ИҗТИҺад ишекләрен ачучы



Pdf көрінісі
бет13/31
Дата02.01.2022
өлшемі1.7 Mb.
#452585
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   31
Мәрҗәни

Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

33 


бер  җомгадан  [атнадан]  таралып  бетәргә  әмер  итте,  голяманы 

таганга астырды һ.б. 

Шулай  итеп,  бабалар-болгарлар  үзләренең  явызлыклары 

өчен  Аллаһ  Тәгалә  тарафыннан  җибәрелгән  Аксак  Тимер 

һөҗүме  белән  харап  ителә,  бу  Тимерне  язучы  «мәүляна» 

[«хуҗабыз»] дип атый. Гомумән, бу фаҗигада аның болгарлык 

вөҗданы бик аз гына да селкенми. 

Әсәр очраклы яки чыгарма рәвештә килеп чыккан бер нәрсә 

түгел. Ул заманындагы рухны бик ачык күрсәтә. Бу әсәр үз за-

манындагы ялгыш уйлар һәм  хорафат белән ни дәрәҗәдә суга-

рылганлыгын түбәндәге мисаллар тагы ачалар. Ул Болгар тари-

хы  язмакчы  булса  да,  аңа  кереш  рәвешендә  еллар,  көннәр  һәм 

айлар  өстенлеге  хакында  байтак  сүз  бар.  Мәсәлән,  көннәр  ха-

кында: «Җомга көне – бәхет, мескеннәр хаҗы, кушылу көне һәм 

никах көне. Чөнки Адәм галәйһиссәлам белән Хавва (Аллаһ ан-

нан риза булсын), Бәлкыйс белән Сөләйман галәйһиссәлам, Йо-

сыф  галәйһиссәлам  белән  Зөләйха,  Муса  галәйһиссәлам  белән 

Сафура,  хәзрәти  Мөхәммәд  галәйһиссәлам  белән  Хәдичә, 

Гайшә  (Аллаһ  аннан  риза  булсын)  җомга  көн  никах  кылынды-

лар.  Адәм  галәйһиссәлам  дөньяга  җомга  көн  килде  һәм  җомга 

көн оҗмахка керде, җомга көн оҗмахтан чыкты. Җомга көн ал-

ты  тапкыр  йөз  мең  адәмнәрне  Аллаһ  Тәгалә  җәһәннәмнән азат 

итәр. Һәркем җомга көн тырнак киссә, малы күп була һәм гоме-

ре озын була. 

Шимбә көн – мәкер һәм хәйлә көне, шомлы көн. Чөнки ул 

көн пәйгамбәрләрдән алты кешегә шомлык билгесе булды: бер-

се Салих, берсе Нух, берсе Муса, берсе Гайсә, берсе Мөхәммәд 

галәйһиссәлам.  Ләкин  бу  көндә  ау  ауламак  бәхетле.  Һәркем 

шимбә көндә тырнак киссә, бармагы яралана».  

Көннәрнең  берсен  «бәхетсезлек»,  берсен  «бәхет»  дип  тас-

вирлап чыкканнан соң, айларга килә, гомуми рух анда да шул: 

«Шәгъбан  аеның  сүриялеләрдә  һәм  грекларда  «гадел»  иде. 

Гарәпчә исем куелуның сәбәбе будыр ки: гарәпнең бәни Тәмим 

исемле  кабиләсендә  бер  падишаһ  бар  иде,  исеме  Нәүфәл  бине 




Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте 

34 


Вәрака иде. Гаять олуг падишаһ иде. Үзе фәлсәфә гыйлеменнән 

бик  маһир  иде.  Заманында  аннан  да  хикмәт  һәм  фәлсәфә 

фәннәреннән  галимрәк  кеше  юк  иде.  Галәмнең  борынгылыгын 

исбат  иткән  иде.  Бер  көн  ул  фәлсәфә  шаһы  сәфәргә  китте.  Ки-

леп  юллары Гарәбстан  диңгезенә  төште. Җөрҗан  исемле  каль-

гада гаскәре белән кунак булдылар. Җөрҗан шаһы аны сахрага 

ау ауларга алып чыкты. Ау аулаган вакытта, каршыда күзләренә 

бер  биек  тау  күренде.  Җөрҗан  шаһы  әйтте:  «Әй,  гарәпләр 

хуҗасы,  хәзер  шул  тауның  башына  чыгыйк.  Анда  бер  чишмә 

бар.  Башы  бер,  унике  бүлек  булып  агарлар,  һәр  бүлек  сулары 

бер-берсеннән аерыладыр. Бер бүлеге бик суык, бер бүлеге эссе. 

Кай  бүлектә  сөт  тәме  бар,  кай  бүлектә  гамбәр  исе  бар.  Кай 

бүлеге  кара  төсле,  кай  бүлеге  кызыл  төсле.  Кай  бүлеге  агулы, 

кай бүлеге су булып агар, кара таш булып туңар». Моны күреп, 

Нәүфәл бине Вәрака гаҗәпләнеп әйтте: «Әй, Җөрҗан шаһы би-

не  Рөстәм  бине  Мәлгам,  минем  бүсер  зәхмәтем  бар,  бу 

чишмәләрнең  кайсы  бүлегеннән  эчәргә  әмер  итәрсең?».  Җөр-

җан  шаһы  әйтте:  «Гамбәр  исе  килгән  бүлегеннән  эч»,  –  диде. 

Чөнки гарәп шаһы эчте, шунда ук шифа тапты». 

Болгар  халкының  ислам  динен  башлап  кабул  итүе  шул 

түбәндәге рәвешчә тасвирлана: «Барач хан заманында тарих өч 

йөз  туксан  алтыда  иде,  Болгарга  сәхабәләр  килгән  заманда 

өйләре  биш  йөз  егерме  иде,  дигәннәр.  Үзләре  утка  табыналар 

иделәр.  Искә  алынган  сәхабәләр  Болгарда  күп  авыруларны 

дәваладылар,  һәркайсы  шифа  таптылар.  Боларның  исемнәре 

билгеле  булды:  «Гарәбстаннан  табиблар  килгән,  Мөхәммәд 

дигән  пәйгамбәрнең  яраннары,  ди.  Әмма  иманда,  диндә  һәм 

әдәптә  тиңдәшләре  юк»,  –  дип.  Кыскасы,  беркөнне  Айдар 

ханның  кызы  Туйбикәдә  паралич  зәхмәте  пәйда  булды.  Ничек 

кенә  дәвалап  карасалар  да,  файдасы  булмады.  Айдар  ханның 

Барач  исемле  вәзире  бар  иде,  әйтте:  «Әй,  ханым,  яшең  озын 

булсын, безнең шәһәребезгә Гарәп йортыннан өч табиб килгән, 

табиблыкта  тиңдәшләре  юк.  Әмма  диннәре  безнеке  кебек 

түгел».  Айдар  хан  әйтте:  «Ул  табибларны  чакыр,  килсеннәр, 






Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   31




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет