Әмма угызлар раввалар белән араны бик тиз өзәләр. Яһүд раввалары тиз арада Дала халыкларыннан 7 мең сугышчы яллыйлар. Бу хакта гарәп тарихчысы Әл-Масуди дә искәреп үтә. Әмма бу вакытта Хазарстан түрәләре башка ил-халыкларын яулаудан һәм аларга ясак салудан баш тарткан булалар инде. Һәр империя кебек, раввалар ничекләр булса да җыйган ил-халыкларны саклап калырга керешәләр. Кул астындагы халыкларның беришенә ташламалар ясыйлар, беришенең җиренә сугышчыларын җибәрәләр. Куркыту өчен. Хәер, бу адым вә алым бүгенге көнгә кадәр империяләр сәясәтендә беренче урында тора. Ялланган сугышчылар, сәүдә юлларын саклау белән бергә, яуланган илләрдә тәртип сакларга да тиеш булалар. Әлбәттә, 7 мең сугышчысы белән генә әллә ни кыра алмасын яхшы белгән, күрәсең, кахан. Шуңа күрә бу чара да каханга тынычлык китермәгән. Мисал итеп Багдад хәлифәте көч-куәтен күрсәтергә була. Хәлифәттә 70 мең ялланган сугышчы хезмәт иткән һәм хәлиф аларга елына 2 миллион дирһәм түләп торырга мәҗбүр булган. Сугышчылары хәлифнекеннән аз булуына карамастан, Хазарстан гаскәриләренә кахан үтә каты шарт куйган: меңбаш яисә йөзбаш әмерен үтәмәгән яисә сугыш кырын ташлап киткән сугышчы үлем җәзасына тартылган. Әмма яһүдләргә яки яһүдәләрдән туган угланнарга кахан монда да ташлама ясаган: сугыш кырын ташлап качканда да аларны җәзага тартмаганнар.
Ни генә булмасын, Хазарстан каханаты бу чорда әле үз көчендә була. Идел-Урал, Дон елгаларының түбән якларын үз кулында тоткан, бу чорда каханат җирләрендә зур-зур базаркалалы шәһәрләр калкып чыккан. Илдән илгә, калалардан калага кәрваннар йөреп торган. Хазар каханаты, нигездә, сәүдәдән кергән табыш исәбенә яшәгән. Бу хакта Ибн Хәүкәл болай дип язып калдырган: «Хазарлар бернәрсә дә җитештермиләр, чит илләргә кеше кызыгырлык бернинди тауар да чыгармыйлар, бар булган тауарлары – балык җилеме». Хак, бүген Русия исә чит илләргә нефть, газ, камил сугыш кораллары белән бергә Җир-Анабыз, су-елгаларыбыз вә диңгезләребез биргән башка тауарлар сата һәм шуның исәбенә көн күреп ята. Шуннан соң ничек инде әйтмисең, бүгенге Русия борынгы Хазарстан империясе язмышын сүзгә-сүз вә гамәлгә-гамәл кабатламый, дип.
Баштагы мәлдә яһүд сәүдәгәрләре дәүләткә коллар сатудан яхшы гына керем җыйганнар, әмма аларның бу гөнаһлы шөгыленә мөселманнар чик куялар – мөселманнарны, ягъни ислам динендәге адәми затны кол итеп сатарга ярамый, мөселман бары тик Аллаһы колы гына була ала, дигән пәйгамбәрнең чакыруыннан чыгып эш итәләр. Хәер, Аллаһы илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр чакыруы чорына күрә дөнья халкын коллыктан азат итүгә йөз тоткан. Ислам диненең иң изге гамәлләреннән берсе булган бу. Бит ошбу дин коллыкка чик куярга чакыра, мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең: «Һәр адәм баласы бары тик Аллаһы колы гына була ала», – дигән чакыруыннан чыгып эш итә башлыйлар. Бу инде чорына һәм дәверенә күрә большевиклар идеологы Карл Марксның: «Пролетарии всех стран, соединяйтесь!» – дигән чакыруыннан һич тә ким булмый. Әнә шулай әкренләп яһүд сәүдәгәрләре өстенлекләрен югалталар, вассал йөзендә каханатка кергән Кара Болгар – Киев Русе, Идел буе Болгары, Таман ярымутравында көн күргән төрки болгарлары халыктан җыйган салымнарын империягә җибәрми башлыйлар. Ә бит каханның сарай-калаларын, нигездә, мөселман сугышчылары саклаган. Каханның төп сараен 4 мең гаскәри караган. Күренекле татар галиме, нумизмат фәне белгече Әзһәр Мөхәммәдиев раславынча, гарәп сәрдаре Маслама каханны җиңгәннән соң, җиңелгән кахан 737 елда ислам динен кабул итәргә мәҗбүр ителә һәм, шул чордан башлап, Хазарстанда гарәп шрифты белән суктырылган акча-дирһәмнәр йөрешкә кереп китә. Ә инде Хазарстан каханы ислам динен кабул иткәннән соң, кахан сараена кереп оялаган яһүд раввалары да, баштарак югалып калсалар да, бик тиз аңнарына киләләр, беришләре ислам диненә күчеп, шул диндәге илләргә күчеп китәләр һәм ханнар сараенда хезмәт итә башлыйлар, беришләре исә, бигрәк тә раввалары үзләре дә сизми, каханатны таркатырга керешәләр. Иң әүвәл алар үзләре империя дәрәҗәсенә күтәргән каханат өстенә, алтын таулар вәгъдә итеп, Скандинавия викингларын дәшәләр. Викинг-варяглар Х гасырда тоташ еллар буена Идел буе халыкларын вә илләрен һәм Хазарстанны ел саен диярлек таларга килә башлыйлар. Бу хакта ХIХ гасыр тарихчысы Швеция галиме Андрес Стриннгольм үзенең «Походы викингов» хезмәтендә аеруча тәфсилләп яза.
Иң сәере шулдыр, Хазарстан каханатының тарихта тоткан урынын кимсетеп күрсәтү өчен, Русия галиме шовинист Б.А.Рыбаков VI гасырда ук дәүләт оештырган һәм утрак гомер иткән хазарларны үз хезмәтендә күчмә халык итеп яза һәм бу ил-дәүләтне калмыклар даласына илтеп утырта. Панславянизм томаныннан соңгы көненә кадәр арына алмаган галим хазарларны күчмәләр итеп кенә калмый, аларга урта гасыр тарихында, гомумән, урын булырга тиеш түгел, дип язып чыга.
Дөньяның танылган тарихчылары исә үз хезмәтләрендә Хазарстан каханатын Аттила хан үлеменнән соң Ил-Далаларына кайтып урнашкан төркиләрнең бер кавеме дигән фикер уздыралар. Түбән Дон буйларына, Таман ярымутравына кайтып урнашкан төрки-болгар кавеме дә гуннарның бер ыруы була. VII гасырда бабаларыбыз төзегән дәүләт тә шуларның берсе – Кубрат хан дәүләте аларның дәвамы дип танырга кирәк. Һәм ул шулай була да, гәрчә бу ике халык, бертуган булу белән бергә, бер телдә сөйләшсәләр дә һәм ары таба теге йә бу сәбәпләр аркасында үзара тынышмый яшәсәләр дә.
Хазарстан каханаты таркала башлаганнан соң, көнчыгыш Ауропа халыклары ике зур фиркагә аерылалар. Беренчеләре ислам дине байрагын күтәреп чыксалар, икенчеләре христиан дине аша тарихка керәләр. Яһүдләр исә һәр чордагы кебек ике арада тулганалар, тирәнрәк суны эзләгән балык кебек, баерак, куәтлерәк, сәүдәдә керемлерәк илләргә барып урнашалар. Аларның төп максатлары бер була: «Сезнең дошманнарыгызның дошманнары – безнең дуслар» дигән фәлсәфә белән төрле илләргә таралып, дөнья көтә башлыйлар. Әнә шулай 300 елга якын көнчыгыш Ауропа халыкларына ия вә түрә булып торган хазарлар иле тавыш-тынсыз гына дөнья арбасыннан төшеп калуга таба йөз тота башлый. Әмма Хазарстан каханаты үз көчендә була әле. Хазарларның соңгы башкаласында – Ай-Балдада күпсанлы мунчалар, базар мәйданнары, мәчет, синагога, чиркәүләр булган. Әнә шул Ил Х гасыр азакларына таба җимерелүгә таба янә бер адым ясый.
Ә тарих дәвам итә.
Мәгълүм булганы шулдыр, яһүд раввалары Хазарстан халкы белән 150 елга якын идарә итәләр. Алар инде Рим-Византия һәм Иранда бабалары кичергән фаҗигаләрне онытканнар, Хазарстанда үзләренә бер Иерусалим корып яткан булалар. Тарихи хакыйкатьтән чыгып караганда, татар бәкләренә таянып, Хазарстанда гүя оҗмах төзиләр, вәләкин үзләре үк шушы оҗмахны җимерүдә дә актив катнашалар. Ни гаҗәп, тарихта булган хәлләрне бозып, Русия тарихчылары Киев Русе Хазарстанны IХ гасырда ук буйсындырды, дип язалар.
Асылда исә болай була.
Бу чорда, ягъни Х гасырда, Киев Русеның Хазарстан каханына ясак түләп ятуы хакында Американың Кембридж югары уку йортында бер хат-документ сакланып калган. Тарихчылар раславынча, документ Х гасыр азакларында язылган. Ә Х гасыр башында тәхеттә утырган Булан каханны яһүд Убәдәй алыштыра, Убәдәйдән соң ил тәхетенә Йосыф кахан килә. Нәкъ шул кахан утырган көртләр хәлифе Габдрахман III сараенда хезмәттә булган Хасдай Ибн Шафрут сәүдәгәр илче Исак бен-Натан аша Йосыф каханга хат юллый. Һәм Йосыф кахан аңа Хазарстанда булган хәлләр турында яза һәм аннан җавап хаты көтеп кала. Йосыф кахан исә аңа җавап хаты яза. Бу документлар барысы да безнең бабаларыбызга кагылганга, кайбер юлларга игътибар итик әле: «...буртас, болгар, арис, чирмеш, венед, сувар, славян һ.б. – алар барысы да далаларда, ныгытылган калаларда яшиләр һәм барысы да миңа салым түлиләр», – дип яза кан кардәшенә Йосыф кахан. Шул ук вакыттта Йосыф кахан үзе Багдад хәлифенең варис-вассалы булуы турында да искәрә: «Мин елга тамагын саклыйм һәм баскынчы викингларны түбәнгә таба уздырмыйм. Алар минем елга аша диңгезгә чыгарга телиләр. Мин аларны җибәрмим, алар белән сугышам. Мин аларны тынычлыкта калдырсам, алар Багдадның үзенә кадәр барып җитәрләр һәм бөтен мөселман дөньясын җимергән булырлар иде».
Хак, кардәше Хасдайга шулай мактанса да, ил башында утырган Йосыф каханның хәле ул хәтле ал да гөл булмый, әлбәттә.
Мәгълүм ки, бәҗәнәкләр дә (печенеглар), угызлар да төрки кавемнәре булалар. Әмма Русия тарихчылары төрки халыкларын, уннарча исемнәргә бүлеп, тарихларына кертеп җибәрәләр һәм хәтта дөньяга тараталар. Гуннарны – болгарлардан, болгарларны – хазарлардан, хазарларны төрки кавемнәре булган казакъ, үзбәк, кыргыз, татар, башкорт, төрекмән, азәрбайҗан һ. б. төрки кавемнәреннән аерып карыйлар һәм тарихларында бу кавемнәрне бер-берсенә дошман булганнар, дип язалар. Һәм Русия империя булып киткәч тә, төрки-татарларны туктаусыз бүлгәли, Борынгы Рим империясенә хас «Разделяй и властвуй» сәясәтен дәвам итә. Әнә шул бозып язуларга каршы Русиянең исемле Бартольд, Бернштам кебек галимнәре башлап җибәргән төрки кавемнәре араларында булган хәл-гамәлләргә ачыклык кертергә теләп, Русиянең танылган һәм хөрмәткә ия галиме Лев Николаевич Гумилев үз фикерен әйтә. Галим раславынча, төрки хазарларының IХ–Х гасырларда көч-куәтләре кими барганда, Идел буе Болгары белән угызлар кавеме көчәя баралар. Ә Киев Русе исә империя тырнагыннан иң соңгы колония булып ычкына, әмма Хазарстан, көчен вә куәтен җуя башлауга, Швед короле тырнагына барып каба.
Вәләкин Русия тарихчылары үз тарихларына Швед короле җибәргән баскынчы Хельгның Киев каласын кулына төшерү елыннан башласалар да, бу хәл хакыйкый тарихтан ерак йөри. Шул ук «Повести временных лет» елъязмасында Колдун Хельг үтергән Әскәр-Аскал-Аскольт кахан 860 елда Константинопольга яу йөри һәм патшакала капкасына калканын кадаклап кайта, елъязмачы, күзен дә йоммыйча, әнә шул тарихи вакыйганы да 907 елда баскынчы Хельг кадаклады, дип язып куя. Әнә шушындый шыр әкияти ялганга ышанып, Русиянең А. И. Краницский кебек әдипләре Вещий Олег һәм кенәз Игорьга багышлап романнар яздылар һәм ялган тарихларын әнә шул юл белән дә халыкларга барысы да булган хәлләр, дип җиткерергә тырыштылар. Романда Святослав кенәз болайрак сурәтләнә: «Святослав настоящий варяг... он по мужеству сущий воин». Тарихчылар исәбе буенча, кара уй белән кылынган бу вакыйга елъязмага 200 еллар үткәч кенә өстәлә, ягъни 1100–1113 елларда гына. Ә төзәтелә-төзәтелә, югарыда әйткәнебезчә, елъязма бары тик ХVIII гасыр азакларында гына аякланып китә, анда да немец телендә. Бу хакта ачынып, Лев Николаевич Гумилев болай дип язды: «Если верить летописи, не отмечающей с 920 по 940 года ни одного события отечественной истории, то надо признать русичей трусами и обывателями, не способными ни отомстить за преданных и убитых соотечественников, ни отстоять свое добро от сборщиков дани, переправляющих награбленное в Итиль».
Югарыда әйткәнебезчә, әүвәл башта Хазарстан раввалары сугышчыларны, нигездә, Урта Азия мөселманнары гаярьләрдән туплаган булсалар, соңрак сугышчыларны бүген Рязань төбәкләрендә көн күргән угро-фин һәм славян егетләреннән яллыйлар. Мәҗүси булган бу егетләр арасында сөннәткә утыртылганнары да булган. Аларга раввалар зур ташламалар ясаганнар. Рязань каласының исем-атамасы да шуннан ил тарихына кереп китә. Әйе, бүген рус телле хатыннардан туган сөннәтсез угланнарны Исраилгә кабул итми маташкан кебек, борынгы яһүд раввалары да бу йолага гаять зур игътибар биргәннәр. Хазарстан каханаты кул астыннан угызлар белән туганлашкан (Болгар ханы угыз ханы кызына өйләнгән була) Идел буе Болгары чыга, аннары угызлар, ахыр бәҗәнәкләр. Киев Русе исә һаман каханатка ясак түләп ята. Бәхәссез, каханның кул астындагы бер халыкны да ычкындырасы килми. Һәр чордагы империягә дә хас сыйфат бу.
Шуның өчен каханат төрле тиешле-тиешсез һәм хәтта дәүләтләр өчен хас булмаган чаралар кулланырга мәҗбүр була. Ахыр чиктә викингларны илләренә чакыру әнә шул чараларның берсе буладыр. Һәм аларның күбесе безнең төбәкләрдә утырып калалар. Бик ихтимал, югарыда әйткәнемчә, без татарларның теленә «Ватан» сүзе дә викинглар аша шул чорларда кереп калгандыр, чөнки бик күпләре бер төбәккә утырып калуны талап-сугышып йөрүдән артыграк күргәннәр. «Ватан» викингларның тынычлыкка йөз тоткан аллалары була.
Тик бит бер-берсеннән ерак яшәсәләр дә, викинглар үзара хәбәрләшә торганнар, ул гынамы, Швед короле Олаф инде христиан динен кабул иткән һәм мөселманнарның дошманына әверелеп китә. Христиан монахлары вә миссионерлары Византия аша гына түгел, Швед короле аша да Киевкә агылалар, халыкны котырталар, мәҗүсилектән ваз кичәргә чакыралар.
Менә шул вакытларда бер Киевтә генә түгел, Хазарстанда да мәхшәр башлана. Халык ил-җирен ташлап китә башлый. Ялланып хезмәт иткән мөселман гаярьләре дә каханаттан китәләр. Кахан угро-фин, славян халыкларына таянырга тели, әмма алар да Киевкә тартыла башлыйлар, чөнки әле күбесе мәҗүсиләр, ә Киев тәхетендә мәҗүсиләрне яклаучы Владимир кенәз утыра. Итильдә утырган мөселманнар, бигрәк тә татарлар, Таман ярымутравында яшәүче кардәшләре Идел буе Болгары җирләренә юнәләләр, шушы төбәкне төп ватаннары итәләр, христианнар исә Киев төбәкләренә тартылалар.
Хазарстанның төп этносы булган төрки-татарлар турында гуманист Лев Николаевич Гумилев үз хезмәтләренең берсендә болай дип язып калдыра: «Гуннарның, табгачларның, төркиләрнең дәвамлы еллар буена акыл белән яшәүләренә, гомумән, яшәү рәвешләренә тиешле бәя бирү зарур. Чит-ят җирләргә китеп, кемнәрне һәм нинди халыкларны гына буйсындырмасыннар вә яуламасыннар, кайларга гына җитеп дәүләт оештырмасыннар, беркайчан да вандаллар кебек варварлык дәрәҗәсенә төшмәгәннәр. Төрки халыклары нәкъ шул сыйфатлары аркасында гасырларга сузылган көрәштә җиңүчеләр булып калалар – беркайчан да үзләре яулаган халыкларны илләреннән кууга яисә кырып бетерүгә юл куймаганнар, киресенчә, һәр яуланган халыкларга үзләренең тарихи һәм мәдәни нигезләрен саклап калырга мөмкинлек биргәннәр – яуланган халыкларга туган җирләрен Ватан итеп күрергә комачауламаганнар. Нәкъ шул сәбәпле, Русия даласында 1500 еллар буена төрле милләт халыклары исән-имин көн күрәләр, ул гынамы, төркиләр бу сыйфатларын монголларга биреп калдыралар, хәтта ХIV гасырда империя төзергә керешкән русларга биреп калдырдылар – мәңге-мәңге җиңелмәс Бөек Даланы».
Русия тарихчылары күпме генә Хазарстанны Святослав кенәз (965 елда) җимерде, дип язмасыннар, тарих шуны раслый: Хазарстан бары тик 1064 елларда гына яшәүдән туктый. Хазар каханатының яшәү дәверен җентекләп тикшергән тарихчы А. П. Новоцельцев үз хезмәтендә болай дип яза: «В 1064 году и остатки хазар численностью 3000 семей прибыли в город Казхан (Казань) из страны Хазарии, отстроили его и поселились в нем».
Казан татарлары тарихына мин бу сүзләрне алтын хәрефләр белән язып куяр идем. Чөнки бу хәл чынлап та тарихта булган. Татар-хазар халкы бары тик Хазарстан дигән империянең бер шәһәренә күчеп килеп утырган. Ә бит каханатның Иделнең өске якларында Болгар, Самара, Саксин, Казан һ.б. зур базаркалалы шәһәрләре дә булган. Шулар арасында Казан шактый мөһим урынны биләгән булса кирәк, чөнки бирегә төньяк халыкларыннан – борынгы Бөек Пермь якларыннан затлы тиреләр йөзендә байлык аккан. Ахыр килеп, тарихчы бик белеп «построили» дими, ә «отстроили» ди. Димәк, бу кала инде зур сәүдә каласына әверелеп киткән булган, Ауропа илләре белән сәүдә иткән Казан Кремле йортында табылган чех тәңкәсе дә моны раслый.
Әйе, бәхәссез, бу төбәкләргә иң әүвәл Хазарстандагы Биләмҗир каласында көн күргән халыклар күчеп киләләр һәм Казан каласын чын мәгънәсендә урта гасырның чәчәк аткан шәһәре итәләр. Ни гаҗәп, бу каланы хәтта баскынчы монголлар да җимермиләр. Бу хакта хазарлар тарихын тикшергән күренекле Русия галимәсе С. Плетнева болай дип язды: «Население Хазарского каганата продолжало жить вместе с новыми завоевателями (татаро-монголами). Вероятно, именно из-за смешанности населения здесь, на Волге, кипчаки не ставили святилищ с каменными статуями: обычай «заглох» в чужой этнической среде».
Шуның өчен мәркәзебез Казанның монголлар чорында ук Алтын Урданың иң хозур калаларыннан булып үсеп китүенә һәм киләсе 2005 елда меңьеллык олуг бәйрәмен уздырырга җыенуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел, ә бары тик: «Без татарлар бик борынгы заманнардан калаларда яшәгәнбез, яшибез, яшәячәкбез!» – дип, дөнья халыкларына мәркәзебезне күрсәтеп, тантана итәсе генә кала.
---------------
Искәрмә: Эдуард Паркерның «Тысяча лет из истории татар» хезмәтен совет чорында илдән куылган татар галиме якташыбыз Вил Мирзаянов инглизчәдән русчага тәрҗемә итте. Бу хезмәт 2003 елда Казанда нәшер ителде. Моның өстенә Тувада археологик казылмалар алып барган Эрмитажның фән хезмәткәре Константин Чугунов «Известия» газетасында болай дип язып чыкты: «Нынешние раскопки в Туве, где были обнаружены памятники рубежа VIII–VII веков до нашей эры, неожиданно подтвердили верность предположений Геродота. Идентификация племен скифского типа происходит по наличию компонентов так называемой «скифской триады»: оружие, конская упряжь и, конечно, предметы искусства звериного стиля. Находки в так называемой «Долине царей», объединяющей несколько курганов, датируются рубежом VII–VIII веков нашей эры, то есть временем, когда скифов в Причерноморье опять-таки не было... Находкам в Кургане-2 нет аналогий в археологии. Все образцы компонентов скифской триады настолько высокоразвиты, что изначально мы даже не могли представить себе, что они созданы раньше, чем в VI веке до нашей эры. Тщательный анализ и царских захоронений, и могильников, не принадлежавших представителям скифской знати, показал: они созданы позже VII века до нашей эры. Это переворачивает представления об азиатской кочевой культуре: о происхождении и развитии скифского искусства, превосходящего по уровню развития даже современное ему искусство архаичной Греции, можно говорить совсем в ином ключе. Древность находок говорит о том, что скифские племена пришли в Причерноморье из Центральной Азии».
Эдуард Паркер исә үзенең «Мең елларга төшеп татар тарихы» хезмәтендә бу хакта болай ди: «Тыйнак рәвештә һәм сабырлыкка йөз тотып язылган бу китап, Хун-чжоу каласында (Көньяк Хайнан утравы) шәһәр түрәсе ярдәме белән, 1893–1894 елларда Кытай тарихының борынгы чыганакларына таянып язылды. Шуннан соң мин 1894 елда Кытайдан бөтенләйгә китәргә җыендым. Шанхай каласының баш хөкемдары мистер Джордж Джеймсон бик теләп минем тәүге язмаларымны карап, төзәтеп чыкты һәм китапны бастырганда да күз угында тотты. Шул вакытта Урга тирәсендә археологик казылмалар алып барган руслар өч телдә язылган язмалы таш һәйкәл таптылар. Һәм алар Кытай һәм Сирия язмаларын укыганнан соң, ташка уелган язманың өченчесе төрки телдә булуын ачыкладылар. Копенгаген профессоры В. Томсен бу язманы укыганнан соң (белгеч Розетта Стоун ысулы белән), бу ачышны тәмам раслады. Петербургта яшәгән В. Радлов исә ары таба таштагы бөтен булган төрки язманы тикшергәннән соң, язманың моннан 1200 еллар элек язылуын раслады. Мин исә «China, Review, vol. XX» бик озак еллар буена расладым – хуннар, скифлар, гуннар һәм төркиләр тарих үсешендәге төрле баскычларда да бер үк кавем вә халык, ахыр, минем бу хезмәтемнең хаклыгын раслап, әйткән кавемнәрнең төрки халыклары булуын Шавань, Хирт кебек галимнәр дә тәфсилләп тикшерделәр һәм мин күтәргән четерекле проблемага өстәмә төстә ачыклык керттеләр».
Бары тик шул, кадерле укучым. Русия тарихчыларының кайбер шовинист галимнәре язганча, без татарлар бүген гомер иткән җиребездә бер дә килмешәкләр түгел, ә бик борынгы төрки-татар кавемнәреннән. Һәм без мең еллар элек көн күргән бабаларыбыз җирендә бүген дә көн күрәбез. Бүген кемнәр килмешәк булуын Идел буйларына күчеп утырган күп кенә урыс авыллары да раслый. Күп кенә авыл утырган күрше-шабраларыбыз авылларында алар күтәргән таш чиркәүләр генә моңаеп утыралар инде, ә килгән халыклар күптән инде йә үз якларына, йә шәһәрләргә күчеп киткәннәр булса кирәк. Ә татар, мари, чуваш, удмурт халыкларының авыллары, әле булса меңнәрчә еллар кебек, үз туфракларында утыра бирәләр, шул исәптән кала-салалары да. Әйе, хакыйкать һәр чорда да хакыйкать булып калачак, ул гүя адәм кулы белән чәчкән орлык, бер шытып чыкмаса, бер шытып чыга икән – моны бүген дөнья күргән Эдуард Паркерның татарлар турындагы саллы хезмәте дә раслый.
Автордан: Эдуард Паркерның «Мең елларга төшеп татар тарихы» хезмәтен инглизчәдән русчага безнең якташыбыз – совет чорында бер гаепсезгә диярлек (чамадан тыш күп күләмдә химик кораллар ясаган СССР империясенең дәүләт серен ачкан өчен) шул өлкәдә эшләгән галим-химик Вил Мирзаянов тәрҗемә итә. Бу милләтпәрвәр якташыбызның инглизчәдән тәрҗемә иткән икенче китабы, беренче китабы – Америкада яшәп вафат булган Борис Ишбулдинның «Татарлар тарихы» хезмәтен инглиз теленнән мин бахырыгыз белән татарчага тәрҗемә иткән идек. Татарларга багышланган икенче китабы хакында, русча чыккан хезмәтенә гадел бәһа биреп, китапның җаваплы редакторы тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинев кереш сүзендә болай дигән: «Данная книга, впервые изданная автором (Э. Паркером) в 1895 году в Китае, затем в 1924 году в Нью-Йорке, является первым изданием на русском языке, не считая небольшого доклада Д. Струнина на заседании Туркестанского кружка любителей археологии в 1897 году. Автор, основываясь на оригинальных китайских источниках, изложил главнейшие моменты из жизни татарских племен, населявших некогда северные пределы Китая. Ему удалось разобраться в запутанной истории татар до времени Чингиз хана, отметить ряд свойственных им типических черт и осветить несколько выдающихся образов из числа татарских завоевателей.
Книга переведена и пополнена многими научными комментариями известным российским ученым-химиком Вилем Мирзаяновым, ныне гражданином США, который не только перевел книгу, но и частично финансировал ее издание».
Без капчыкта ятмый икән шул, туганнар!
Автор
Достарыңызбен бөлісу: |