وَإِلَهُكُمْ إِلَهٌ وَاحِدٌ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الرَّحْمَنُ الرَّحِيمُ
"Вә иләәһүкүм иләәһүв-вәәхиде, ләә иләәһә илләә һүәр-рахмәәнүр-рахиим".
(Сезнең илаһыгыз бердәнбер Аллаһыдыр. Ул Рахмән һәм Рахимдер. Аннан башка илаһ юктыр.) ("Бәкара" сүрәсе, аять 163.)
الم . اللَّهُ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ
"Әлиф ләәәәм миииим. Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүм".
(Әлиф ләм-мим. Аллаһыдан башка илаһ булмаган Хәй һәм Каййүмдер.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 2.)
Болардан шунысы аңлашыла: Аллаһының "Исме Әгъзам"ы белән Аның хөрмәтенә дога ителгәндә Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итәр. Ләкин "Исме Әгьзам"ның кайсы исеме икәнлеге билгеле түгел. Шуның өчен Аллаһының "Исме Әгьзам"ы белән дога кылырга теләгән кеше Аның "Әсмәә-үл-Хүснә"сенең исемнәре белән дога кылырга тиеш. Болар "Әсмәә-үл-Хүснә", "Аятел-Көрси", "Ләү әңзәлнәә" исемнәредер. Теләгән кеше аларны бер-бер артлы укый ала.
64. Солдатка озату догасы:
الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ, انْفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ذَلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ . وَأَعِدُّوا لَهُم مَّا اسْتَطَعْتُم مِن قُوَّةٍ وَمِن رِبَاطِ الْخَيْلِ. .
"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Инфиру хыйфәәфәүв-вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм зәәликүм хайрулләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн". "Вә әгыйддүү ләһүм мәстәтагътүм миң куввәтиүв-вә мир-рибәәтыйль-хайль..."
Гарәпчә өлешеннән соң бу дога татар телендә шушы рәвештә кылыныр:
"Әй, галәмнәрнең Раббысы булган, Аллаһым! Мөкатдәс китабыбыз Коръәндә безгә дошман белән сугышуны әмер итәсең. Инде бу әмерне җиренә җиткерү өчен үстергән балаларыбызны, динебезне, ватаныбызны һәм мөселманнарның бәхет һәм иминлеген, намусыбызны саклау өчен гаскәргә җибәрәбез... Син аларга сәламәтлек һәм иминлек бир, йөрәкләренә батырлык, беләкләренә куәт бир. Йә Рабби! Гаскәргә кирәк булган сабырлыкны, батырлыкны, куркусызлыкны йөрәкләренә сал, аларны бәла-казалардан, җәфалардан сакла. Каһарман гаскәребезне бер вакытта да хаклыктан, хакыйкатьтән аерма, хаксызлык һәм золым итүдән сакла. Балаларыбызның сау-сәламәт ата-аналары, сөйгәннәре белән кавышуын насыйп ит. Хатын һәм балаларына сабырлык бир, ярдәмеңнән ташлама. Әгәр шәһит үлеме белән вафат булу шәрәфенә ирешүчеләр булса, шәфәгатьләреннән безне дә мәхрүм итмә, йә Рабби!
Ватаныбызга, намусыбызга кул сузучы дошманнарыбыз каршында безгә дәвамлы җиңү насыйп ит. Бәдер сугышына җибәргән кебек күренмәгән гаскәрләреңне безгә ярдәмгә җибәр.
Аллаһым! Синең динең тынычлык һәм хозурлык дине. Бөтен инсаннарга һидаять һәм ихсан әйлә. Яшьләребезгә бу юлда гайрәт бир, гаскәр башлыкларына карата итагатьле булсыннар. Кече һәм зур гөнаһларын гафу ит, Аллаһым!
Ватан һәм милләтебезнең иминлеге, динебезнең мәңгелеге, милләтебез-халкыбызның берлеге һәм бердәмлеге өчен. Аллаһ ризалыгы өчен "Фатиха"."
Достарыңызбен бөлісу: |