127
Приложение
рәвештә кушылуыннан гына аңлашыладыр. Мәсәлән:
Бер сүз
әйтер хәл юк, җылый. Барма, кыйнармын. Бармас идем, әрли.
(Бу җөмләләр асылда: «Бер сүз әйтер хәл юк, әйтсәң җылый.
Барма, барсаң кыйнармын. Бармас идем, бармасам, әрли»дер.)
Кайвакытта шарт җөмлә формасында булган җөмләдән
«вакыт җөмлә» мәгънәсенә якынрак бер мәгънә аңлашыла
дыр. Мәсәлән:
Барып җитсәм, бер нәрсә юк. (ягъни барып
җиткәннән соң.)
Бәгъзан шарт җөмләсенең фигыле белән баш җөмләнең
фигыле бер масдардан булып, икесе берберенә якын тора
дыр. Бу вакытта шартлык чынлап аңлашылмый. Бу фигыль
дән «юл кую, мөсәлләм булу яки ис китмәү» аңлашыладыр.
Мәсәлән:
Булса булыр, гаҗәп түгел. Китсә китәр инде,
нишләмәк кирәк? Сөйләсәләр сөйләрләр, курыккан кеше юк.
Әйтсәм әйтим инде сезгә бу кеше бик бай иде. (Г. Тукай)
Бәгъзан әгәр бу ике фигыль бер масдардан булып та,
әвәлгесенең (ягъни шарт фигыльнең) алдына «бер» саны
килсә, икенче фигыльнең алдында «икенче мәртәбә дә» яки
«озак вакыт» мәзмунында бер сүз төшеп калган була, вә бу
кыскартылган кушма җөмләдән эшнең бер мәртәбә булуы
яки башлануы аның тәкърарлануын яки дәвамын лязим ит
кән кеби бер мәгънә аңлашыладыр. Мәсәлән:
Бер булса була
инде ул. (ягъни бер булса, икенче мәртәбә дә була инде ул)
Бер яуса ява торган иде. (ягъни бер ява башласа озак вакыт
ява торган иде.)
Достарыңызбен бөлісу: