Ватаным Татарстан
Ә сез “Ашыгыч ярдәм” өчен түләргә ризамы?
Екатеринбургның Сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре җитди сәбәпләре булмаган килеш “03” хезмәтенә шалтыратучылар күплегеннән зарланган. Алар әйтүенчә, “Ашыгыч ярдәм”гә килгән өч шалтыратуның берсен участок терапевты хәл итә ала. Ә бригаданың чакырылган урынга баруы бюджетка 2 мең сумга төшә. Шуңа күрә түрәләр авыруның хәле авыр булган очраклар буенча килгән чакыруларны гына бушлай калдырмакчы. Өйгә килгән табиб пациентны хастаханәгә озатмыйча да дәвалап була дигән нәтиҗә чыгара икән, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан өчен акча түләргә туры киләчәк. Ә сез “Ашыгыч ярдәм” өчен түләргә ризамы?
Исламия МӘХМҮТОВА, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:
– Бүген “Ашыгыч ярдәм”гә шаяртып шалтыратучылар да җитәрлек бит. Әнә шундыйларга түләтсеннәр. Ә авырулар болай да бик күп акча түгә. Хәзер дарулар бик кыйммәт. Авырып китсәң, медицина препаратларына фәлән кадәр акча “түгәргә” туры килә. Авыру кеше каян шул кадәр акча алсын? Бигрәк тә пенсионерларны табиб чакырган өчен акча түләттерү дөрес түгел. Әгәр бездә “Ашыгыч ярдәм” дә түләүлегә әйләнәчәк икән, ярдәмне кемнән өмет итәсе?
Азат ГАТАУЛЛИН, “Ашыгыч ярдәм” табибы:
– Аңлагыз, сүз безнең эшне киметү турында түгел, ә ярдәм күрсәтүнең сыйфатын яхшырту турында бара. Әгәр “Ашыгыч ярдәм”гә килгән чакыруларны шул рәвешле аера башласалар, авыруга барып җитү вакыты кыскарачак. “Ашыгыч ярдәм” машинасы кан басымы күтәрелгән әби-бабайларга йөрергә тиеш түгел. Безнең эштә исә мондый очраклар гадәти хәл. Кан басымым бик нык күтәрелде, дип шалтыраталар. Ә килгәч ялгыз пенсионерның авырткан җирен күрсәтүдән бигрәк, сөйләшеп утырасы килүе ачыклана. Заманында бер әби без килгән төшкә чәй кайнатып куйган иде хәтта. Өлкәннәрне аңлап була, әлбәттә. Әмма “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраткан каты авыручыларның гомере безнең ни дәрәҗәдә тизрәк килеп җитүебездән тора.
Венера КАСЫЙМОВА, психолог:
– Халык моңа каршы булачак. Акча түлисе килмәгәнгә түгел, моның сәбәбе – бүген медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты түбән. Россиядә дә Көнбатыш илләрендәге кебек тәртип кертергә телиләр икән, тиешле ярдәм күрсәтү мәсьәләсен дә кайгыртсыннар. Эшкә югары квалификацияле табиблар алып, аларны авыруга кешечә мөнәсәбәт күрсәтергә өйрәтергә кирәк. Бүген исә еш кына “Ашыгыч ярдәм” килгәнне өйдә сәгатьләр буе көтеп утырганнан соң, хастаханәгә үз юлың белән барырга туры килә. Гади халыкка болай да барысы өчен түләргә туры килә.
Рөстәм БӘДРЕТДИНОВ, салым инспекциясе белгече:
– Түләтсеннәр, мин риза. Чөнки бушлай медицинага ышанмыйм. Без болай да түләүле медицинадан файдаланабыз. Дүрт ай элек улым туды. Тормыш иптәшемне һәм сабыемны поликлиникада чират тору, бала авырып киткән очракта, өйгә чакырган табибны көне буе көтеп утыру кебек мәшәкатьләрдән азат итү өчен шәхси клиника белән килешү төзедем. Биредә һәр балага медицина картасы ачалар, терапевт билгелиләр. Участок табибына түгел, ә шул белгечкә йөрисең. Бала авырып китсә, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә өйгә киләләр. Мондый хезмәт елына 84 мең сум тора. Аның каравы баламның сәламәтлеге өчен борчылмыйм.
Наилә КЛЕВЛЕЕВА, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:
– “Ашыгыч ярдәм” табибларына хәле ул дәрәҗәдә үк авыр булмаган пациентларга йөрергә туры килгәне өчен халык гаепле түгел. Шалтыратуларны кабул итүче диспетчерлар кая карый? Авыруның кем икәнен, хәлен алар белешергә тиеш бит.
28.04.12 №78 (26797)
Достарыңызбен бөлісу: |