Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
11
Шул рәвешчә, нәкъ иске заманның мантыйк һәм кәлям
1
[китапларының] кереш сүзләре шикелле хәмд һәм саләттән соң,
Аллаһның затын, гүзәллеген күз белән күрү мөмкин булмавын
әйтә итә дә, бөтенләй иске, кыйммәт гарәп китапларындагыдай,
җөмлә ахырларындагы рифмалы чәчмә сүзләрне дә хөрмәтләп,
үзенең бу әсәрдә җентекләп аңлатачак мәсьәләләренә нечкә
ишарәләр ясый, аннан соң тулы бер урта гасырларның шәрык
язучысы сурәтендә: «Соңыннан: ярдәм сораучы кол әйтә», –
дип, үзенең исемен, китап исемен әйткәннең соңында, асыл
максатка якынлап дәвам итә: «Укый-яза белмәүче, тугры
пәйгамбәрнең юлын нык кайгыртканы өчен Аллаһ аңа яхшы
иярченнәр, эшен дәвам итүчеләр бирсен. Хаклыгы көн кебек
ачык сүзләрне әйтә: хәбәрләрнең иң хәерлесе Аллаһ китабы, иң
хәерле юл – Мөхәммәд галәйһиссәлам юлы, эшләрнең иң яманы
– уйлап чыгарылган сүз, һәр уйлап чыгарылган сүз – бидгать
2
,
һәр бидгать – адашу. Чынлыкта, иң кабәхәт бидгатьләрнең бер-
се, уйлап чыгарылган сүзләрнең иң хурлыклысы», – дип,
укучыларның зиһенендә үз дәгъвасына җирлек хәзерләгәннән
соң, төп мәсьәләгә кагыла һәм йөрәгенә атылган бер әдәби
бәхәсләшүче – полемик рәвешендә кинәт үзенең фикри дош-
маннарына һөҗүм белән ташлана: «Чынлыкта, иң кабәхәт
бидгатьләрнең берсе, уйлап чыгарылган сүзләрнең иң хурлык-
лысы – өммәтнең кайбер вәкилләренең, ястү намазының кайбер
илләрдә, ел әйләнәсендәге кайбер көннәрдә, төннең вакыты бик
кыскарып, шәфәкънең бетмәве сәбәпле, өстән төшүе һәм ул
намазның фарыз булмавы турындагы сүзләре. Бу – бидгать-
ләрнең иң куркынычы, олы афәт, күңел көенерлек хәл. Бу
бидгатьне диннәрендә кайбер кимчелекле кешеләр башлап
чыгарып, ул кабул ителеп, бик киң таралды һәм бик зур бер
1
Кәлям – дини ышануларны акыл аша аңлатучы фән.
2
Бидгать – догмат һәм гыйбадәт мәсьәләләрендә Коръән һәм пәйгамбәр
өйрәтүләренә туры килмәгән фикерләр, гамәлләр, йолалар һәм сүзләр.