ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том


Б у л а т Ш и р и н (шаярткандай.)



бет12/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   20

Б у л а т Ш и р и н (шаярткандай.)


Соң, Гәүһәршад, бу халыкны әллә

Борчымыйкмы, вакыт ул түгел?

Хан күңелен беләсең бит, бүген

Читкә куйса, аннан үз күрер.


Г ә ү һ ә р ш а д (ачуланып, әмма иркәләнеп.)


Явыз Булат! Минем сүздән чыгып

Нишләмәкчең? Яле, әйт хәзер!

Анда Сөембикә буй йөретә,

Бала табарга да ул әзер.


Улы туса, тәхет аңа була,

Минем кадер бетә тәмамын,

Сиңа шулмы кирәк иде? Беләм

Уең кайсы якка барганын.


Миңа Казан кирәк! Син белеп тор,

Ахмак морза, кара, нәрсә ди?

Бар юлыңа, Казан кайнарлансын,

Утын өстә, төтен тулсын өй!


Тынып калалар.
Б у л а т Ш и р и н (тамашачыга.)

Хатыннарга урын — казан яны,

Эше — аш-су, әмма Казанның

Тәхетенә якын килсә алар,

Иргә төшә зуры казаның.
Б у л а т Ш и р и н чыгып бара.

Г ә ү һ ә р ш а д (шикләнеп.)


Тукта!.. Тукта-тукта, анда ни дисең?

Кемнәре бар тәхет янында?

Вәзирләре-морзалары тәмам

Талашсыннар сарай эчендә.


Бугазларын чәйнәшсеннәр һәм дә

Кылыч айкасыннар сугышып,

Араларга ут сал, яна бирсен,

Һәммәсе дә тәхет даулашып.


Теге чакта, онытмагансыңдыр,

Кара көздә Казан котырды,

Җангалинең башын ашадың да

Сафагәрәй килеп утырды.


Иң әүвәле сине соратты ул,

Белдермичә калдым үзенә,

Сөембикә белән җай таптылар,

Күрсәтмәдем сине күзенә.


Башың чабар иде, хыянәтче

Диеп санап, юри, сүз өчен…

Оныттыңмы әллә? Исеңә төшер,

Әүвәл уйла белеп үз эшең!


Б у л а т Ш и р и н (куркынып.)


Гәүһәршад, дим!

(Тезләнә.)
Гәүһәр бикә — илнең терәге син,

Ни әмерең, барсы үтәлер,

Һәр сүзеңә башны иям һәрчак,

Минем кирәк әле күп булыр!

Г ә ү һ ә р ш а д (тәхетеннән аяк өсте күтәрелеп, бармак төртеп әмер итә.)

Менә шулай...

Юкса әллә нәрсә

Генә дидең...

Бераз саташып

Ала инде кеше дигән бәндә,

Санын бутап, юктан баш ашып.
Мәскәүгә хат күндер, Кадиш бәккә,

Илче җибәр, анда тик ята,

Терегол, Борнаш, Адай, Йәүтәк бәкләр

Ярдәм итәр безгә һәрчакта.


Ногай белән кырым тулды, диген,

Казаннарны бутап яталар,

Мине дә әйт, тәхет хезмәтендә

Дөрес ир юк, кәеф саталар.


Тагын шунсы!

Мөхәммәдьяр бине

Мәхмүт шагыйрь, бәкләр санында,

Догачылык итә, Хан янында

Киңәшчесе аның һаман да.
Сөембикә аңа җан ата, дип

Гайбәт тарат, Сафагәрәйнең

Канын кыздыр, сүзләр җиткереп тор,

Ахмак, юньсез, диеп сөйләүнең


Булмый калмас мәгәр файдасы да,

Юкса һәрбер сүзен олылап

Кабул итә, гамәлендә тота

Сафагәрәй —

Алсын бер дулап.
Казан тышын болгап ил ялкыны,

Казан эче шаулап кайнасын!..

Булат Ширин, моңа көчең җитәр,

Чура Нарык адәм ялласын!





Тынып калалар.
К ы з л а р җ ы р ы: (башка бүлмәдән ишетелә.)

Ил кадерен ирләр онытсалар,

Югалтсалар кызлар намусны,

Ни ямьнәре калыр бу дөньяның,

Заман җитәр гауга-тавышлы.
Буталыр бар дөрес ялган белән,

Кемнәр хаклы — һичкем беләлмәс,

Шундый заман җитәр, Хак бәндәсе

Туры юлларыннан баралмас.


Кыямәтнең хәбәрләре булыр

Шушы хәлләр, Аллаһ сакласын,

Ил кадерен ирләр онытсалар,

Хода хакын кемнәр хакласын?


ТӨП КҮРЕНЕШ


М ө х ә м м ә д ь я р (“Төхфәи-мәрдан”нан укый.)
Эш белүче остазлардан риваять —

Сөйлим Шаһ Һарун турында хикәят.


Зур мөлкәтле, дәүләтле һәм ул солтан,

Хөкемендә иде аның хан-хакан.


Бар байлыгын тезсә дөнья йөзенә,

Кол булырлар барча шаһлар үзенә...


Сараеның кирпече — алтын-көмеш,

Җирләре дә аның ганбәри вә хуш.


Йөртте даим илдә туры хөкемен,

Бәхетсезгә насыйп итте бәхетен...


Хушнәва исемле колы бар иде,

Сандугачның тавышына пар үзе...


Әйтә иде җырларында уйларын,

Ярата иде шаһы турылыгын.


Урын бирде шаһы аңа янында,

Бәхетле шул тәхетенең каршында...


Вәзирләре күреп Хушхун эшләрен,

Шаһ катында бик якын торышларын,


Серләштеләр шаһка зарда керергә,

Уйладылар бер-бер чара күрергә:


Башы тишек, дивана ул,— дияргә, —

Йолкыш, әләкче, фетнәче,— дияргә...


— Бердәм тотып тартыйк аның колагын!—

Дип аулакта киңәш иттеләр тагын...


Дүрт кешене сайладылар әзерләп,

Җиңелгәнен күзәтергә җай күзләп...


Шаһ каршына болар килеп күренде,

Кинәт сүзгә кереп берсе үтенде.


Бичара Хушхунга ягып әләкләр,

Җанына мең төрле салып гайбәтләр.


Диде: “И бәхетсез, юләр, эт малай,

Эчең-тышың юк белән тулган шулай.


Үзеңне белмәвең чикләрдән ашкан,

Онытып Тәңрене, каның адашкан...


Шаһның хатынына уйнашы, дисең,

Шаһтан артык сөйгән җандашы, дисең.


Көлеп, шаһны сакалыннан элдерәм,

Җаен тапсам, дисең, шаһны үлтерәм...


Үлем кирәк сиңа, шомлы явызга,

Имгән сөте кадрен белмәс авызга!”

ЯН КҮРЕНЕШ

Тә­хет ка­ты. Көй­че­ләр ты­ныч, моң­лы көй баш­ка­ра­лар. Вә­зир­лә­ре кар­шы­сы­на С а ф а г ә р ә й х а н ке­рә. Ба­ры­сы да ты­на.
С а ф а г ә р ә й х а н (ачулы.)

Дөресме шул? Булат Ширин сүзен

Ишеттегез, нигә дәшмисез?

Китерегез монда ул эт җанны,

Кайдалыгын әллә белмисез?
М ө х ә м м ә д ь я р үзе килеп керә. Барсы да аптырашып калалар.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет