5 нче сыйныф



Дата09.07.2016
өлшемі77.24 Kb.
#187786
Әдәбият курсында Г.Тукай иҗаты 5,7,10 нчы сыйныфларда өйрәтелә. 5 нче сыйныфта Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә 6 сәгать вакыт каралган. Бу сыйныфта аның “ Исемдә калганнар” , “Шүрәле”, “Пар ат” әсәрләре өйрәнелә.

7 нче сыйныфта 3 сәгать вакыт каралган. Бу сыйныфта Г.Тукайның “ Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре өйрәнелә.

10 нчы сыйныфта Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү өчен 7 сәгать вакыт каралган. Укучылар аның шигырьләре һәм тәнкыйть мәкаләләре белән күбрәк танышалар.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тестлар йомгаклау дәресләре өчен төзелгән. Бу тестлар бары тик программага кертелгән әсәрләре буенча гына төзелде.


5 нче сыйныф

1.Г. Тукай туган авыл.

а) Кырлай;

ә) Кушлавыч;

б) Өчиле.
2.Г.Тукай ничәнче елны туган?

а)1882;


ә)1886;

б) 1913.
3.Кырлай авылында Г. Тукайны тәрбияләгән гаилә.

а)Мөхәммәтвәли- Газизә;

ә)Сәгъди- Зөһрә;

б)Бәдри- Гаишә.
4.Автобиография нәрсә ул?

а)үз тормыш юлың турында язу;

б)кемнең дә булса тормыш юлы турында язу.
5.Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл табигате сурәтләнә?

а)Кушлавыч;

ә)Өчиле;

б)Кырлай.


6.Шүрәле ул –

а)Г. Тукай үзе уйлап тапкан образ;

ә)татар халкының борынгыдан килгән мифик образы.

7.Былтыр образына характеристика бирегез.

а)ялагай, икейөзле;

ә)куркак, алдакчы;

б)акыллы, тапкыр, зирәк.
8.”Пар ат” шигырендә шагыйрь кайсы шәһәр белән хушлаша?

а)Җаек;


ә)Казан;

б)Уфа.
9.Г.Тукай “Пар ат” шигырендә кайсы шәһәр белән күрешү сөенечен җиткерә?

а)Җаек;

ә)Казан;


б)Уфа.
10.Чагыштыру- нинди сурәтләү чарасы ул?

а)бер предметны яки күренешне икенче предметка яки күренешкә охшатып әйтү;

ә)күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт;

б)әйберне яки күренешне гадәттән тыш киметеп, кечерәйтеп әйтү.



7 нче сыйныф
1.Г.Тукай яшәгән еллар.

а)1886-1913;

ә)1886-1916;

б)1884-1911.


2.Г.Тукай яшәгән урыннарның тиешле тәртиптә тезелгәнен табыгыз.

а)Кушлавыч-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Җаек-Казан;

ә)Кырлай-Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кушлавыч-Җаек-Казан;

б)Кушлавыч-Өчиле-Казан-Сасна-Кырлай-Өчиле-Казан-Җаек;


3.Г.Тукай укыган Җаек шәһәре мәдрәсәсенең исеме.

а)”Хөсәения”;

ә)”Мотыйгия”;

б)”Мөхәммәдия”.


4.”Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре Г.Тукай кайда яшәгәндә язылган?

а)Җаек;


ә)Казан;

б)Уфа.
5.Түбәндәге өзектә Г.Тукай нинди сурәтләү алымын куллана?

“Эстәде Башны күтәреп бакмага:

Гайрәтен һәм куәтен күрсәтмәгә.

Ничә кем зур әйләде-күтәрмәде,

Зәррә мыскал җиреннән тибрәтмәде”.

а)гипербола;

ә)литота;

б)метафора.

6.Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрендә тискәре образлар.

а)бары Дию образы гына;

ә)Дию, Карәхмәт образлары;

б)барлык образлар да.
7.Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренең жанры.

а)сатирик поэма;

ә)лирик поэма;

б)романтик поэма.


8.Г.Тукай сурәтләгән Печән базары тагын кайсы язучының әсәрендә урын алган?

а)Г.Камал;

ә)К.Тинчурин;

б)Г.Исхакый.


9.”Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрендә иң төп урынны кайсы образ алып тора?

а)Карәхмәт;

ә)Дию;

б)Кисекбаш.


10.Карәхмәт Кабан күленә ничә көн төшә?

а)8;


ә)15;

б)10.
11.Түбәндәге өзектә нинди сурәтләү чарасы китерелгән?

“Агълыйдыр һәркем күзеннән яшь сыгып,

Агълый кибеттән кәләпүшләр чыгып”.

а)сынландыру;

ә)метафора;

б)гипербола.
12.Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре басылып чыккач, аңа беренче бәяне кем бирә?

а)Н.Думави;

ә)С.Рәмиев;

б)Ф.Әмирхан.



10 нчы сыйныф
1.Г.Тукайны тудырган ата-анасының исемнәре.

а)Газизә-Галиәсгар;

ә)Мөхәммәтгариф-Мәмдүдә;

б)Сәгъди-Зөһрә.


2.Г.Тукайның иң беренче укытучысы.

а)Фәтхерахман хәзрәт;

ә)Мотыйгулла хәзрәт;

б)Маһруйбикә абыстай.


3.Г.Тукайның типографиядәге иң беренче хезмәте.

а)мөхәррир;

ә)хәреф җыючы;

б)корректор.


4.Габдуллага шигырь язу серләрен беренче булып өйрәткән кеше.

а)Фәтхерахман хәзрәт;

ә)Мотыйгулла хәзрәт;

б)Фатих Әмирхан.


5.Г.Тукай ничәнче елда Казанга кайта?

а)1905;


ә)1907;

б)1910.
6.Шагыйрь иҗат иткән еллар.

а)1905-1913;

ә)1907-1913;

б)1910-1913.
7.Г.Тукайның матбугатта басылып чыккан беренче әсәре.

а)”Иттифак хакында”;

ә)”Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...”

б)”Дусларга бер сүз”.


8.”Яз караны кара дип һәм акны ак,

Җөпне җөп дип шулай ук такны так.”


Бу өзек кайсы шигырьдән?

а)”Шагыйрь”;

ә)”И каләм!”;

б)”Бер татар шагыйренең сүзләре”.


9.Г.Тукай иҗатының башлангыч чорында шигырьләрен кайсы телгә якынайтып язган?

а)гарәп;


ә)фарсы;

б)төрек.
10.Г.Тукайның кайсы шигыре Дәүләт думасы депутатлары чыгышына җавап рәвешендә язылган?

а)”Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре”;

ә)”Китмибез”;

б)”Сорыкортларга”.
11.”Тирләп, эссе көндә койнырга теләп,

Бер кеше салкын су алды бер чиләк.

Өст-башын салган; вәләкин шикләнә

Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә”.


Өзек кайсы шигырьдән алынган?

а)”Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”;

ә)”Кызык гыйшык”;

б)”Кыйтга”.


12.Түбәндәге өзектә Г.Тукай үзендәге каршылыклы хисләрне, үзенең рухи халәтен нәрсәләр белән белдерә?

“Кап-караңгы. Уңны- сулны, күрми асны-өсне мин,

Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хәкыйкать дусны мин”.

а)омонимнар;

ә)синонимнар;

б)антонимнар.


13.Г.Тукайның кайсы әсәрләре газәл жанрына карый?

а)”Күңел”, “Көзге җилләр”, “Сайфия”;

ә)”Гашыйк”, “Нәсихәт”;

б)”Алдандым”, “Вәгазь”.

14.”Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,

Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”

Җавабында милләттәшем миңа:

“ Бу көй була , диде, Әллүки!”

Бу өзек кайсы шигырьдән?

а)”Тәәссер”;

ә)”Милләткә”;

б)”Милли моңнар”.


15.Г.Тукайның “Көзге җилләр” шигыреннән китерелгән өзектә нинди сурәтләү чарасы китерелгән?

“Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;

Җил җыламый, ач үлемнән куркусыннан ил җылый”.

а)чагыштыру;

ә)метафора;

б)эпитет.


16.Г.Тукайның кайсы шигыре мәрсия жанрында язылган?

а)”Хөрмәтле Хөсәен ядкяре”;

ә)”Теләнче”;

б)”Бер татар шагыйренең сүзләре”.


17.Татар әдәбиятында пародиянең иң ачык мисалын Г.Тукайның кайсы әсәрендә күрергә мөмкин?

а)”Таз”;


ә)”Китмибез”;

б)”Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.


18.Кайсы танылган язучыбыз Г.Тукайны чын мәгънәсендә шагыйрь дип танымый?

а)Ф.Бурнаш;

ә)Г.Исхакый;

б)Г.Ибраһимов.


19.”Ике бөек шагыйрьләребез” дип, Г.Тукай кайсы шагыйрьләр иҗатына зур бәя бирә?

а)М.Гафури һәм Н.Думави;

ә)М. Акмулла һәм Г. Кандалый;

б)Суфи Аллаһыяр һәм Утыз Имәни.


20.”Тукай, моңа хәтле язганнарын тәнкыйть аша үткәреп, яхшыларын начарларыннан аера... Менә үз- үзеңә тәнкыйть нинди була икән”,- дип язган шагыйрь.

а)С.Рәмиев;

ә)С.Хәким;

б)М.Гафури.


Дөрес җаваплар: 5нче сыйныф-1(ә), 2(ә), 3(ә), 4(а), 5(б), 6(ә), 7(б), 8(а), 9(ә), 10(а).
7 нче сыйныф- 1(а), 2(а), 3(ә), 4(ә), 5(а), 6(б), 7(а), 8(а), 9(б), 10(б), 11(а), 12(б).
10 нчы сыйныф- 1(ә), 2(б), 3(б), 4(ә), 5(ә), 6(а), 7(ә), 8(ә), 9(б), 10(ә), 11(ә), 12(б), 13(а), 14(б), 15(ә), 16(а), 17(б), 18(б), 19(а), 20(ә).

Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча тестлар
(5,7,10 нчы класслар өчен).

Төзеде: Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет