Тр әтнә муниципаль районы Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе



Дата11.07.2016
өлшемі164.48 Kb.
#190655
ТР Әтнә муниципаль районы

Ш.Мәрҗани исемендәге

Комыргуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе





1 сентябрь, 2007

1 а.б.: Сәгать сугып безгә хәбәр итә,

Тиздән укыр чаклар җитә.

Кояшлы җәй, вакыт хушлашырга,

Телисеңме, юкмы – кирәк укырга.



2 а.б.:

Олыбызга, кечебезгә - барыбызга

Старт бирелә хезмәт юлына.

Куып ялкаулыкны, җигеп тырышлыкны

Бар көч белән тырышып укырга,

Нык белемле шәхес булыргә.



1 а.б.: Хәерле көн, кадерле дуслар!

2 а.б.: Хәерле көн! Бәйрәм белән!

1 а.б.: Яңа уку елы белән сезне!

2 а.б.: Туктагыз әле , бәйрәмдә бит укымыйлар.

1 а.б.: Бәйрәмнеңә карап, бүген бит Белем бәйрәме, шулаймы?

2 а.б.: Нәкъ шулай.

1 а.б.: Мәктәп уку елына әзерме?

2 а.б.: Әзер.

1 а.б.: Укытучылар укучыларын каршы алырга шатмы?

2 а.б.: Һәрвакыттагыча.

1 а.б.: Ә укучылар килдеме?

2 а.б.: Хәтта әти-әниләре белән!

1 а.б.: Димәк, беренче дәресне башларга вакыт.

2 а.б.: Нәрсә мондамы? Хәзерме?

1 а.б.: Ә ни өчен юк?

2 а.б.: Тукта , дәресләр тәртибе дә юк бит әле!

1 а.б.: Борчылырлык урын юк, үзебез төзербез. Я, башлыйбызмы?

2 а.б.: Юк. Ярамый! Барысын да барларга кирәк.

1 а.б.: Бу бит көлке!

2 а.б.: Бер дә көлке түгел. Мин барысын да әзерләдем. Списокларны тотып тор әле.

(списоклар төшеп китә, буташалар, алып баручылар җыя башлыйлар)

Шулай буласын белдем инде, буташып беттеләр. Ярар, 10 сыйныфтан башлыйк. Исхаков, син мондамы?



1 а.б.: Кая булсын, монда инде.

2 а.б.: ә-е, монда, молодец. Ә Хайруллина килеп җиткәнме соң?

1 а.б.: Син нәрсә, Ш.Мәрҗани исемндәге Комыргуҗа ута гомумбелем бирү мәктәбенең бар укучысын санап чыкмакчы буласыңмы әллә?

2 а.б.: Ә син нәрсә, кем килмәгәнен санамыйча гына әйтә аласыңмыни?

1 а.б.: Әлбәттә. (списокларны ала) Бусы килде, анысын күрдем, монысы монда, тегесе монда, барысы да урында.

2 а.б.: Ә 11ләр кайда соң? Мин аларны күрмим.

1 а.б.: Ә аларны без алкышлар белән махсус чакырып кертәчәкбез. 11 сыйныф Бәйрәмгә рәхим итегез! (11 керә)

2 а.б.: Хәзер инде Беренче дәресне башласак та була! Халык әйтә “ничек башлыйсың, шулай...”

Минем уйлавымча, безгә җитдилек, әшлекле обстановка җитми.



1 а.б.: әшлекле обстановка телисеңме? Рәхим ит!

Танышуны без башларбыз

Иң мөһим бер матур сүздән

Син ул сүзне белеп тор

Яңгырый ул болай: ДИРЕКТОР.


2 а.б.: Мәктәбебезнең директоры Мөхәммәтҗанова Гөлсинә Хәйдәр кызы.

2: Икенче сүз булыр мондый,

Җыр биюләр һич тә тынмый,

Бәйрәмгә киләләр дуслар,

Иң кадерле кунаклар!



1 а.б.: Әтнә муниципаль районы администрациясе исеменнән килгән кунагыбыз......

2 а.б.: Туган күмәк хуҗалыгыбыз рәисе Марданов Габделнур Гыйлметдин улы.

1 а.б.: Дәвам итик танышуны,

Әйтик сезгә тагын шуны.

Тавып кара, дустым, үзең

Икенче бер мөһим сүзне.



2 а.б.: Расписаниены төзи,

Кыңгырау вакытын көйли,



1: мәктәп тормышын яхшы белә,

Һәрчак дәресләргә керә.



2: Тәнәфестә кем сугышкан,

Кем кайчан икеле алган,



1: Дәрескә кем соңа калган

Барысында белеп тора,

Кем ул, я, әйтеп кара!

2: ЗАВУЧ.

1: Игътибар! Игътибар! 2007-2008нче уку елының иң беренче һәм иң зур яңалыгы.

Шәрәфетдинова Ания Ракип кызы укыту-тәрбия әшләре буенча директор урынбасары вазивасында 10 ел хезмәт итте. әшенә тугрылык, җитди караш, оештыру сәләте, аек акыл, күркәм холык, күңел киңлеге, ныклы омтылыш. Сез олы җанлы, көчле рухлы директор урынбасары булдыгыз, сезгә рәхмәтебез чиксез. (чәчәкләр – алкышлар).



2: Таныш булыгыз, мәктәбебезнең яңа завучы - Шәрипова Рәмзия Мөһәммәт кызы. Сезгә һаман матур һәм яшь булып калырга, ихтирамлы-игътибарлы җитәкче булырга насыйп булсын! (чәчәкләр - алкышлар...)

1а.б.: Безнең мәктәп гади мәктәп түгел,

Бай тарихлы, күркәм гадәтле.

Бар бала да бездә талантлы,

Бар бала да бездә сәләтле.



2а.б. ведущий: Бүгенге бәйрәмдә безне “Гөлкәем” вокаль ансамбле сәламли.

Шатлык җыры” А.Гарифуллина көе; Ф.Сафин сүзләре

1 а.б.: Я, ничек. Минемчә, начар башламадык бугай.

2 а.б.: Әйе, барысы да бик яхшы.

1 а.б.: Димәк, беренче дәрескә бишле куябыз.

Сарык: Исәнме, мәктәп, мәктәп!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.



Кәҗә: Син нәрсә, авызын, кутәреп "исәнме мәктәп, сине сагынып беттек" дип сөйләнеп йөрисең?

Сарык: Нигә?

Кәҗә: Чөнки быел Яңа уку елы да, мәктәп тә булмаячак.

Сарык: Син нәрсә уйлап чыгардың, кәжәкәй. Алай буламы ул?

Кәҗә: Әйт әле син миңа, хөрмәтле Сарыккай, менә синең башынны ватып мәсьәлә чишеп, шигырь ятлап, телеңне вата-жимерә инглиз телен өйрәнеп утырасың, тагын бер елга картаясың киләме?

Сарык: (уйланып) Баш ватып мәсьәлә чишәргә, инглиз телен өйрәнергә, картаерга? Менә җүләр, кемнең, картаясы килсен дә, кемнең, мәсьәлә чишеп, укып утырасы килсен инде!

Кәҗә: Сине кем картайтканын, кем башыны катырганын беләсеңме соң? Укытучылар картайта безне!

Сарык: Укытучылар?!

Кәҗә: әйе, узләренен, бер туктаусыз ейрәтуләре, тикшеруләре, сораулары белән алар безне картайталар, башыбызны әйләндерәләр. У-ух мин аларны!

Сарык: Ни сейлисең син?

Кәҗә: Әйт әле миңа син унга кадәр саный беләсеңме?

Сарык: Беләм инде.

Кәҗә: Хәрефләрне таныйсыңмы?

Сарык: Бераз таныйм.

Кәҗә: Шулай булгач, акча саный белсәк, ижекләп булса да укысак, безгә тагын ни кирәк?! Яңа уку елы житкән саен безгә бит тагын да катлаулырак фәннәр укыта башлыйлар. Ә ул безгә нигә?

Сарык: Әйе шул тагын да катлаулы фәннәр керәчәк. Чыннан да алар безгә нигә кирәк соң?

Шурәле керә. җырлый:

Мәктәпкә барам, мәктәпкә! -

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!



Кәҗә: (мыскыллап квлеп) Шурәле, җүләрләндеңме әллә? Мәктәпкә барам, дип жырлап йөрисеңме? Җуләр булсан, барырсың, ә без менә Сарыккай белән бармыйбыз.

Шурәле: Ничек инде бармыйсыз?

Сарык: Менә шулай бармыйбыз, бетте китте.

Шурәле: Сәбәбе нидә?

Кәҗә: Шурәле, неужели син жәйнен, рәхәт чакларыннан туйдьң? Не­ужели синең, тагын шул парта арасына кереп утырып, укытучыларның нидер сөйләгәннәрен тыңлап утырасың килә. Җитмәсә, бу уку елыннан безгә тагын әллә нинди авыр фәннәр керә башлаячак.

Шурәле: әлбәттә инде ел саен без усә барабыз бит, шуңа курә яңа катлау­лырак фәннәр узләштерергә тиеш булабызда.

Кәҗә: Вот именно усә барабыз, ягьни һәр ел саен шул кирәкмәгән дәресләрне укып, картая барабыз дигән суз бит ул.

Шурәле: Ни сөйлисең син?

Кәҗә: Ач әле авызыңы. Менә си­нең, бу ике тешен, бар идеме?

Шурәле: Бар иде, бар.

Кәҗә: Димәк, без быел да яңа уку елына аяк бассак, андагы мәхшәр фәннәргә кереп чумсак, кур дә тор: те­шен, генә тугел, менә бу мегезен, дә сынып тешәчәк.

Шурәле: Кит инде, булмаганны сейләмә. әнием миңа әйтте мәктәпкә кергәндә беренче сет тешләре тешәргә тиеш. Ә алар урынына яңалары таза, тагын да ныграклары чыгачак диде.

Кәҗә: (Сарыкка) Аи алла киренен, дә кире беткәне булып чыкты әле бу. Са­рык: Тыныч бул Шурәле. Кәжәкәй шаярта гына ул.

Шурәле: Андый әш белән шаяртмыйлар.

Кәҗә: (кыланып) әйе, дустым мин шаярттым гына. Бар өеңә кайтта сумкаңны жыя тор, без дә Сарык белән жыеныйк.

(Шурәле чыгып китә)

Сарык: (мегезе белән кәҗәне сезеп) Аңгыра баш, башта бармыйбыз диден, ә хәзер мәктәпкә жыенабыз дисец.

Кәҗә: Синен, ул башын, еч тиен дә әшләми. Ишетеп тордын, бит Шурәле-мурәлене берничек тә безнец якка аударып булмаганын.

Сарык: Әйе шул. Инде нишлибез?!

Кәҗә. Нишлибез, нишлибез. әнәте-гендә 1 кыз белән 1 малайның, авыл башыннан килгәннәрен курдем. Алар мәктәпкә баручы укучылар. Шуңа курә дә Шурәлене еенә кайтарып жибәрдем. Ә без синен, белән аларны мәктәпкә жибәрмәскә тиешбез. Бар син качып тор, мин узем сейләшәм алар белән.

(Сарык куаклар арасына кереп кача) (ике укучы бала керә)

1 бала:

Исәнме, саумы, сентябрь-

Безнен, яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты яңа юл!

2 бала:

Исәнме сеекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый туземсезлек белән?

Көттек без сине!

Кәҗә: Исәнмесез, дусларым! Шун­дый матур-матур шигырьләр сөйли-сөйли, димәк, сез укырга барасыз.

Балалар: Исәнме Кәжә. Әйе без мәктәпкә барабыз. 1 нче сентябрь житте бит.

1 бала: 1 сентябрь - ул жәй бетеп, көз башланган көн, ял бетеп, укулар башланган көн.

2 бала: 1 сентябрь - 3 ай балык тотканда, җиләк җыйганда, сәяхәт иткәндә, су коенганда, кызынганда, йөгереп уйнаганда коелган белемнәрне яңадан тутыра башлаган көн.

1 бала:

Кояш нуры иркәли

Шат йезле Һәркем, кара!

Кайсы әшкә, хезмәткә,

Кайсы укырга бара.

2 бала;

Бар куңеллек бетен деньяда

Бар бер ямь буген. Нәрсәдән бу?

Мин беләм: Бәйрәм буген, бәйрәм буген!



Кәҗә: Сезнеңчә мәктәпкә бару, денья мәшәкатенә чуму бәйрәм. Ә минемчә, (киерелеп) рәхәтләнеп йокы туйганчы йоклау, кояшта кызыну, кене буе туйганчы уйнау, тәмле ашау - менә монысы ичмаса бәйрәм.

1 бала: Юк, Кәжә дустым, дерес уйламыйсың, һәр нәрсәнен, уз вакыты бар. Вакытында бәйрәм итәргә дә, белем алырга да, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк.

2 бала: Ә моның барысына да мәктәптә ейрәтәләр.

Кәҗә: Нәрсәгә сон, ул белем?

1 бала: Ничек инде нәрсәгә?! Деньяның, кызыклы якларын белергә, тәртипле, намуслы кеше булырга һәм башка бик куп нәрсәләргә ейрәнергә.

2 бала; Буген бәйрәмдә 1 нче сен­тябрь кенен зур туземсезлек белән кетеп алган нәни дусларыбыз - 1 нче сыйныфка укырга керуче балалар да катнаша. Әнә алар узләре дә куренәләр. Аларга суз бирик әле, бәлки фикерегезне узгәртерсез. Рәхим итегез!

(Алга 1 нче сыйныф укучылары чыгып тезеләләр Һәм шигырьләр сөйлиләр.)
1) Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык олы юлга,

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!


2) Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр,

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.


3) Өлкән дуслар шаярталар

Ә без ачуланмыйбыз.

- Чәчәкләр артыннан, - диләр

Күренми бит буегыз.


4) Бүген йөзләр көләч безнең,

Күңел сөйенә.

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.


5) Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга

Бирегезче безгә ачкыч

Белемнәр сараена.


1 а.б.: Әлбәттә бирәбез. Ә белем иленә серле ачкычны сезгә 11 сыйныфның 2007нче елда “Татар егете” мактаулы исеменә лаек булган укучысы Шәмсетдинов Фәнил тапшыра.
6)Мәктәпкә- белем иленә

Баруыбызга шат.

Серле белем дөньясына

Бүген бирелә старт.


7) Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга,

Хәрефкә хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.


8) Санарга да өйрәнербез,

Тапкырларга, бүләргә.

Исәпли белер өчен бит

Кирәк саный белергә.


9) Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк һөнәрләрнең

Серен үзләштерербез.


10) Ә әлегә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә.

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.


Әлифба” Р Абдуллин көе, Р.Вәлиев сүзләре

(Исмаилова Элнара)


(Шул вакытта сумкасын асып Шурәле дә, Сарык та чыгып басалар)
1 а.б.: Менә курдегезме, безнен нәни дусларыбыз ничек белем алырга омтылалар. ә сез монда киреләнеп, бер нигә дә өйрәнмичә, бер ни белән кызыксынмыйча ял гына итеп ятмакчы буласыз.
Сарык, Кәҗә, Шүрәле: Без дә мәктәпкә барабыз!
2 а.б.: Булдырдыгыз, беренчеләр! Шигырьләрегез өчен барыгызгы да “6” лы куеп була.

1 а.б.: Ни өчен “6”?

2 а.б.: Уйлап кара әле беренче дәрес өчен бишле, икенчесе өчен 6лы, килеп чыга 11! Узган ел 10 иде.

1 а.б.: Аңладым! 11! Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген туган мәктәбебезнең яңа бинасынасына 11 яшь, ә мәктәбебезгә 83 яшь тулды! Туган көннәр котлы булсын!

2 а.б.: Яңа уңышлар юлдаш булсын барыгызгада!

1 а.б.: Туган көннәр турында сүз чыккач, юбиляр укытучыларны тәбрикләп узыйк әле. Математика укытучысы Хәкимова әлмира Рәхмәтулла кызы өчен быелгы уку елы бик үзенчәлекле. Беренчедән, 11 сыйныф җитәкчесе, икенчедән, укучыларына белем һәм тәрбия бирә башлаганына 20 ел булды. Хөрмәтле укытучыбыз, әш юбилелегыз белән!
2 а.б.; Дусларым, менә хәзер без барыбыз да жыелып, Яна уку елын башлап жибәрик, әнә бит 11ләр ничек туземсезләнеп көтеп торалар.
Куда уходит детство” Исмаилова Динара
11 сыйныф: Көзнең әле йомшак, җылы чагы

Алмагачтан алма коела.

Сентябрь ул безнең күңелләргә

Якты бәйрәм булып уела.


Сентябрьдә күңел гел моңлана,

Нидер була хәтер кылына.

“Җиде яшьлек чагым, китап тотып

Чыгып киттем мәктәп юлына”.


Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.


Олы юлга сукмак башы,

Зур тормыш баскычы син.

Серле белем дөньясының

Бердәнбер ачкычы син.


Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.


Синдә шаян үсмер чакның

Шатлыклары ташып түгелә.

Зәңгәр таңлы хыялларга

Ал офыклы өмет төрелә.


Синдә бәхет тауларының

Түбәсеннән утлар күренә.

Тәрәзләргә кунган йолдыз

Мәңгелеккә күчә күңелгә.


Синдә белем чишмәсенең

Шифасына гөлләр үрелә.

Тәрәзләргә кунган кояш

Җәйгор булып күчә күңелгә.


Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син.

Шул кояшың, йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.


Балкы син, әй, мәктәбем,

Сирпеп гыйлем нурларын.

Кыңгырау чыңнары

Нур итсен елларны,

Җырлы гомер юлларын.

Укытучым! Сиңа булган олы рәхмәт хисем


Ташып чыга йөрәк түреннән.

Әйтеләсе ихлас сүзләремне

Кабат-кабат барлыйм күңелдән.
Рәхмәт әйтәм, һәр шелтәле караш,

Һәр киңәшең өчен укытучым!

Тормыш юлына яак атлаганда

Син булдың бит озатып баручым.


Рәхмәт сиңа, безгә һәрвакытта,

Зур өметләр баглап яшәдең.

Безнең хакны яклап калу өчен

Күп түгелде синең яшьләрең.


Рәхмәт сиңа, чиксез рәхмәтлемен,

Гомер буе, сиңа укытучым!

Горурланырсың әле, Ходай язса:

“Бу бит, - диеп, - минем укучым!”


Бергә. Чын күңелдән рәхмәт сезгә
Чәчәкләрем, бәлки аңлатырлар

Хисләремнең, иц-ин, изгесен,

әниемдәй якын укытучым –

Тормышымның якты көзгесе.



(укытучыларга чәчәкләр бирелә)

Укытучыма” Минһаҗев көе, К.Булатова сүзләре (“ Гөлкәем”)

Сарык: Кәҗәкәй дустым, кара әле, мин нәрсә таптым.

Кәҗә: Капчык бит бу. Ә әчендә нәрсә бар икән?

Сарык: Бүре башы дыр әле.

Кәҗә: Әйдә ачып карыйбыз.

Сарык: Тукта әле, кәҗә дус, монда ниндидер кәгазь бар.

Укыйлар: Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенә, Мәрҗән, Төрекләр башлангыч мәктәпләренә укырга керүчеләргә бүләк! “Шахтер” күмәк хуҗалыгы.

Кәҗә:Бу мәктәптә шундый матур гадәт бар дип ишеткән идем инде анысы, дөрес икән.

Сарык: Әйдә алайса, өләшик бүләкләрне.

Кәҗә: Алай дөрес булып бетмәс шул. Бүләкләрне хуҗалары өләшсен, алар бит биредә.

1) ...тырышып укы.

- 5леләр генә ал!

- укытучыларны хөрмәт ит!

- , дәресләргә әзерләнеп йөр!


  1. , узара дус яшәгез!

  2. , мәктәпкә соңга калма!

  3. , сыйныфыңның иң яхшы укучысы бул!

  4. , гадел бул!

  5. , олылырны хөрмәт ит!

  6. , мәктәбебезнең лаеклы укучысы бул!



1 а.б.: Бүген рәхәт. Бүләкләр дә бирәләр. Икеләр дә куймыйлар. Әмма бераздан башланыр!

2 а.б.: Башланмый. Яңа уку елында укучылар бары тик “5”ле билгеләренә генә укыячаклар.

1 а.б.: Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы?

2 а.б.: Мин бер ритуал беләм, ул безгә булышачак.

1 а.б.: Нәрсә әшләргә кирәк?

2 а.б.: Бишлеләр Падишаһына мөрәҗәгать итәргә.

1 а.б.: Нәрсә әйтергә соң?

2 а.б.: Өч мәртәбә менә бу җөмләне кабатларга кирәк. “Әлик мысйыку әгелшиб”, бишлегә укыйсым килә дигәнне аңлата, әмма киресенчә. Аннан соң кулларны өскә күтәрергә һәм бармаклар белән бишле күрсәтергә.

Әйдәгез барыбыз да, бөек көч Бишлеләр падишаһына мөрәҗәгать итик - һәм без бишлегә генә укыячакбыз.



(бар укучылар кабатлый).

1 а.б.: Тәртип буенча барысы да булды кебек.

2 а.б.: Карагыз әле, ә нәрсәдер җитми. Бәйрәмемебездә дә, яңа уку көнендә. Дәресләр дә үткәрдек кебек, ә мәктәпкә охшамаган.

1 а.б.: Кыңгыраулар чыңы ишетелмәде, дөресрәге бер кыңгырау. Яңа уку елының беренче кыңгырау чыңы.

1а.б.: Чыңла, чыңла тәүге кыңгырау,

Дәрес саен яудыр мең сорау.

Бу мизгел саклансын йөрәктә,

Без калыйк менә шул теләктә!

(кыңгырау чыңлый)

1 а.б.: Матур мәктәп, туган йортыбыздай

Каршы алыр безне таңнарда.

Максатыбыз – ныклы белем алу.

Сүрелмәс рух яши җаннарда.


2 а.б.: Мәктәбем – белем йортыбыз,

Бик тырышып синдә укырбыз.

Картайма дип мәңге-мәңге,

Сиңа яшьлек теләп калырбыз.


1 а.б.: Мәктәбем синең куеныңда

Белем алыр яшь буын.

Кулга алып фатихаңны алар,

Киләчәккә салыр үз юлын.


Кыңгыравым” И.Гыйлаҗетдинов көе, Я.Абдрахманова сүзләре

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет