Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


Яман хәлләр, начар холыклар



бет12/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   19

Яман хәлләр, начар холыклар


Яманлыктан тыю
Гөнаһ эшләр дөньяга таралган вакытта кешеләрне шулардан тыю кодрәтләре булган адәмнәргә лязем була. Әгәр кодрәтләре бар кешеләр шул гөнаһ эшләрне юкка чыгару, яки кимүе өчен тырыш-мыйча, салкын канлылык күрсәтсәләр, шуңа риза булган һәм шул гөнаһ эшләрне бергә эшләүче булып саналалар. «Салих пәйгамбәр-нең дөясен бер, яки ике генә кеше үтерсә дә, Аллаһы Тәгалә ни өчен бөтен кавемне һәлак итте?» – дип сораучыларга, Хәсән Басри-ның: «Чөнки башкалар шуңа риза булып тордылар», – дип җавап биргәнлеге сөйләнә. Шуңа күрә әгәр халыклар күрә торып залимга ирек бирсәләр, аның «кулларын кыскарту» чараларына керешмәсә-ләр, Аллаһы Тәгаләнең газабы барысына да бертигез килергә мөм-кин.

Халыкларны яхшылыкка боеру һәм яман эшләрдән тыю өчен ошбу нәрсәләрнең үтәлүе шарт:

1) Гыйлем. Гыйлеме булмаган кеше шул нәрсәнең шәригать-тәге хөкемен белә алмас һәм шул сәбәпле зур хаталар кылыр.

2) Үзе хәрамнардан сакланучы кеше булу. Гөнаһ кылучы ке-шеләрнең хөрмәтләре булмау сәбәпле сүзләренең дә тәэсире бул-мас.

3) Гүзәл холыклы булу. Чөнки холкы яман кеше шәригать та-рафыннан төзелгән тәртипләрне бозып, башкаларның бозылу-ларына һәм эштән чыгуларына сәбәп булыр.

4) Үзенең шәхси бер максатын күз алдында тотмау. Бу хакый-кать чынлыкта яхшылыкка боеру һәм яман эшләрдән тыю түгел, бәлки шул нәрсәне шәхсән үзең өчен куллану була. Бу нәрсә Ис-лам диненә җинаять кылу булып санала.

.مَا كَرِهْتَ أَنْ يَرَاهُ النَّاسُ مِنْكَ فَلاَ تَفْعَلْهُ بِنَفْسِكَ إِذَا خَلَوْتَ .

«Кешеләр алдында эшләргә уңайсызланган эшне, үзең ялгыз гына булганда да эшләмә».

Дөньяда кылынган эшләрнең һичберсен кешеләрдән яшереп булмый, кайчан да булса бервакыт ул халыкка беленәчәк, шуңа кү-рә әгәр берәү үзенең яманлыгын халыкка белдерергә теләмәсә, иң яхшысы ул кеше андый эшләрне эшләмәсен.

.اِجْتَنِبُوا هَذِهِ الْقَاذُورَاتِ الَّتِي نَهَى اللهُ عَنْهَا فَمَنْ أَلَمَّ بِشَيْءٍ مِنْهَا فَلْيَسْتَتِرْ



بِسَتْرِ اللهِ وَلْيَتُبْ إِلَى اللهِ فَإِنَّهُ مَنْ يُبْدِ لَنَا صَفْحَتُهُ نُقِمَ عَلَيْهِ كِتَابَ اللهِ .

«Аллаһы Тәгалә тыйган барлык начар, явыз эшләрдән сакла-ныгыз. Әгәр бер кеше шул начар эшләрнең берәрсен эшләсә, аны яшерсен, башкаларга белдермәсен. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә дә аны пәрдәләр, яшерер һәм ул кеше Аллаһы Тәгаләгә тәүбә кылсын. Чөнки әгәр берәүгә гамәл дәфтәренең берәр бите күрсәтелсә, аның инде Аллаһының Китабы эченә алган чикләрне торгызырга көче җитмәс».

Бу хәдис шәриф Әсләми исемле кешене зина кылганлыгы өчен таш атып үтерелгәннән соң Пәйгамбәребез тарафыннан сәха-бәләр арасында сөйләнә.

.مِنْ حُسْنِ إِسْلاَمِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لاَ يَعْنِيهِ .

«Мөселманның диндарлыгын аның файдасыз нәрсәләрне таш-лавы бизи».

Залимнәр
.أَشَدُّ النَّاسِ عَذَابًا لِلنَّاسِ فِي الدُّنْيَا أَشَدُّ النَّاسِ عَذَابًا عِنْدَ اللهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Кыямәт көнендә башкаларга караганда газабы катырак була-чак кеше – дөньяда вакытта башкаларны күп рәнҗеткән кешедер».

.عِبَادَ اللهِ، وَضَعَ اللهُ الْحَرَجَ إِلاَّ امْرَءًا اقْتَرَضَ امْرَءًا ظُلْمًا فَذَاكَ يُحْرِجُ وَ يُهْلِكُ .

«Әй, Аллаһының коллары! Аллаһы Тәгалә кешеләрдән авыр-лыкны күтәрде. Бер-берләре белән дус торырга боерды. Мәгәр мө-селманларга золым итүче кешене Аллаһ ризалыгы өчен дошман то-тылыр. Бу кеше Аллаһының рәхмәтеннән сөрелеп һәлакәтлеккә ду-чар ителер».

.اِتَّقُوا دَعْوَةَ الْمَظْلُومِ وَإِنْ كَانَ كَافِرًا فَإنَّهُ لَيْسَ دُونَهَا حِجَابٌ .

«Рәнҗетелгән кешенең ләгънәтеннән, каргышыннан сакланы-гыз, гәрчә ул кеше кяфер булса да, чөнки рәнҗетелгән кешенең до-гасы пәрдәсез була».

.لَيْسَ الْمُؤْمِنُ بِالطَّعَّانِ وَ لاَ اللَّعَّانِ وَ لاَ الْفَاحِشِ وَ لاَ الْبَذِيَّ .

«Мөэмин кеше башкаларны кысрыклаучы, ләгънәт кылучы һәм кабәхәт сүзле булмас».

Ягъни, мөэмин кешенең авызыннан һичкайчан яман сүз, яла ягу, бәла тагу кебек яман нәрсәләр чыкмас. Ул һәрвакыт йомшак сүзле, ачык йөзле булыр.

.مَنْ آذَى الْمُسْلِمِينَ في طُرُقهِمْ وَجَبَتْ عَلَيْه لَعْنَتُهُمْ .

«Юлларда мөселманнарны рәнҗетә торган кешегә мөселман-нарның ләгънәте булыр».

Зур гөнаһлар
Гөнаһ – дип кешенең ахирәттә газапка дучар булуына сәбәп булачак сүзләргә, эшләргә һәм хәрәкәтләргә әйтелә.

Гөнаһлар ике төрле була: зур һәм кечкенә гөнаһлар. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әгәр сез Аллаһ тарафыннан тыелган гөнаһларның зурларыннан саклансагыз, сездән кечкенә гөнаһларны да ерагай-тырбыз һәм сезне шәрәфле (хөрмәтле) бер урынга кертербез».

Ниса: 31.

.اِجْتَنِبُوا السَّبْعَ الْمُوبِقَاِتِ: الشِّرْكَ بِاللهِ وَ السِّحْرَ وَ قَتْلَ النَّفْسِ الَّتِى حَرَّمَ اللهُ إِلاَّ بِالْحَقِّ وَ أَكْلَ الرِّبَا وَ أَكْلَ مَالِ الْيَتِيمِ وَ التَّوَلِّى يَوْمَ الزَحْفِ وَ قَذْفَ الْمُحْصَنَاتِ الْمُؤْمِنَاتِ الْغَافِلاَتِ .

«Кешене һәлакәткә алып бара торган җиде төрле гөнаһ эштән сакланыгыз. Алар: Аллаһы Тәгаләгә кемне яки нәрсәне дә булса тиңдәш кылу; сихер белән эш итү; хаксыз берәр кешене үтерү; ри-ба һәм ятим малын ашау; дошманыңа каршы сугышканда яу кы-рыннан качып китү; пакь, мөэминә хатынны зинада гаепләп сүгү».

.أَكْبَرُ الْكِبَائِرِ الْإِشْرَاكُ بِاللهِ وَ قَتْلُ النَّفْسِ وَ عُقُوقُ الْوَالِدَيْنِ وَ شَهَادَةُ الزُّورِ .

«Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһларның иң зурлары: Алла-һыга тиңдәш тоту, кеше үтерү, ата-ананы рәнҗетү һәм ялганга гу-аһлык бирү».

Әгәр ата-ана балага көче җитми торган нәрсәне кушса, бу ва-кытта ни эшләргә кирәк? Мондый вакыйгалар һәрвакытта булып торалар. Шундый урыннарда ата-анага итәгать итмәү ата-ананы рәнҗетүгә керәме, бу нәрсә ата-анага балалары өчен каһәр дога кы-лырга рөхсәт бирәме?... Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә ата-анага итәгать итү һәм аларга ихсан кылу белән боерган. Бу катгый бер хөкем. Бөтен мөселманнар бу турыда җаваплылар. Ләкин итәгать белән ихсанның мәгънәсе үз иреген югалту дигән сүз түгел. Ата-анага хөрмәт күрсәтергә, әдәп һәм инсаф белән мөгамәлә кылырга, аларның затларына, шәхесләренә зарар тидерүдән сакланырга ти-ешле. Әмма шәригать каравында мөбах, акыл һәм әдәп каршында дөрес булган берәр эш булып та үзенең сәгадәте шунда дип белгән нәрсәсен ата-анасының теләү-теләмәүләренә карап кына эшләү дө-рес булмас.

.إِنَّ مِنْ أَكْبَرِ الْكَبَائِرِ الْإِشْرَاكُ بِاللهِ وَ عُقُوقُ الْوَالِدَيْنِ وَ الْيَمِينُ الْغَمُوسُ وَ مَا حَلَفَ حَالِفٌ بِاللهِ يَمِينَ صَبْرٍ فَأَدْخَلَ فِيهَا مِثْلَ جَنَاحِ بَعُوضَةٍ إِلاَّ جُعِلَتْ نُكْتَةً فِي قَلْبِهِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Зур гөнаһлардан иң зурлары: Аллаһыга тиңдәш тоту, ата-анага карышу, ялганга ант итү, берәүнең казый алдында Аллаһ исе-ме белән ант итүе, гәрчә ул ант башкаларның хакын чебен канаты кадәр генә булса да каплар булса. Менә шул гөнаһлар кешенең кү-ңелендә Кыямәткә кадәр китми торган бер төен ясап калдыралар».


Гөнаһлар хакында
.مَثَلِي وَ مَثَلُكُمْ كَمَثَلِ رَجُلٍ أَوْقَدَ نَارًا فَجَعَلَ الْفَرَاشُ وَ الْجَنَادبُ يَقَعْنَ

فِيهَا وَ هُوَ يَذُبُّهُنَّ عَنْهَا وَ أَنَا آخُذُ بِحُجَزِكُمْ عَنِ النَّارِ وَ أَنْتُمْ تَفَلَّتُونَ مِنْ يَدِي .

«Минем белән сезнең мисал ут ягып утка төшеп янмасыннар өчен күбәләк һәм чикерткәләрне куып торучы кешенең мисалы кебек. Мин дә шулай һаман сезне утка керүдән тыймакчы булам, әмма сез һаман минем кулдан ычкынасыз».

.كُلُّ أُمَّتِي مُعَافى إِلاَّ الْمُجَاهِرِينَ وَ إِنَّ مِنَ الْجِهَارِ، أَنْ يَعْمَلَ الرَّجُلُ بِاللَّيْلِ عَمَلاً ثُمَّ يُصْبِحُ وَ قَدْ سَتَرَهُ اللهُ فَيَقُولُ: عَمِلْتُ الْبَارِحَةَ كَذَا وَ كَذَا وَ قَدْ بَاتَ يَسْتُرُهُ رَبُّهُ وَ يُصْبِحُ يَكْشِفُ سَتْرَ اللهِ عَنْهُ .

«Өммәтемнән, гөнаһларын кешегә белгертеп йөрүчеләрдән башка, һәрберсе гөнаһтан пакь. Берәү кич белән бер гөнаһны эш-ләр, әмма аны һичкем белмәс. Иртән шуны кешеләргә үзе сөйләп йөрсә, гөнаһын белдерү була».

«Аллаһыдан курыкмагач, кешедән оялу нигә кирәк» дигән сүз ялган сүздер.

Зина
.أَرْبَعَةٌ يُبْغِضُهُمُ اللهُ الْبَيَّاعُ الْحَلَّافُ وَالْفَقِيرُ الْمُخْتَالُ وَ الشَّيْخُ الزَّانِي وَ الْإِمَامُ الْجَائِرُ .

«Аллаһы Тәгалә дүрт төрле кешегә ачулы була: ант итеп ал-дап сатучыга, үзе фәкыйрь була торып та тәкәбберләнеп йөрүчегә, үзе олы яшьтә булса да, оялмыйча зина кылып йөрүче карт зина-чыга, җәбер-золым кылучы җитәкчегә».

.لَأَنْ يَزْنِيَ الرَّجُلُ بِعَشْرِ نِسْوَةٍ خَيْرٌ لَهُ مِنْ أَنْ يَزْنِيَ بِامْرَأَةِ جَارِهِ وَ لَأَنْ

يَسْرِقَ الرَّجُلُ مِنْ عَشْرَةِ أَبْيَاتٍ أَيْسَرُ لَهُ مِنْ أَنْ يَسْرِقَ مِنْ بَيْتِ جَارِهِ .

«Бер кешенең күрше хатыны белән зина кылуы аның чит ун хатын белән зина кылуына караганда һәм күршесен талау чит ун өйне басуына караганда яманрак».

Бу хәдис зинага яки угрылыкка чакырмый, бәлки күршегә ка-рата кылынган бер явызлык башка кешеләргә кылынган ун явыз-лыкка караганда да яманрак булуын белдерә.

.مَنْ حَبَّبَ زَوْجَةَ امْرِئٍ أَوْ مَمْلُوكَهُ فَلَيْسَ مِنَّا .

«Әгәр бер кеше башка бер кешенең хатыны яки кәнизәге бе-лән гыйшык-мыйшык уйнаса, ул кеше бездән түгел».

Берәүнең хатынын зинага кызыктыру, үзенә яки дус ишлә-реннән берәрсенә никахландыру өчен зиһенен бозу, яки төрле сүз-ләр белән ирен хатыны хакында шөбһәгә төшерүләр мөселманга лаек эшләрдән түгел. Бу эшләр бозык һәм яман холыкның иң нача-ры. Бу хәдис ирләрдән бигрәк хатыннарга тиешле. Чөнки мондый мәсьәләләрдә хатыннар бик батыр булалар. Күпме дәүләтләрнең башына хатыннар җитте.

.مَنْ زَنَى خَرَجَ مِنْهُ الْإِيمَانُ فَإِنْ تَابَ تَابَ اللهُ عَلَيْهِ .

«Әгәр бер кеше зина кылса, ул кешедән иман чыгар, әгәр тәү-бә итсә, Аллаһы Тәгалә тәүбәсен кабул итәр».

Зинаның кабәхәт эш икәнлеге акыл һәм шәригать буенча мәгълүм нәрсә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулкадәр зур, кем нин-ди зур гөнаһ кылган булса да, әгәр ул шул эштән тәүбә итсә, аның тәүбәсен кабул итүе белән сөенеч биргән.

.أَيُّمَا امْرَأَةٍ اسْتَعْطَرَتْ ثُمَّ خَرَجَتْ فَمَرَّتْ عَلَى قَوْمٍ لِيَجِدُوا رِيحَهَا فَهِيَ زَانِيَةٌ وَ كُلُّ عَيْنٍ زَانِيَةٌ .

«Әгәр хатын-кыз хуш исләр сөртеп урамга чыкса, ул хатын зиначы хөкемендә була, һәм аңа дәрт белән караган күзләр дә зина-чы хөкемендә булалар».

.ثَلاَثَةٌ لاَ يُكَلِّمُهُمُ اللهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ لاَ يُزَكِّيهِمْ وَ لاَ يَنْظُرُ إِلَيْهِمْ



وَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ شَيْخٌ زَانٍ وَ مَلِكٌ كَذَّابٌ وَ عَائِلٌ مُسْتَكْبِرٌ .

«Өч төрле кеше белән Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә сөй-ләшмәс, алар ягына карамас та, аларны пакьләмәс һәм аларга рән-җетүче газап булыр. Берсе – карт көнендә зина юлында йөргән ке-ше. Икенчесе – ялганга гадәтләнгән падишаһ. Өченчесе – тәкәббер ярлы».

Зиначылар хакында булган хәбәрләр зинаның ни дәрәҗәдә яман эш икәнен белдерү өчен җитә. Зина үзендә булган зарар-лардан тыш, янә фәкыйрьлекне дә китерә.

Зина фәкыйрьлекне китерә дигән сүздә олы хикмәт бар. Чөн-ки зинага ияләнгән кешенең уе һәрвакыт зинада була. Зинага ия-ләнгән кеше бер хатын белән генә зина кылмас, нинди хатынны күрсә, шуңа күңел баглап, шуны кулга төшерергә тырышыр. Кай-вакыт бер хатын яки кыз белән бер мәртәбә күрешү өчен ничә мең сумның башына җитәр. Бозык кызларга ияләнеп актык малларын-нан аерылган кешеләрне берәмләп кенә түгел, йөзәрләп санарга мөмкин. Бер хатын белән йөреп, бөтен дәүләтеннән аерылган ке-шеләр дә җитәрлек.

.اِحْفَظْ عَوْرَتَكَ إِلاَّ مِنْ زَوْجَتِكَ أَوْ مَا مَلَكَتْ يَمِينُكَ، قِيلَ إِذَا كَانَ الْقَوْمُ بَعْضَهُمْ فِي بَعْضٍ، قَالَ إِنِ اسْتَطَعْتَ أَنْ لاَ يَرَيَنَّهَا أَحَدٌ فَلاَ يَرَيَنَّهَا، قِيلَ إِذَا كَانَ أَحَدُنَا خَالِيًا، قَالَ اللهُ أَحَقُّ أَنْ يَسْتَحْيَا مِنْهُ مِنَ النَّاسِ .

«Гаурәтеңне сакла, ул синең хатыныңа һәм синең милкеңдә, кул астыңда булган җариягә генә хәләл. Ата улныкын яки башка кеше башканыкын, ир кеше ир кешенекен күрсә ничек булыр дигән сорауга да, мөмкин булганча күрсәтмәгез дибез. Бер урында бер кешенең ялгыз хәлендә гаүрәте ачык булуының хөкеме ничек, ди-гән сорауга да җавап шул, кешеләрдән бигрәк Аллаһы Тәгаләдән оялырга кирәк».



Караклык
.مَنِ انْتَهَبَ فَلَيْسَ مِنَّا .

«Кеше талаучы бездән түгел».

Кешене иманнан яздыра торган зур гөнаһларның да иң зуры-сы һәм иң яманы – караклык, ягъни угрылык белән шөгыльләнү. «Карак ир белән карак хатынның явыз эшләренә күрә Аллаһы Тә-галәдән җәза йөзеннән кулларын кисегез», – ди Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә «Мәидә» сүрәсенең 38-нче аятендә. Аллаһы Тәгалә код-рәтле һәм хикмәт ияседер. Әгәр берәү шул золымыннан тәүбә итеп төзәлсә, Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул итеп гөнаһын да яр-лыкар. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә гөнаһларны ярлыкаучы һәм рә-химле Заттыр. Аллаһы Тәгаләнең бөтен нәрсәгә көче җитә».

Ислам дине мөселман җәмгыятендәге һәрбер кешенең яшәүгә булган хак-хокукын таный һәм аның иминлеген тәэмин итүдә бө-тен чараларны куллана. Бу хак-хокукларга һәр кешенең ашауга, эчүгә, киемгә һәм йорт-җир кебек нәрсәләргә ия булуы керә. Хөкү-мәт яки аерым бер җәмәгать һәркемнең яшәү өчен җитәрлек булган матди чаралары турында кайгыртырга тиеш. Иң беренче – хәләл кәсеп. Ягъни хөкүмәт аңа иң беренче гыйлем бирә, аннан соң эшләү өчен төрле мөмкинлекләр булдыра. Әгәр берәүгә эш урыны җитмәсә, яки вакытлычамы, даимиме эшкә яраксызлыгын-нан эшсез калса, яки эшләп тапкан малы үзе һәм гаиләсе өчен җи-тәрлек булмаса, аның хөкүмәт тарафыннан булган оешмалардан матди ярдәм алырга лаеклылыгы таныла.

Ислам дине шәхси миллеккә ия булу чараларын нык итеп билгеләп куйган, ягъни һәркем үзенең хәләл юл белән тапкан ма-лына гына хуҗа, ия була. Шуның өчен мөселман җәмгыяте эчендә берәүнең шәхси милке башкаларда нәфрәт тә, үзенә тартып алу те-ләге дә уятмый.

Хәләл кәсепкә, хәләл малга кызыктырып Ислам кешеләрнең холыкларын, намусларын тәрбияли. Ни өчен соң кайберәүләр, юга-рыда әйтеп үтелгәнчә, хөкүмәт тарафыннан шулкадәр кайгыр-тучанлык була торып, караклык белән көн күрә? – Җавабы шул: карак ач яки ярлы булганы өчен түгел, ә ачкүзлелектән, комсыз-лыктан, эшләмичә баерга, башкалар хисабына яшәргә омтылудан урлый. Ул үзенең шул кабәхәт чире белән җәмгыятьнең тыныч-лыгын бетерә, кешеләрне үзләренең хәләл малларын тынычлап файдаланудан мәхрүм итә.

Угрылыкка каршы көрәштә төрмәләр үзләрен акламыйлар. Чөнки, төрмәләр бервакытта да каракны җинаятьтән тыючы шарт-ларны булдыра алмаячак. Төрмәләр җинаятьче шунда утырганда гына файдалы.

Кемгәдер җәза бирү – Аллаһ эше, кеше эше түгел, һәм бу нәр-сә фәкать кешеләрне җинаятьтән саклау һәм җәмгыятьнең иминле-ген тәэмин итү өчен корылган. Ләкин, Аллаһы Тәгалә кешене кыл-ган гөнаһы өчен гел җәзалау ягында түгел, Ул аны гафу да итә.

Җинаятьченең үз гаебен танып тәүбә итүе һәм киләчәктә дә төрле җинаять кылудан баш тартуы гына җитми, ул үзенең гаебен юарга тиеш, ягъни, әгәр берәүне рәнҗеткән булса, аннан гафу үте-нергә, малын урлаган булса, кайтарып бирергә тиеш. Әгәр кеше явызлыктан тыелып та, анда изгелеккә омтылу хисе уянмаса, аны тагын явызлыкка этәрүче бушлык хасил булачак.

.لاَ غَصْبَ وَ لاَ نَقْبَةَ .

«Ислам шәригатендә кешенең малын талап алу һәм йорт-җи-ренә кереп үтерүләр юк».

Исерткечләр
.نَهَى عَنْ كُلِّ مُسْكِرٍ .

«Рәсүлебез һәрбер исерткеч нәрсәләрдән тыйган».

Аракы, сыра, тәмәке, әфьюн – болар бар да хәрам.

Иманның какшамас нигезләре хакында сүз алып бара торган булсак, Ислам дине аларга карата баштан ук җитди мөнәсәбәттә булды. Ә инде сүз халыкларның өйрәнеп, гадәтләнеп калган эш-ләренә кагылса, Ислам үзенең аларга карата мөнәсәбәтен сак-чыллык белән белдерде. Шуңа күрә аларны үзгәртү әкрен-әкрен, баскычлап барды. Мәсәлән, исерткеч эчемлекләре һәм отыш уен-нары белән дә шулай булды. Икесенә дә халыклар бик нык өйрә-неп, бирелеп калган иделәр. Шуңа күрә бу чир аерым бер дәвалау ысулына мохтаҗ булды. Шул нисбәттән Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә болай дип мәрхәмәт кыла: «Әгәр синнән исерткеч һәм отыш уеннары хакында сорасалар, син: «Аларда зур гөнаһ һәм ке-шегә файдалары да бар, – дип әйт! Әмма файдасына караганда, гөнаһы, зарары күбрәк», – диген». (Бәкара: 219)

Менә шулай итеп Аллаһы Тәгалә бу мәсьәләне чишүне кеше-ләрнең үзләренә тапшырып куйган, ягъни шул аракы, тәмәке, нар-котиклар һәм отыш уеннарыннан килә торган зарар һәм файда-ларны үзләренең акыллары белән үлчәп, чагыштырып карасыннар да, тыелсыннар дип. Ләкин, кызганыч, нәтиҗә, көткәнчә булмады. Алар бу нәрсәләрдән тыелу түгел, үзләренә бу нәрсәләр хакында җитдирәк уйлап карауны да кирәк дип тапмадылар. Шуңа күрә Ал-лаһы Тәгалә Үзенең тәрбия ысулындагы катгый хөкемне үзен иманлыга санаган кешеләргә игълан итте: «Әй, сез, иман китергән бәндәләр! Әлбәттә, исертә торган нәрсәләр (моңа аракы да, тәмәке дә, наркотиклар да керәләр), отыш уеннары, сыннарга табыну һәм ырым, багучылык шөгыльләре шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдәндер, бу нәрсәләрдән ерак булыгыз шаять котылырсыз. Исерткечләр, отыш уеннары белән шайтан сезнең арагызга ачу, дошманлыкны салырга, шулар белән сезне Аллаһының зекереннән һәм намаз укудан тыярга тели. Кайчан инде бу эшләрдән тук-тыйсыз? Тыеласызмы инде, юкмы?» – дигән сорау белән Аллаһы Тәгалә әлеге аятен тәмамлый.

Кайбер аракы эчүчеләр үзләренең нәфесләре бозыклыгын тәкъдир белән акламакчылар. «Тәкъдирдә язылган, менә шуның өчен эчәм», имеш. Кызык, бу сәрхүш кайсы күккә менеп тәкъдире язылган китапны укып төште икән? Әгәр укыган булса, тәкъдиргә шулай нык ышангач, ни өчен ул башка эшләрендә дә тәкъдирдә язылганча гына эш итми икән? Ни өчен ул авыргач табибка бара? Бәлки аңа үләргә язгандыр? Юк, аның бер дә үләсе килми, «үлә-сең» дип биш тәкъдир китабында язылган булса да, ул бөтен бар-лыгы белән шул үлемгә каршы торачак. Күпләребез менә шулай тормыштагы уңышсызлыкларны Аллаһыга сылтыйлар. Аллаһ бе-леп тора бит, ник юл куя, диләр. Моңа җавап итеп мин сезгә бер мисал китерәм: мәсәлән, синең машинаңны бер оста карады да, сиңа: «Машинаңның фәлән-фәлән урыннарын төзәт, югыйсә, күп йөрмәссең, ватылып туктарсың яки авариягә юлыгырсың», дип әйтте, ди. Машинаңны төзәтмичә йөргән идең, эш чыннан да шул оста әйткәнчә булып чыкты, беркөнне машинаңның ул әйткән уры-ны ватылып чыкты. Сорау: моңа кем гаепле, синме яки аның ваты-лачагын алдан кисәткән остамы? Әлбәттә, үзең. Ярый, синең бу оч-ракта машинаң гына ватылды. Әгәр авария ясап, кемнедер бәр-дергән, яки үзең имгәнгән булсаң?.. Кыскасы, уйлап, акыл белән эш итәргә кирәк.

.أَنْهَاكُمْ عَنْ قَلِيلِ مَا أَسْكَرَ كَثِيرُهُ .

«Сезне күбе исерткән нәрсәнең азыннан да тыям».

Ягъни, күп эчкәннән, яки йотканнан соң исертә торган нәрсә исертмәслек дәрәҗәдә аз булса да, хәрам була. Моңа кымыз, сыра һәм тәмәке кебек нәрсәләр керә. Аракы, әфьюн кебек нәрсәләрнең азы да хәрам булуында шик юк.

Отыш уеннары

!يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِنَّمَا الْخَمْرُ وَ الْمَيْسِرُ وَ الْأَنْصَابُ وَ الْأَزْلَمُ رِجْسٌ مِنْ عَمَلِ



الشَّيْطَانِ فَاجْتَنِبُوهُ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ. إِنَّمَا يُرِيدُ الشَّيْطَانُ أَنْ يُوقِعَ بَيْنَكُمُ الْعَدَاوَةَ وَ الْبَغْضَاءَ

فِي الْخَمْرِ وَ الْمَيْسِرِ وَ يَصُدَّكُمْ عَنْ ذِكْرِ اللهِ وَ عَنِ الصَّلاَةِ فَهَلْ أَنْتُمْ مُنْتَهُونَ !

«Ий, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр, отыш уеннары, сыннарга табыну һәм ырым-багучылык эшләре шайтан гамәллә-реннән булган нәҗес эшләрдер. Алардан ерак булыгыз, шаять ко-тылырсыз. Хәмер эчертү һәм отыш уеннары уйнату белән шайтан арагызга дошманлыкны һәм ачуны салырга, сезне Аллаһының зе-кереннән һәм намаз укудан тыярга тели. Шулай булгач, ул шайтан гамәле булган нәҗесләрдән тыеласызмы инде, юкмы?», – ди Алла-һы Тәгалә Мәидә сүрәсенең 90,91-нче аятьләрендә.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә кайсы урында кешеләрне исерткеч эчемлекләр эчүдән тыйган булса, шуның артыннан ук, отыш уеннарының да шайтан шөгыле икәнлеге хакында әйтеп үтә. Чөнки шайтан шул ике нәрсә белән кешелек дөньясын адаштырып, саташтырып Аллаһының зекереннән тыерга тели.

Отыш уеннарын кешеләр үзара сөйләшеп бер-берсенең малын урлашу дисәк тә була. Моннан тыш ул кешене башка күп төрле бәлаләргә алып килә. Отыш уеннары: уенчылар арасында дошман-лык, ачу тудыра; отылучы тарафны бөлгенлеккә төшерә, нәтиҗәдә күпме гаиләләрне вайран итә; кешене Аллаһы Тәгаләнең зекерен-нән тыя, чөнки бу кеше үзенең бөтен вакытын, бөтен фикерен шул отыш уеннарына багышлый: ничек итеп отарга да, ничек итеп от-тырмаска? Отыш уеннары кешене кәсептән калдыра, чөнки күп мал откан кешенең кәсепкә хаҗәте калмый, ә үз малын оттырган кешенең хәзер кәсептә кайгысы юк, хәзер аның бөтен уе кайдан һәм ничек итеп җиңел юл белән мал табарга?

Отыш уеннарының кешелек дөньясын җимерә торган зарар-лары шулкадәр күп ки аларны санап бетерерлек тә түгел. Юкка гы-на шайтан аны адәм балаларына каршы үзенә корал итеп алмаган.

Отыш уеннары бик күп төрле. Ул хәзер бигрәк тә күбәйде. Телевизордан аның хәзер нинди генә төрләре алып барылмый. Ке-шеләр хәзер инде ул отыш уеннарына гадәтләнеп, өйрәнеп кал-дылар, аларның отыш уеннары булуы хакында уйлап та кара-мыйлар. Шунысы куркыныч ки, аны карап торучылар да шул уен-ны уйнаучылар җөмләсенә керәләр.


Сихер
Сихер гыйлеме Коръән Кәримдә «Мә тәтлүш-шәйәтыйнү» дигән сүз белән шайтан тәгълиматы дип аңлатыла. «Мә ләһү фил-әхыйрати мин халәкъ» (Ахирәттә сихерчегә яхшылыктан бернинди өлеш юк), дип Аллаһы Тәгалә сихерчене ахирәттә Үзенең рәхмә-теннән мәхрүм иткән. Рәсүлебез дә сихерне кешелек дөньясын һә-лак итә торган иң зур гөнаһлар җөмләсенә керткән. Сихерчеләргә барып сихер кылдыручыны үзенең өммәтеннән санамаска кушкан. Үткәндәге зур галимнәр, шул җөмләдән имам Әбү Хәнифә, хәтта, сихерче үтерелергә тиеш дигән катгый карар чыгарганнар. Сихерче ни өчен шундый каты хөкемгә лаек булган соң? «Чөнки, алар ир белән хатын арасын аера торган гыйлемлекне өйрәнделәр», – ди Аллаһы Тәгалә Бәкара сүрәсенең 102-нче аятендә.

Әйе, әгәр ир белән хатын бер-берсе белән күркәм мөнәсәбәт-тә булсалар, бу вакытта кешелек дөньясы алга барачак. Әгәр инде бер-берсенә битараф, яки аннан да бигрәк дошман булсалар, кеше-лек дөньясы бөтенләй харап булырга мөмкин. Шуңа күрә кешелек дөньясының нигезен тәшкил иткән ир белән хатын арасын иң явыз кеше генә бозарга мөмкин.

Рәсүлебезнең бер хәдисендә риваять ителгәнчә, Иблис мәлгун үзенең гаскәрен кешеләрне туры юлдан адаштыру өчен төрле якка таратыр икән. Соңыннан алар нәрсә эшләгәннәре хакында кайтып Иблискә хәбәр биргәч, Иблис аларның бер эш тә эшләмәүләре, булдыксызлыклары турында әйткән вакытта бер шайтан килеп: «Мин бер хатынны иреннән аерттым», – дияр. Шунда Иблис аны: «Менә булдыргансың, менә нинди зур эш эшләгәнсең», – дип мак-тар икән.

Сихер төрле рәвешләрдә булырга мөмкин. Йолдызнәмәләр, бөтиләр бар да сихернең тармакларына керәләр. Рәсүлебез хәтта, сүзне оста итеп, ышандырып сөйләүне дә сихернең бер тармагы дип атаган. Чөнки бу кеше үзенең оста сөйләве белән акны кара, ялганны хакыйкать итеп күрсәтергә мөмкин.


Йолдыз гыйлеме
.مَنِ اقْتَبَسَ عِلْمًا مِنَ النُّجُومِ اِقْتَبَسَ شُعْبَةً مِنَ السِّحْرِ زَادَ مَا زَادَ .

«Әгәр бер кеше йолдыз гыйлемен өйрәнсә, димәк, бу кеше сихердән бер өлеш алган булыр, әгәр күбрәк өйрәнсә, сихердән янә күбрәк өлеш алган булыр».

Йолдыз гыйлеме ике төрле. Беренчесе – йолдызларга карап җир йөзендә төрле нәрсәләрнең булачагын алдан хәбәр итү. Мәсә-лән: «сугыш булыр, яңгыр булмас, фәлән булыр, төгән булмас», – дип халыкның башын катыру, бу нәрсә (астрология) шәригатебездә тыелган. Икенчесе – кояш, ай, йолдызларның йөрешләрен, әйлә-нүләрен белергә сәбәп булган гыйлем, бу гыйлем (астрономия) – галимнәребез сөекле санаган гыйлем.

.لَيْسَ مِنَّا مَنْ تَطَيَّرَ وَ لاَ مَنْ تُطَيِّرَ لَهُ أَوْ تَكَهَّنَ أَوْ تُكَهِّنَ لَهُ، أَوْ تَسَحَّرَ أَوْ تُسُحِّرَ لَهُ .

«Фал ачучы яки ачтыручы, китап ачучы яки ачтыручы, сихер кылучы яки кылдыручы – боларның берсе дә бездән түгел».

Кошның очуы яки кычкыруы белән берәр эшне юрау, шом-лану, киләчәкне беләм дип дәгъва кылу, сихер кылам, сөйдерәм, күз буам дигән булып көзге аркылы карау, стакандагы суга алтын балдак салып карау, чәч-тырнак белән сөйдергеч кылу, биздерәм дип әллә ниләр кыланулар зур гөнаһлардан саналалар. Бу эшләрне кылган кешеләр Мөхәммәт галәйһиссәләмнең өммәтеннән бул-мыйлар.



Әгъзаларны үзгәртү
.لَعَنَ اللهُ الْوَاشِمَاتِ وَ الْمُسْتَوْشِمَاتِ وَ النَّامِصَاتِ

وَ الْمُتَنَمِّصَاتِ وَالْمُتَفَلِّجَاتِ لِلْحُسْنِ الْمُغَيِّرَاتِ خَلْقَ اللهِ .

«Тән тиресенә энә белән тишеп кара миңнәр ясаучылар, шул миңнәрне ясатучылар, кешенең битендәге төкләрне йолкучылар, кашларын нечкәләтүчеләр, тешләрен матурлык өчен игәүләп ара калдыручылар, Аллаһы Тәгалә биргән әгъзаларны үзгәртүчеләр – боларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булсын».

.لَعَنَ اللهُ مَنْ يَسِمُ فيِ الْوَجْهِ .

«Йөзенә берәр нәрсә белән татуировка ясаучыга Аллаһы Тә-галәнең ләгънәте булсын».

.لَعَنَ اللهُ الْوَاصِلَةَ وَ الْمُسْتَوْصِلَةَ وَ الْوَاشِمَةَ وَ الْمُسْتَوْشِمَةَ .

«Чәченә чәч ялгаучы һәм битенә энә белән тишеп кара миң-нәр ясаучы хатыннарга Аллаһының ләгънәте булсын».


Икейөзлелек
.آيَةُ الْمُنَافِقِ ثَلاَثٌ: إِذَا حَدَّثَ كَذِبَ وَ إِذَا وَعَدَ أَخْلَفَ وَ إِذَا أْتُمِنَ خَانَ .

«Монафыйкның өч билгесе бар: сөйләсә – ялганлый; вәгъдә бирсә, боза; амәнәт тапшырылса, хыянәт итә».

Ялган сөйләргә кешеләр күбрәк яшь вакытларында өйрә-нәләр. Соңрак бу нәрсә гадәткә керә дә, кеше шуннан ләззәт таба башлый. Бервакыт Рәсүлебездән: «Мөэмин кеше куркак булыр-мы?» – дип сораганнар. Рәсүлүллаһ: «Булыр», – дигән. «Мөэмин кеше саран булырмы?» – дип сораганнар. Рәсүлүллаһ: «Булыр», – дигән. «Мөэмин кеше ялган сөйләрме?» – дип сораганнар. Рәсү-лүллаһ: «Юк», – дип җавап биргән.

Бу хәдистәге «вәгъдә»дән максат – яхшы эш белән вәгъдә кы-лу. Әмма бозык һәм шәригатьтә тыелган эш белән вәгъдә кылып та, шул вәгъдәдә тормау монафыйклык галәмәте түгел, бәлки чын мөселманлык галәмәте була. Ислам хөкеменә күрә, яман ниятләр һәм бозык вәгъдәләр үтәлмәскә тиеш.

Мәзкүр өч галәмәте табылган кешеләрне өздереп, «мона-фыйклар» дип хөкем итәргә ярамый. Чөнки бер нәрсәнең галәмәте булса да, үзе табылу һәрвакытта лязем булмый. Хәдиснең максаты – шушы өч төрле нәрсәдән саклану хакында бәндәләргә нәсыйхәт кылу. Бу хәдис белән һәркем башкалар хакында түгел, иң элек үзе хакында хөкем йөртергә тиеш.

Коръән Кәрим һәм хәдисләрдән аңлашылганча, күңелендә булганның киресен күрсәтүче кеше монафыйк була. Әгәр тыштан мөселман булып та, күңеленнән ышанмаса, ул кеше Коръән Кә-римдә хәбәр ителгән монафыйклар исәбеннән була. «Монафыйк кем?» – дип сораучыларга: «Ислам диненең бер ишегеннән кереп, икенче ишегеннән чыгып китүче», – дип җавап бирелсә, дөрес бер җавап бирелгән булыр. Мөселманнар арасында сүз сөйләгәндә (яз-ганда да) ялганлаучылар, вәгъдәләрендә тормаучылар, амәнәткә хыянәт итүчеләр бар икәнлегендә шөбһә юк. Үзләре теләсә ничек булсыннар, әмма шул эшләре монафыйклык галәмәтедер. Әгәр үз-ләре саф адәмнәр булып та, бу галәмәтләр аларга тиешсез тагылып йөри торган булса, аның чарасы шул галәмәтләрнең һәрберсен үзеннән алып ташлаудан гыйбарәт булыр. Монафыйклык башлап Мәдинәдә булды һәм Рәсүлүллаһ алардан күп җәфалар күрде. Бу хәдистә зекер ителгән галәмәтләр монафыйклыкның иң мәшһүр га-ләмәтләре булып, алардан башка галәмәтләр дә булырга мөмкин.

.أَرْبَعٌ مَنْ كُنَّ فِيهِ كَانَ مُنَافِقًا خَالِصًا ... إِذَا اؤْتُمِنَ خَانَ،

وَ إِذَا حَدَّثَ كَذِبَ، وَ إِذَا عَاهَدَ غَدَرَ، وَ إِذَا خَاصَمَ فَجَرَ .

«Дүрт төрле сыйфат кемдә булса, шул кеше чын мәгънәсендә икейөзле була: амәнәткә хыянәт итсә, сөйләгәндә алдашса, сүздә тормаса һәм бозык сүзләр әйтеп тарткалашса».

Ислам җәмгыятендә һәрвакыт үзара мәхәббәт һәм эчкер-сезлек хөкем сөрә, ә аның әгъзалары үзләренең тәкъвалыклары һәм тугрылыклары белән аерылып торалар. Шуңа күрә хәрәмләшүче-ләргә, алдакчыларга, хәйләкәрләргә, яхшылыкның кадерен белмәү-челәргә һәм хыянәт итүчеләргә анда урын юк. Мондый сыйфатлар икейөзле кешеләргә генә хас.

Аллаһы Тәгалә ике төрле җәмәгать хакында, ягъни мөэмин-нәр белән кяферләрнең сыйфатлары хакында мәгълүмат биргәннән сон, «Бәкара» сүрәсенең 8-нче аятеннән алып 20-нче аятенә кадәр өченче төр җәмәгать; иманнары калебләренә кермәстән, телләрен-дә генә эленеп торган җәмәгать – монафыйклар җәмәгате хакында хәбәр бирә. Сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм монафыйкларның мәкереннән гомеренең ахырына кадәр котыла алмаган.

Монафыйклар икейөзләнеп тыштан мөселман рәвешендә йөр-сәләр дә, чынлыкта исә, алар Ислам дошманнарыдыр. Алар хакый-катьне сүздә генә кабул итәләр, ул аларның йөрәкләренә үтеп керә алмый, чөнки аларның калебләрендә монафыйклык, көферлек чире бар. Алар үзләрен «без хакыйкый мөселманнар», дип игълан итә-ләр, ләкин сүз анык бер гамәлне кылырга яки нәрсәне дә булса Ал-лаһ юлында сарыф итәргә чакырылса, алар башкаларның артына качалар. Аллаһ шул җәмәгать хакында 8-нче аятьтән башлап әйтә: «Кайбер кешеләр «без Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китердек», дисәләр дә, чынлыкта исә, алар мөэмин түгелләр». Бу аятьнең мәгънәсе бик куркыныч. Иман нигезләренең иң зурларына иман китердек, дип әйтсәләр дә, мөэминнәрдән саналмаган, мөэ-миннәр җәмәгатенә керә алмаган бу җәмәгать нәрсәдә гаепләнде соң? 9-нчы аятьтә Аллаһы Тәгалә шуңа җавап биреп әйтә: «Алар Аллаһы Тәгаләне һәм мөэминнәрне алдарга телиләр, ләкин үзләре дә сизмәстән, фәкать үз-үзләрен алдыйлар».

Исламның күтәрелеш чорында, ягъни Мәккә чорында, тел бе-лән генә булса да иман китерүчеләргә җәннәтләр вәгъдә ителсә дә, иман гамәлләр белән ныгытылганнан соң дин башка төсмер алды. Гамәл иманның төп шартына әверелде. «Иман белән гамәл – икесе бер пар кебек, – ди Рәсүлебез галәйһиссәләм – берсе икенчесеннән башка төзек була алмый». Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хакыйкый иманны түбәндәгечә тасвирлый: «Иман – ул төрле матур уйлар уйлау һәм төрле гаҗәеп планнар кору белән генә булмый. Шулай ук, ул иман киемгә генә дә бәйләнеп кал-маган. Ләкин хакыйкый иман шундый иман: ул калебкә кергәннән соң, анда нык урнашып, аның кешедә барлыгын гамәле күрсәтеп тора».

Монафыйкларның калебләрендә нәрсә бар соң? «Аларның ка-лебләрендә чир бар», – ди Аллаһы Тәгалә. Көферлек, монафыйк-лык, бозыклык чире. Бу җәмәгать каты авыру белән авырый. Бөтен ниятләре, бөтен тырышлыклары фәкать дөнья тереклеге булганга күрә Аллаһы Тәгалә аларның чирләрен көннән-көн арттыра. «Ахырда алар ялганчы булганнары өчен рәнҗетүче газапка дучар булалар». «Аларга җир йөзендә бозыклык кылмагыз, ягъни Аллаһы Тәгаләнең канун-кагыйдәләренә каршы йөрмәгез, диелсә, алар: «Юк, без, киресенчә, ислах кылучыларбыз», диләр». Аллаһы Тәга-лә әйтә: «Сак булыгыз! Алар ислах кылучылар түгел, алар бозык-лык кылучылар. Ләкин үзләре шуны сизмиләр. Аларга сез дә чын-лап иман китергән кешеләргә охшап иман китерегез! – диелсә, алар, ахмакларга охшап без ничек иман китерик инде? – дип җавап бирәләр». Әйе, көненә биш вакыт намаз укыган, озын көннәрдә үз-ләрен ризыктан, судан тыеп ураза тоткан, Аллаһ юлына мал-мөлкә-теннән өлеш чыгарган кешеләр аларга акылсызлар булып күренә-ләр. Алар фикеренчә, мөселманнар ниндидер буш идеяларга алда-нып, дөнья ләззәтеннән мәхрүм булып йөриләр имеш. Алар мөсел-маннарның юкка чыгуларын телиләр. Чөнки, мөселманнар Алла-һының аятьләре белән аларның күңелләрендәге бозык нәрсәләрне гел фаш итеп торалар. «Сак булыгыз! – ди Аллаһы Тәгалә, – бу җә-мәгать үзләре ахмаклар, үзләре акылсызлар, ләкин үзләре шуны белмиләр».

Монафыйкның икейөзлелеге нәрсә белән аңлатыла соң? – «Алар мөселманнар янында: «Без дә иман китердек», – дип, мөэ-минлекне дәгъва кылалар. Әгәр үзләренең шайтаннары белән ял-гыз калсалар: «Без сезнең белән, без бит мөселманнардан көлеп, мәсхәрә кылып кына йөрибез», – дип үзләренең көферлекләрен из-һар итәләр (күрсәтәләр). «Аллаһ аларның үзләрен шундый итеп мәсхәрә кылыр, аларны Аллаһы Тәгалә үзләренең азгынлыкла-рында, адашуларында калдыргач, хәйран булып калырлар». «Бу монафыйклар җәмәгате туры юл бәрабәренә адашу юлын сатып ал-дылар. Аларга бу сәүдәләре һичбер файда бирмәде. Алар бу юнә-лештә туры юлны да һичкайчан таба алмаячаклар».

Монафыйклар Аллаһыга якынаю өчен түгел, ә башкалар күр-сен өчен генә гамәл-гыйбадәт кылалар. Шуның өчен алар гыйба-дәтне авырлык белән иренеп кенә башкаралар. Алар Аллаһ турын-да, гомумән, фикер йөртмиләр, күбрәк кешеләргә ярау өчен генә тырышалар. Монафыйклар күп вакытта башкаларны үзләренең ял-ган ихласлыкларына ышандыруга да ирешәләр. Фәкать үзләренең мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгән монафыйклардан күп җәмгыятьләр зарар күрә.

.إِنَّ شَرَّ النَّاسِ ذُو الْوَجْهَيْنِ، الَّذِي يَأْتِي هَؤُلآءِ بِوَجْهٍ وَ هَؤُلآءِ بِوَجْهٍ .

«Иң явыз адәм – икейөзле кеше. Ул – берәүләр янына барса, бертөрле, икенче кешеләр янына барса, икенче төрле күренеп йөрү-че кеше».

Чын мөселман икейөзлелектән һәм ялагайлыктан ерак тора, чөнки аның иманы бу куркыныч упкынга төшүдән аны һәрвакыт саклап йөри.

.مَنْ كَانَ لَهُ وَجْهَانِ فِي الدُّنْيَا كَانَ لَهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ لِسَانَانِ مِنْ نَارٍ .

«Әгәр бер кеше дөньяда икейөзле булса, ул кешенең Кыямәт көнендә уттан булган ике теле булыр».



Тел хакында
.إِذَ أَصْبَحَ ابْنُ آدَمَ فَإِنَّ الْأَعْضَاءَ كُلَّهَا تُكَفِّرُ اللِّسَانَ فَتَقُولُ: اِتَّقِ اللهَ فِينَا

فَإِنَّمَا نَحْنُ بِكَ فَإِنِ اسْتَقَمْتَ اسْتَقَمْنَا وَ إِنِ اعْوَجَجْتَ اعْوَجَجْنَا .

«Таң вакытында бөтен әгъзалар телгә ялына башларлар икән: «Әй, син тел! Зинһар безнең хакыбызда Аллаһыдан курык, чөнки без синең белән бергә бит. Син тугры булсаң, без дә тугры, син чалыш булсаң, без дә чалыш булабыз».

Кеше еш кына буш, кирәкмәгән, ахирәткә дә, дөньяга да фай-дасы булмаган сүзләр сөйли, бу аның үзенә дә, башка кешеләргә дә зыян китерә, югыйсә тик торуы күпкә хәерлерәк. Әбү Бәкер разы-яллаһү ганһү буш сүзләрдән тыелыр өчен хәтта авызына таш салып йөргән. Әгәр берәр сүз әйтергә кирәк булса, башта уйлар икән, әгәр әйтәсе сүзе Аллаһ разый була торган сүз булса, авызыннан ташны алып сөйләр икән.

.أَفْضَلُ الْمُؤْمِنِينَ إِسْلاَمًا مَنْ سَلِمَ الْمُسْلِمُونَ مِنْ لِسَانِهِ وَ يَدِهِ وَ أَفْضَلُ الْمُؤْمِنِينَ



إِيمَانًا أَحْسَنُهُمْ خُلْقًا وَ أَفْضَلُ الْمُهَاجِرِينَ مَنْ هَجَرَ مَا نَهَى اللهُ تَعَالَى عَنْهُ وَ أَفْضَلُ

الْجِهَادِ مَنْ جَاهَدَ نَفْسَهُ فِي ذَاتِ اللهِ عَزَّ وَ جَلَّ .

«Мөселманнарның иң яхшысы шул кеше – аның кулыннан да, теленнән дә башка мөселманнар зыян күрмәсләр. Мөэминнәрнең иң яхшысы – холкы күркәм булганы. Мөһаҗирларның иң яхшысы – Аллаһ тыйган нәрсәләрне ташлаучы. Җиһатның иң яхшысы – Аллаһы Тәгаләнең Затын тануга сәбәп булган фәннәрне өйрәнү».

.كَفَى بِالْمَرْءِ إِثْمًا أَنْ يُحَدِّثَ بِكُلِّ مَا يَسْمَعُ .

«Кешегә гөнаһлы булу өчен һәр ишеткән нәрсәсен сөйләп йө-рүе җитә».

.اَلْمُسْلِمُ مَنْ سَلِمَ الْمُسْلِمُونَ مِنْ لِسَانِهِ وَ يَدِهِ .

«Хакыйкый мөселман шул кеше – аның теленнән дә, кулын-нан да башка мөселманнар сәламәт булырлар».

Кыямәт көнендә иң яман урында булучы кеше – дөньяда ва-кытта аның теленнән һәм явызлыгыннан башкалар куркып торган кеше.

Юаш һәм йомшак табигатьле кешеләр кайбер усал кешеләр-дән җәфа күрәләр, бөтен гомерләрен шулардан куркып үткәрәләр, хәлләреннән килгәнчә аларны сыйларга, бүләкләр бирергә мәҗбүр булалар. Әгәр шул залимнар яхшылык белән ипкә килмәсәләр, аларны хөкүмәт кулына һәм гадәләт мәхкәмәләренә тапшырырга кирәк. Залимнарга, угры һәм җинаятьчеләргә иркенлек бирү, алар-ның җәбер-золым кылуларына тыныч кына карап тору яхшы кеше-ләр һәм мәзлүмнарга золым итү һәм җәфа кылу була.

Бер хәдистә: «Телләреннән куркылу сәбәпле сыйланып йөрү-челәр һәм хөрмәт күрүчеләр – кешеләрнең усалларыннандыр», – дигән гыйбарә риваять ителә.

Хәзерге вакытта кайберәүләр үзенең әче теле яки усаллыгы белән башкаларны куркыта алуы белән бөтен дөньяга мактана.

Теле тарафыннан адәм баласына зур хәтәрләр киләчәк бул-ганлыктан аңа телен тыярга һәм юк-бар сүзләр сөйләп гомер үт-кәрмәскә кирәк. Телгә ирек бирү, ялган вә хата, гайбәт вә сүз йөр-тү, рия вә күз буяучылык, фәхеш һәм дошманлык кебек афәтләргә сәбәп булуы мәгълүм. Ләкин телне саклыйм дип бөтенләй тик тору да лязем түгел. Сүзне дүрт төргә аерырга мөмкин: 1) зарарлы; 2) файдалы; 3) зарары да, файдасы да бар; 4) зарары да, файдасы да юк. Боларның беренчесендә сүздән бөтенләй тукталырга кирәк. Икенчесендә – сөйләү лязем. Өченчесендә зарар тарафы күбрәк яки тигез булса, сөйләмәскә, файда тарафы күбрәк булса, сөйләргә кирәк. Дүртенчесендә – тик торырга кирәк. Чөнки файда да, зарар да юк нәрсә белән шөгыльләнү вакытны әрәм итүдән генә гыйба-рәт булачак.

Әһәмиятсез сүзләр белән вакыт үткәрүнең сәбәпләре шулар: 1) кирәк түгел нәрсәләрне тикшерү һәм төпченү; 2) бер кешегә дуслыкны күрсәтү өчен сүз табарга тырышу; 3) вакыт үткәрү һәм башка шундый нәтиҗәсез нәрсәләр.

Аш-су мәҗлесләрендәге сөйләшүләр күбесенчә шул өченче төрдән булалар. Шуңа күрә бу афәттән саклану нияте белән кунак-ка йөрми торган кешеләрне: «Аш-суга йөрми, чакырган җиргә бар-мый, карендәшлек хакын үтәми, тәкәббер булганлыктан башка-ларны санга сукмый», – дип гаепләргә кирәкми. Телне афәттән сак-лар өчен иң җиңел юл – мәгънәсез халыктан аулакта булу һәм мәгънәсез кешеләргә катышмау.

.رَحِمَ اللهُ امْرَأً تَكَلَّمَ فَغَنِمَ أَوْ سَكَتَ فَسَلِمَ .

«Шул кешегә Аллаһы Тәгалә рәхмәт кылыр, ул кеше әгәр сөйләсә, сөйләве файдага булыр, тик торса сәламәт булыр».

Ягъни, әгәр сөйләсә, сүзе файдалы булыр, тик торса янә фай-да күрер. Файдасыз урында сөйләмәс, тиеш булмаганда тик торыр.

.إِنَّ اللهَ يُبْغِضُ الْفَاحِشَ الْمُتَفَحِّشَ .

«Сүзләрендә һәм эшләрендә кабәхәт булган кешеләрне Алла-һы Тәгалә сөйми».

.نَهَى عَنِ النَّوْمِ قَبْلَ الْعِشَاءِ وَ عَنِ الْحَدِيثِ بَعْدَهَا .

«Рәсүлебез ястү намазына кадәр йоклауны, ә ястү намазын укыганнан соң сүз сөйләүне мәкруһ күргән».

.إِنَّ الْعَبْدَ لَيَتَكَلَّمُ بِالْكَلِمَةِ مَا يَتَبَيَّنُ فِيهَا يَزِلُّ بِهَا فِي النَّارِ أَبْعَدَ مَا بَيْنَ الْمَشْرِقِ وَ الْمَغْرِبِ .

«Кеше, бәлки уйламыйча да, бер сүз әйтеп куя һәм ул шул бер сүз белән җәһәннәмгә мәгърибтән алып мәшрикъкача булган арадан да ераккарак кереп китә».

Шул бер сүз белән кеше берәүнең үлеменә сәбәпче булырга мөмкин. Шул бер сүз белән кеше мөселманнарның арасын тәмам фетнәләндереп ташларга мөмкин. Аның мөселманнар зарарына, Исламның зарарына әйтелгән бер сүзе аның бөтен изге гамәлләрен юкка чыгарып, үзен җәһәннәмнең төбенә олактырырга мөмкин.

Кеше сөйләгән сүзен гүзәл, ачык, ягъни кеше аңларлык итеп сөйләргә тиеш. Сүз күп эш тудырыр, сүз бер комны тау иткәне ке-бек, тел мәсьәләсе бик зур мәсәләдер. Телләребезнең, төсләре-безнең төрлечә булуы – Аллаһы Тәгаләнең олы галәмәтләреннән. Һәр милләтнең үзенә бер теле бар. Ул милләт үзенең телен саклар-га тиеш. Безнең дә үзебезгә атакланган телебез бар. Без шул теле-безне төрле чит-ят сүзләрдән арындырырга, кимчелекләре булса, төзәтергә тиеш. Һәр милләткә бер тел, бер атаклы кием кирәкле-ген тарихлар исбат итеп тора. Яшәсен телебез – татар теле!

Әгәр тарихка күз салсак шул ачыклана – милләтебез зур үсеш кичергән чорлар Ислам дине киң таралган вакытларга туры килә. Димәк, бүгенге көндә алдыбызга җитди максатлар куйсак, диннең милләтебез язмышында хәлиткеч роль уйнаганлыгын онытырга ярамый. Киләчәктә бары тик Ислам көчәйгән очракта гына татар халкы милләт буларак сакланып калачак.
Ялганлау
.أَصْدَقُ كَلِمَةٍ قَالَهَا الشَّاعِرُ كَلِمَةُ لَبِيدٍ أَلاَ كُلُّ شَيْء مَا خَلاَ الله بَاطِلٌ .

«Иң дөрес сүз Ләбид исемле шагыйрьнең сүзедер: «Мәгълүм булсын: Аллаһыдан башка бөтен нәрсә – ялган, буш һәм бетүче».

Ләбид – гарәпләрнең җаһилият заманында яшәгән мәшһүр бер шагыйре.

Кешенең үзе ишеткән нәрсәләрнең барысын да сөйләп йөрүе аңа ялганчы булу өчен җитә.

.لَيْسَ الْكَذَّابُ الَّذِي يُصْلِحُ بَيْنَ النَّاسِ، فَيَنْمِي خَيْراً، أَوْ يَقُولُ خَيْراً .

«Үзенең ялганы белән кешеләр арасын төзәтә, үзара дуслаш-тыра торган яхшы сүзләр сөйли һәм хәерле хәбәрләр ирештерә торган кеше ялганчы түгел».

Кешеләр арасында татулык урнаштыру өчен Пәйгамбәребез нәфрәт белән тулган күңелләрне һәм ташка әйләнгән бәгырьләрне йомшарту өчен, хәтта, арттырып сөйләргә дә рөхсәт итә. Ул моны ялган дип атамый, һәм бу сүзләрне әйтүчеләрне ялганчылар рә-тенә кертми.

.اَلْمَكْرُ وَ الْخَدِيعَةُ وَ الْخِيَانَةُ فِي النَّارِ .

«Мәкер кору, ялганлау, хыянәт итү – боларның барысы да тә-мугъ әһелләренең эшләре».

.مَنْ أَعَانَ ظَالِمًا لِيَدْحَضَ بِبَاطِلِهِ حَقًّا فَقَدْ بَرِئَتْ منْهُ ذِمَّةُ اللهِ وَ رَسُولِهِ .

«Әгәр бер кеше залим кешегә аның ялганын өскә чыгарырга ярдәм итсә, бу кешедән Аллаһы Тәгалә һәм Аның Рәсүле бизәр».

.إِنَّ الصِّدْقَ يَهْدِي إِلَى الْبِرِّ، وَ إِنَّ الْبِرَّ يَهْدِي إِلَى الْجَنَّةِ، وَ إِنَّ الرَّجُلَ لَيَصْدُقُ حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ صِدِّيقًا. وَ إِنَّ الْكَذِبَ يَهْدِي إِلَى الْفُجُورِ، وَ إِنَّ الْفُجُورَ يَهْدِي إِلَى النَّارِ، وَ إِنَّ الرَّجُلَ لَيَكْذِبُ حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ كَذَّابًا .

«Чыннан да, дөреслек тәкъвалыкка китерә, тәкъвалык исә, җәннәткә илтә. Һәрвакыт дөресен генә сөйләгән кеше Аллаһы Тә-галә каршында «тугрыларның тугрысы», дип теркәп куела. Ялган бозыклыкка китерә, ә бозыклык исә, үз чиратында утка илтә. Һәр-вакыт алдашучы кеше Аллаһы Тәгалә каршында «ялганчы» дип язып куела».

Адәм балаларында табыла торган төзек һәм бозык холыклар бик күп булса да, әхлак галимнәре каршында шул бик күп нәрсә-ләр ике төрле холыкка бүленә. Бу ике холык: дөреслек һәм ялган-дыр. Никадәр төзеклек булса – шуларның һәрберсе дөреслеккә, ни-кадәр бозыклык булса – шуларның һәрберсе ялганга кереп бетәләр.

Дөреслекне фикердә, сүздә, мөгамәләдә, вәгъдәдә дөрес булу исемендәге төрләргә аерырга мөмкин.

1. Фикердә дөрес булу үз-үзеңне алдамау һәм юк нәрсәләр бе-лән хакыйкатьне үзеңнән пәрдәләмәүдән гыйбарәт. Кеше бер нәр-сәне фикерли һәм игътикад итә дә, соңыннан комсызлык, ачу яки көнчелек сәбәпле шул игьтикадына үзе ышанмый башлый һәм ха-кыйкатьне үзеннән яшерергә чаралар эзли һәм таба. Әгәр шул комсызлык, ачу һәм көнчелекне бер якка ташласа, шул вакытта аның әүвәлге игътикады ачык сурәттә мәйданга чыга һәм шуның дөреслегендә һәм хакыйкать икәнлегендә аның шик-шөбһәсе кал-мый. Кайбер кешеләр бер нәрсәнең бозыклык икәнлеген белсәләр дә, шуңа күңелләре авышу сәбәпле үз-үзләренә шуны төзек итеп күрсәтергә тырышалар, башкаларга да шуны төзек итеп күрсәтү-нең төрле юлларын эзлиләр. Менә бу эшләр дөреслек түгел, бәлки ялган һәм үз-үзеңне алдаудыр.

2. Сүздә дөрес, раст булу үзеңнең игътикадыңны һичбер яшерми сөйләүдән гыйбарәт. Бу исә тугры кешеләргә хас булган камиллектер. Үз игътикадының һәм хакыйкать дип белгән нәрсә-сенең киресен сөйләү кешенең ваклыгына, түбәнлегенә, үз уенда нык тору куәте юклыкка дәлилдер. «Үз игътикадымны сөйлим», – дип кычкырышу, тартышу һәм дәгъвалашу да дөрес эш түгел. Әм-ма киңәш яки фикер соралган вакытта «минемчә бу эш шулай» яки «бу эш хакында минем фикерем болай» дип ап-ачык сөйләү лязем. Ислам дөньясында эшләр шул рәвештә булып, хәтта хәлифәләргә дә гадәти бер кешегә мөрәҗәгать иткән кебек мөрәҗәгать итәләр иде. Олуг бер хәлифә мөнбәрдән: «Әгәр ялгыш урыным булса, тө-зәтегез!» – дип халыкка мөрәҗәгать иткән вакытта бер гарәп: «Ял-гыш булсаң, сине менә бу төзәтер», – дип кылычын күрсәткән. Лә-кин соңыннан үзе теләгәнчә эш йөртүче түрәләр, залим әмирләр халыкларны юашландырдылар, үз сүзләрен сөйләргә ирек бирмә-деләр, хәтта хәлифәләрнең берсе «Аллаһыдан курык» дигән бер ке-шенең башын кистерәм дип игълан итә. Шул сәбәптән халыклар үз фикерләрен ачык итеп сөйләүдән саклану юлына керделәр һәм алар үзләренең бу эшләренә төрле матур исемнәр бирделәр. Мәҗ-бүрлек һәм зарурәт сәбәпле булган бу эшләр инде күптән бетәргә тиеш иде. Чөнки дөрес сөйли алмаган һәм үз фикерен ачык әйтергә гайрәте булмаган милләт иң түбән бер милләт һәм нигезсез бер һәйкәл икәнлеге мәгълүм.

3. Мөгамәләдә раст, дөрес булу – бөтен хәят вә мәгыйшәтнең күчәре. Яхшы мал сату, бурычларны вәгъдәсендә тапшыру, амә-нәтне саклау, кеше хакларын алып калмау – һәрберсе мөгамәләдә раст булуга керәләр.

4. Вәгъдәдә раст булу мөгамәләдә раст булу эченә керсә дә, бу турыда аерым сөйләргә кирәк. Чөнки кайбер мөселманнар бу нәрсәгә тиешле әһәмият бирмиләр һәм аны игътибарсыз калды-ралар. Бездә вәгъдә кылу һәм шуның белән берлектә вәгъдәдә тор-мау да бик киң таралган. Күпләребезнең вәгъдәсе шул эшне эшләү нияте белән түгел, бәлки үтенечне кире кайтарудан оялып кына вәгъдә ителә. Бу исә вәгъдәдә тормау гына түгел, бәлки үтәмәү нияте белән вәгъдә кылу булганлыктан, тагын да зуррак гөнаһка сәбәп була. Кулдан килмәслек, үти алмаслык нәрсәләр хакында һичкайчан вәгъдә итмәскә һәм «бу эш минем кулымнан килми» дип ап-ачык итеп әйтергә кирәк.

Халыклар ни өчен растлыкны үзләренә гадәт итмиләр, ялган-нан һәм үти алмаслык эшләр хакында вәгъдә итүдән сакланмый-лар? Әйтелгән вәгъдәдә тору турысында дикъкать итмиләр? Мо-ның сәбәбе нәрсәдә соң? Сәбәбе мәгълүм: яшь вакытта яхшы тәр-бия алмау. Яшь вакытта тәрбиясе тиешле дәрәҗәдә булмаган кеше өчен китапларда язылган, мөнбәрләрдән сөйләнгән сүзләрнең нә-тиҗәсе бик аз. Дөреслек, растлыкка өйрәнгән балаларның һәртөрле бозыклыклардан сакланулары өметледер. Чөнки бозыклыкларның һичберсе растлык белән бергә булмый.

Кылмаслык эшләр хакында балаларга: «Шулай кылырбыз, бо-лай итәрбез», – дип, юансыннар өчен төрле вәгъдәләр кылу иң за-рарлы нәрсәләрдәндер.

.كَفَى بِالْمَرْءِ كَذِبًا أَنْ يُحَدِّثَ بِكُلِّ مَا سَمِعَ .

«Адәм баласына ялганчы булу өчен һәрбер ишеткән нәрсәне сөйләп йөрү җитә».

Бер кеше, никадәр ялган сөйләмәскә тырышса да, әгәр ишет-кән һәрбер сүзен кешеләргә сөйләп йөрсә, бервакыт ялган сөйләми калмас.

.تَحَرُّوا الصِدْقَ وَ إِنْ رَأَيْتُمْ فِيهِ الْهُلْكَةَ فَإِنَّ فِيهِ النَّجَاةَ

اِجْتَنِبُوا الْكَذِبَ وَ إِنْ رَأَيْتُمْ أَنَّ فِيهِ النَّجَاةَ فَإِنَّ فِيهِ الْهُلْكَةَ .

«Һәлак булачагыгызны белеп торсагыз да, һәрвакыт дөресен сөйләгез, чөнки котылу шунда. Котылу шунда дип уйласагыз да, ялганнан сакланыгыз, чөнки бөтен һәлакәт ялганлауда».

.لاَ يُلْدَغُ الْمُؤْمِنُ مِنْ جُحْرٍ وَاحِدٍ مَرَّتَيْنِ .

«Мөэмин кеше бер еланга үзен ике мәртәбә чактырмас».

Ягъни, мөэмин кеше бер үк төрле сәбәп белән ике мәртәбә ал-данмас.

Башкаларны алдау ярамаган кебек, үзең дә башкалар тара-фыннан алданудан сакланырга кирәк.

Кешеләрне яхшылап тикшермичә торып, аларга ышанган ке-ше алданыр.

Гадел, тугры мөселман хәрәмләшми, алдашмый һәм хыянәт тә итми, чөнки дөреслекнең иң кирәкле шарты булып эчкерсезлек, гаделлек, күңел сафлыгы һәм тугрылык тора. Ә инде ялганга, га-делсезлеккә, хыянәткә һәм хәйләкәрлеккә анда урын юк.

Зирәк һәм хак мөселманга намусы ялганларга да, ялганга тү-зәргә дә ирек бирми. Аның башына ялганлау турында берәр уй керсә дә, ул аны тормышка ашырмый, чөнки ул шул ялган белән гамәл кылса, үзенең чын мөселман булмаячагын аңлый.

.أَيُّمَا رَاعٍ غَشَّ رَعِيَّتَهُ فَهُوَ فِي النَّارِ .

«Кайсы көтүче үзенең көтүен алдаса, ул көтүченең утка керү-ендә шик юк».

Нинди дә булса җәмәгатькә баш булган кеше көтүче була.


Гайбәт сөйләү
.اَلْغِيبَةُ ذِكْرُكَ أَخَاكَ بِمَا يَكْرَهُ .

«Гайбәт – үз кардәшеңнең, әгәр ул ишетсә, яратмый торган берәр гаебе белән аның артында телгә алуыңдыр».

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйткән: «Гайбәт кардә-шеңнең үләксәсен ашау кебек». Ләкин әгәр берәү милләткә зарар-лы эш кылучы булса, бу кешене сөйләү, аның милләткә зарар ките-рүче булуын мөселманнарга белдерү гайбәттән саналмас. Рәсүле-без галәйһиссәләм әйткән: «Бозыклык иясен аңарда булган бозык-лыгы белән сөйләгез, аның яманлыгыннан кешеләр саклансыннар өчен». Рәсүлебез янә әйткән: «Әгәр берәү оят-хәя чикмәнен өстен-нән салса, аны сөйләү гайбәт булмас».
Көнчелек
.لاَ يَجْتَمِعُ فِي جَوْفِ عَبْدٍ الْإِيمَانُ وَ الْحَسَدُ .

«Мөселманның күңелендә иман белән көнчелек бергә була алмый».

Мөселман шәхесенә хас булмаган сыйфатларның тагын берсе – көнләшү.

Ялганнан, хыянәттән, көнчелектән һәм явызлыктан азат, эч-керсез һәм саф күңелле булу – чын мөселман булуның билгеләре менә шулар. Нәкъ менә шундый кешеләр генә Ислам җәмгыятен төзи ала. Ә инде кешеләргә карата нәфрәтле, алардан көнләшеп һәм аларны алдап йөрүчеләрнең Исламдагы бәяләре – күп вакытла-рын гыйбадәттә уздыруларына карамастан – бер тиен.

.دَبَّ إِلَيْكُمْ دَاءُ الْأُمَمِ قَبْلَكُمْ الْحَسَدُ وَ الْبَغْضَاءُ هِيَ الْحَالِقَةُ حَالِقَةُ الدِّينِ

لاَ حَالِقَةُ الشَّعْرِ وَ الَّذِي نَفْسُ مُحَمَّدٍ بِيَدِهِ لاَ تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ حَتَّى تُؤْمِنُوا وَ لاَ تُؤْمِنُوا

حَتَّى تَحَابُوا أَفَلاَ أُنَبِّئُكُمْ بِشَيْءٍ إِذَا فَعَلْتُمُوهُ تَحَابَبْتُمْ أَفْشُوا السَّلاَمَ بَيْنَكُمْ .

«Сездән элекке өммәтләрнең авыруы булган көнчелек белән ачу сезгә дә шуышып килеп җитте. Ул авырулар кыркучылардыр. Кыркучы дигәч тә, ул чәчне кыркучы дигән сүз түгел, бәлки динне кыркучы, динне кисүче булалар. Мөхәммәтнең җаны Аның ку-лында булган Зат белән ант итеп әйтәм, сез мөэмин булмыйча то-рып, һич җәннәткә керә алмыйсыз һәм бер-берегезне сөйми торып һич мөэмин булмыйсыз. Мин сезгә бер нәрсә әйтәм, әгәр аны кыл-сагыз үз арагызда сөешерсез, ул нәрсә – үзара сәлам бирешүдер».


Хыянәт итү
.إِنَّ رِجَالاً يَتَخَوَّضُونَ فِي مَالِ اللهِ بِغَيْرِ حَقٍ فَلَهُمُ النَّارُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Мөселманнарның бәйтел малларына (казналарына) хаксыз-лык белән баш булган һәм аны нәфесе теләгән җирләргә сарыф ит-кән, яки бәйтел малга хыянәт иткән кешеләр җәһәннәмдә була-лар».

Бүген дә бер хуш авазлы җырчыга йөз меңнәрне бирүчеләр дә шул халык милкеннән бирәләр бит. Шулай булгач, аларның ахи-рәттә кайтачак урыннары билгеле түгелмени?!

.حُرْمَةُ نِسَاءِ الْمُجَاهِدِينَ عَلَى الْقَاعِدِينَ كَحُرْمَةِ أُمَّهَاتِهِمْ وَ مَا مِنْ رَجُلٍ مِنَ الْقَاعِدِينَ يَخْلُفُ رَجُلاً مِنَ الْمُجَاهِدِينَ فِي أَهْلِهِ فَيَخُونَهُ فِيهِمْ إِلاَّ وَقَفَ لَهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فَقِيلَ لَهُ قَدْ خَانَكَ فِي أَهْلِكَ فَخُذْ مِنْ حَسَنَاتِهِ مَا شِئْتَ فَيَأْخُذُ مِنْ عَمَلِهِ مَا شَاءَ فَمَا ظَنُّكُمْ؟ .

«Сугыштагы кешеләрнең хатыннары өйдә калучылар өчен аларның үз аналары кебек хөрмәтле. Әгәр сугышчылардан берсе мәмләкәтендә булган дусларыннан яки белешләреннән берәүне үзенең өй җәмәгатьләрен карап тору өчен үзе урынына калдырса, һәм шул калган кеше аңа хыянәт итсә, ул хыянәтчене Кыямәт кө-нендә аяк үрә торгызылып хак иясе булган кешегә «Менә бу кешенең изгелекләреннән теләгән кадәр ал, чөнки ул сиңа хыянәт кылды», – дип әйтелер. Ул кеше теләгән кадәр алыр. Сез менә шуңа нәрсә дисез?»

Безгә Ислам гаскәренең сугышка киткәч өйләрендә калдыр-ган җәмәгатьләрен аналарыбыз кебек сакларга һәм алар мохтаҗ булган нәрсәләрне хәзерләргә боерылганбыз.


Ачулану
.إِنَّ رَجُلا قَالَ لِلنَِّبيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ: أََوْصِنِى ،

قال: لاَ تَغْضَبْ، فَرَدَّدَ مِرَارًا، قال: لاَ تَغْضَبْ .

«Рәсүлебезгә бер кеше килеп: «Миңа бер киңәш бир», – ди. Рәсүлебез аңа: «Ачуланма», – дип киңәш бирә. Теге кеше кайта-рып-кайтарып тагын киңәш сораса да, Рәсүлебез аңа «ачуланма» дигән киңәшен бирүен дәвам итә».

Ачу килү сыйфаты кешегә тумыштан ук бирелә. Ул аның та-бигатенә салынган. Шулай булса да, кеше үзен аннан сакларга ты-рыша: кайвакыт ачу китерә торган сәбәпләргә якын бармыйча, кай-вакыт ачуланмаска тырышып, кайвакыт ачуланса да, бөтен көче бе-лән аны басарга тырышып.

Мөселман кешегә күркәм сыйфатлар хас. Аны оят-хәя, тый-наклык, башкаларны сөю, гафу итә белү, һәм нинди генә хәлдә дә ачык, якты йөзле булу бизи.

«Ачуланма!» Ягъни, әй син, дөнья-ахирәт бәхетенә ирешергә омтылучы! Әгәр синең табигатеңдә явыз көчләр баш күтәрсә, нәф-сең теләгенә иярә күрмә. Югыйсә алар синең белән идарә итеп, сине Аллаһ тыйганнарны эшләргә мәҗбүр итәрләр. Юк, син алар-га каршы көрәшергә тиеш. Син үзеңне Аллаһыдан хакыйкый кур-кучы мөэмин сыйфатлары белән сыйфатларга тиеш. Алар хакында Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Раббыгызның ярлыка-вына һәм җир-күкләрне сыйдырган җәннәткә керергә ашыгыгыз. Ул җәннәт – Аллаһыдан куркучыларга әзерләп куелган урын. Ул Аллаһыдан куркучылар җиңеллектә дә, авырлыкта да үзләренең малларыннан Аллаһ юлына сарыф итәләр. Үзләренең ачуларын ба-сып йөриләр һәм кешеләрне гафу итәләр. Аллаһы Тәгалә игелек кылучыларны сөя».

Үзенең ачуын басарга өйрәнгән кеше, үзен Аллаһының ачу-ыннан да сакларга өйрәнә. Ул Аллаһының ачуын китерә торган бер генә эшне дә кылмый, хәтта ул эшләргә якын да бармый.

Ачу бөтен яманлык, явызлыкны, ә аннан үзеңне азат итү бө-тен игелек, яхшылыкны үз эченә ала. Әлеге сәхабә Рәсүлебездән кайтарып-кайтарып янә башка төрле киңәш бирүен үтенсә дә, «Ачуланма!» – дигән сүздән башка җавап ала алмый. Ул күрәсең бу сүзнең асылына тиз генә төшенеп җитә алмаган. Аны үзенә җи-ңелгә санап, тагын да мөһимрәк киңәш көткән. Әхмәд риваятендә килгән шул хәдиснең ахырында Рәсүлебездән киңәш сораган әлеге сәхабә болай ди: «Рәсүлебез кайтарып-кайтарып шул сүзне әйткәч, мин уйланып калдым һәм аңладым, чыннан да ачу бөтен яманлык-ны үзенә туплый бит».

Ачу кешегә һәртөрле бәхетсезлекләр алып килә. Ул аннан күп яклы зыян күрә. Ачудан кешенең йөзе үзгәрә, күзе кызара, каны кыза, муен тамырлары кабара, куллары калтырый, сөйләменең тәр-тибе бетә, авызыннан һәртөрле яман сүзләр чыга, ул үзенең шул халәте белән үзенә генә түгел, бәлки тирә ягындагыларга да күп зыян сала.

Ачу аркылы кешеләрнең йөрәкләрендә бер-берләренә карата нәфрәт уяна, аралар өзелә, дуслар, туганнар арасында дошманлык, нәфрәт пәйда була, җәмгыять бозыла.

Кешене ачуланырга нәрсә мәҗбүр итә соң? – Аның сәбәпләре төрле һәм бик күп: үзен өстен санау, тәкәбберлек, башкалардан көлү, мәсхәрә кылу, һәртөрле тарткалашулар, үзеңә кагылмаган эшкә тыкшыну, шулай ук артык байлыкка, дәрәҗәгә омтылу – шу-лар җөмләсеннән.

Ачудан котылуның да төрле юллары бар. Мәсәлән, бервакыт Рәсүлебез алдында ике кеше тарткалаша башлый, берсенең хәтта ачудан йөзе кызара, шунда Рәсүлебез аны күреп әйтә: «Әгәр ул, «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» (шайтаннан Аллаһыга сыенам) дигән сүзләрне әйтсә, әлбәттә тынычланыр иде».

Аллаһы Тәгалә «Әгъраф» сүрәсенең 200-нче аятендә әйткән: «Әгәр сине шайтан котыртса, син Аллаһы Тәгаләгә сыен, Ул Ише-түче һәм Белүчедер».

.إذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ وَ هُوَ قَائِمٌ فَلْيَجْلِسْ فَإِذَا ذَهَبَ عَنْهُ الْغَضَبُ وَ إِلَّا فَلْيَضْطَجِعْ .

«Әгәр сезнең берәрегез ачуланган вакытта басып торган булса, утырсын; утыргач та ачуы басылмаса, ятып торсын».

Бу хәдис шуңа ишарә кыла: басып торучы кеше утырып яки ятып торучы кешегә караганда үч алуга якынрак тора.

.إذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَسْكُتْ .

«Әгәр берәрегез ачуланса, тик торсын».

Ягъни, ачулы кеше үзенең ачуы белән үзе дә әйтергә теләмә-гән нәрсәләрне әйтеп ташларга мөмкин. Соңыннан үкенгәнче хәзер телен тыйсын.

Әгәр бер кеше ачуы чыкканда үзенең нәфесен басып, ачуын тыеп кала алса, анда сабырлык дигән күркәм холык барлыкка килә. Шул сабырлык ул кешегә гөнаһтан котылырга ярдәм итә.

Ачу күп вакытта кешенең үзе өчен уч алырга омтылудан туа, Аллаһ яки Аның дине өчен түгел. Әгәр Аллаһының дине мәсхәрә кылынса, хәрамнар эшләнсә, мөселманнарның хак-хокуклары аяк астына салып тапталса, аларның маллары, җаннары тартып алынса, бу вакытта ачулану гына түгел, бәлки көрәшергә кирәк.

.لَيْسَ الشَّدِيدُ بِالصُّرْعَةِ إِنَّمَا الشَّدِيدُ الَّذِي يَمْلِكُ نَفْسَهُ عِنْدَ الْغَضَبِ .

«Көрәштә һәркемне җиңә торган кеше түгел, ә ачу вакытында үзен-үзе җиңүче кеше – чын батыр».


Бурыч хәле
.سَمِعْتُ رَسُولَ اللهِ يَقُولُ: «مَنْ سَرَّهُ أَنْ يُنْجِيَهُ اللهُ

مِنْ كُرَبِ يَوْمِ الْقِيَامَةِ، فَلْيَنْفِسْ عَنْ مُعْسِرٍ أَوْ يَضَعْ عَنْهُ .

«Аллаһ аны Кыямәт көнендә ачы хәсрәттән коткарыр дип өмет итүче кеше, авыр хәлдә калучыны юатсын яки бурычының бер өлешен гафу итсен».

Димәк, әгәр берәү үзенә бурычлы кардәшенең авыр хәлдә икәнен күрсә, ул аның хәленә кереп, аңа вакыт бирергә, яки ха-җәтенең бер өлешен гафу итәргә тиеш. Моңа бүләк йөзеннән ул үзе дә Кыямәт көнендәге ачы хәсрәттән котылачак.

.مَنْ أَنْظَرَ مُعْسِرًا، أَوْ وَضَعَ لَهُ، أَظَلَّهُ اللهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ تَحْتَ ظِلِّ عَرْشِهِ يَوْمَ لاَ ظِلَّ إِلاَّ ظِلُّهُ .

«Авыр хәлдә калучыга вакыт бирүчене яки бурычының бер өлешен гафу итүчене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә – башка кү-ләгәләр булмаган көндә – Үзенең Тәхете күләгәсенә алачак».

Чын мөселман авыр хәлдә калучы кардәшенә һәрвакыт яр-дәмгә ашыга. Ул аңа бурычка дип берәр нәрсә бирсә аны түләтүне ашыктырмый, бәлки, хәле яхшырганчы вакыт бирә, яки бөтенләй гафу итә.

.إِنَّ اللهَ تَعَالَى مَعَ الدَّائِنِ حَتَّى يَقْضِىَ دَيْنَهُ مَا لَمْ يَكُنْ دَيْنُهُ فِيمَا يَكْرَهُ اللهُ .

«Әгәр бурычка алган нәрсә Аллаһ риза булмый торган эшләр-гә тоту өчен булмаса, Аллаһы Тәгалә бурычлы кешегә ярдәм итә».

.كَانَ رَجُلٌ يُدَايِنُ النَّاسَ فَكَانَ يَقُولُ لِفَتَاهُ إِذَا أَتَيْتَ مُعْسِرًا

فَتَجَاوَزْ عَنْهُ لَعَلَّ اللهَ أَنْ يَتَجَاوَزَ عَنَّا فَلَقِيَ اللهَ فَتَجَاوَزَ عَنْهُ .

«Кешеләргә бурычка акча биреп тора торган бер кеше була. Ул кеше үзенең хезмәтчеләренә: «Мохтаҗларның бурычларын ки-черегез, шуның аркасында бәлки Аллаһы Тәгалә безнең дә гөнаһ-ларыбызны кичерер», – дип әйтә торган була. Бу кеше Аллаһы Тә-галә каршына килеп баскач, Аллаһы Тәгалә чыннан да аның гөнаһ-ларын кичерә».

.مَا مِنْ عَبْدٍ كَانَتْ لَهُ نِيَّةٌ فِي أَدَاءِ دَيْنِهِ إِلاَّ كَانَ لَهُ مِنَ اللهِ عَوْنٌ .

«Бурычын түләргә нияте булган кешегә шул бурычны түләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә».

Шәригатьтә бурычка алу һәм бурычка бирү эшләрендә язы-шу, шаһитлар билгеләү, кәфил, яки заклад алу кебек һәм башка иминчелекне саклый торган нәрсәләргә боерылган. Шул боерык-ларның киресен эшләп тә соңыннан иминлекне Аллаһыдан сорау – бик зур хаксызлык була. Иң элек Аллаһының кушканынча эш кы-лына, соңыннан Аллаһыга тапшырыла. Әгәр берәүгә бернинди язу-сызусыз акча яки башка малны биреп, теге кеше хыянәт итеп ма-лыңны бирмәсә, шуннан соң син Аллаһы Тәгаләгә малымны кай-тарып алырга ярдәм ит дип дога кыласың. Аллаһы Тәгалә синең бу догаңны кабул кылмаска мөмкин, чөнки син Аллаһының фәрма-нын тотмадың.

.مَنْ أَخَذَ أَمْوَالَ النَّاسِ يُريدُ أَدَاءَهَا أَدَّى اللهُ عَنْهُ وَ مَنْ أَخَذَهَا يُريدُ إِتْلاَفَهَا أَتْلَفَهُ اللهُ .

«Әгәр бер кеше башкалардан кайтарып бирү нияте белән мал-лар алса, Аллаһы Тәгалә ул кешегә аны түләүне насыйп кылыр, әгәр нияте түләмәү булса, Аллаһы Тәгалә ул малдан бәрәкәтне алыр».

.مَنْ أَنْظَرَ مُعْسِرًا فَلَهُ بِكُلِّ يَوْمٍ مِثْلُهُ صَدَقَةٌ قَبْلَ أَنْ يَحلَّ



الدَّيْنُ فَإِذَا حَلَّ الدَّيْنُ فَأَنْظَرَهُ فَلَهُ بِكُلِّ يَوْمٍ مِثْلاَهُ صَدَقَةٌ .

«Әгәр бер кеше үзенә бурычлы булган кешегә вакыт бирсә, һәр көнне шул акчасы кадәр садака кылганның савабын алыр. Әгәр вәгъдә көне җиткәч янә вакыт бирсә, һәр көн өчен шул акча кадәр ике өлеш садака кылганның савабын алыр».

.خِيَارُكُمْ أَحْسَنُكُمْ قَضَاءً لِلدَّيْنِ .

«Сезнең яхшыларыгыз бурыч бирүдә күркәмлек кылучылары-гыздыр».

Безнең халыкта уртак кәсеп итүнең булмавы һәм күп төрле сәүдәләр буш калуның сәбәпләреннән берсе – бер-береңә ышаныч-сызлык. Зур сумма ияләре һичкемгә бурычка акча бирмиләр, чөнки әгәр ул бер кешегә бурычка акча бирә калса, бурычны кире кай-тарып алу үзе бер бәла. Шуңа күрә зур-зур суммалар сандыкларда, сейфларда тик яталар. Кулларыннан эш килә торган кешеләрнең акчалары юклыгыннан, ә акчалыларның кулларыннан бернинди эш килмәүдән акчалар файда китермичә тик яталар. Безнең шулай бу-луыбызның сәбәбе бер-беребезгә ышаныч бетүдән. Әгәр без килә-чәктә бөек милләт булырга теләсәк хәлебезне бүгеннән үк үзгәр-тергә кирәк. Югыйсә үзебез дә, малыбыз да башкалар кулында бу-лачак.

Кешеләргә эшең төшмәсен
.أَتَانِي جِبْرِيلُ، فَقَالَ يَا مُحَمَّدُ، عِشْ مَا شِئْتَ فَإِنَّكَ مَيِّتٌ وَ احْبِبْ مَنْ شِئْتَ فَإِنَّكَ مُفَارِقٌ وَ اعْمَلْ مَا شِئْتَ فَإِنَّكَ مَجْزِيٌّ بِهِ وَ اعْلَمْ أَنَّ شَرَفَ الْمُؤْمِنِ قِيَامُهُ بِاللَّيْلِ وَ عِزُّهُ اسْتِغْنَاؤُهُ عَنِ النَّاسِ .

Беркөнне минем яныма Җәбраил галәйһиссәләм килеп әйтте: «Әй, Мөхәммәт! Дөньяда теләгән кадәр яшә, беркөнне барыбер үләчәксең, теләгән кешеңне сөй, беркөнне барыбер аерылышачак-сың, күңелең теләгән эшне эшлә, беркөнне барыбер җәзасын ала-чаксың. Бел ки, мөэмин кешенең хөрмәте – кичләрен гыйбадәт бе-лән үткәрүе, ә өстенлеге – кешеләрдән хаҗәтсез булуы белән».

Ягьни, күпмедер гомер сөргәннән соң без әлбәттә, үләчәкбез, үлеп бу дөньядан ахирәт йортына күчәчәкбез. Ул ахирәт көненең эше исә, бу дөньяда кәсеп кылган яхшы яки яман гамәлләребезнең җәзасын күрүдән гыйбарәт. Шулай булгач, «бу дөньяда теләгә-немчә яшим» кебек сүзләрнең нәтиҗәсе ап-ачык. Акыллы кеше бу уңайдан үзенә нәрсә кирәк шуны әзерләр. Бу хәдисе белән Мө-хәммәт галәйһиссәләм гүя үзенең өммәтенә боера: «Өммәтем! Сез икенче йортка күчәчәксез, монда булган эшләрегезне яхшы башка-рыгыз. Әгәр бу йортның эшләрен яхшы башкармасагыз, киләчәк йорттан һич файда ала алмассыз. Бу дөньяда тырышыгыз, дөнья михнәте белән ахирәт рәхәтен сатып алыгыз. Кичләрегезне гый-бадәт белән изгелектә үткәрегез, кешеләрдән берни өмет итмичә, алардан һичнәрсә сорамыйча гомер сөрегез, иң яхшысы шулдыр».

.اِسْتَغْنَوْا عَنِ النَّاسِ وَ لَوْ بِشَوْصِ السِّوَاكِ .

«Кешеләргә, мисвәкне чайкау кадәр генә булса да, хаҗәтегез төшмәсен».

.مَنْ يَتَكَفَّلْ لِي أَنْ لاَ يَسْأَلَ النَّاسَ شَيْئًا وَ أَتَكَفَّلْ لَهُ بِالْجَنَّةِ .

«Кем дә кем кешеләрдән бернәрсә дә сорамам дип миңа сүз бирсә, мин дә аңа җәннәтне вәгъдә итәм».

Җәннәт Аллаһы Тәгаләнең кулында, шулай булса да, Ул Рә-сүлебезгә Үзенең исеменнән сөйләргә рөхсәт иткән.

.لا تَسْأَلِ النَّاسَ شَيْئًا وَ لاَ سَوْطَكَ وَ إِنْ سَقَطَ مِنْكَ حَتَّى تَنْزِلَ إِلَيْهِ فَتَأْخُذْهُ .

«Кешеләрдән һичнәрсә сорама, хәтта җиргә чыбыркың төшсә дә, аны кешедән алып бирүне сорама, төш тә үзең ал».

.اِسْتَعِيذُوا بِاللهِ مِنَ الْفَقْرِ وَ الْعَيْلَةِ وَ مِنْ أَنْ تُظْلَمُوا أَوْ تَظْلِمُوا .

«Мохтаҗ, фәкыйрь, чарасыз мескен булып калудан, берәүгә золым итүдән, һәм үзегез дә золым күрүдән Аллаһыга сыеныгыз».

Бу хәдисне күз алдыбызга китереп, үзебезгә көзге итеп ка-расак, күрәбез: безнең күп кенә мөселман дәүләтләре гаять мох-таҗлыкта булып, әхлагыбыз тәмам бозылганга күрә, башка мил-ләтләрдән тәмам артка калганбыз. Җәбер-золым күбәйгән, аны бе-терергә һичкемнең керешкәне юк. Шуңа күрә һәр эшебездә кире-лек һәм зарардан башка һичнәрсә юк. Башка милләтләрнең җәбер-золымы астында бу кадәр изелүебезгә шул сәбәп, шуның өчен без һәр тарафтан кызган ут эчендә. Беребезнең икенчебездән хәбәре юк, кардәшлек, туганлык бездә тәмам беткән. Мондый хәлләрдән безгә Аллаһыга сыенырга кирәк.
Мөселманга кул күтәрмә
.إِذَا الْتَقَى الْمُسْلِمَانِ بِسَيْفَيْهِمَا فَقَتَلَ أَحَدُهُمَا صَاحِبَهُ فَالْقَاتِلُ وَالْمَقْتُولُ فِي النَّارِ .

«Әгәр ике мөселман бер-берсенә кулларына кылыч тоткан хәлдә юлыгып, берсе икенчесен үтерсә, икесе дә җәһәннәмдә бу-ла».

Пәйгамбәребездән бу турыда соралгач, ул болай дип җавап бирә: «Аларның икесенә дә җәһәннәм, чөнки аларның икесе дә бер-берсен үтерергә әзер иделәр. Әгәр беренчесе үтерелмәгән бул-са, ул үзе иптәшен үтергән булыр иде. Шуңа күрә ниятләре бер-берсен үтерү булганлыгы өчен Аллаһы Тәгалә аларның икесен дә җәһәннәмгә кертә.

.إِذَا شَهَرَ الْمُسْلِمُ عَلَى أَخِيهِ سِلاَحًا فَلاَ تَزَالُ مَلاَئِكَةُ اللهِ تَلْعَنُهُ حَتَّى يَشِيمَهُ عَنْهُ .

«Әгәр бер мөселман үзенең дин кардәшенә кылыч белән су-гарга теләсә, Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре аңа кылычын кире урынына тыгып куйганга кадәр ләгънәт укырлар».

.كُلُّ الْمُسْلِمِ عَلَى الْمُسْلِمِ حَرَامٌ مَالُهُ وَ عِرْضُهُ



وَ دَمُهُ حَسْبُ امْرِءٍ مِنَ الشَّرِّ أَنْ يَحْقِرَ أَخَاهُ الْمُسْلِمَ .

«Һәрбер мөселманның икенче мөселманга малы да, каны да, намусы да хәрам. Иң явызлардан булу өчен, кешегә үзенең мө-селман кардәшен хурлау җитә».

.مَنْ سَلَّ عَلَيْنَا السَّيْفَ فَلَيْسَ مِنَّا .

«Әгәр бер кеше безнең өстебезгә кылычын чыгарып килсә, ул кеше бездән түгел».

Ягъни, мөселманнарга каршы сугышучылар белән безнең бер-нинди дуслыгыбыз юк. Без аларны күрә алмаска тиеш.

.مَنْ شَابَ شَيْبَةً فِي الْإِسْلاَمِ كَانَتْ لَهُ نُورًا يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Әгәр бер кеше яшьтән мөселман булып Ислам динендә кар-тайса, шул картлыгы аңа Кыямәт көнендә нур булыр».

.لاَ تُؤْذُوا مُسْلِمًا بِشَتْمِ كَافِرٍ .

«Бер кяферне сүгәм дип мөселман кешене рәнҗетмәгез».

Әбү Җәһилнең улы Гыйкримә мөселман булганнан соң кай-бер сәхабәләр, менә бу Аллаһының дошманы Әбү Җәһилнең улы дип төртеп күрсәтә торган булалар. Аларның шул сүзләрен ишетеп Рәсүлебез әлеге сүзләрне әйтә.

Кешенең дәрәҗәсе нәселе, яки ата-анасының кем булуы белән түгел, бәлки хәзерге торышына, хәзерге халәтенә карап билгеләнә.
Ант итү
! لاَ يُؤَاخِذُكُمُ اللهُ بِاللَّغْوِ فِي أَيْمَانِكُمْ وَ لَكِن يُؤَاخِذُكُمْ بِمَا كَسَبَتْ قُلُوبُكُمْ !

«Аллаһы Тәгалә сезнең телдә генә түгел, ә чын күңелдән әйткән антларыгызга карап хөкем итә». Бәкара: 224.

!فَكَفَّرَتُهُ إِطْعَامُ عَشَرَةِ مَسَاكِينَ مِنْ أَوْسَطِ مَا تُطْعِمُونَ أَهْلِيكُمْ

أَوْ كِسْوَتُهُمْ أَوْ تَحْرِيرُ رَقَبَةٍ فَمَنْ لَمْ يَجِدْ فَصِيَام ثَلاَثَةِ أَيَّامٍ !

«Әгәр антларыгызны бозсагыз, ун мескенне ашатыгыз, яки киендерегез, яки кемгә дә булса иреккә чыгарга ярдәм итегез. Әгәр инде боларга көчегез җитмәсә өч көн ураза тотыгыз. Мәидә: 89.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет