Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап. Һаман көтәм



жүктеу 32.37 Kb.
Дата04.07.2016
өлшемі32.37 Kb.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап.

Һаман көтәм...


Тукай районы Югары Байлар авылында яшәүче әбием һәм бабам янына кайткач, мин гел дәү әбием янында чуалам. Чөнки ул мине оныкчыгы итеп бик ярата, сагына, кайтуыбызны көтеп ала. Дәү әбием – авылның иң өлкән, иң мәртәбәле, күпне күргән, күпне кичергән, сабыр холыклы, киң күңелле 97 яшьтәге ак әби. Әбием миңа элекке авыл хәлләре турында, авылдашлары турында, үзе турында тәфсилләп сөйләргә ярата. Әкрен генә ашыкмыйча, ипле, ягымлы тавыш белән сөйли әбием...

Бөек Ватан сугышына беренче көннән үк киткән ире, дәү бабам, турында сөйләгәндә, “Мөбәрәкшамның үлгәненә һич ышанмыйм, әле һаман көтәм”, дигән сүзе мине өнсез калдырды. Сугыш тәмамлануга инде 65 ел тулганы искә төшеп: “Ничек инде әбием, көтәсең?” – дип, гаҗәпләнеп сораганымны сизми калдым. Минем урынсыз, мәгънәсез соравыма рәнҗеде, ахрысы әбием. Аның йөзе кояш нурын каплаган болытлы көндәй караңгыланды, күзләре сагыш белән тулды.

- Көтәм шул, кызым, көтәм, - диде ул, әкрен генә “көтәм” сүзенә басым ясап. - Ул бит, кайтырмын, мине көт дип китте... Мин бит аның үзен тере килеш озаттым...

Шуннан соң ул сагыш-моң тулы күзләрен бер ноктага төбәп сөйли башлады:

- Сугыш башланганчы без Тукай районы Күзкәй авылында яши идек. Мөбарәкша бабаң авыл Советы рәисе булып эшләде. Тиз арада сугышка китәсен белеп, ул безне туган авылыбызга кайтарды. Безнең йорт-җир юк иде. Үзенең үги әнисеннән калган бик иске йортка кайттык, икенче көнне үк бабаң фронтка китеп барды. Бүгенгедәй күз алдымда: озатырга ишек алдына чыктык. Мөбарәкшамның кулында – бер яшьлек улым Зөфәр, кызым Каюмәм аның тезеннән кочаклаган, ә әтисе аның башыннан сыйпый...

Бабаң мөлдерәмә яшь тулы күзләрен миңа төбәп:

- Әбдәлнисам, мин кайтырмын. Көт! Сиңа бик авыр икәнен бөтен йөрәгем белән аңлыйм. Балаларны сакла, - диде.

Менә шулай берсеннән-берсе нәни ике нарасыем белән, бернәрсәсез, кайгы-хәсрәт дәрьясына кереп баттык. И-и-и... ул көннәрнең авырлыкларын, ялгыз хатыннарның күргәннәрен сөйләпләр генә бетерерлекме соң?! Бер караңгыдан икенче карыңгыга кадәр, алны-ялны белми, колхоз эшенә йөрибез. Җамаякка сөт салып куям да, балаларның өстеннән бикләп китәм... Тәрәзә төбендә, мине эштән көтә-көтә, бер күрергә тилмереп үстеләр инде сабыйларым. Хәзер уйлыйм да исләрем китә, барысына да ничекләр итеп түздек микән? Өмет яшәткәндер инде безне. Сугыш тәмамланыр, ирләребез кайтыр, тормышлар җайланыр дип яшәлгәндер...

Мөбарәкшам хатларны еш язды. Ул хатларны, күз яшьләренә мана-мана, кат-кат укып, күкрәкләребезгә кысып, таушалдырып бетердек.

Күп тә үтмәде сугышка китүчеләрнең һәлак булулары турында хәбәрләр килә башлады. Хат ташучы өйгә якынлашканда, нинди хәбәр китерә икән дип, куркуга кала идек.

Каһәрле сугыш китергән кара кайгы, кызым, безне дә читләтеп узмады. “Социалистик илебез өчен барган сугышларда сержант Әхмәтшин Мөбарәкша, хәрби антына тугрылыклы калып, 1943 нче елның 7 гыйнварында батырларча һәлак булды. Җәсаде Ленинград өлкәсе, Янчеков районы, Родово авылы янында күмелде” дип язылган “кара кәгазъ” килде. Әбиемнең күңеле тулды, инде тамам-тамам дип торган яшь тамчылары, аның күпне күргән мөлаем, җыерчыклы бите буйлап тәгәрәде...

- Тора-бара шундый хәбәре килгәннәрнең исән калулары, каты яраланып госпитальләрдә ятулары турында өметле хәбәрләр ишетелә башлады, -дип дәвам итте әбием сүзен. – Шунда миндә дә өмет чаткысы уянды. Балаларымны да, әтиегез озакламый кайтыр, – дип юата идем.

Менә Җиңү көннәре дә якынлашты. Ул көннәрдә шатлыктан да, кайгыдан да үкси-үкси еладык. Бабаң кайтмый калыр дип, уйларга да курыктым мин кызым. Кайвакытларда капка ачылса, аркасына биштәрен аскан, йолдызлы пилотка, гимнастерка кигән Мөбарәкшам кайтып керер кебек иде. Балаларым белән менә шулай көттек без аны... Саф күңелле булдым, гомерем буе яшьлек мәхәббәтемә тугрылык сакладым. Аны башка берәүгә дә алыштыра алмадым, көттем. Көтмәгән, исемә төшермәгән бер генә минутым да юк. Мин аны соңгы сулышкача көтәчәкмен, - диде әбием.

Мине бертөрле сагыш катыш әрнү һәм горурлану хисе биләп алды. Сагыш – чөнки дәү бабам да минем кебек үк тормышны яраткандыр, якты киләчәк турында хыяллангандыр, җиңү көнен көткәндер. Әрнү хисе – чөнки һәлак булган каһарманнарны, дәү бабамны, беркайчан да кире кайтара алмыйбыз. Ә горурлану хисе – чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, изге җиребезне илбасарлардан саклап калганнар, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаганнар, кешелек тарихындагы иң каты, иң газаплы сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп, җиңеп чыкканнар.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Без яңа буын балалары, Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк! Аларның исеме, онытылмаслык эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!
Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге

2 нче гимназиянең



4 В сыйныфы укучысы

Сабирҗанова Гөлназ


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет