Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет67/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Бәйләмә төшем җөмләсе
Төшем җөмләсенең бәйләү ысулы белән ясалганы да 
буладыр. Мондый җөмлә баш җөмләгә «ки» бәйлеге белән 
багъланадыр. Мәсәлән: Күрәм ки, монда миңа иш кеше бер 
дә юк. Бу бәйлек күп вакытта төшеп каладыр. Мәсәлән: 
Килделәр дә, күрделәр, ул утырадыр ит ашап. (М. Гафури); 
Шул вакытта күрдем, агай сумкамны рөхсәтсез ачып, нәр-
сәдер шунда сала, тиз-тиз генә миннән качып. (Г. Тукай); 
Күрәм, җәбраил яра күңелем ярасын. (С. Рәмиев) 
Охшату җөмләсе
«Ничек, ничеккем, нитәк, нитәкки, нитәккем» бәйлекләре 
белән багъланып ясалган кушма җөмләләр «охшату җөм­
ләсе» дип аталадыр. Мәсәлән: Нигә мин тормадым бер 
читтә ялгыз, ничек, күктә яна бер данә йолдыз. (Г. Тукай) 
Бу җөмләдә охшаучы элек, охшатылучы соң килгән, ләкин 
моны кирегә әйләндереп тә кушма җөмлә ясарга була, ләкин 
бу вакытта ике apaгa бәйлек булып «шуның кеби» яки шуның 
мәгънәсендә булган бәйлек киләдер. Мәсәлән: Яшь бала ул, 
нәрсә белсен, бер тиенгә ат ала, нәкъ шулай безнең Шәһид 
тәҗвид язып шөһрәт ала. (Г. Тукай)
Тәфсыйл җөмләсе
Тәфсыйл җөмләсендә кушма җөмләне тәшкил иткән җөм­
ләләрнең соңгысы (яки соңгылары) әвәлге җөмләне тәфсыйл 
кылу вә андан булган морадны ачык итеп сөйләп чыгудан 
гыйбарәт була. Мәсәлән: Пароход бик матур җирдән бара 
иде: бер як урман, икенче як киң сәхра иде. (Г. Исхакый); 
Берничә елдан соң аңа тагы бер бәхет ачылган: Бу авыл 
һәр яктан тирә якта мәркәз: анда зур мәдрәсә дәвам атә, 
волостьның идарәсе дә шунда тора, һәp сайлауда диярлек 
старшиналыкка да бу авылның байларыннан берсе эләгә. 
(Г. Ибраһимов)


СОДЕРЖАНИЕ
Предисловие . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 3


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   60   61   62   63   64   65   66   67   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет