Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет59/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   55   56   57   58   59   60   61   62   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Берек җөмлә
«Һәм, вә, аннан соң» кеби җыю ярдәмлекләре белән багъ­
ланган кушма җөмләләр «берек жөмлә» дип атала. Мәсәлән: 
Җон мамыктай әйләнә бу кичә әрвах вә рух һәм фәрештә 
сыйфалары җирдә меңләр кәррә. (Г. Тукай); Иң элек бу тел 
белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм 
хикәят сөйләгән. (Г. Тукай) 


137
Приложение
Арадагы бәйлек төшеп калырга да мөмкин. Мәсәлән: 
Шаулый диңгез, җил исәдер, җилкәнен киргән кораб 
(Дәрдмәнд). Бәгъзан берек җөмләне тәшкил иткән җөмләнең 
һәрберсе яки берәрсе ияртү юлы белән ясалган берәр куш­
ма җөмләдән гыйбарәт буладыр. Мәсәлән: Aт туарылып, 
арбага бәйләп куелды. Битләр юылып, өйгә чәйгә керелде. 
(Г. Исхакый); Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта haвa; 
җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. (Г. Тукай) 
(Мондый хәл бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләнең 
башкаларында да мөмкин. Ягъни бәйләү юлы белән ясал­
ган кушма җөмләнең бер кисәге (ягъни бер җөмләсе) үзе бер 
ияртү юлы белән ясалган кушма җөмләдән гыйбарәт була. 
Моны бу рәвештә күрсәтергә мөмкин: (Aт туарылып + ар­
бага бәйләп куелды.) + (Битләр юылып + чәйгә керелде.) = 
Бәйләү юлы белән ясалган кушма (берек) җөмлә. Әмма җәя 
эчендәгеләр hәp икесе аерым берәр ияртү юлы белән ясалган 
кушма җөмләдер. 
Әгәр берек җөмләне тәшкил иткән ике җөмләнең hәp ике­
се кушма хөкемле булырга тиеш булса, икесенең дә ахырында 
булырга тиеш бер үк ярдәм фигыле фәкать соңгысына гына 
куелып, әвәлгесенең иясе ярдәм фигыленнән башка (бәйсез 
хәлдә генә) киләдер. Мәсәлән: Бy авылга караган саен карый-
сы килә, караган саен күңел рәхәтләнә иде. (Г. Исхакый) 
Бәгъзан берек җөмләне тәшкил иткән җөмләнең соңгысы 
әвәлгесенең нәтиҗәсе булу аңлашыладыр. Бу вакытта алар­
ның арасына «да­дә» ярдәмлеге керәдер. Мәсәлән: Ул начар 
тышаулаган да, атлар төн буенча әллә кая игенгә барып то-
тылганнар. (Г. Ибраһимов) 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   55   56   57   58   59   60   61   62   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет