ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет15/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

37 


Шиһаб  хәзрәтнең  табигатендә  кызу  полемик  каны  бар.  Ул 

дискуссияләрендә  дошманга  куәтле  һөҗүм  белән  ташлана. 

Аларга  каршы  кулланган  сүзләрендә  бер  дә  ачы  булмасын, 

кәефләрен  кырмасын,  дип  сакланып  тормый:  йөрәгендәге 

тәэсир нинди сүзне теленә китерсә, каләме шуны яза. Гомумән, 

ул күп туры да, ачы, үткен, кискен каләмле. Әдәби һәм гыйльми 

дискуссияләрдән  башка,  «Мөстәфад»ның  икенче  томында  го-

ляманы сыйфатлауда  ул  бер  дә ачы  булыр,  кәефләре  кырылыр 

яки дошман булыр, үземә зарар итәрләр, дип тормый, шәхеснең 

анда  тудырган  тәэсире  ни  булса,  шуны  ачысы,  зәһәре  белән 

әйтә.  Һәр  турыда  искелеккә  табынып,  гомуми  фикерләргә  кол 

булып йөргән фанатик голяма Шиһаб хәзрәтнең фикер һәм игъ-

тикад  бабындагы  хөрриятен  яратмадылар.  Ике  арада  зур  дош-

манлык  китте.  Менә  шул  төркемнән  кайберләрне  ул  «Мөстә-

фад»та ничек тасвирлый. 

Халыкның  «гасырының  бердәнбере»,  «заманының  бердән-

бере»,  «заманының  галиме»,  фәлән  дип  йөрткән  һәркем  тара-

фыннан  татар  мөдәррисләренең  иң  алдагыларыннан  саналган 

Кышкар  дамелла  Исмәгыйль  хакында  әйтә:  «Бер  дәрәҗәдә 

зирәклектән  буш  булмаса  да,  ифрат  көнче  булуы,  шөһрәт 

сөючәнлеге һәм кәпрәючәнлеге белән аерылып тора иде. Белем 

алу белән шөгыльләнгәндәй итеп, ялган сүз таратып, кешеләргә 

яла ягып, гомерен бушка уздырды һ.б.». 

Хәзерге көндә дә бик мәшһүр кадими бер дамелла хакында 

берсеннән-берсе  агулырак  алты  сыйфат  белән  сыйфатлавын 

тәмамлый.  Әүвәлге  берсе  калсын,  калган  тиеше  шулар:  юләр, 

акылга җиңел нәрсә, көнче, ялганчы һәм фальсификатор! Баш-

калар  турында  да  аның  уенда  булганын  яшерергә,  рия  һәм 

икейөзлелеккә  батып,  буяулы  гыйбарәләр  кулланырга  теләмә-

гәнлеге, һәр нәрсәне үз исеме белән атаганлыгы ачык күренә. 

Хисаметдин  Болгариның  «Тарих»ын  тәнкыйтьләүдә  дә  без 

шул Мәрҗанине җиңел таныйбыз. 

 

 



Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

38 


Тәнкыйть шулай башлана: 

«Тәварихел-болгария»  исемле  китаптагы  ачык  ялгышлар, 

әшәке ялганнар һәм вакыйгаларны буташтыру турында аңлатма 

бүлеге. 


Китап  иясе  үз  китабында  әйтүенә  караганда,  ул  –  Казан 

өлкәсе,  Чистай  кальгасы  тирәсендәге  Ташбилге  исемле  авыл 

кешеләреннән,  Мөслим  баба  нәселеннән,  һиҗри  белән  мең  ел 

үткән  вакытларда  яшәгән  Хисаметдин  бине  Шәрәфетдин 

Мөслими дигән зат һ.б.».  

«Тәварихел-болгария»нең язучысы бу әсәрне, галим Тафта-

занидан дәрес укып кайткач, һиҗри 958 елда башлап, 992 елда 

тәмамлавын сөйли. Моңа каршы Мәрҗани язучыдан: «Һай, һай, 

әфәнде, бу әсәр өчен күпме гомерләр җентекләп тикшерү белән 

шөгыльләнгәнсез!»  –  дип  ирония  белән  бергә, моның  ачык  ял-

ган  икәнен,  аннан  дәрес  укыдым,  дигән  Тафтазани  язучы 

Мөслимидән ничә гасырлар элек яшәп киткәнлеген, шуңа күрә, 

Тафтазани  шәкертемен,  дигән  сүз  катгый  алдау  икәнен  сөйли. 

Соңра  әйтә:  «Әмма  бу  китап  һәм  бу  китапка  охшаган  Болгар 

һәм  Казан  хәлләре  хакында  татар  һәм  башкорт  муллалары 

төзегән һәм халык арасында таралган берничә китап бар. Бары-

сы да – ачык ялган һәм вакыйгаларны бозып язылган хурлыклы 

хорафатлар. Бу «Тәварихе болгария» дә искә алынган сүзләрнең 

бер  максаты,  бәлки  бер  җөмләсе  [дә]  ялганнан,  бозыклыктан 

сәламәт  һәм  вакыйгаларны  бозудан  азат  түгел.  Шуның  белән 

бергә, халык, бәлки укучылар һәм кайбер аксөякләр каршында, 

таралган  һәм  кабул  ителгән  сөйләү  һ.б.».  Шул  рәвеш[ле]  баш-

лап,  бу  тәнкыйтьтән  максаты:  «Тәварихел-Болгар»дагы  уйдыр-

ма-әкиятләрнең  төпсезлеген  ачу,  андагы  ялганнарны  күрсәтү 

икәнен,  калган  маддәләре  хәтта  тәнкыйтьтән  дә  түбән  икәнен 

сөйләгәннән соң, халыкны шул хакта бетмәс-төкәнмәс хаталар-

дан коткарырга теләвен әйтеп, сүзен дәвам иттерә. 





Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет