Мөрәҗәгать җөмләсе
Мөрәҗәгать җөмләсендә кушма җөмләне тәшкил иткән
ике җөмләнең әвәлгесендә тыңлаучының нинди булса да
мәгъ лүме булган бер нәрсәгә дикъкате жәлеп ителеп, икенче
җөмләдә шул нәрсә хакында нинди булса да яңа бер сүз сөй
ләнәдер. Беренче җөмләнең хөкеменнән соң «бит» ярдәмлеге
яки сөаль гыйламәте булган «мы» киләдер. Мәсәлән: Беркөн
сиңа әйткән идем бит, әнә шул кеше инде ул. Тауларда йөри
торган туз башлы кечкена еланнар бармы, әнә шулар йөз
яшәсә, аждаһага әйләнәдер, ди. (Г. Ибраһимов)
Бәйләмә вакыт җөмләсе
Вакыт җөмләсе дә бәгъзан бәйләү юлы белән ясаладыр.
Бу җөмләләрнең арасында «шул вакыт, бервакыт» кеби
бәйлекләр буладыр, һичбер бәйлек булмаска да мөмкин.
Мисаллар: Карчыгым үлгәнгә бер ел ymкән иде, бервакыт
угълым миңа: әткәй, ялгыз кешегә кайда да ярый, бу бүлмә
балалар өчен бик уңайлы, әнә тегендә синең өчен бик җай-
лы урын бар, диде. (Ш. Камал); Диңгезгә кергәнемнең икен-
че көне иде, йокыдан яңа торып киң вә күгелҗем су өстен-
нән олуг канатларын мөтәкәббиранә каерган җилкәннең
бер якка, җил астына таба ава төшеп, тибрәнә-тибрәнә
баруыннан рәхәт кенә бер талгынлык эчендә утырмакта
идем, шул вакыт яныма арт яктан бер аякның якынайганын
ишеттем. (Г. Ибраһимов); Мөхәммәт Галиәссәләм тууына
сиксән еллар да узмаган иде, сәсәниләрнең мәмләкәте, ислам
гаскаре тарафыннан хараб ителеп, әйран ислам йортына
кушылды. (Г. Рәхим)
«Моннан фәлән кадәр элек» рәвешендә килергә тиешле
сүзләр дә бәгъзан «фәлән кадәр вакыт булды инде» дип җөмлә
формасында ифадә ителәдер. Мәсәлән: Менә унынчы ел инде,
солдатка каралганы да өязлек каладан монда күчерделәр.
146
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Достарыңызбен бөлісу: |