Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


أَبْغَضُ الرِّجَالِ إِلَى اللهِ الْأَلَدُّ الْخَصْم



бет14/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19

.أَبْغَضُ الرِّجَالِ إِلَى اللهِ الْأَلَدُّ الْخَصْم .


«Нык тарткалашучы кеше – Аллаһы Тәгаләнең иң сөймәгән кешесе».

Кешеләргә көнчелек итүчеләр яки үч алу теләге белән хаким-нәр алдына йөрүчеләр, шул кешеләрнең үзләре белән йөзгә-йөз сү-гешүчеләр, матбугат аркылы бер-берсенә төрле пычраклар атучы-лар ошбу хәдис шәрифтә күрсәтелгән адәмнәр җөмләсеннән булса-лар кирәк. Һәр нәрсәдә уртача булырга һәм чамадан үтеп китмәскә кирәк.

.مَا ضَلَّ قَوْمٌ بَعْدَ هُدًى كَانُوا عَلَيْهِ إِلاَّ أُوتُوا الْجَدَلَ .

«Туры юлдагы кешеләрне дин турысында тартышу аздырыр».

.مَنْ أَعَانَ عَلَى خُصُومَةٍ بِظُلْمٍ لَمْ يَزَلْ فِي سَخَطِ اللهِ حَتَّى يَنْزِعَ .

«Әгәр бер кеше урынсыз тарткалашса, ул бу эшеннән тукта-ганчы Аллаһының ачуында булыр».

Кеше күп вакытта белмәгән нәрсәне беләм дип тарткалаша. Аллаһы Тәгаләнең ачуына юлыгудан котылу өчен тарткалашуны бөтенләй ташларга кирәк.

Шайтан
.إِنَّ الشَّيْطَانَ يَجْرِي مِنِ ابْنِ آدَمَ مَجْرَى الدَّمِ .

«Шайтан кешеләрнең кан тамырларыннан йөри».

Шуңа күрә шайтаннан һәрвакыт сак булырга кирәк. Ул кеше-ләрнең кан тамырларында йөреп аларны һәрдаим котыртып тора, күңелләрен кирегә авыштыра да, аларны гөнаһка кертә.

Бу хәдистән аңлашылганча, шайтан адәм баласының күңе-ленә кан юлы аша тәэсир итә һәм үзенең эшләрен кан юлы белән йөртә. Аның күңелгә үзе кереп котыртуы шарт түгел, бәлки ишек тышындагы төймәгә басу сәбәпле өй эчендәге кыңгырау шалтыра-ганы кебек, тыштан гына үзенә күрә бер юл белән тамырга тәэсир итү сәләте белән күңелдә бертөрле хәрәкәт һәм үзгәрү булырга мөмкин. Һәрхәлдә, шайтанның бу эше бик җиңел һәм бик аз гына вакытта эшләнсә кирәк. Чөнки хәдиснең башлап сөйләнү вакый-гасы шуны белдерә. Имам Бохари белән Имам Мөслимнең риваять итүләренә күрә, Рәсүлүллаһ игътикяфта (мәчеттә бер дә чыкмыйча гыйбадәт кылып яту) вакытында үзенең хатыны Сафия аны күрер өчен кич белән мәчеткә килә. Берәр сәгать сөйләшеп утырганнан соң кайтыр өчен дип кузгалгач, Рәсүлүллаһ хатынын озата бара һәм шунда боларга ике кеше очрый. Рәсүлүллаһ аларга эндәшеп: «Бу минем үз хатыным Сафия», – ди. Теге кешеләр: «Сөбхәнәллаһ! Синең хакта нинди яман уй булсын!» – диләр. Шунда Рәсүлүллаһ бу хәдистәге сүзләрне әйтә. Рәсүлүллаһ бу кешеләрнең аның ту-рында начар уйда булмаслыкларын белсә дә, шайтан өчен вәсвәсә төймәсенә басу бик җинел булганлыктан мәрхәмәт йөзеннән ис-кәртеп куюны муафикъ күрә. Хакыйкатьтә исә Рәсүлүллаһ үзенең бу эше белән халыкларга әдәп-тәгълим бирә, әхлак өйрәтә, яла ягу-лардан саклану юлларын белдерә, мөмкин кадәр яла ягу урын-нарыннан сакланырга һәм берәр кешенең яман уйлау ихтималы булса, аңа урын калдырмаска тырышырга тиеш булуны аңлата.

.لاَ تَسُبُّوا الشَّيْطَانَ وَ تَعَوَّذُوا بِاللهِ مِنْ شَرِّهِ .

«Шайтанны сүкмәгез, ә аның явызлыгыннан Аллаһыга сы-еныгыз».

Шайтанның сүзенә иярмәгез, аның юлында йөрмәгез, шайтан зарарлы кебек булса да, аның зарары ирексезлек белән килми. Шайтан уттан яратылган. Ут исә безнең файдабыз өчен тотыла тор-ган нәрсә, әмма әгәр тота белмәсәк, бөтен өебезне яндырып, безгә зарар китерер. Әгәр шайтанның сүзенә иярмәсәк, аның юлында йөрмәсәк, ул безгә бернинди зарар китерә алмый.

Иблис, шайтан – кешелек дөньясының иң беренчел дошманы. Ул атабыз Адәм галәйһиссәләмне җәннәттән чыгарттырды һәм бө-тен көче белән безне дә анда кертмәскә тырыша. Ул алдан да, арт-тан да, уңнан да, сулдан да килеп карый. Ләкин аның адәм бала-сына карата дошманлыгы никадәр зур булуга карамастан, аның фә-кать кешеләрне вәсвәсә кылырга, аларны явызлыкка таба котыр-тырга гына көче җитә. Әмма шунысы да бик җиткән, коткыга би-релгән адәм баласы шайтанның максатын инде үзе ахырына җит-керә.

.يَأْتِي الشَّيْطَانُ أَحَدَكُمْ فَيَقُول : مَنْ خَلَقَ كَذَا ، مَنْ خَلَقَ كَذَا ،

حَتَّى يَقُولَ مَنْ خَلَقَ رَبَّكَ ؟ فَإِذَا بَلَغَهُ فَلْيَسْتَعِذْ بِاللهِ وَ الْيَنْتَهِ .

«Шайтан (яки кеше сурәтендәге шайтан) һәрберегезгә килеп: «Моны кем яраткан? Моны кем яраткан? – дип төрле нәрсәгә күр-сәтеп сораулар бирергә мөмкин. Аның иң ахыргы соравы: «Ә Раб-быңны кем яраткан?» – дигән сорау булачак. Сез инде бу вакытта ул сорауга җавап эзләүдән Аллаһыга сыеныгыз, ул турыда уйлама-гыз да».



Хурлау
.لاَ يَعْضَهْ بَعْضُكُمْ بَعْضًا .

«Бер-берегезгә кимчелек, хурлык китерә торган эшләрне эш-ләмәгез».

Кайберәүләр гыйлем иясе булган хаклык танучы кешеләрне әллә нинди яман сыйфатлар белән сыйфатлап аларны кулларыннан килгән кадәр бәлагә салырга, халыкка яман күрсәтергә, халыкны алардан биздерергә тырышалар. Аларның бу эшләре хаклыкка кар-шы торып, халыкка яхшылыкны яманлык итеп күрсәтүдер.

Хатыннарга охшау
.لَعَنَ اللهُ الرَّجُلَ يَلْبَسُ لِبْسَةَ الْمَرْأَةِ وَ الْمَرْأَةَ تَلْبَسُ لِبْسَةَ الرَّجُلِ .

«Хатыннар киемен киюче иргә, ирләр киемен киюче хатынга Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте булсын».

.ثَلاَثَةٌ لاَ يَنْظُرُ اللهُ إِلَيْهِمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ اَلْعَاقُ لِوَالِدَيْهِ

وَ الْمَرْأَةُ الْمُتَرَجِّلَةُ الْمُتَشَبِّهَةُ بِالرِّجَالِ وَ الْدَّيُوثُ .

«Өч төрле кешегә Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә карамас: ата-анасына гөнаһлы кеше, кыяфәттә һәм кайбер эшләрдә ирләргә охшаган хатыннар, хатынының бозыклыгына риза булган ир».


Фетнә
.إِذَا كَانَتِ الْفِتْنَةُ بَيْنَ الْمُسْلِمِينَ فَاتَّخِذْ سَيْفًا مِنْ خَشَبٍ .

«Әгәр мөселманнар арасында фетнә чыкса, кулыңа агачтан ясалган кылыч ал».

Ягъни, әгәр мөселманнар арасында фетнә чыкса, фетнәне ба-су өчен кулыңа корал алма.

.لَيَغْشِيَنَّ أُمَّتِي مِنْ بَعْدِي فِتَنٌ كَقِطَعِ اللَّيْلِ الْمُظْلِمِ يُصْبِحُ الرَّجُلُ



فِيهَا مُؤْمِنًا وَ يُمْسِي كَافِرًا يَبِيعُ أَقْوَامٌ دِينَهُمْ بِعَرَضٍ مِنَ الدُّنْيَا قَلِيلٍ .

«Миннән соң караңгы кичнең карангылыгы кебек фетнәләр килеп өммәтемне томаларлар. Шул фетнә заманында иртә белән мөэмин булган кеше кичкә кяфер булып керер һәм халыклар үзлә-ренең диннәрен дөньяның аз гына малына сатарлар».

Берәүнең диннән чыгуы Ислам диненең хак дин булуына ачык дәлил булып тора. Чөнки мөселманлыктан чыгучылар ара-сында акыллы, инсафлы, яки гыйлем иясе булган кешеләр күрел-гәне юк. Әгәр кемдер Ислам динен ташлаган булса, шул кешегә карасаң, ул көнен, төнен эчеп, бер көн дә аек яшәми торган бер эч-кече булыр, яисә Исламның ни икәнен дә белмәгән бер надан бу-лыр. Исламнан чыгачак кеше иң элек кешелектән чыгар, аннары Исламнан чыгар.

.مَا تَرَكْتُ بَعْدِي فِتْنَةً أَضَرَّ عَلَى الرِّجَالِ مِنَ النِّسَاءِ .

«Үземнән соң ирләр өчен хатыннардан да зарарлырак фетнә калдырмадым».

Ирләрне тугрылыктан тайпылдыручылар, фикерләрен чуал-тып төрле якка авыштыручылар шул хатыннардыр. Шәригатебезгә бидгатьләр катыштырып, әллә кайчангы бидгатьләрне бу көнгә ка-дәр саклап алып килүчеләр дә күбрәк хатыннардыр.


.إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الفِتَنَ وَلَمَنُ ابْتُلِيَ فَصَبَرَ .


«Дөньяда һәм ахирәттә бәхетле кеше шул кеше – ул фетнә ва-кытында читләшер, ягъни фетнәдән сакланыр, дәхи башына берәр бәла-каза төшсә, сабыр итәр».

Рәсүлебез үзенең догаларында һәрвакыт фетнәләрдән сые-нып, Аллаһыга ялвара һәм мөселманнарга да фетнәләрдән сакла-нырга боера иде. Әгәр сакланып һәм сыенып та, фетнәләнеп калса, аның чарасы сабыр итү булыр, сабыр итүче кеше бәхетле. Юк җир-дә кешеләр өстеннән шикаятьләр кылучылар, гаиләләр һәм бала-чагалар арасында куркулар салып, яшьләр агызучылар, хаклымы, яки хаксызмы икәнлеген яхшы белми торып үзенең дин кардәш-ләрен рәнҗетүчеләр, кешеләр арасында дошманлык салып, дуслык җепләрен өзәргә тырышучылар, дин һәм шәригать китапларының яндырылуларына, Аллаһы Тәгаләнең исеме һәм Коръән Кәрим укыла торган мәктәпләрнең ябылуларына, дин һәм Ислам хөкем-нәрен өйрәтүдән башка җинаятьләре булмаган мөгаллимнәрнең, мәктәп һәм мәдрәсәләрне тәрбия итүчеләрнең җәзалар күрүләренә сәбәп булучылар ошбу хәдистән аңлашылганча бәхетле адәмнәр җөмләсеннән булмасалар кирәк.

Адәм баласы дөньяда яшәгән вакытында кайгы-хәсрәтләр күрмичә гомер сөрүе мөмкин түгел. Тормыш тигәнәк һәм чәнеч-келе агачлар өстендә мәгыйшәт дулкыннары белән сугышып йөрү-дән гыйбарәт. Акыллы кеше шушы мәшәкатьләрдән авырсынмас-ка, җиңелмәскә һәм күңелен төшермәскә тиеш. Коръән Кәрим һәр авырлык соңында җиңеллек булуы белән вәгъдә кыла. Мөселман кеше, әлбәттә, шул вәгъдәне исендә тотып, күңелен юатыр һәм үзенә нәсыйхәт дәресләре бирер. «Башкаларга бернинди кайгы килми, бары миңа гына килә», дип уйлау тиешсез эш. Әгәр шул «кайгысыз» башкаларның хәлләре тикшереп каралса, ихтимал, алардагы кайгы-хәсрәтләрнең сезнекеннән дә күбрәк булуы мөм-кин. Дөнья кайгы-хәсрәт йорты, бер сәгать шатлыгы булса, ике сәгать хәсрәте була.

Шомлану
.اَلطَّيْرُ تَجْرِي بِقَدَرٍ .

«Кош Аллаһының тәкъдире белән оча».

Җаһилият заманында әгәр берәү сәфәргә чыгарга яки берәр эшне башларга теләсә, бер кошны тотып очырып җибәрер икән. Әгәр кош уңга очса, ул эшне эшләр, сулга очса эшләмәс икән. Рә-сүлебез шул гадәтне бетерер өчен, кошның очуы кешенең фай-дасына яки зарарына түгел, бәлки аның очуы Аллаһының тәкъдире белән, аның кайсы якка очуына карап эшләрегезне юрамагыз ди-гән.

Тәкъдирнең изгесе дә, яманы да Аллаһыдан дигәннең мәгъ-нәсе – һәрбер эш, кирәк яхшы булсын, кирәк яман булсын, барысы да Аллаһы Тәгаләнең теләве һәм тәкъдире белән була, димәк. Әгәр бер кеше яманлыкны коштан күрсә, кошны Аллаһы Тәгаләгә тиң-дәш кылган була.

.اَلطِّيَرَةُ شِرْكٌ .

«Кошларның очуыннан, кычкыруларыннан, хайваннарның ка-чуыннан шомлану Аллаһыга тиңдәш тоту була».

.لاَ فَرْعَ وَ لاَ عَتِيرَةَ .

«Юк-бар фаразлар белән корбан чалу, ягъни фәлән эш фәлән булмасын, яки фәлән төстәге хайван башка хайваннарның кимүенә сәбәп була, аны чалсак хайваннар зарарланудан котыла дип сата-шып, хайван чалулар хәрам кылынган».


Яман уйлар
.إِيَّاكُمْ وَ الظَّنَّ فَإِنَّ الظَّنَّ أَكْذَبُ الْحَدِيثِ وَ لاَ تَجَسَّسُوا وَ لاَ تَحَسَّسُوا وَ لاَ تَنَافَسُوا وَ لاَ تَحَاسَدُوا وَ لاَ تَبَاغَضُوا وَ لاَ تَدَابَرُوا وَ كُونُوا عِبَادَ اللهِ إِخْوَانًا وَ لاَ يَخْطُبُ الرَّجُلُ عَلَى خِطْبَةِ أَخِيهِ حَتَّى يَنْكِحَ أَوْ يَتْرُكَ .

«Яман уйлардан сакланыгыз, чөнки начар уй – күңелдә бул-ган нәрсәләрнең иң ялганыдыр. Кешеләрнең гаепләрен тикшер-мәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булы-гыз. Әгәр бер кеше берәр кызга яучы җибәрсә, тукта әле ул алган-чы мин алыйм дип, сез дә ул кызга икенче яктан яучы җибәр-мәгез».

.اَلْبِرُّ حُسْنُ الْخُلْقِ وَ الْإِثْمُ مَا حَاكَ فِي صَدْرِكَ وَ كَرِهْتَ أَنْ يَطَّلِعَ عَلَيْهِ النَّاسُ .

«Изгелек күркәм холыклы булуда, яманлык күңелеңдә кеше-ләргә белдерергә теләмәгән начар уйлар саклавыңда».


Сахрадагы агачны кисү
.قَاطِعُ السّدْرِ يُصَوِّبُ اللهُ رَأْسَهُ فِي النَّارِ .

«Сахрада халык эсселектән ышыклана торган агачны кискән кешене Аллаһы Тәгалә башы белән җәһәннәмгә ташлар».


Явыз кеше
.إِنَّ شَرَّ النَّاسِ عِنْدَ اللهِ مَنْزِلَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ مَنْ تَرَكَهُ النَّاسُ اتِّقَاءَ فُحْشِهِ
.

«Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында иң начар урында булучы кеше – дөньяда вакытта кешеләр аның явызлыгыннан кур-кып, аны ташлаган, аның белән араларын өзгән кеше».

.اَلْمُؤْمِنُ يَأْلَفُ وَ يُوْلَفُ، وَ لاَ خَيْرَ فيمَنْ لاَ يَأْلَفُ وَ لاَ يُؤْلَفُ .

«Диндар кеше сөя һәм үзе дә сөелә. Үзе сөйми торган һәм башкалар да аны сөйми торган кешедә яхшылык юк».

.لاَ تُنْزَعُ الرَّحْمَةُ إِلاَّ مِنْ شَقِيٍّ .

«Мәрхәмәтлелек һичкемнең күңеленнән алынмас, бары явыз кешедән суырып алыныр».

.إِنَّ شَرَّ النَّاسِ مَنْزِلَةً عِنْدَ اللهِ يَوْمَ الْقيَامَةِ مَنْ تَرَكَهُ النَّاسُ اتِّقَاءَ فُحْشِهِ .

«Сүзендә һәм эшендә бозыклык кылучы булганлыгы өчен ха-лык аны ташлаган кеше Аллаһ каршында иң явыз урындадыр».


Рөхсәтсез карау
.مَنِ اطَّلَعَ فِي بَيْتِ قَوْمٍ بِغَيْرِ إِذْنِهِمْ فَقَدْ حَلَّ لَهُمْ أَنْ يَفْقَؤُوا عَيْنَهُ .

«Әгәр бер кеше башкаларның өенә рөхсәтсез караса, моның өчен алар шул кешенең күзен чукып чыгарсалар да, гаепле булмас-лар».



Авыз ачып иснәү
.إِذَا تَثَاءَبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَضَعْ يَدَهُ عَلَى فِيهِ فَإِنَّ الشَّيْطَانَ يَدْخُلُ مَعَ التَّثَاوُبِ .

«Әгәр сезнең кайсыгыз да булса авызын ачып исни башласа, авызын кулы белән капласын, чөнки, әгәр ул шулай эшләмәсә, аның эченә шайтан керер».

Чыннан да, иснәү бик начар һәм килешми торган эш, бигрәк тә кешеләр алдында. Шуңа күрә аны тыярга, яки авызны кул белән капларга кирәк.

.إِذَا تَثَاءَبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَكْظِمْ مَا اسْتَطَاعَ .

«Әгәр кемнеңдер авыз ачып иснисе килә икән, аны булдыра алганча тыеп калсын».

Тәрбияле мөселман, гомумән, иснәмәскә тырыша.

.إِنَّ اللهَ يُحِبُّ الْعُطَاسَ وَ يَكْرَهُ التَّثَاؤُبَ، فَإِذَا عَطَسَ أَحَدُكُمْ فَحَمِدَ اللهَ تَعَالَى كَانَ حَقًّا عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ سَمِعَهُ أَنْ يَقُولَ لَهُ: يَرْحَمُكَ اللهُ. وَأَمَّا التَّثَاؤُبُ فَإِنَّمَا هُوَ مِنَ الشَّيْطَانِ فَإِذَا تَثَاءَبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَرُدَّهُ مَا اسْتَطَاعَ فَإِنَّ أَحَدَكُمْ إِذَا قال: هَا، ضَحِكَ مِنْهُ الشَّيْطَانُ .

«Дөреслектә, Аллаһ төчкерүне ярата, ә авыз ачып исәүне яратмый. Әгәр берәрегез төчкергәч, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүз-ләрен әйтсә, моны ишеткән һәр мөселман төчкерүчегә: «Аллаһ си-не ярлыкасын!» – дип әйтергә тиеш. Авыз ачып иснәү исә, шайтан-нандыр, шуңа күрә, әгәр берәрегезнең иснисе килсә, ул аны мөм-кин кадәр тыйсын, чөнки авызын ачып иснәүче кешедән шайтан көлә».



Тәүбә

.اَلتَّائِبُ مِنَ الذَّنْبِ كَمَنْ لاَ ذَنْبَ لَهُ .
«Гөнаһ кылудан тәүбә иткән кеше бернинди гөнаһысы юк ке-ше кебек».

Кайвакыт иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә кал-дыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһыга ялвара.

Аллаһы Тәгаләдән хакыйкый рәвештә курыккан, Аны чын кү-ңелдән яраткан кешенең йөрәген битарафлык биләп ала алмый. Раббыбызның әмерләреннән һәм Аның җитәкчелегеннән баш тарт-кан кешеләрнең генә йөрәге тулаем гафиллектә. Хак мөселманның йөрәге һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәтенә, ярлыкавына омтыла, Аннан үзен туры юл белән алып баруын, изгелеккә иреш-терүен ялвара.


.إِذَا عَمِلْتَ سَيِّئَةً فَأَتْبِعْهَا حَسَنَةً تَمْحُهَا .


«Әгәр бәндәчелек белән берәр гөнаһлы эш эшләсәң, аның ар-тыннан ук берәр яхшы эш эшлә, шул яхшы эш әүвәлге эшеңнең гөнаһысын юкка чыгарыр».

Моның максаты гөнаһка төшкән бәндәләрне тәүбәгә өндәү, яки нинди генә булса да, берәр төрле изгелек кылып, гөнаһла-рының югалуына сәбәп булуларына димләүдер. Мәсәлән, шәри-гатьтә тыелган нәрсәләрне тыңлаганнан соң Коръән укыганны тыңлау, гөнаһ урында утырып гомер уздырганнан соң мәчеттә уты-ру, гайбәт сөйләгәннән соң шул гайбәте сөйләнмеш кешенең яхшы якларын сөйләү белән төзәтергә тиеш.


.إِذَا عُمِلَتِ الْخَطِيئَةُ فِي الْأَرْضِ كَانَ مَنْ شَهِدَهَا فَكَرِهَهَا

كَمَنْ غَابَ عَنْهَا وَ مَنْ غَابَ عَنْهَا فَرَضِيَهَا كَانَ كَمَنْ شَهِدَهَا .


«Берәр төрле бозык һәм шәригать тарафыннан тыелган эш эшләнгән жирдә торып та, шуңа риза булмаучылар читтә тору-чылар һәм шул эш аларга мәгълүм булмаган кеше хөкемендә бу-лырлар. Читтә булып та, шул эшкә риза булучылар шул эшне эш-ләүчеләр хөкемендә булалар».

.كَفَّارَةُ الذَّنْبِ النَّدَامَةُ وَ لَوْ لَمْ تُذْنِبُوا لَأَتَى اللهُ بِقَوْمٍ يُذْنِبُونَ لَيَغْفِرُ لَهُمْ .

«Гөнаһларның кәффәраты – үкенү. Әгәр сез гөнаһ кылмаса-гыз, Аллаһы Тәгалә сезнең урынга башка бер гөнаһ кыла торган ка-вемне китерер иде дә, аларга гөнаһ кылдыртып, соңыннан гөнаһ-ларын ярлыкар иде».

Хәдиснең мәгънәсе шул: Аллаһы Тәгалә гөнаһларны ярлыкау-ны, гафу итүне сөя.

.مَنْ تَابَ إِلَى اللهِ قَبْلَ أَنْ يُغَرْغِرَ قَبِلَ اللهُ مِنْهُ .

«Аллаһы Тәгалә җаны бугазына җиткәнче тәүбә кылган кеше-нең тәүбәсен кабул кыла».

Ягъни, тәүбә ишекләре үлгәнче ачык.

.اَلنَّدَمُ تَوْبَةٌ .

«Кылган эшкә үкенү, шул эшне башка кылмам дип тәүбә итү-дән гыйбарәт».

.اَللَّهُمَّ أَنْتَ رَبِّي لا إِلَهَ إِلَّا أَنْتَ خَلَقْتَنِي وَ أَنَا عَبْدُكَ وَ أَنَا عَلَى عَهْدِكَ وَ وَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا صَنَعْتُ اَبُوءُ لَكَ بِنِعْمَتِكَ عَلَيَّ وَ اَبُوءُ لَكَ بِذَنْبِي فَاغْفِرْ فَإِنَّهُ لاَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلاَّ أَنْتَ .

«Ий, Аллаһым! Син – минем Раббым, мин – Синең колың. Мине Син яраттың. Мин көчем җиткәнче Сиңа биргән сүземдә то-рам. Эшләгән начарлыклардан Сиңа сыенам. Беләм, минем Синең биргән нигъмәтләреңә каршы кимчелекләрем күп булды, мин үзе-мә үзем золым иттем. Гөнаһларыма бик үкенәм, узган һәм киләчәк гөнаһларымны гафу итүеңне Синнән ялварып сорыйм, кичер Мине Аллаһым! Чөнки, гөнаһларны Синнән башка беркем дә гафу итә алмый».

Бу дога Сәййидүл-истигъфар – тәүбә-истигъфарның иң өстене булган догадыр.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет