Шулай ук безнең бабаларыбызга кагылган Ибн Фадланның Болгарга сәяхәтен дә, үз гомерен Идел буе төрки болгарларының дөнья халыклары арасында тоткан урынын ачыкларга керешкән совет чоры тарихчылары Альфред Халиков, Фатих Урманче, Мирфатих Зәкиев, Әзһәр Мөхәммәдиев, Фирдәүс Гарипова һ. б., шул исәптән бөтен дөнья халыкларына ия булырга керешкән полководец Чыңгыз ханга багышланган хезмәте белән безгә соңрак булса да билгеле булган д-р Эренжен Хара-Даван, Алтын Урда империясенең таркалуына багышланган Мөхәммәд Сәфәргалиевнең хезмәте, миңа якын булган Казан ханлыгына караган Михаил Худяков, Равил Фәхретдиновның күпсанлы хезмәтләрен, Илдус Таһиров, Гамир Дәүләтшин, Олжас Сөләйманов, Мурат Аджи, Рафаиль Бәзертдинов һ. б. хезмәтләрен дә читләтеп үтә алмадым. Чөнки соңгылары, хакыйкатькә якынрак килеп, татарлар тарихын тулыландырдылар. Хак, соңгы елларда татар халкы тарихына кагылган шактый хезмәтләр туды. Тарих фәненә яңа аяк басып, шактый җитди хезмәтләр башкарган Солтан Шәмси, Булат Хәмидуллин һ. б. яшь тарихчылар да бабаларыбыз тарихын тәгаенләүдә саллы гына хезмәтләр яздылар. Бу хәл дә, бәхәссез, куанычлы гамәлдер. Ә инде хазарларга килгәндә, Хазарстан тәгаен безнең бабаларыбызның тарихы, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Элегрәк заманда Ауропа һәм аларга йөз тотып Русия тарихчылары тарафыннан язылган төркиләргә багышланган хезмәтләр, тәгаен кызыл җеп белән тегелеп, бары тик легендаларга һәм руханилар уйлап чыгарган риваять-хикәятләргә нигезләнеп кенә өскормаланды. Тик бит кайбер хезмәтләрдә күзне ертып торган бары бер хакыйкатьне күрергә була – Русиянең гүя татарлардан башка дошманы булмаган. Бу хәлне инкарь итәргә теләп, «Рухият» нәшрияты «История татар» – татарлар тарихының беренче томын укучыларга җиткерде. Бу да куанычлы хәл, әлбәттә. Шулай димәс идек, бүгенге көнгә кадәр мәктәпләрдә тарих фәне татарларга карата шундаен яман дошманлык белән сугарылып бирелә ки, мәктәпкә килгәч һәм тарих фәненнән белем ала башлауга, урыс баласы, шул исәптән урыс теллесе дә, бер партада утырган татар дустына бөтенләй башка күзлектән карый башлый. Иң яманы: бу елларда бала шушы хәлне мәңгегә күңелендә калдыра, чөнки хәтере, зиһене саф чак. Ил белән идарә итү дилбегәсен Алтын Урда кулыннан алсалар да, Русия тарихчылары татарларның мәрхәмәтсезлекләрен шундаен тәмләп язалар ки, тарихта булмаган хәлләрне булды, дип, булганны җиде тапкыр күпертеп вә арттырып бирәләр. Алтын Урдага һичбер мөнәсәбәтләре булмаган, бары тик төрки-татар телендә сөйләшкән өчен генә чыңгызлылар кылган гөнаһларны ике дә уйламый Идел буенда көн күргән татарларга кайтарып калдырдылар. Әнә шулай, кара этнең бәласе ак эткә дигәндәй, Идел-Урал буйларында көн күргән татарларга, ул гынамы, бөтен Русиядә яшәгән барлык татарларга да еллар буена каһәр укылды. Хәер, бу гамәлнең бүген дә туктаганы юк, урыс халкы татарлардан башка дошманны белми, белсә дә, чит баскынчылар Русия җирләренә керсәләр дә, кан койсалар да, алар инде күптән дәүләтнең рухи туганнарына әверелгәннәр – кочаклашып йөрү генә түгел, бер-берсен уздыра-уздыра мактыйлар. Чөнки бүгенге Русиядә янә христиан дине чәчәк ата башлады, ул гынамы, православие дине дәүләтнең төп идеологиясенә әверелеп китте. Коммунизм идеологиясеннән мәхрүм ителгән Русия империясе, кисәктән бар идеяләрдән дә ваз кичеп, 988 елда Византия империясеннән алган православие дине идеологиясен алгы планга тартып чыгарды һәм, президент аппараты чиновникларына кадәр чиркәү руханилары белән берләшеп, җиң сызганып, ил белән идарә итәргә керештеләр.
Иң яманы, цивилизацияле илләрдәге кебек светский рәвештә түгел, ә турыдан-туры православие диненә нигезләп. Тагы да сәере шулдыр: руслар татарларны гасырлар буена каһәрләүдән арына алмадылар, аларның ялганын тәгаен дәлилләр белән фаш итеп, саллы хезмәтләр язган чит ил галимнәренең китапларын Русия чигеннән уздырмадылар, Казан ханлыгының чын тарихын язган Михаил Худяковны диварга терәп аттылар, башкалары турында әйтеп тә торасы юк. Бары тик еллар үтә-үтә генә Бернштам, Худяков, Гумилев кебек галимнәрнең гуманизмга, гаделлеккә йөз тоткан хезмәтләре белән таныша алдык. Калган Русия тарихчылары исә Рим империясен җимергән татар-төрки халкының каһарманы Аттила ханны да, Даланы биләгән кыпчак-угызларны да, төрки халыклары кылган барлык яманлыкларны да ахырда Идел буенда көн күргән татарларга кайтарып калдырдылар, һәм Русия тарихчылары уйлап тапкан ялган тарихны дөнья халыкларына тараттылар. Нәтиҗәдә, баштагы мәлдә, яңа оешып килгән Америкага кадәр иленә татарларны кабул итмәде, империядән качкан татар мөһаҗирләрен кире борып җибәрде. Хак, соңрак Америка халкы моның Русия тарихчыларының ялганы, империянең төп сәясәте булуын аңлады, ләкин инде ялган тамыр җәйгән иде. Русия тарихчылары башлап җибәргән ялган-гайбәт дөнья халыкларына таратылган иде инде. Баскынчы варяглар ярдәме белән, күрше-тирә илләрне яулап, барлык халыкларны канат астына җыярга керешкән Русия империясенең мәкерен Ауропа илләре генә түгел, Азия илләре дә соңгарыбрак аңладылар – Рим империясенең байрагы икенче Рим – Византиядән өченче Рим – Русия кулына күчкән икән ич!
Русиянең тарихын язучы Кырым татары Кара Морза улы Миңлегәрәй, чукынганнан соң, Михаил Карамзин исем-атын ала һәм империянең тарихын язарга керешә. Һәм шул тарих бөтен дөнья халыкларына тарала. Шушы тарихны укыган дөнья халыклары төркиләрне, бигрәк тә татарларны, кыргыйларга тиңлиләр һәм, һич оялмый, килмешәкләр дип язалар. Ә бит чынында исә Ауропаны монголлар афәтеннән, беренчеләрдән булып, Идел буе төрки болгарлары коткарырга алыналар. 1223 елда Чыңгыз ханның җиңелмәс баһадиры Сүбәдәй берләштерелгән рус-кыпчак гаскәриләрен туздырып ташлагач, 30 мең гаскәре белән Идел буе Болгарына таба юнәлә, әмма төрки болгарлары баһадирның гаскәрен, ике тау арасына алдап кертеп, тәмам тетеп ташлыйлар. Ике-өч меңгә дә тулмаган сугышчылары белән бер күзен югалткан баһадир көчкә качып котыла. 1229 елда Урал елгасы буенда төрки болгарлары белән монголлар арасында янә канлы сугыш була – бүген татарлар дип аталган халык монголларны янә Ауропага таба уздырмыйлар. 1232 елда монголлар Идел буендагы Саксин каласын алуга ирешәләр, әмма Илһам хан үзенең көчле алаен (гвардиясен) ярдәмгә җибәрә, нәтиҗәдә монголлар Саксиннан куылалар. Бары тик 1236 елда гына, чорына күрә тиңе булмаган гаскәр белән килеп, монголлар Болгарстанның башкаласын алуга ирешәләр – каланы яндыралар, ил-халкын канга батыралар. Иң гаҗәбе, Русия тарихчылары еллар буена баскынчыларга каршы торган халыкны үзләрен яулаучылар итәләр – «монголлар явын» «татар-монголлар явы» дип, тарихларына кертеп җибәрәләр, ә канга бата-бата баскынчы монголларга каршы, Ауропага уздырмый каршы торган Идел буе төрки болгар-татарларын баскынчылар итәләр. Моны аңлавы кыен, кыен гына түгел, бу гамәлне аз-маз булса да тарихтан мәгълүматлы кеше күзгә бәреп торган уйку вә хыялый тарих дип бәяли ала. Ни гаҗәп, Русия тарихында татарларга карата язылган ялганны кем дә түгел, гап-гади гимназия укытучысы Наумов: «Татарлар баскынчы монголларга ияргән халыклар гына, шуның өчен ары таба мәктәп дәреслекләренә «татар-монголлар явы» дип язарга кирәк», – дигән тәкъдим белән чыга. Иң сәере, бу чорның бер генә тарихчысы да гимназия укытучысының бу тәкъдимен инкарь итми, чөнки бу дәвер Русиядә тарихны фальсификацияләүнең чәчәк аткан чоры була.
Борынгы төркиләргә яңа хун исемен беренчеләрдән булып б.э.к. үк Кытай тарихчылары бирәләр, Ауропага килгәч, татар-төркиләрне гуннар дип яза башлыйлар. Моңа кадәр бу исем татар-төркилек белән йөргән була. Бу хакта Византия тарихында мондый юлларны укырга була: «Шул чакта элек без төркиләр дип атаган гуннар безнең тарафларга яу килделәр...» Ары таба византиялеләр өчен гун сүзе тәмам сүгенү сүзенә әверелә. Русия тарихчылары идеологияне тутырып Византиядән алганга күрә, гуннар турында Ауропа тарихчыларыннан да арттырыбрак яза башлыйлар. Әйтик, гуннар турында энциклопедиядә мондый юлларны укырга була: «II–IV гасырларда Урал төбәкләрендә оешып киткән күчмә төрки телле гуннар, җирле угор һәм сармат халыкларын ияртеп, көнбатышка таба Бөек күчеш башлыйлар (470 елларда). Шушы күчеш халыкларның Бөек күчешен башлап җибәрә. Барыр юлларында гуннар, герман кавемнәренең беришен һәм башкаларны буйсындырып, кабиләләр союзы төзиләр. Әнә шул халык бик күп илләрне җир белән тигезләп уза. Яуларның иң яманы Аттила хан чорына туры килә. Гуннарның көнбатышка таба яуларын Каталун кырындагы (451ел) сугыш туктата. Аттила хан үлгәч (453 ел), кавемнәр союзы таркала».
Энциклопедиядәге мәгълүматта сүз саен ялган тулып ята. Энциклопедиядә Бөек яу-күчеш IV йөздә башлана дип бирелә. Хакыйкый тарихта исә Бөек күчеш Уралдан түгел, II гасырда Алтайдан кузгала. Дөресрәге, Бөек күчеш II–IV йөзләрдә төрки-гуннар тарафыннан Алтай якларында оештырыла гына әле. Шушы дәвердә төрки һәм угро-фин халыклары хәрби союзга берләшә. Бу берләшмә башында әүвәл Баламир хан тора. 372 елда Баламир хан җитәкләгән союз гаскәриләре Дон елгасын кичәләр. Бирегә килеп оялаган готларны кууга ирешәләр. Ахыр килеп, Русия тарихчылары язганча, гуннарга килеп кушылган сарматлар бер дә фарсылардан чыккан халык булмый, бу халык туа-туганнан бирле төрки телдә сөйләшкән. Моны Русия тюркологы Лев Николаевич Гумилев та раслый. Ауропа тарихчылары сарматларны Ираннан чыкканнар, дип чамалап кына язалар, аларга ияреп сүзгә-сүз Русия тарихчылары кабатлыйлар. Бу хакта Кытай тарихыннан мондый юлларны укырга була: «Рим империясе һәм Византия Ауропаның Бөек илләре Дәште Кыпчакка IV гасырдан башлап ясак түлиләр».
Хәер, ни гадел-тугры булырга теләгән Англия тарихчылары да Аттила хан төркиләре турында Русия тарихчыларыннан бер дә калышмыйлар. Державалар барлыкка килгәч, империяләр, сүз куешкандай, төркиләргә карата сәясәтләрен вә эмоцияләрен генә үзгәртеп калмыйлар, ә бәлки тарихларын да яңабаштан язарга керешәләр. Нәтиҗәдә Дәште Кыпчак бөек державалар санына кертелми. Ә бит бу дәвердә төрки-гуннар һәм аларга ияргән угро-фин, ант-славян кавемнәре кулында Байкал күленнән алып Дунай елгасына кадәр сузылган җирләр була. Византия империясе сановнигы Зимарх һәм гарәп Ибн Батута төркиләрнең ил-җирләрен сигез ай буена үтәргә кирәк, дип язалар. Дәште Кыпчак державасына шулай ук төркиләр каханаты – Кубрат хан төзегән (VII) Бөек Болгар дәүләте дә кергән. Бүгенге Татарстан республикасы җирләре Дәште Кыпчакның төньяк төбәге дип саналган.
Хан һәм Сөн державалары тарихын язган көнчыгыш тарихчысы Н. Крадин үзенең хезмәтендә бу державалар хакында болай ди: «Империя Хань һәм Хун державалары ун ел эчендә аякланып китәләр. Төрки каханаты Сөн династиясе, ары таба Тан династиясе белән берләшкәннән соң барлыкка килә...»
Әмма тынычлык озакка бармый, б.э.к. 215 елда Кытай императоры күчмәләрдән Суыксу елгасы буйларын яулап ала, хуннар Уртак (Ордас) дигән калаларын югалталар, күчмәләр өчен үтә хаҗәт болын-тугайлы, куе үләнле Суыксу елгасы буйларыннан мәхрүм ителәләр. Cөннәрнең илбашы өчен бу гаять зур югалту була. «Алтай таулары яныннан үткәндә, cөннәр һәрчак күз яше белән елап үтәләр иде», – дип яза Кытай тарихчысы. Яуланган җирләргә император Мәнтән 40 кирмән күтәртә, кальгалар арасына юллар салдыра һәм яуланган җирләрне 37 өязгә бүлеп, кытайлыларны күчереп утырта. Ул гынамы, тарихларга кереп калган Бөек Кытай стенасын күтәртүгә керешә. Ә бит бу җирләр безнең эрага кадәр төрки халыклары кулында була. Суыксу болын-тугайларында бүген калалар күтәргән, дөге игү өчен барлык шартлар булдырган Кытай империясенең иң уңдырышлы җирләрендә безнең төрки-хун бабаларыбыз көн күргән һәм, һичшиксез, бүген Татар бугазы дип аталган төбәкләр дә алар кулында булган. Моны топонимия фәне дә раслый.
Әнә шулай безнең бабаларыбыз яңа эрага кадәр үк инде үзләренең төп йортларын вә эргәләрен югалталар, әмма яшәеш өскормаларын саклап калалар – яңа җирләр эзләп, төньякка таба юнәләләр.
Бу ни хакта сөйли соң, кадерле укучым? Бу шул хакта сөйли – тарих атасы Геродот скифлар дип язган бабаларыбыз безнең эрага кадәр үк инде Идел-Урал буйларына күчеп утыра башлаганнар, хәтта Александр Македонскийның атасы Филипп белән сугышканнар. Бу хакта тарих атасы Геродот: « Бу сугышта скифларның илбашы Әти һәлак була», – дип яза. «Әти» дә безгә бик якын сүз ич!
Хак, Ауропа халыкларын коллыктан азат иткән каһарман Аттила хан туган якларына әйләнеп кайта алмый. Күпсанлы улларының берише генә аталары җирләренә әйләнеп кайталар. Без татарларның бабасы булган Кубрат хан да, аның уллары да Аттила ханның дәвамнары. Кубрат хан вафат булгач, яшь хан Аспарухны хазарлар җиренә килеп оялаган Ашин ыруыннан килгән Юлыш кахан эзәрлекли, чөнки Аспарух атлы углан аңа баш бирми, Юлыш кахан аңа кан кардәш төрки ыруынннан булса да. Аспарух углан кул астындагы кардәшләре белән әүвәл Днепрны кичә һәм Византия империясе җирләренә таба юнәлә. Ә Хазар каханының төп максаты Аспарухны җиңү түгел, башбирмәс ханны илдән куу була. Һәм ул моңа ирешә. Ә бит Каспий диңгезе буйларында ирекле яшәгән бар нәрсәдән дә азат хазарлар да ниндидер күләмдә Бөек Болгар ханы Кубратка буйсынган булалар. Бары тик бирегә күчеп килгән яһүдләр раввалары ил белән идарә итүне үз кулларына алгач кына, Хазар каханы Юлыш Кубрат ханның дошманына әверелә. Биредәге ирекле көн күргән төрки халыкларына көнбатыш каханатыннан үз кавеме белән кахан улы килеп кушылгач кына, бу ике бертуган халык арасыннан гүя кара мәче уза. Юлыш каханның тамгасы бүре була. Бүре җанвары, гадәттә, адәм баласына буйсынмый, туа-туганнан бирле мөстәкыйль һәм бәйсез яши. Шул ук вакытта адәм баласы белән күзгә-күз очрашудан һәрчак читләшеп көн күрә.
Әнә шулай ишәеп киткән ыру кавеме башына Бумын кахан килә. Бу кахан күршеләре жужаннар белән берничә тапкыр сугышкан була инде һәм хәтта соңгысында аларны җиңүгә, жужаннарны кул астына җыюга ирешә. Бишенче гасырда ук инде кытайларга якын жужаннар күчмә төркиләр белән бергә яшәп китәләр. Бик ихтимал, бу халыкның безнең кардәшебез башкортлар булуы да бар. Чөнки башкортларда гына кытайлардан кергән «һ» авазы сакланып калган. Бу хәлгә кадәр Бумын кахан, жужаннар ханы Анахуанга хатынлыкка кызын сорап, яучы-илчеләрен җибәргән була. Әмма тәкәббер жужан каханы Бумын каханны мыскыл итә, чөнки кияү буласы каханның кешеләре жужаннар каханына тимер коеп яткан булалар. Шуңа күрә тәкәббер кахан булачак кияүнең илче-яучыларына болай дип җавап бирә: «Син бит минем бары тик тимер коючым гына, ничекләр кыйдың син минем кызымның кулын сорарга!»
Кытай тарихчыларына ышансак, Бумын кахан моны махсус эшли – ул бераз чамалый, Анахуан кахан аңа кызын бирмәячәк, ә Бумын каханга шул гына кирәк тә. Ул үзенә килгән Анахуан каханның илчеләрен җәзалый, ә буш кул белән әйләнеп кайткан үзенең илче-яучыларын икенче күршесе император Вәй-Ди иленә юллый һәм инде аның кызын кияүгә сорый. Император Дала каханы белән килешә, аңа кызын кияүгә биреп җибәрә. Бу буладыр 552 елда. Үзенә аркадаш табу белән үк Бумын кахан жужаннарга яу кузгала. Яу килеп җитәр-җитмәс үк, Анахуан кахан үз-үзенә кул сала, ә гаскәрен җитәкләргә тиеш улы бер төркем ишләре белән илен-халкын ташлап кача.
Әмма Бумын кахан яшь хатын белән озак яши алмый – ул, илхан титулы алып, 552 елда вафат була. Тауларга качкан Анахуанның улы да тик ятмый. Ул үз кырына төрки кавеменнән булган Кара Иссек ханны дәшә һәм аңа ил дилбегәсен тәкъдим итә. Тик күп тә үтми, Кара Иссек хан да үлеп китә. Ә тәхеткә утырырга тиешле Иссек ханның улын жужаннар кабул итмиләр, чөнки бу углан талаучылар санында йөргән була. Жужаннар тәхеткә Кара Иссек ханның кече улы Мәңгүк ханны күтәрәләр.
Жужаннар белән туганлашып киткәч, союз төзү максатыннан Мәңгүк хан тәүге кан кардәшләренә илчеләрен җибәрә – берләшергә тәкъдим итә. Канат асларына керергә теләмәгән кайбер кан кардәшләрен көч белән берләшмәгә керергә мәҗбүр итә. Әнә шулай 554 елда Мәңгүк хан башта кыргызларны, аннары кидан ыруларын һәм утыз татар кавемнәрен буйсындыра.
572 елда Мәңгүк хан үлә. Ил тәхетен аның улы Табахан били. Ошбу яшь хан Кытай императоры белән солых төзи. Солых төзелүгә үк төркиләр иленә Будда монахлары килеп төшәләр. Әнә шулай Кытай империясе белән солых төзегән төркиләр уңалар – 580 елларда ук инде аларның даны еракларга ирешә. Бу илнең сәүдәгәрләрен шул чорның Кытай тарихчылары күреп алалар һәм шул елдан тарихларына терки башлыйлар. Данга күмелгәч кенә Табахан хан үлеп китә. Төркиләр каханатының тәхетен Бумын каханның кече туганы Истеми били. Истеми кахан тәхеткә утыра-утыруга, көнбатышка таба яу кузгала. Тиз арада Каспий диңгезе буйларына килеп җитә. Күп тә үтми, төркиләр Идел елгасының уң як ярына чыгалар. Бу тарафларда җәйли башлау белән үк төркиләр аварларга яу йөриләр, ә курка калган аварлар көнбатышка таба кузгалалар. Аварлардан бушап калган җирләрне Истеми кахан үз кул астына ала. Һәм борынгы заманнардан ук Идел-Урал арасында көн күргән төрки халыкларны берләштерергә керешә. Берләштерүне тәмамлагач, аңа хәбәр ирештерәләр: эфталитлар Ефәк юлын япканнар. Аварларны буйсындырып вә куа барып җитә алмаган Истеми кахан табынга җыелган аксакалларына болай ди: «Аварлар кош түгел, минем кылычтан качарга теләп, һавага күтәрелә алмаслар, алар су төбенә качарга балыклар да түгел, алар җир адәмнәре; эфталитларны җиңгәч, мин аварларны да юк итәрмен, алар миннән качалмас».
Тарихта мәгълүм булганы шул: Истеми кахан эфталитларны җиңә, Ефәк юлы ыстаннарына үз кешеләрен куеп, Идел буена әйләнеп кайта. Һәм аварларга яу кузгалырга җыена башлый. Әмма аңа хәбәр ирешә, имеш, аварлар ерак киткәннәр, ул гынамы, авар каханы Византия императоры белән Иранга каршы сугышырга килешү төзеп ята икән. Аварларның империя белән берләшеп китүенә Истеми каханның кәефе кырыла. Әмма чарасыз калмый, үзенә аркадаш эзләргә керешә. Башта ул Ефәк юлында йөрүче бай Согдиан сәүдәгәрләре белән килешү төзи, аннары Дон елгасының өске тарафларында көн күргән көтрегурлар белән элемтәгә керә. Византия тарихчылары Төркснаф, Кытай тарихчылары Төнхан (Түрхан) дип язган төркиләрнең каханы Истеми империянең ярымколониясе булган Боспор дәүләтен яулый. Шуннан соң гына төрки халыкларының легендаларына каһарман булып кергән Истеми кахан, аркадашлыкка исәп тотып, илчеләрен шаһиншаһка җибәрә. Шаһиншаһ башкаласына юл Урта Азия халыклары аша уза. Бу вакытта Ефәк юлы Урта Азиядә көн күргән эфталитлар кулында. Борынгы Согда каласына җитәрәк, эфталитлар Истеми каханның шаһиншаһка юнәлгән кәрванын талыйлар, илчеләрен үтерәләр. Илчеләрдән бары тик бер елгыр егет кенә качып котыла һәм, иленә кайтып, булган хәлне Истеми каханга ирештерә. Истеми кахан ашыгыч рәвештә эфталитлар ханы Гатфарга илчеләрен җибәрә һәм аны катгый рәвештә кисәтә: «Төркиләр кәрванына баскынлык иткән һәм минем илчеләремне үтергән юлбасарларны миңа тотып бирәсең».
Эфталитлар ханы Истеми каханның кисәтүен кире кага. Бу хәбәр ирешүгә үк, Истеми кахан Гатфар хан җиренә таба яу кузгала, Урта Азиягә җитә, тиз арада Чәчә (бүгенге Ташкент) каласын ала, ә алдынгы атлы гаскәренә, Чирчек елгасын кичеп, Маймыр каласын алып туктарга куша. Эфталитларның төп көче Бохарага таба чигенә һәм шунда Истеми яугирләрен көтеп алырга була. Истеми кахан төп көче белән Бохарага таба юнәлә. Ләкин төркиләрнең якынлашуын күреп, Гатфар хан гаскәре Нәсибә тауларына таба юнәлә. Эфталитлар белән төркиләрнең очрашуы Нәсибә таулары итәгендә була. Тәмам көч-куәткә ия булган төркиләр тарафыннан эфталитлар җиңеләләр, гаскәриләрнең берише тауларга кача, күбесе, Гатфар ханнан ваз кичеп, Истеми кахан яугирләренә килеп кушыла.
Ефәк юлының иң күп өлешен кулына төшергән Истеми кахан дөнья илләре арасында сәяси яктан гына түгел, икътисади яктан да күзгә күренеп күтәрелә. Төркиләрнең бу җиңүен Кытай тарихчылары аеруча ассызыклап язалар. Шул елдан алып төркиләр Ефәк юлына ия булып китәләр һәм сәүдәгәрләрдән тамга-ясакны да Төрки каханлыгы җыя башлый. Әмма төркиләрнең бу уңышы белән Иран шаһиншаһы килешми. Ефәк юлы үз иле аша үткән ыстаннарда төркиләрнең сәүдәгәрләреннән икеләтә салым җыя башлый. Бу хәбәр тиз арада Истеми каханга ирешә. Истеми кахан Иран шаһиншаһы Хәсрәүгә илчеләрен җибәрә. Һәм шаһиншаһка шарт куя: «...минем сәүдәгәрләремнән икеләтә салым җыюны туктат!»
Тик Иран империясенең илбашы ниндидер ярымкүчмә төркиләрнең шарт куюын ошатмый һәм Истеми кахан илчеләренә «Сезнеңчә булмас!» дип кенә җавап бирә. Каханның илчеләре бернигә ирешә алмый әйләнеп кайталар. Һәм көне белән Истеми каханга шаһиншаһ әйткән сүзләрне ирештерәләр. Истеми кахан табын җыя һәм аксакалларына булган хәлләрне җиткерә. Табындагылар барысы да бер фикергә киләләр – кахан дипломатиясендә сыгылмалылык җитми, шаһиншаһ Хәсрәүгә тәҗрибәлерәк илчеләр җибәрергә кирәк. Илчеләргә өлкәнрәк кешеләрне сайлыйлар һәм аларны шаһиншаһка юллыйлар. Бу юлы инде илчеләр артыгы белән тыйнак кыланалар, әмма горур шаһиншаһ Хәсрәү моны төркиләр бездән куркалар дип кабул итә, Истеми кахан илчеләренә мыскыллы сүзләр ташлый, сакчыларына төркиләрне сарайдан куып чыгарырга куша. Ул гынамы, шаһиншаһ сакчылары Истеми кахан илчеләрен ил чигенә кадәр озаталар.
Истеми каханга бердәнбер чара кала – сугыш.
Яу чыгуга, Истеми кахан юл өстендәге сәүдә калаларын кулга төшерү нияте белән уң кул гаскәрен Амудәрья елгасы аша кичеп чыгарга һәм уң як ярдан йөрергә боера. Ә үзе төп гаскәре белән туры Иранга юнәлә. Әмма V гасырда ук фарсылар күтәргән кирмән-каланы ала алмый, чигенергә мәҗбүр була.
Иленә кайту белән үк, Истеми кахан көнбатышка таба җәйли башлый, кулыннан ычкынган аварларны куып җитәргә тели.
571 елда төркиләр, ниһаять, тулысы белән диярлек Кавказны яулыйлар һәм Кара диңгез буйларындагы далага чыгалар.
Тарихта хакыйкать шулай ачыла бит ул. Табында катнашкан илчеләрнең берсе ике арада барган сөйләшүне сүзгә-сүз диярлек куен дәфтәренә теркәп бара. Менә нәрсә ди табында Истеми кахан Византия императоры илчеләренә: «Сезмени ул ун телдә сөйләшкән халыкны ун телдә алдаучы римләннәр! Без, төркиләр, дипломатиядә алдауның да, ялганның да ни икәнен белмибез. Мәгәр белеп торыгыз: минем аварларны яклаучы, колларымны минлекләүче, әмма үзе минем белән дустанә яшәргә телим диюче илбашыгызга әйтегез – мин аңардан моның ничек һәм кайчан үч алырга җаен табармын», – ди.
Әнә шулай V гасыр башларында Алтай тарафларыннан кузгалган төркиләр кешелек ике меңенче елларга аяк басканда ук инде Урал-Идел буйларында төпләнеп калалар. Биредә алар утрак көн күргән борынгы угро-фин халыклары белән туганлашып, берләшеп китәләр. Беренче гасыр башларында ук Алтай тарафларыннан бире килеп урнашкан татар-төркиләр аларга бик теләп кушылып киткән һәм Дулу ыруы исеме белән тарихка кереп калган төркиләр кавемен тагын да куәтләндереп җибәргәннәр.
Әмма күп тә тормый, 576 елда нәсел чыбык очы Аттила ханнан килгән Истеми кахан да үлә. Ил тәхетенә аның улы Кара Чуринны күтәрәләр.
Кадерле укучым, тарихка кереп калган янә бер мәгълүмат белән сине таныштырыйм әле. Русия тарихчылары, гадәттә, Кырымда көн күргән киммерәйләрне еш кына үз дошманнары итәләр. Әйтик, Рыбаков хезмәтләрендә еш кына киммерәйләр белән славяннарның (роксаланнарның) сугышканнары искәртелә. Ә менә киммерәйләр кемнәр булганнар дигәндә, борынгы тарихчы Прокопий «киммерәйләр болгарларның бабалары» дип яза.
Истеми каханның улы Кара Чурин тәҗрибәле сугышчы, оста укчы, елгыр сөңгече була. Ундүрт яшендә биленә кылыч тагуга ук, углан атасы белән яуларда катнаша һәм төмәнбаш булуга ирешә. Атасы үлгәч, төркиләр тәхетен биләгән Кара Чурин ике фронтка сугыш башлый – аварларны тәмам буйсындыруга ирешә һәм Византия империясенә сугыш игълан итә. Сугыш башлана һәм ул 683 елларга кадәр дәвам итә. Ниһаять, ике якның берсен сайларга дигән фикергә килгән Кара Чурин ярдәмче яучысы Бүрехан белән Дербент кирмәненә таба кузгала. Бу чорда бүгенге Дербент кальгасын Тимер капка дип атаганнар. Кала-кальганы Иран шаһиншаһы Хәсрәү күчмәләрне үз җирләренә уздырмас өчен күтәрткән була. Ул гынамы, кәрваннар Төньяк Кавказга бары тик шул кала аша гына үтә алганнар. Бу кала-кирмәнне заманында күчмәләрне Иран җирләренә уздырмас өчен күтәргән булалар. Кала-кальганың ныклыгына, мәһабәтлегенә әле булса сокланмый мөмкин түгел. Кальганың бөек дивары 20 метрдан артып киткән җирләр бар. Озынлыгы 40 километр тәшкил итә. Диварларга 30 саклау манарасы утыртылган. Көнчыгыш тарафтагы стена шактый тирәнгә, диңгезгә кертеп салынган. Әлбәттә, ил-империяләрне яуларга керешкән төркиләргә бу кала-кирмәнне алу җиңел булмагандыр. Ләкин Кара Чурин төркиләренә бирегә калаларда көн күргән кардәшләре хазарлар белән төрки болгарлары ярдәмгә киләләр. Менә кайчан тарихка беренче тапкыр «хазар» атамасы килеп керә. Гуннар заманыннан ук әүвәл далада җәйләгән, тора-бара утрак тормыш итә башлаган төрки гуннары – Каспий диңгезе буйларына туктап калган хазарлар ул. Моны археологик казылмалар алып барган мәшһүр галим Лев Николаевич Гумилев та үзенең «Открытие Хазарии» хезмәтендә раслый. Беркемгә дә буйсынмаган, бер генә ил-дәүләткә дә ясак-салым түләми яшәгән ирекле халык була хазарлар. Әнә шул яктан ярдәм килү белән Кара Чурин Тимер капканы ала һәм, далага чыгып, тиз арада Иран кул астындагы шактый яхшы ныгытылган Тифлис кальга-каласына җитә.
Достарыңызбен бөлісу: |