Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
25
шы авылы Күшәр кешеләренә һәм башкаларга кол булып, бу
заманга якын сатыла һәм сатып алына иделәр... Шуңа караган
кызык бер документны Шиһаб хәзрәт Казан сәүдәгәрләреннән
Исмәгыйль Апанаевтан калган язу дип, «Мөстәфад»ка кертә:
«Тарих мең дә йете йөздә сиксән сигезенче елда январьның
сигезенче көнендә Казанның иске бистәсенең йомышлы кеше
мин, Йосыфф Динмөхәммәд улы, саттым үземнең өлешемә
тигән колымны Казанның иске бистәсенең Исмәгыйль Апанай
Хафиз улына йөз сум хак белән, бу искә алынган колларым
Алат юлында Арча округында Күшәр илендә йорт белән
торучылар. Искә алынган колларым: әүвәл Бикбай Сәедкәй улы,
хатыны Нәсыйхә, бер сабый кызы белән бер улы Бикчәнтәй
Бикбау улыны, икенче колымның улы Мортаза Мөэмин улыны
һәм шулай ук шул Күшәр илендә биләп торган җирләрем һәм
печәнлегем – барчасы Исмәгыйль агайга».
Гомумән, әсәрдә куәтле иҗат сәләте ялтырап бара. Дини
фикер һәм игътикад турында «сәләф» дип, «мәзһәб» һәм
«риваять» дип акылын богауларга риза булмаган бу бөек
тикшерүчене без монда да җиңел таныйбыз. Ләкин ике юлда
ике төрле эз кала: дини мәсьәләләрдә Шиһаб хәзрәт – ватучы,
җимерүче. Аның табигый рәвештә хөр яратылган куәтле акылы
үзеннән элеккеләр тарафыннан ясалып калдырылган тар
рамкаларга сыймый, ул аларны ватып чыга. Тарих бабында исә
ул – ватучы, җимерүче түгел, бәлки яңаны ясаучы, үзенә кадәр
булмаган нәрсәне тудыручы, китаплар сәхифәсендә таркау
яткан материалны бергә оештырып, аның өстенә карт
мокшылар сүзен, иске дәфтәрләрдәге, туфрак астында калган
кабер ташларындагы язуларны җыеп, милли тарихка нигез
салучы, тагын кыскасы – тарихыбызның иҗат итүчесе.
«Аң» журналы. – 1915. – № 1. – Б. 7–19.
26
Галимҗан Ибраһимов
Бөек остазыбызның тарихи бер тәнкыйте
Гоголь сүзе белән әйтсәк, һәр халыкта ике тип мөхәррирләр
була:
1. Берсе үзенең күңелендәге уен боргаламый, буямый, туп-
туры әйтә. Ул тормыштагы бер нәрсәдән әсәрләнгән. Бер
нәрсәне хата яки зарарлы таба, җәмәгать файдасы өчен ул хата-
ны, ул зарарны бетерергә яки үзгәртергә тиеш [дип] күрә, шун-
нан соң, тота да бер мәкалә һәм бер әсәр язып, шуңа каршы су-
гыш ача.
Аның фикеренә халык ничек карар – ул моны уйламый.
Хәтта сүгәрләр, гаепләрләр дип тә белә, ләкин һаман язмый ка-
ла алмый. Заманнарындагы гомуми фикерләргә капма-каршы
рухта булган «Миръат»лары белән Рәшид казый һәм «Шәкерт
һәм студент»ы белән Фатих Кәрими әфәнделәр башлап мәй-
данга чыгышларында шул тип мөхәррирләрдән иделәр.
2. Икенче типларны берәү, агулы сүз белән, хамелеоннар
дип атый. Шундый бер мәхлук бар икән, нинди җиргә барса, ул
шуның төсенә керә: туфракта карала, комда саргая, яшел яф-
раклар эчендә яшелләнә.
Бер вакыт шәп ысул җәдидә көрәшчесе булу; 1905 елда со-
циалист булып, милләт сүгү; мохиттә ул төс беткәч, үзең
милләтне куәтләү – менә бу шул хамелеон дип аталырга тиешле
икенче типларның эше. Бу ике типны табигатьнең биреше
ягыннан итеп ачарга кирәк булса, шулай аерырга мөмкин.
|