бер башка үсеп киткәндәй булды.

3

Кояш кыздыра башлады. Салихҗан бераз күчеп утырды. Киң ябалдашлы имән төбендә тәнгә рәхәтлек бирә торган җиләс һава. Самый печән чабар вакыт хәзер, тик авылдашлары болынга төшәргә уйламый, ахры. Әллә бригадир рөхсәт итмиме? Хәер, соңгы елларда печән өмәсе үткәрелми дә инде. Кем белән үткәрәсең аны? Болында нибарысы берничә трактор печән чаба. Бер-ике көннән шул ук тракторлар аны җыеп, кип итеп кысалар. Көз кергәнче, паромнарга төяп, бөтен печәнне ташып та бетерәләр. Хәзер элеккечә печән кибәннәре кукыраеп утырмый инде болында. Салихҗан да кирәк кадәрле печәнне сатып кына ала хәзер. Элек бөтенләй башкача иде шул. Ул, үзе дә сизмәстән, тагын уйларына чумды.



Ул яшь чакта печән өмәсенә иртә төшелә иде. Үлән йомшак чагында чалгы белән бөртеген дә калдырмыйча чабып алырга кирәк. Атналарга сузыла торган иде печән эше. Аның каравы күңелле дә, кызык та булып хәтердә калган ул вакытлар. Бердәм эшләүнең үз рәхәте бар шул. Моңарчы дошманлашып яшәгәннәр дә печән өстендә кабат дуслаша. Җырлый-җырлый, күңелле итеп эшләү, бергәләшеп ял итү күңелләрне күтәреп кенә калмый, эшкә дәрт өсти торган иде. Гизденур апа печәнчеләргә шушы имән төбендә ашарга әзерли. Көч эше яхшы ашауны таләп итә шул. Аш пешерү өчен, колхоз печән өстендә көн дә бер-ике сарык суйдыра. Зур казанда кайнап пешкән ул ашның тәме бүген дә авызда тора сыман. Яшел кыяклы суган салынган катыклы токмач янында зур гына ит кисәге дә була торган иде. Тәмләп ашаганнан соң, бөтнек, карлыган, гөлҗимеш яфраклары салынган чәй эчелә. И, ул хуш исле чәйнең тәме. Хәзер чәй эчә беләмени адәм баласы. Үзе салкын, үзе төссез сыек чәйне чәйгә дә санамый Салихҗан. Тәмле кайнар чәй эчмәгәнгә күрә, хәзергеләрнең зиһеннәре дә юк, башлары да эшләп бетерми. Эшләсә, гел үзенә каршы гамәл кылмас иде адәм баласы.

Көндезге аштан соң, олыраклар, күләгә урын табып, ял итәргә яталар. Иртән иртүк торыла шул, шуңа күрә көн кызуында аз гына черем итү дә тәнгә җиңеллек бирә торган иде.

Яшьләр йокламый. Кызлар-егетләрнең кайсыберләре шомырттыр, бөрлегәндер ашарга дип, әрәмәлек ягына кузгала. Калганнары Агыйдел буена төшеп, рәхәтләнеп су керә, бер-берсен уздыра-уздыра йөзәләр, чумалар, уйныйлар. Кыскасы, елга яры гөрләп торган сабантуй мәйданын хәтерләтә торган иде.

Печән кул белән чабылганга күрә, тиз кибә. Бер-ике көннән соң, хатын-кызлар, кул арасына керердәй бала-чагалар – бар да печән җыя, чүмәлә сала. Егет-җилән ат белән ул чүмәләләрне тарттыра. Болында көнозын уен-көлке, җыр тавышлары ишетелеп тора. Печән өмәсендә кызлар да, егетләр дә сөйгән ярлары белән бер тирәдәрәк эшләргә тырышалар. Яшьләрнең эшкә уңганлыгы да шушы печән өстендә сынала. Кибән салу кебек җаваплы эшне көчле ир-егетләр башкара. Төз булып менгән юантык кибәннәр арткан саен, бар да сөенә, күңелләргә яктылык иңә. Ару-талу дигән нәрсәнең эзе дә калмый. Кыскасы, печән өсте – иң күркәм истәлекләрнең берседер, мөгаен. Авылны авыл иткән дә әнә шундый күмәк хезмәт булмады микән әле?

Салихҗан абзый, хатирәләреннән арынып, тагын бер кат болынга күз ташлады. Су килүнең файдасы бар шул, җир дымга туенып кала, үлән котырып үсә. Печән быел да каерылып уңган, бил тиңентен була язган икән. Аллы-гөлле чәчкәләр өстендә күбәләкләр, бал кортлары, шөпшәләр, төклетуралар мәш килә. Бер-берсенә комачауламыйча гына, бар да табигать биргән нигъмәтне авыз итеп, әзме-күпме табыш җыеп калырга тырыша. Бер чәчкәгә берьюлы килеп сарылмыйлар. Башта берсе, аннан соң башкалары берәм-берәм үзенә тиешле ризыкны алып китә. Бөҗәкләр арасында гаделлек хөкем итә. Бертөрлеләре нектарны чәчәкнең төбеннән үк суырып алса, икенчеләренә алай ук тирәнгә төшүнең хаҗәте юк, ә күбәләкләр исә чәчәк таҗлары өстенә ягылып калган баллы суга да канәгать. Табигать җан ияләренә мәрхәмәтле шул. Барына да бертигез бүлеп бирә ул байлыгын. Бер генә бөҗәк тә, бер генә җанвар да өлешсез калмый. Адәм баласы да шуны аңласа иде. Җирдә бернинди хәрәмләшүләр, башкалар өлешенә керү, я булмаса аларга тиешлене тартып алу кебек игелексез, йөгәнсез гамәлләр кылынмас иде. Табигатьнең иң акыллы заты саналган кеше гаделлек дигән камил төшенчәне никтер санламый шул. Гомумән, бармы соң ул гаделлек дигән нәрсә?

4

Салихҗан абзый уйлары белән кабат печән өстенә кайтты. Унҗидесе тулган елны ул, Көмеш тоякка атланып, болынга чүмәлә тарттырырга чыкты. Алар күз өстендә каш булдылар. Иң авыр чүмәләләрне дә, эһ тә итмичә, кибән салынасы урынга тарттырып китерәләр дә, ял да итмичә, кабат эшкә тотыналар. Башкалар бер тапкыр әйләнгәнче, алар ике-өч тапкыр урарга өлгерәләр. Гаделша абзый дөрес юраган булган шул. Мондый ат Салихҗанга гына түгел, колхозга да, авыл кешеләренә дә ныклы ярдәмче булды. Соңгы чүмәләне тарттырып китергәч, ул Көмеш тоякны Агыйдел буена алып төште. Исәбе атын коендырып алу иде.



Елга, бертуктаусыз каядыр ашыккан кешене хәтерләтеп, дәртләнеп ага да ага. Бу яктан пароходлар юлы уза, шуңа күрә биредә тирән чоңгыллы урыннар да байтак. Анда су әйләнә-әйләнә ага, юлында очраган бар нәрсәне суырып ала да чоңгыл эченә бөтереп алып кереп китә. Иң көчле йөзүчеләр дә мондый урыннарны урап узалар.

Бераз тир катыргач, Салихҗан атын эчкәрәк алып кереп йөздерә башлады. Көмеш тояк ләззәтле пошкыра-пошкыра рәхәтләнеп йөзә. Тәнгә ял бирә торган җылымса су бөтен арыганлыкны юып ала. Рәхәт, бик рәхәт иде аларга.

Шулвакыт Салихҗан Агыйдел өстендә авыл ягыннан чыгып килүче бер көймәне күреп алды. Көймә дә түгел әле, ике кешелек каек иде ул. Кемнәр булыр бу? Елга өсте тыныч булганга күрә, каектагыларның сөйләшүе дә ишетелә башлады. Койрыкта авылның бер мактанчыгы – бригадир улы Госман иде. Бәй, икенчесе күрше кызы Гөлҗиһан түгелме соң? Шул, шул. Җитмәсә абыйсының дүрт яшьлек улы Арысланны да утырткан. “Абыйның улын карыйсым бар, бүген өмәгә бара алмыйм,” – дигән иде кыз иртән. Бөтен яшьләр болында чагында өйдә ятасы килмәгәндер инде, энесен ияртеп, өмәгә чыгасы иткәндер. Чыгаручысы да табылган бит әле. Гөлҗиһанга күптән кызыгып йөри иде Госман, тәки җаен туры китергән икән. Калай әтәч. Салихҗанның көнләшүдән тәне кызышып куйгандай булды, күзе төшеп йөргән Гөлҗиһанны Госман белән бер каекта күрү бик кыен иде аңа. Кинәт аның йөрәге кысылып куйды. Теге башсыз туп-туры чоңгыллы урынга таба ишә иде. Ара да күп калмаган. Әгәр чоңгылга килеп керсәләр, һичшиксез, капланачаклар. Гөлҗиһанга да, теге сабыйга да чыгу юк аннан.

– Госман, ул якка барма, бу якка турыла көймәңне, – дип кычкырды ул кулын изәп.

Көймәдәгеләр аны күрделәр. Гөлҗиһан нидер әйтте дә бугай, тик тискәре Госман һаман чоңгылга таба ишүен дәвам итте. Салихҗанны күргәч, бу якка юри борылмаячак ул. Көмеш тояк та хуҗасының хафалануын сизеп пошкырып куйды. Нишләргә? Озак уйлап торырга вакыт юк иде. Тагын унбиш метр барсалар, чоңгылга килеп җитәчәкләр. Аннан соң тирән су аларны үзенә бөтереп алачак.

– Көмеш тояк, безгә Гөлҗиһан белән Арысланны коткарырга кирәк. Теге мактанчыкны да күрәләтә су астында калдыра алмыйбыз. Әйдә, бахбай, ярдәм ит, – диде дә Салихҗан каекка турылап йөзеп китте.

Көмеш тояк барын да аңлады. Ул Салихҗаннан да тизрәк йөзде. Аткае көчле иде шул аның. Егет, җаен туры китереп, аның ялына ябышты. Болай тагын да тизрәк барып җитәчәк ул. Көймәгә җитәргә ерак та калмады инде, бер-ике талпынсалар... Кинәт каек бер урында бөтерелә башлады. Госманның ишүеннән файда юк иде хәзер.

– Гөлҗиһан, Арысланны кулыңнан ычкындырма, без килеп җиттек. Атның муенына ябышырга тырыш...

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Көчле агымга каршы тора алмыйча, каек бер урында бөтерелеп торды-торды да кинәт әйләнеп капланды. Андагылар секунд эчендә су астына төшеп киттеләр. Егетнең күңеленнән, их, өлгермәдем, дигән уй сызылып үтте. Югыйсә, Салихҗан килеп тә җиткән иде бит, кул сузымы кадәр генә ара калган иде.

– Көмеш тояк, шунда гына тор, мин чумам.

Су салкын иде. Салихҗан чумды, шактый озак эзләнде ул, тик беркемне дә тапмады. Ул өскә ыргылып, кабат су өстенә калыкты. Көймә янәшәдә генә. Аңа Госман чытырдап ябышкан. Үләсе килми мактанчыкның. Ул хәзер теге якка үзе дә чыгып җитәчәк иде. Салихҗан алга карады. Әнә аты. Ул әкрен генә йөзә иде. Егет җиңел сулап куйды. Гөлҗиһан ничек итсә иткән, бер кулы белән Көмеш тоякның ялына ябышырга өлгергән, икенче кулы белән баланы тоткан. Арыганлыгы йөзенә чыккан үзенең. Тагын берничә минуттан ул Арысланны тотып кала алмаячак, чөнки сабый куркуыннан тик тормый, тыпырчына иде. Салихҗан колач салып йөзә башлады. Ул аларны коткарачак. Түз, Гөлҗиһан, түз. Шулчак кеше ышанмаслык хәл булды. Көмеш тояк, борылып, аның кулындагы сабыйның күлмәк итәгеннән эләктереп алды да кызның алдына ук тартып китерде. Гөлҗиһан ике кулы белән атның куе ялына ябышты. Арыслан ат белән кыз уртасында калды. Кулына бераз гына ял бирә алса да, Гөлҗиһанга барыбер авыр иде. Тизрәк, тизрәк. Салихҗан тагын да кызурак йөзә башлады. Тагын бер талпынгач, ул куркуыннан ап-ак булган кыз янына килеп җитте, баланы үз кулына күчерде. Малай аның көчле муеныннан кочаклап та алды. Егет үзенә чытырдап ябышкан Арысланны тоткан көе, икенче кулы белән атының муенынына тотынды. Гөлҗиһан исән калуларына сөенеп елмаерга тырышса да, күзләреннән мөлдерәп аккан яшьне тыярлык хәлдә түгел иде. Көмеш тояк әкрен генә ярга таба йөзеп китте. Тиздән аяклары комга килеп терәлде, алар исән калдылар. Госман инде яр кырыенда ята иде.

Бу хәлне берәүгә дә әйтмәделәр. Кызга абыйсы алдында бик тә уңайсыз булыр иде. Арысланнан куркасы юк, ул әле барын да аңлатып сөйләрлек яшьтә түгел.

5

Унсигезе тулгач, Салихҗанны армиягә алдылар. Армиягә китәсе көнне Гөлҗиһаннарның капка төбендә таң аттырдылар алар. Кыз Көмеш тоякны карарга сүз бирде.



– Ике ел тиз узар, Салихҗан. Син үзеңне сакла, мин Көмеш тоякны үзем карармын. Каршы килмәсәң, мин синең урыныңда ат караучы булып эшләп торырмын. Гаделша абзый риза, – диде кыз.

Кая ул каршы килү? Бик теләп риза булды Салихҗан. Көмеш тоякка күз-колак булмыйча ярамый иде. Кемгә, кемгә, әмма Гөлҗиһанга нык ышана иде егет. Салихҗан тыныч күңел белән китте армиягә.

Ике ел тиз үтте. Егет исән-имин авылына кайтты. Бик сагынган иде ул Гөлҗиһанын. Яшерен-батырын түгел, Көмеш тоякны аннан да ныграк сагынды шикелле. Кайту белән ул атлары янына йөгерде, тик Гөлҗиһан анда түгел иде. Сөйгәне атларны болынга алып төшеп киткән икән. Гаделша абзый ат абзарын себереп йөри иде. Ул егетне кочак җәеп каршы алды. Сагынышканнар икән. Ат караучы авыл хәлләрен түкми-чәчми сөйләп бирде, үзе бертуктаусыз кызны мактады.

– Гөлҗиһан атларны бик ярата. Көмеш тояк та аңа тиз ияләште. Ул эшли башлаганнан бирле, мин нәчәлник булып кына йөрим менә. Теге Госман явыз гына бар эшкә дә каршы төшә. Бригадир булып алганнан бирле, Гөлҗиһанга тынычлап эшләргә ирек бирми. Эшләгән эшеннән гаеп табып кына тора. Атларга фураж бирдерми. “Җәен атларыгызны болында йөртегез, үлән ашасыннар,” – ди икән. Авыр эш башкарган атлар үлән белән генә канәгатьләнә алмый шул. Хәер, Гөлҗиһан барын да үзе сөйләр әле.

Кичен алар очраштылар. Сагынышканнар икән, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Гөлҗиһан Госман белән ике арада булган бер вакыйганы да сөйләп бирде.

Салихҗан армиядә чакта, ул, Гөлҗиһанны үзенә каратмакчы булып, очраган саен бәйләнә башлаган. Башта яхшы атлы булып кыланса да, соңыннан куркытырга ук тотынган. Гөлҗиһан аңа каршы тора алса да, Көмеш тоякны саклап кала алмам, Госман атка зыян салмагае, дип курыккан. Бервакыт кыз атларны болынга алып төшкән. Сусыл үләнгә иреннәре тиюгә, атлар төрлесе-төрле якка таралышып ашый башлаганнар. Көмеш тояк та иркенлекне тоеп кешнәп җибәргән. Гел ат өстендә йөреп арыган Гөлҗиһан, тынычланып, юкә күләгәсенә кереп утырган. Көтмәгәндә Госман килеп чыккан. Рөхсәт-мазар сорап та тормыйча, үзен хуҗаларча тотып, кыз янына килеп утырган. Гөлҗиһан читкә тайпылырга да өлгерә алмыйча калган, Госман тагын кызга бәйләнә башлаган.

– Күпме качып йөрсәң дә, барыбер килеп каптың, кызый. Бүген син минеке булачаксың. Салихҗаныңны оныт. Ник кирәк ул сиңа? Мин – бригадир, власть та минем кулда, – ди икән бу, мактанып.

– Шулайдыр, тик минем өстән хакимлек итә алмассың. Мин Салихҗанны гына яратам, бары тик аныкы гына булачакмын.

– Аһ, шулаймы? Яхшылык белән риза булмасаң, барыбер көч белән алам мин сине, – дип, Госман кызга килеп ябышкан. Гөлҗиһан җан ачысы белән аны төртеп җибәргән. Теге адәм актыгы ихахайлап көлгән дә кызның күлмәген аерып та төшергән.

Ир-атка каршы тора алмаслыгын аңлагач, Гөлҗиһан, бар көченә кычкырып, Көмеш тоякны чакырган. Госман аннан көлгән генә. Җитмәсә, кызның каршылыгын сындыру өчен, ул аңа сугып та җибәргән. Гөлҗиһан үләнгә барып төшкәч, Госман чишенә үк башлаган, тик өлгерә алмый калган. Көмеш тояк ерак китмәгән булган, күрәсең. Кызның ачыргаланып кычкыруын ишетүе була, яшен тизлегендә килеп тә җитә. Ат Гөлҗиһан янына килеп, йомшак ирене белән аның кулларына кагыла. Моны күреп җен ачуы чыккан Госман, кырыйда яткан саллы гына бер ботакны кулына алып, арттан килеп атка сукмакчы була. Аның якынлашуын сизеп алган Көмеш тояк кушаяклап Госманга тибеп тә җибәрә.

– Көмеш тояк, нишләдең син? Үтердең түгелме соң? – диде кыз, куркуыннан агарып китеп.

Бәхеткә каршы, Госманга каты эләкмәгән иде. Чатанлап булса да, тарантасына барып җитә Госман. Нык хурланган егет булган хәлләр турында кешегә сөйләмәскә куша. Нишләсен, кызны көчләргә җыенганда, аты китереп типте, дисенмени. Китте Госман, күңеленә үч тойгысы төяп китте. Гөлҗиһан исә атына елый-елый рәхмәт әйтте.

– Көмеш тояк, хәтерлисеңме, син мине бер кат үлемнән коткарган идең, ә бүген хурлыкка калудан саклап калдың. Рәхмәт сиңа.

Ат җиңелчә генә пошкырып куйды. Шул хәлләрдән соң, Көмеш тояк Госманның дошманына әйләнде. Җай чыгу белән, аттан котылырга ант итте ул, тик Көмеш тояк янына якын барырга курыкты.

6

Ул елдан бирле күпме сулар акты. Салихҗан белән Гөлҗиһан өйләнештеләр, балалар үстереп, матур гына яшәделәр. Авыл да үзгәреп бетте. Кырларда, болыннарда күбрәк техника эшли башлады. Атлар хәзер вак-төяк эшләрне генә башкаралар. Авылга газ кергәч, утын ташулар да бетте. Элегрәк бер ат йөге печән алып кайтуны зур эшкә санасалар, хәзер әнә машинасы белән генә китереп аударалар. Госман председатель булып алгач, атларга бөтенләй көн бетте. Аларны саклап калу өчен, озак тартышты Салихҗан. Башка авылларда атлар беткәннән соң да, аларда ат фермасы байтак эшләде әле. Авылдашлары да яклады аны. Юк кына эшне эшләтү өчен дә, трактор куып булмый шул, бер кирәкмәсә, бер кирәк ул ат. Шулай да Госманның ат фермасын бетерү турындагы хыялы тәки тормышка ашты бит. Ат тотуның хуҗалыкка файдасы юклыгын өстәгеләргә раслап күрсәткәч, тегеләре ферманы бетерергә рөхсәт бирделәр. Аларга нәрсә, чыгым ким булсын да, баш ватарлык проблема булмасын, авыл кешесенең тормышы кызыксындырмый түрәләрне. Ризалык алганның икенче көнендә үк, Госман атларны ит комбинатына озаттырды. Шуның белән бер кварталга ит планы да үтәлде. Аның өчен бу зур җиңү булды бу. Көмеш тояк Салихҗанныкы булганга күрә, Госман аңа тия алмады.



Икенче көнне Салихҗан Көмеш тоякны җитәкләп, бушап калган ферма тирәсендә бик озак йөрде. Һәр атның араны янында тукталып, күңеленнән генә сөйләште ул алар белән. Биредә Каракош яшәде. Ничәмә-ничә еллар буе сабантуйда җиңеп чыккан айгыр иде ул. Монысы ак төстәге Үшән бия араны. Тыныч холыклы булганга, аны хатыннар да тыңлата ала иде. Хөмәйрә ничә еллар буе аны җигеп, пекарнядан ипи ташыды. Рәхәтләнде шул чакта авыл халкы. Үшән бия ярты юлда туктап, ял итеп алырга ярата иде. Сабыр холыклы Хөмәйрә аны кумый, ашыктырмый, үз иркенә куя. Барыбер үз йөген алып кайта бит ул, дия торган иде. Монда Җирәнкәй торды. Мәктәп балаларын ярышка алып барырга кирәксә дә, берәрсен больницага илтергә туры килсә дә, шуны җиктеләр. Сабантуйларда Җирәнкәйне җигеп, урам әйләнә торган иделәр. Җитезлеге өстенә бик тә тыныч иде ул. Монда Дежурный урыны. Башка авылларга йомыш белән чабарга туры килсә, аннан да кулай ат юк иде. Авыл араларындагы юлларны да, вак-төяк урман сукмакларын да күзен бәйләп җибәрсәң дә таба ала. Аның белән булганда, буранга эләккән юлчы да өшеп үлүдән курыкмый иде.

Салихҗан барлык гомер юлын күңеленнән кичерде ул көнне. Бу тирәдә бер кеше дә йөрмәвеннән файдаланып, рәхәтләнеп, бушанганчы елады. Гаделсезлеккә җаны әрнеде аның. Авылны атсыз калдыралар димени? Аттан да игелекле хайван дөньясында юк бит. Иң авыр елларда да колхозчының ышанычлы терәге булды бит алар. Атларга һәйкәл куясы урында иткә озат, имеш. Гөнаһларын ничек юар микән бу бәндәләр? Көмеш тоякның күзләрендә дә яшь кипмәде ул көнне. Ниндидер хәвеф килүен ат җаны да сизенә иде. Акыллы ат бик озак эзләде ишләрен, тик таба алмады.

Аннан соң ат фермасын сүттерде Госман. Моны ул шундый итеп эшләде, әйтерсең лә атлар аның гомерлек дошманнары иде. Ул урында хәзер алабута гөрләп үсә. Авыл халкы аның бу кыланышына нык рәнҗеде. Җиңде Госман Салихҗанны, тәки эшсез калдырды бит. Председатель шулай уйлады, тик ат караучыны бу куркытмады. Эш җитәрлек ул авыл кешесенә, ә менә аның рухына, тамырына балта чабу кирәк идеме соң? Крестьян атсыз яши алмый. Авыл пошаманга төште. Атларны юк итү аның җанын алуга тиң иде. Берничә елдан яшьләрнең күбесе авылдан китү җаен карый башлады. Җансыз җитәкчеләр идарә иткәнгә күрә, рухы юк ителгән авылның яме калмады алар өчен. Атлар юкка чыгу белән, авыл да бетте.

Салихҗан моның белән ризалашырга теләмәде, тик нишли ала иде соң ул? Усаллык белән көрәшү берүзеңә генә бик кыен икән шул. Башкалар барына да кул селтәде, булган хәлләргә борчылсалар да, тора-бара күнектеләр. Салихҗан да үз эченә кереп бикләнде. Нинди дә булса җүнле закон чыкмасмы әле, дип өметләнде ул. Шулай да бер нәрсә йөрәген көйдереп-көйдереп ала: Көмеш тоякка нидер булды төсле. Егерме биш ел инде алар бер-берсенә терәк булып яшиләр. Тиешле тәрбия булган чакта, атлар утыз ел да яши алалар икән. Тәрбия бар барын, тик соңгы вакытларда Көмеш тояк төшенкелеккә бирелә башлады. Белмәссең, әллә олыгая, әллә иңне-иңгә терәп бергә эшләгән атларны сагына? Аранына кереп, көннәр буе башын иеп тора. Янына килеп кергәч, элеккечә кешнәп каршы алмый хәзер.

Беркөнне ачык капкадан урамга чыгып киткән. Баштарак аның юклыгын сизмәделәр. Бераздан атын аранында күрмәгәч, эзләмәгән җирне калдырмады Салихҗан. Күңеле сизенеп, элек атлар фермасы булган урынга барып чыкты. Сүтелеп бетмәгән койма янында Көмеш тояк башын иеп басып тора иде. Салихҗанның йөрәге сулкылдап куйгандай булды. Сау-сәламәт атының дөньядан ваз кичкәндәй йөрүенең сәбәбен аңлады ул. Көмеш тояк атларны юксына икән ләбаса. Әллә соң атлар да кешеләр кебек узган гомерләрен сагынып яшиләрме? Ул әкрен генә аты янына килеп туктады. Елый иде Көмеш тояк. Нәкъ кешеләрчә итеп, тавышсыз гына. Салихҗан да тыелып кала алмады.

– Көмеш тояк, үз ишләреңне сагынасыңмы? Мин дә сагынам аларны. Син артык бетеренмә әле. Телисең икән, бер иптәш алып кайтырбыз үзеңә. Бөтенләй үк юкка чыкмаганнардыр әле ырудашларың, бер атны ничек тә табарбыз, – дип юатты аны Салихҗан.

Күңеле белән сизде ул. Аты бирегә саубуллашырга килгән иде. Икенче көнне Гөлҗиһан ишегалдына чыккан җиреннән елый-елый керде. Салихҗан аранга чыгып китте. Аты йомшак печәнгә башын салып , бу якты дөньядан китеп барган иде. Бик теләсә дә елый алмады Салихҗан, аның күңеле каткан иде. Көмеш тояк авырып үлмәде, ул сагышыннан саргаеп үлде. Явыз бәндәләрнең юньсезлеге, гаделсезлеге үтерде аны. Хуш, Көмеш тояк, бәхил бул, рәнҗеп китмә.

Ике көннән председатель Госманның авариягә очрап үлүе турында хәбәр килде авылга.

7

Салихҗан болында озак утырды. Көн кичкә авышкач кына урыныннан кузгалды. Авылга кайтып җиткәч тә, тау башыннан озак кына Агыйделгә карап торды ул. Елга ага да ага. Адәм баласының гомере дә шулай ага. Аерма шунда, кеше гомере кайчан да булса ахырына килеп җитә, ә Агыйдел беркайчан да туктамас. Шул гомерне матур гына, ипле генә итеп, кешеләргә файда китереп кенә уздырасы иде дә... Адәм баласы ул турыда уйларга яратмый, ахры.



Салихҗан әкрен генә өенә таба атлады.Тыкрыкка кергәч, каршысына килүче аргамакны күреп имәнеп китте. Бәй, бу төшендә күргән Йолдыз бит. Атның хуҗасы җиңел генә сикереп төште дә Салихҗан каршына килеп басты.

– Салихҗан абый, таныйсыңмы? Син Көмеш тояк белән бергәләп мине батып үлүдән коткарып калган идең. Мин сезне гомер буе искә алып яшәдем.

– Арыслан, синмени бу?

– Әйе, мин, Салихҗан абый.

‒ Кунакка кайттыңмыни?

‒ Юк, бөтенләйгә авылга күченеп кайттым. Мине председатель итеп җибәрделәр. Риза булдым, чөнки авылны кабат элеккечә итеп күрәсем килә. Синең ярдәмең кирәк, Салихҗан абый.

‒ Мин ничек ярдәм итә алырмын икән соң? Ат караучы түгел мин хәзер, Арыслан. Атларны бетерделәр бит бездә.

‒ Беләм. Шуңа кайттым да инде. Атлар үрчетергә телим мин. Эшне ат заводы салудан башлар идем. Данлыклы чабышкылар, аргамаклар үстерү өчен яратылган бит безнең җирләр. Татар атсыз яшәргә тиеш түгел. Ир канаты ат була, дип җырларга яраткан безнең халык. Син килешәсеңме, Салихҗан абый?

‒ Килешмәгән кая, энем.

‒ Көмеш тоякның үлүе турында ишеттем мин. Кайгыңны уртаклашам. Аның урынына мин сиңа Йолдызны бүләк итәм.

Арыслан йөгәнне аның кулына тоттырды. Ат караучының куллары калтырый, иреннәре дерелди иде. Төшендә күргәннәре өнендә кабатлана түгелме соң? Могҗиза дигәннәре шундый була микәнни?

– Рәхмәт сиңа, энем.

Яңа хуҗасын юатырга теләгәндәй, Йолдыз йомшак иреннәре белән аның кулын ялап алды. Салихҗан Көмеш тояк үлгәннән соң беренче тапкыр күз яшьләренә ирек бирде. Болары шатлык яшьләре иде.

Казан, 2013 елның июле



Тарханова Гүзәлия



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет