Казан шәһәре



Дата16.07.2016
өлшемі91.01 Kb.
#202182





Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июненнән 275 номерлы “Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмә раслау турында”гы карарының 1 пункты һәм Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмәнең 1 пункты белән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 апреленнән 229 номерлы карары редакциясендә) үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданка Р.Р. Усманованың шикаятен карап тикшерүгә алудан баш тарту турында


Казан шәһәре

2014 елның 9 июне

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов, судьялары Ф.Н. Баһаутдинов, Л.В. Кузьмина, Р.Г. Сәхиева, А.А. Хамматова, А.Р. Шакараев составында,

"Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 44 статьясы нигезендә суд утырышында судья А.А. Хамматованың гражданка Р.Р. Усманованың шикаятен алдан өйрәнеп ясаган бәяләмәсен тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы Конституция суды

ачыклады:
1. 2014 елның 11 апрелендә гражданка Р.Р. Усманова Татарстан Республикасы Конституция судына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июненнән 275 номерлы "Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмә раслау турында"гы карарының 1 пункты һәм Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмәнең 1 пункты белән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 апреленнән 229 номерлы карары редакциясендә) үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бәхәс ителүче карарының 1 пункты нигезендә 1995 елның 12 гыйнварыннан 5-ФЗ номерлы "Ветераннар турында", 1995 елның 24 ноябреннән 181-ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль законнар нигезендә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гражданнарны торак белән тәэмин итү аларга торак сатып алуга субсидияләр бирү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күрсәтелгән карары белән расланган Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмәнең 1 пункты белән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидия алуга хокукы булган гражданнарның категорияләре билгеләнгән, шул исәптән аларга 2005 елның 1 гыйнварына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу рәвешле исәпкә баскан инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр дә керә.

Шикаятьтән һәм аңа теркәлгән документларның күчермәләреннән күренгәнчә, гариза бирүче ире һәм улы белән бергә гомуми мәйданы 69 кв. метр булган уңайлыкларсыз торак йортта яши, анда алардан гайре аның гаилә әгъзасы булмаган тагын дүрт гражданин яши. Гражданка Р.Р. Усманова үзенең улы 1 төркем инвалид булып, аның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 16 июненнән 378 номерлы карары белән расланган, андый чирләр белән авырганда гражданнар белән бер фатирда яшәве мөмкин булмаган Авыр формалы хроник чирләр исемлегенә керүче чирдән интегүен күрсәтә. Шулай ук гариза бирүче билгеләнгән тәртиптә үзенең инвалид улының опекуны булып танылуын да искәртә.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы хакимияте башлыгының 2002 елның 20 маеннан 770 номерлы карары белән гариза бирүченең гаиләсе торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган.

Гражданка Р.Р. Усманова социаль найм килешүе буенча чираттан тыш торак йорт бирүләрен сорап Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы хакимиятенә карата Казан шәһәренең Совет районы судына шикаять гаризасы белән мөрәҗәгать итүен күрсәтә. 2011 елның 22 августыннан Татарстан Республикасы Югары судының Гражданнарның эшләре буенча суд коллегиясенең кассация билгеләмәсе белән үзгәрешсез калдырылган 2011 елның 19 июленнән Казан шәһәренең Совет районы суды карары белән гражданка Р.Р. Усманованың шикаять таләпләре канәгатьләндерүдән кире кагыла.

Гариза бирүче фикеренчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының бәхәс ителүче нигезләмәләре һәм аның белән расланган Нигезләмәләрнең нормалары аның конституциячел хокукларын һәм аның улының конституциячел хокукларын боза. Ул әлеге, андый чирләр белән авырганда гражданнар белән бер фатирда яшәве мөмкин булмаган Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 16 июненнән 378 номерлы карары белән расланган Авыр формалы хроник чирләр исемлегенә кертелгән чирдән интегүче инвалидларга федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирүгә көйләнүче хокук аның гаиләсенә чираттан тыш тәртиптә социаль найм килешүе буенча торак бина бирүдән баш тартуга нигез булган дип саный.

Бәян ителгәннәрдән чыгып, гражданка Р.Р. Усманова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июненнән 275 номерлы "Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмә раслау турында" карарының 1 пунктын һәм Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмәнең 1 пунктын (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 апреленнән 229 номерлы карары редакциясендә) Татарстан Республикасы Конституциясенең 28 (беренче өлеше), 29 (беренче өлеше), 54 (беренче өлеше), 55 һәм 58 (икенче өлеше) статьяларының нигезләмәләренә ярашмавын тануны сорый.

2. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 16 июненнән 378 номерлы карары белән расланган, андый чирләр белән авырганда гражданнар белән бер фатирда яшәве мөмкин булмаган Авыр формалы хроник чирләр исемлегенә керүче чирләрдән интегүче, нигездә инвалидлар тарафыннан федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак бина сатып алу өчен субсидияләр алуга хокукы булган затларның социаль найм килешүе буенча торак бина бирелү хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе Татарстан Республикасы Конституция судының карау предметы булды инде.

Татарстан Республикасы Конституция судының 2010 елның 8 апреленнән 39-П номерлы карарында һәм 2012 елның 11 июленнән 17-О номерлы билгеләмәсендә чагылдырылган хокукый позициясе нигезендә гамәлдәге законнар инвалидларның торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль ярдәмнең ике мөстәкыйль чарасын билгели: федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү һәм чираттан тыш тәртиптә социаль найм килешүе буенча торак бина бирү. Шул ук вакытта торак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл иткәндә күрсәтелгән социаль ярдәм чараларының берсен сайлап алу хокукы инвалидның үзенә бирелә. Бәхәс ителүче Нигезләмә субсидияләрне алучыларның җыелма исемлегендә булган затларны гражданнарның яшәү урыны буенча алып барылучы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар исәбеннән (чират тәртибендә яисә чираттан тыш тәртиптә) төшерү турындагы нормаларга ия түгел. Башкасы торак биналарга мохтаҗ буларак исәптә торган гражданнарны исәптән төшерү буенча нигезләмәләрнең тулы исемлеген билгеләүче Россия Федерациясе Торак кодексы күрсәтмәләрен (55 һәм 56 статьялар) бозу булып саналыр иде, һәм инвалидларны да кертеп, гражданнарның торак белән тәэмин итү хокукларын нигезсез чикләүгә китерер иде.

Татарстан Республикасы Конституция судының күрсәтелгән карары һәм анда чагылдырылган хокукый позицияләр үз көчендә кала.

Гражданка Р.Р. Усманова шикаятенә карата кулланганда, бу аның улының бәхәс ителүче Нигезләмәдә каралган беренче чиратлы тәртиптә торакны милеккә сатып алу буенча субсидия күләмендә алу буенча хокукының үзеннән-үзе аның Россия Федерациясе Торак кодексының 57 статьясының 2 өлешендәге 3 пункты белән каралган, торак шартларын яхшыртуның әлеге ысулын сайлаганда, социаль найм килешүе буенча чираттан тыш тәртиптә торак бина алуга хокукын гамәлгә ашырудан баш тартуга нигез була алмый дигәнне аңлата. Шул ук вакытта социаль найм килешүе буенча торак биналар дәүләт (Россия Федерациясе торак фондыннан яки Россия Федерациясе субъекты торак фондыннан) яки муниципаль торак фондыннан бирелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Конституция судының 2014 елның 4 февраленнән 2-О номерлы билгеләмәсендә Россия Федерациясе Торак кодексының 49 статьясының 4 өлеше нигезендә гариза бирүченең улы караган аталган граждан категорияләренә, законнарда каралган тәртиптә күрсәтелгән гражданнар категорияләрен биналар белән тәэмин итүгә дәүләт вәкаләтләре белән вәкаләтләнгән очракта, җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль торак фондының торак биналары социаль найм килешүе буенча бирелергә мөмкин булуын билгеләде. Шул ук вакытта, 2003 елның 6 октябреннән 131-ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 19 статьясының 2 өлешеннән һәм 2004 елның 28 июленнән 45-ТРЗ номерлы "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" Татарстан Республикасы Законының 19 статьясыннан чыгып, җирле үзидарә органнарын тиешле дәүләт вәкаләтләре белән вәкаләтләү фәкать Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең законнар чыгару органы дискрециясенә карый һәм махсус закон кабул итү юлы белән гамәлгә ашырыла.

2006 елның 7 июненнән 275 номерлы Гариза бирүче тарафыннан бәхәс ителүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарының 1 пункты 1995 елның 12 гыйнварыннан 5-ФЗ номерлы "Ветераннар турында", 1995 елның 24 ноябреннән 181-ФЗ номерлы "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль законнары нигезендә торак шартларын федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән яхшыртуга хокукы булган гражданнарны торак белән тәэмин итүнең аларга торак сатып алу өчен субсидия бирелү юлы белән башкарылуын билгели. Бәхәс ителүче Нигезләмәнең 1 пункты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әлеге карары нигезендә һәм аталган Федераль законнарга ярашлы рәвештә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидиядәләр алуга хокукы булган гражданнарның категорияләрен билгели.

Шуның белән бергә, гариза бирүче тарафыннан бәхәс ителүче нормалар үзләренең максатчан билгеләнеше буенча аерым категория гражданнарына аларның торак шартларын яхшыртуны гамәлгә ашыру ысулын билгеләүгә, һәм шулай ук әлеге аларның исәбенә башкалар белән беррәттән инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр кертелгән граждан категорияләрен аныклауга юнәлдерелгән. Үзенең эчтәлеге һәм хокукый табигате буенча бәхәс ителүче нормалар гражданнарның торакка булган конституциячел хокукларын аларга максатлы субсидия бирү юлы белән тәэмин итү гарантияләре булып тора. Алар социаль найм килешүе буенча торак бина бирелү хокукын гамәлгә ашыру өчен чикләүләрне күздә тотмый һәм, димәк, аларның Татарстан Республикасы Конституциясенә ярашуы мәсьәләсендә билгесезлекләр юк. Моңа бәйле рәвештә "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 46 статьясының беренче өлешендәге икенче пунктының 39 статьясының икенче өлешендәге 1 пункты белән үзара бәйләнеше нигезендә гариза бирүченең шикаяте нигезле була алмый.

Шулай итеп, гражданка Р.Р. Усманова тарафыннан куелган мәсьәлә Татарстан Республикасы Конституция судының үз көчен саклаучы карарында инде асылы буенча хәл ителгән булган, ә гариза бирүченең шикаяте билгеләнгән таләпләр нигезендә нигезле була алмый, чөнки "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 46 статьясының беренче өлешендәге 2 һәм 3 пунктлары буенча аны карауга алудан баш тартуга нигез булып тора.

Бәян ителгәннәрдән чыгып, "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 39 статьясының икенче өлешендәге 1 пунктына, 46 статьясының беренче өлешендәге 2 һәм 3 пунктларына, 66 статьясының бишенче өлешенә һәм 67 статьясының беренче һәм икенче өлешенләрә, 69, 72 һәм 73 статьяларына таянып, Татарстан Республикасы Конституция суды

билгеләде:

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июненнән 275 номерлы “Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмә раслау турында" карарының 1 пункты һәм Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү турында нигезләмәнең 1 пункты белән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 2 апреленнән 229 номерлы карары редакциясендә) үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданка Р.Р. Усманованың шикаятен карап тикшерүгә алудан баш тартырга, чөнки мөрәҗәгатьтәге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан элегрәк үз көчендә кала торган карар кабул ителгән инде, ә билгеләнгән тәртипләр нигезендә шикаять нигезле була алмый.

2. Бу шикаять буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Билгеләмәсе катгый һәм шикаять ителгесез.

3. Әлеге Билгеләмәнең күчермәсен гражданка Р.Р. Усмановага һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юлларга.

4. Әлеге Билгеләмә "Татарстан Республикасы Конституция суды хәбәрләре"ндә басылып чыгарга тиешле.

13-О Татарстан Республикасы



Конституция суды




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет