11 нче сыйныф Йомгаклау тесты



жүктеу 76.44 Kb.
Дата11.06.2016
өлшемі76.44 Kb.
11 нче сыйныф

Йомгаклау тесты.
1. Русча-татарча сүзлектә кайсы хәрефләргә башланган төп сүзләр булмый?

А) ё, ж, щ, ъ, ь, ң

Б) ө, ү, ә, җ, ң, ъ, ь, һ

В) ж, җ, ң,

Г) я, ю, е

Д) барлык хәрефләргә башланган сүзләр дә була


2. Бер кыздан: “Бер көнне бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?” – дип сораганнар икән, кыз аларга: “Аның анасы минем әнкәемнең каенанасы буладыр”, - дип җавап бирде. Сораучылар: “ Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш икән?” – дип тикшерә калдылар. Җавабын табыгыз.

А) анасы


Б) апасы

В) абыйсы

Г) атасы

Д) әбисе


3. Укытучы тактага дүрт сүз язган. Соңыннан һәр сүзнең беренче берничә хәрефен бозып куйган. – ай; - әй; - ай; -әй хәрефләре генә калган. Кайсы хәрефләр бозылган?

А) абр-; ал-; бәк-; бәләк-

Б) ал-; гер-; җ-; җ-

В) җ-; баб-; кал-; җ-

Г) абр-; бәк-; җ-; кал-

Д) ал-; бәләк-; баб-; җ-


4. Сүзнең дөрес язылышын табыгыз.

А) биюе


Б) биюве

В) бийүе


Г) биюйе

Д) биюэ
5. Кушма сүзне табыгыз.

А) исәп-хисап

Б) кулъяулык

В) тәрбияче

Г) язу өстәле

Д) биш
6. Беркайчан да булмас, өметсез эш турында ничек әйтәләр?

А) абага чәчәк атканда

Б) шомырт чәчәк атканда

В) юкә чәчәк атканда

Г) алма чәчәк атканда

Д) гөлҗимеш чәчәк атканда


7. Омографны табыгыз.

А) ат - ат

Б) үт - үт

В) өч аяк - өчаяк

Г) батыр - батыр

Д) дөрес җавап бирелмәгән


8. Мәкальдә кайсы сүз төшеп калган?

Сүз бер көнлек, ... гомерлек.

А) авыз


Б) тел

В) хәреф


Г) аваз

Д) иҗек
9. Дәрдмәнднең бер шигырендә мондый юллар бар:



Татармы, армы син – белмим үзеңне,

Гаҗәп тел боткасын тансык итеп син

Кайчаннан бирледер ык-мык итеп син,

Көчәндең, көчкә аңлатып сүзеңне!

Ничә алмашлык бар?

А) бер

Б) ике


В) өч

Г) дүрт


Д) биш
10. Кайсы сүзләр башкаларыннан аерылып тора?

1) боргыч; 2) борау; 3) борма; 4) борыч; 5) борчак; 6) бормалы; 7) борылыш

А) 4, 5

Б) 1, 2


В) 3, 4

Г) 6, 7


Д) 2, 5
11. Тел йотарлык фразеологизмы нәрсәне аңлата?

А) тәмсез

Б) тәмле

В) баллы


Г) балсыз

Д) тозсыз


12. Нәрсә ул архаимз?

А) капма-каршы мәгънәдәге сүзләр;

Б) тупас, ямьсез, кайчак ялгыш кулланылган гади сөйләм сүзләре;

В) тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр, фразеологик гыйбарәләр, алынмалар;

Г) искергән, кулланылыштан төшеп калган гыйбарә, сүз яки грамматик форма;

Д) аерым төбәкләрдә яши торган, уртак милли телгә үтеп кермәгән сүз яки фразеологизмнар.


13. Кәримә һәм Айсылу З. Туфайлова шигыреннән бер өзекне яттан язганнар. Соңыннан чагыштырып карасалар, язмаларында аерма барлыгын күргәннәр.

Кәримә язган:



Кем укуда иң оста,

Китап-дәфтәре чиста?

Ул бала – уңган бала,

Укучы дип атала.

Айсылу язган:



Кем укуда иң оста,

Китап-дәфтәре чиста.

Ул бала уңган бала,

Укучы дип атала.

Бу расламаларның кайсы дөрес?

А) Айсылу түгел, Кәримә пунктуация кагыйдәләрен бозган.

Б) Кәримә түгел, Айсылу пунктуация кагыйдәләрен бозган.

В) кызлар икесе дә пунктуация кагыйдәләрен бозган.

Г) ике вариантта да кагыйдәләр бозылмаган, алар синонимик.

Д) ике вариантта да кагыйдәләр бозылмаган, ләкин аларның мәгънәләре төрле.
14. Төшеп калган сүзне табыгыз.

Тик кенә торганда капланды

Томанга бар һава;

... оча, ... себерелә, ... котырына

Һәм ... ява (Г.Тукай)

А) тузан


Б) яфрак

В) яңгыр


Г) кар

Д) мамык
15. Парлы сүзнең икенче өлешен табыгыз.



Алай-

А) тегеләй

Б) болай

В) шулай


Г) теге

Д) шул
16. Мәкальдә кайсы сүз төшеп калган?



Авырткан җирдән ... китми.

А) баш


Б) күз

В) кул


Г) аяк

Д) борын
17. Мәгънәсе ничек?



Ут йоту ‒ ... .

А) кайгырту

Б) ашау

В) тырышу



Г) уйлау

Д) үпкәләү


18. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

А) Кешеләр судан башка яши алмыйлар.

Б) Сөембикә манарасы – шәһәребезнең горурлыгы.

В) Кемдер миңа шалтыраткан, әмма әнием аның исемен сорамаган.

Г) Иртәнге сәгать алтыда алар мәктәп янында җыелдылар.

Д) Укытучы әкрен генә әйтсә дә, ул сүзләрне язарга өлгермәде.


19. Кайсы сүз мәгънәсе буенча артык?

А) альбинизм

Б) диалектизм

В) неологизм

Г) вульгаризм

Д) архаизм


20. Каракныкын бур урлаган мәкалендә нинди сүзләр кулланылган?

А) капма-каршы мәгънәле сүзләр

Б) мәгънәдәш сүзләр

В) аваздаш сүзләр

Г) тамырдаш сүзләр

Д) дөрес җавап бирелмәгән


21. Исем фигыльле сүзтезмәне табыгыз.

А) яратып эндәшү

Б) кешеләрне яратырга

В) чынлап ярат

Г) яраткан кешем

Д) ямьле бакча


22. Кайсы сүз исем генә түгел, ә башка сүз төркеме дә була ала?

А) әрем


Б) әрекмән

В) төнбоек

Г) үлән

Д) кычыткан


23. [п] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.

А) ирен-ирен, өрелмәле, саф, шартлаулы, саңгырау, авыз авазы

Б) ирен-ирен, йомык, аффрикат, сонор, авыз авазы

В) ирен-ирен, йомык, саф, шартлаулы, шаулы, саңгырау, авыз авазы

Г) ирен-теш, йомык, аффрикат, сонор, авыз авазы

Д) дөрес җавап бирелмәгән


24. Кайсы җөмләдәге сүзгә -нан кушымчасы ялгана?

А) Җәен укучылар мәктәп бакчасы… эшләделәр.

Б) Мин алман дусларым… хат алдым.

В) Без шушы йорт… яшибез.

Г) Иртән мин укырга китәм, ә әнием эш… бара.

Д) Урманнар… төрле агачлар үсә.


25. Абонент, авторитет, платина, аристократ, аргумент

А) аксөяк, әбунәче, абруй, агалтын, дәлил

Б) абруй, агалтын, аксөяк, дәлил, әбунәче

В) әбунәче, агалтын, аксөяк, дәлил, абруй

Г) әбунәче, абруй, аксөяк, дәлил, агалтын

Д) әбунәче, абруй, агалтын, аксөяк, дәлил


26. Фразеологизмның кулланылу үзенчәлеген табыгыз.

А) Сурәтләү чарасы буларак фразеологизм үзе кулланыла.

Б) Сурәтләү чарасы буларак фразеологизмның гомуми сурәте һәм эчтәлеге кулланыла.

В) Сурәтләү чарасы буларак фразеологизм составындагы сүзләрнең аерым мәгънәләре кулланыла.

Г) Сурәтләү чарасы буларак фразеологизм гомумән кулланылмый.

Д) Сурәтләү чарасы буларак фразеологизмның беренче сүзе кулланыла.


27. Кайсы раслау дөрес түгел?

А) Әниемә – чыгыш килешендәге исем.

Б) Кызыграк – чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат.

В) Дәвам итегез - боерык фигыль.

Г) Кайдан – сорау алмашлыгы.

Д) Ясау – исем фигыль.


28. Аллегория, киная аша читләтеп әйтүгә, әдәп-әхлак, акыл өйрәтүгә нигезләнгән дидактик характердагы кыска лиро-эпик яки эпик жанр –

А) мисал


Б) мәрсия

В) мәсәл


Г) мәкалә

Д) мемуар


29. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез.

Ахырдан алтынчы

А) рәвешле сан сүзтезмә

Б) санлы рәвеш сүзтезмә

В) исемле сан сүзтезмә

Г) санлы исем сүзтезмә

Д) санлы сыйфат сүзтезмә


30. Кайсы пар синоним түгел?

А) санга санамау – сукыр бер тиенгә куймау

Б) саны юк – исәбе-хисабы юк

В) салкын канлы – өшегән йөрәкле



Г) салам баш – чүбек баш

Д) туксан тугызлы – тар эчле


©dereksiz.org 2016
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет