اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَارْحَمْنِي وَاهْدِينِي وَارْزُقْنِي
"Әллааһүммәгъфир лии вәрхәмнии вәһдинии вәрзүкънии."
(Аллаһым! Минем гөнаһларымны кичер, миңа мәрхәмәт ит, мине кызган һәм ризыкландыр), дип дога кыл, — дигән.
Әбү Һөрәйрә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шулай дога кылуын риваять иткән:
اَللَّهُمَّ اَصْلِحْ لِي دِينِي الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِي وَ اصْلِحْ لِي دُنْيَايَ الَّتِي
فِيهَا مَعَاشِي وَاَصْلِحْ لِي أَخِرَتِي الَّتِي فِيهَا مَعَادِي وَاجْعَلِ الْحَيَاةِ زِيَادَةً
لِي فِي كُلِّ خَيْرٍ وَاجْعَلِ الْمَوْتَ رَاحَةً لِي مِنْ كُلِّ شَرٍّ
"Әллааһүммә әсълих лии диинийәлләзии һүә гыйсъмәтү әмрии вә әсълих лии дүньйәйәлләтии фиһәә мәгаашии вә әсълих лии әәхыйратийәлләтии фииһәә мәгаадии вәҗгалил-хәйәәтә зийәәдәтән лии фии күлли хайрин вәҗгалил-мәүтә раахәтән лии мин күлли шәррин."
(Аллаһым! Һәр эшемне саклаучы булган динем белән мине котылуга ирештер. Эчендә яшәгән, тормышымны тәэмин иткән дөньямны минем өчен хәерле кыл. Кайту урыным булган ахирәтемне дә минем өчен хәерле нәрсәләр белән тулы бер урын әйлә. Үлемне дә минем өчен бөтен начарлыклардан котыла торган рәхәтлек итеп кыл.)
Ибне Габбастан (р.г.) Пәйгамбәребезнең шулай дога кылуы риваять ителгән:
رَبِّ اَعِنِّي وَلاَ تُعْنِ عَلَىَّ وَانْصُرْنَا وَلاَ تَنْصُرْ عَلَىَّ وَامْكُرْ لِي وَلاَ تَمْكُرْ عَلَىَّ وَاهْدِنِي
وَيَسَّرْ لِي الْهُدَى وَانْصُرْنِي عَلَى مَنْ بَغَى عَلَىَّ . رَبِّ اجْعَلْنِي لَكَ شَكَّارًا لَكَ ذَكَّارًا
لَكَ رَهَّابًا لَكَ مِطْوَاعًا لَكَ مُخْبِطاً إِلَيْكَ أَوَّاهًا مُنِيبًا رَبِّ تَقَبَّلْ تَوْبَتِي وَاغْسِلْ حَوْبَتِي
وَ اَجِبْ دَعْوَتِي وَثَبِّتْ حُجَّتِي وَسَدِّدْ لِسَانِي وَاهْدِ قَلْبِي وَاسْلُلْ سَخِيمَةَ صَدْرِي
"Рабби әгыйнни вә ләә түгънии галәййә вәнсурнии вә ләә тәнсур галәййә вәмкүр лии вә ләә тәмкүр галәййә вәһдинии вә йәссир лил-һүдәә вәнсурнии галәә мән бәгаа галәййә. Раббиҗгальнии ләкә шәккәәран ләкә зәккәәран ләкә раһһәәбән ләкә митъвәәган ләкә мүхъбитан иләйкә әүвәәһән мүниибән рабби тәкаббәл тәүбәтии вәгъсил хәүбәтии вә әҗиб дәгъвәтии вә сәббит хүҗҗәтии вә сәддид лисәәнии вәһди кальбии вәслүл сәхыймәтә садрии."
(Раббым! Миңа ярдәм бир. Ул ярдәм миңа зарар китермәсен, хәйләләр дә миңа зарар китермәсен. Миңа һидаять бир һәм миңа аны җиңеләйт. Миңа һөҗүм кылучыга каршы торырлык ярдәм бир. Әй, Раббым! Мине Сиңа күп шөкер иткән, Сине күп зикер иткән, Синнән бик курыккан, Сиңа күп буйсынган, Синең өчен бөгелгән һәм Синең өчен бик күп ялварган инсаннарыңнан әйлә.
Раббым! Тәүбәмне кабул әйлә, гөнаһларымны ю, догамны кабул ит, дәлилемне нык кыл, телемне тугрылыклы сөйләт, кальбемне һидаятькә ирештер, күкрәгемнән үч алу, кенә тоту һәм көнчелекне чыгарып бәр.)
Җәбир бине Габдуллаһ (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен сөйләгән:
Иң гүзәл зикер:
Достарыңызбен бөлісу: |