Раслыйм балалар бакчасы мөдире Л. Н. Әхмәтвәлиева



бет1/7
Дата14.06.2016
өлшемі1.07 Mb.
#135523
  1   2   3   4   5   6   7







РАСЛЫЙМ

Балалар бакчасы мөдире _______ Л.Н. Әхмәтвәлиева

28.08.2015 үткән педагогик киңәшмәдә кабул ителде: беркетмә №1 - 28.08.2015 ел.




Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Метрәй “Ләйсән” балалар бакчасының

2015-2016 нчы уку елына

эш планы.

Метрәй – 2015
Визит карточкасы

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Метрәй авылы “Ләйсән” балалар бакчасы

Адресы: Мөслим районы, Метрәй авылы, Бакча урамы, № 1а йорт.

Бер катлы яраклаштырылган кирпеч бина, 1976 елда ачылган.

Төре: гомумүстерешле

Категориясе: III

Эш сәгате: дүшәмбе – җомга - 7.00-16.00. сәг. Шимбә 7.00-15.00 сәг. кә кадәр эшли. Эш режимы – 9 сәгать. Якшәмбе, гомумреспублика, гомумроссия бәйрәм көннәре - ял.

Телефон, интернет юк. Сайт бар, адресы - DMitr.Mus@tatar.ru

Бакча мөдире – Әхмәтвәлиева Лилия Нәҗип кызы - югары белеме, югары квалификацион категорияле, педагогик стажы - 26 ел, бу вазифада - 6 ел.

Баканың техник базасы:

Бинада бүлмәләр бүленеше: гомоми мәйдан – м.кв.


Территория бүленеше: гомоми мәйдан – 3500 м.кв.



2014-2015 нче уку елында балаларга тәрбия-белем бирү эше буенча үзанализ

Балалар бакчасы ел дәвамында балаларга эзлекле белем бирү, физик яктан чыныккан, сәламәт, әхлаклы, табигатьне саклый белүчән, сәламәт яшәү рәвешен һәм иминлекне аңлый белә торган балалар тәрбияләү бурычлары өстендә эшләде. Бакчада 2 төркемә 35 бала тәрбияләнде:

- кечкенәләр төркемендә – 15 бала;

- зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә – 20 бала.


Балаларга хезмәт күрсәтүдә, белем-тәрбия бирүдә 10 хезмәткәр көч куйды:





ФИО

Вазифасы

Ставка

1

Әхмәтвәлиева Лилия Нәҗиповна.

бакча мөдире

1

2

Камалетдинова Фидания

Хәбибелнәҗәровна



тәрбияче

1

3

Кашапова Глүсә Мирсәетовна

тәрбияче

1

4

Мусина Фәйрүзә Илдусовна

тәрбияче

1

5

Заһидуллина Азия Закиряновна

музыка җитәкчесе

0.25

6

Ногманова Дилә Әсгатовна

завхоз, кер юу операторы

1

7

Вәлиуллина Гөлшат Валериковна

пешекче

1

8

Гайнулина Дамира Фәһимовна

кече тәрбияче

1

9

Петрова Филиза Флюровна

кече тәрбияче

1

10

Нигъмәтуллин Азат Хәбибелнәҗәрович

котелный операторы

1

Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия бирү эшендә инновацион технологияләр кулланып, 2014-2015 нче уку елында зур уңышларга ирешелде. Бакчада балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итү, иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүгә зур игьтибар бирелде, балаларны үз иминлекләрен, сәламәтлекләрен сакларга өйрәтелде. Тәрбиячеләребез Камалетдинова Фидания Хәбибелнәҗәровна, Кашапова Глүсә Мирсәетовна, Мусина Фәйрүзә Илдусовна балаларга белем-тәрбия бирүдә эшләрен заман таләпләренә туры килә торган яңа программалар, яңа технологияләргә нигезләнеп оештырдылар. Хәзерге заман фән һәм практикасының мәктәпкәчә тәрбия, белем бирү өлкәсендәге иң яңа казанышларын исәпкә алып төзелгән, ФДББ стандартлары таләпләренә туры килгән Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеваның “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” (От рождения до школы) программасына нигезләнеп эшлǝдек. Бу программа үз алдына балаларны бар яклап та сәламәт шәхес итеп тәрбияләү, эмоциональ имин итеп, үз вакытында төрле яклап үстерү, балаларны аралашучан, игелекле, кызыксанучан, инициативалы, иҗатка омтылучан кешеләр итү максатларыннан төзелгән. Шуның белән бергә балалар бакчасы ана телен һәм рус телен өйрәнү буенча аерым программа буенча эшли: ана теле “Мин татарча сөйләшәм”, ә рус теле “Изучаем русский язык” укыту-методик комплектлары ярдәмендә өйрәтелә.

Безнең бакчада балаларга тәрбия-белем бирү, бакчада узган чаралар, документация татар телендә алып барыла. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” гы Татастан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм өйрәнү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру кралганын исәпкә алып, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемчәләрендә атнага 3 тапкыр рус теле бердәм аралашу эшчәнлеге уздырылды. Тәрбиячеләр ел дәвамында балаларның аң-белемнәрен, шулай ук үзләренең дә осталыкларын үстерделәр.

Уку елы башында тәрбиячеләр тарафыннан балалар бакчасының тәрбия-укыту планнары, бердәм аралашу эшчәнлекләре расписаниесы һәм календарь планнар СанПиН нормаларына, балаларның эш сәләтләренә туры китереп төзелде, педагогик киңәшмәдә кабул ителде, бакча мөдире тарафыннан расланды һәм гамәлгә кертелде. Ел дәвамында шул расписание буенча тәрбиячеләр даими рәвештә балалар белән шөгыльләнделәр. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары белән элемтә ныклы: башлангыч сыйныфлар укытучысы Галимова Э.Ф. балалар бакчасына шөгыльләр карарга килде, ата-аналар җыелышында катнашты һәм ата-аналарга балаларны мәктәптә белем алуларын дәвам итүгә әзерләү буенча киңәшләр бирде.

“Ләйсән” балалар бакчасы ““Халык педагогикасы нигезләренә таянып һәм хәзерге заман технологияләрен кулланып заман таләпләренә җавап бирердәй һәрьяклап үсеш алган, белемле һәм физик яктан сәламәт, көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү” дигән методик тема өстендә эшләвен дәвым итте.

Балалар бакчасының төп бурычларының берсе - балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның физик һәм психик үсешен тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвеше һәм иминлек нигезләренә төшендерү. Шушы бурычларны тормышка ашыру өчен педагогик коллектив үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне куйды:



  • балаларга ике дәүләт телен өйрәтү эшчәнлегендә яңа укыту-методик комплектлар, информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ) кулланып эшләү;

  • хәрәкәт - бала өчен иң кирәкле шарт булуын күз уңында тотып, бакчада хәрәкәтле уеннарны үз югарылыгында уздыру;

  • туклану - бала организмы өчен иң мөһиме шарт, шуңа күрә менюны сәламәтлекне саклау технологиясенә нигезләнеп төзү;

  • организмны чыныктыру нәтиҗәсендә баланың салкынга, эссегә, авыруларга каршы торучанлыгын арттыру, чыныктыруны һәр балалның үзенчәлекләрен искә алып оештыру;

  • балаларның бакчадан тыш вакытын дөрес оештыру буенча ата-аналар белән эшләү;

  • мәктәпкәчә яшьтәге балачак - сабыйның психик үсешендәге беренче чор, чөнки бу яшьтә шәхеснең бөтен психик сыйфатларына һәм үзенчәлекләренә нигез салынганын истә тотып, баланың һәрьяклакп үсеше өчен гаиләнең тәрбиячеләр белән үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен булдыру.

Бала үз милли рухында үсәргә, туган телендә фикер йөртергә, үзе яшәгән төбәкнең гореф-гадәтләрен белергә, аларны хөрмәт итәргә тиеш. Шуның белән бергә икенче туган телебез саналган рус телен өйрәнергә, халкы белән аралашырга өйрәнергә, аның мәдәниятен өйрәнергә тиеш. Шул бурычларны чишү максатыннан балаларга ике дәүләт телен өйрәтү эшчәнлекләрендә яңа укыту-методик комплектлар, информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ) кулланып эшләү буенча бакчаның махсус еллык планы төзеп, план буенча эшне үз югарылыгында оештырдык. Методкабинетта, һәр төркемдә яшь үзенчәлекләренә туры китереп, ике хөкумәт теленә өйрәтү МРК буенча авторлык программалары тупладык.

2014-2015 нче уку елында туган телне өйрәтү буенча методик кулланмалар исемлеге



Методик кулланма

Авторы

Нәшрияте

1

“Туган телдә сөйләшәбез” 2-3 яшьлекләр өчен методик кулланма

Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина

Казан, 2012 ел, “Татарстан китап нәшрияты”

2

“Туган телдә сөйләшәбез”, 3-4 яшьлекләр өчен методик кулланма,

Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина

Казан, 2012 ел, “Татарстан китап нәшрияты”

3

“Туган телдә сөйләшәбез”, 4-5 яшьлекләр өчен методик кулланма

Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина

Казан, 2012 ел, “Татарстан китап нәшрияты”

4

“Туган телдә сөйләшәбез”, 5-7 яшьлекләр өчен методик кулланма

З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, А.Т.Хуҗина Р.С.Зөфәрова, Н.А.Меньшова, З.Җ.Минһаҗева, Л.Г.Хәйретдинова

Казан – 2012, “Фолиант”

5

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр алифбасы - методик кулланма

Р.К.Шәехова

Казан, “Хәтер”

2011


6

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы - “Авазларны уйнатып”, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен эш дәфтәре, 1 кисәк.

Р.К.Шәехова

Казан, “Хәтер”

2011


7

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы - “Авазларны уйнатып”, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен эш дәфтәре, 2 кисәк.

Р.К.Шәехова

Казан,”Хәтер”

2011


8

“Балачак аланы” балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм ата-аналар өчен хрестоматия

К.В.Закирова

Казан,

РИЦ-2011


9

“Балачак - уйнап- көлеп үсәр чак”, балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма

К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина

Казан, 2012

10

“Әй уйныйбыз, уйныйбыз...”, балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма

К.В.Закирова Л.Р.Мортазина

Казан,2013

11

Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге

З.М.Зарипова, А.Т.Миникаева

А.Х.Габдрахимова



Казан, 2013

12

“Үстерешле уеннар”, балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма

З.М.Зарипова, Р.С. Исаева

Казан,2013

13

Күрсәт әле үскәнем

З.Г.Ибрагимова

Мәгариф 2010

14

“Туган телдә сөйләшәбез”:

  • күрсәтмә; таратма рәсемнәр, 3-4 яшьлекләр өчен

Рассамчы: В.В.Семенова

Казан, “Фолиант”-2011

15

“Туган телдә сөйләшәбез”:

  • күрсәтмә; таратма рәсемнәр, 5-7 яшьлекләр өчен

Рассамчы: В.В.Семенова, Ю.В.Волкова

Казан, “Фолиант”-2011

16

“Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”, методик кулланма

К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова,

Г.М. Сафиуллина



“Идел-Пресс”-2013

УМК по обучению русскому языку детей дошкольного возраста



Методическое пособие

Авторы

Нәшрият

1

Методическое пособие по обучению русскому языку детей дошкольного возраста (4-7 лет) "Изучаем русский язык"

Гаффарова С.М., Д.С.Гарипова, Г.З.Гарафиева, Г.М.Билалова,

Р.Ф.Нигматуллина,

З.Ф.Бадрутдинова


Казань, Хәтер 2011

2

Изучаем русский язык: демонстрационные материалы;

  • раздаточные материалы;

  • разрезные картинки;

  • маски (для детей 4-5 лет)

С.М.Гаффарова

Казань.Татарское книжное издательство-2012

4

Изучаем русский язык:

демонстрационные материалы;



  • раздаточные материалы;

  • разрезные картинки;

  • маски (для детей 5-6 лет)

С.М.Гаффарова

Казань. “Татарское книжное издательство”-2012


5

Изучаем русский язык:

демонстрационные материалы;



  • раздаточные материалы;

  • разрезные картинки;

  • маски (для детей 6-7 лет)

С.М.Гаффарова

Казань. Татарское книжное издательство-2012

6

Рабочая тетрадь для детей 4-5 лет "Изучаем русский язык"

С.М. Гаффарова, Д.С.Гарипова,

Р.Ф.Нигматуллина



Казань, Хәтер 2011

7

Рабочая тетрадь для детей 5-6 лет "Изучаем русский язык"

Гаффарова С.М.

Казань, Хәтер 2011

8

Рабочая тетрадь для детей 6-7 лет "Изучаем русский язык"

Гаффарова С.М.

Казань, Хәтер 2011

9

Хрестоматия для воспитателей дошкольных образовательных учреждений и родителей "На поляне детства"

К.В. Закирова

Казань,

РИЦ- 2011



10

Изучаем русский язык (программа, методические рекомендации, диагностика)

С.М.Гаффарова,

Ч.Р.Гаффарова,

Г.З.Гарафиева


Казань, 2013

11

Непосредственно образовательная деятельность в детском саду, методическое пособие для воспитателей детских садов

З.М.Зарипова, А.Х.Габдрахимова, А.Т.Миникаева

Казань, 2013

12

Говорим по-татарски:

демонстрационные материалы;



  • раздаточные материалы;

  • маски;

  • атрибуты настольного театра по сказке “Репка”, для детей 6-7 лет

З.М.Зарипова

Казань. “Татарское книжное издательство”-2012


УМК – аудио, видеоязмалар



Метод кулланма

Автор

Нәшрият

1

Аудио-приложение к учебно-методическому комплекту для детей 4-5 лет "Минем өем"

Раушания Кидрячева, Резеда Исаева, Алсу Камалова, Аида Камалова, Минзадә Нургалиева, Рафиса Алексеева, Венера Ситдыйкова, Лена Шарипова

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. ru



2

Аудио - приложение к учебно-методическому комплекту для детей 5-6 лет "Уйный - уйный үсәбез"

Раушания Кидрячева, Резеда Исаева, Алсу Камалова, Аида Камалова, Минзадә Нургалиева, Рафиса Алексеева, Венера Ситдыйкова, Лена Шарипова

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



3

Аудио - приложение к учебно-методичес-кому комплекту для детей 6-7 лет "Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар"

Раушания Кидрячева, Резеда Исаева, Алсу Камалова, Аида Камалова, Минзадә Нургалиева, Рафиса Алексеева, Венера Ситдыйкова, Лена Шарипова

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



4

“Туган телдә сөйләшәбез”,

методик кулланма өчен аудио-кушымта, 2-3 яшьлекләр өчен



Ф.В.Хазратова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина,

музыка мөхәррире: Ә. Һадиева



Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



5

“Туган телдә сөйләшәбез”,

методик кулланма өчен аудио-кушымта, 3-4 яшьлекләр өчен



Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина,

музыка мөхәррире: Ә. Һадиева



Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



6

“Туган телдә сөйләшәбез”,

методик кулланма өчен аудио-кушымта, 4-5 яшьлекләр өчен



Ф.В. Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина,

музыка мөхәррире: Ә. Һадиева.



Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



7

Аудиоязма “Сертотмас үрдәк” - музыкаль әкият

А.Алиш, Л.Б.Болгари

2011

8

Аудиоязма. Татар әкиятләр

Аудио китап

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



9

Мульфильмнар №1

ДVД татар телендә

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



10

Мульфильмнар №2

ДVД татар телендә

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



11

Мульфильмнар №3

татар телендә

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



12

Мульфильмнар №4

ДVД татар телендә

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



13

аудиозапись "Танцы народов Поволжья"

Аудиоязма

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



14

Аудиоязма. “Бииләр итек читекләр”, җырлар

Л.Б.Болгари

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio. Ru



15

Аудиоязма. ”Шома бас” Бию көйләре

Аудиоязма

Компания “АКСУ” 2012,

www/aksu-studio.ru


“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законны гамәлгә ашыра барып, УМК таләпләренә туры китереп, Мөслим җирлегендә татар, рус, мари халыклары яшәгәнлекләрен искә алып, һәр төркемдә татар, рус мәдәнияте почмаклары булдырдык. Балалар бакчасында махсус план буенча “Оста куллар” түгәрәге оештырдык. Төркемнәрдә ата-аналар почмагында, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору максатыннан, УМК кулланып эшне оештыру буенча, балаларны яшь үзенчәлекләренә карап, икетеллелеккә өйрәтү буенча мәгълүматларны, тәрбиви стендларны татар, рус телендә чагылдырып бардык.

Яшь үзенчәлекләренә карап балаларның сүз байлыкларын үстерү буенча ата-аналарга сайтлар тәкъдим иттек, өй шартларында гаилә әгъзалары белән балаларны икетеллелеккә өйрәтү буеча материалларны табып куллану, шөгыльләнү турында киңәшләр бирдек.

“Туган телдә сөйләшәбез”, “Изучаем русский язык”, “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр алифбасы”, “Авазларны уйнатып” УМК ры буенча таратма һәм күрсәтмә җиһазлар өчен махсус картотека төзелде.

Баларга татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәтү максатыннан кече музей булдырдык, музейга зурлар төркеме балалары график буенча кереп, әңгәмәләр уздырдылар. Метрәй мәктәбендә урнашкан "Туган як музее”на экскурсия оештырдык. Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү буенча бакчада “Сөмбелә”,”Әнием - кадерлем”, “Дәү әнием - әбекәем”, “Әтием - горурлыгым”, “Нәүрүз”, Г.Тукай көненә багышланган “Туган тел” дигән темаларга бәйрәм иртәләре, күңел ачу кичәләре уздырылды. 31 нче майда балаларны яклау көненә багышлап “Кече Сабантуй” бәйрәме гөрләп узды. Районда узган “Йолдызлык”, “Яшь бөреләр” бәйгеләрендә катнашып, балалар диплом, лауреат исемнәренә лаек булалар: зурлар группасында тәрбияләнүче балалар вокаль дуэты “Йолдызлык” конкурсында катнашып, финалга үттеләр һәм дипломант булдылар: Фагимов Айгиз һәм Шәйгәрдәнова Әлфинә. Махсус план буенча бакча күләм рус теле атналыгы уздырылды. Бу атнада барлык бердәм аралашу эшчәнлекләре, аралашу, чаралар рус телендә узды. Ата-аналар белән берлектә “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәре үтте.

Балаларга тәрбиячеләр интернеттан һәр эшчәнлек өчен тулы мәгълүматлар тупладылар, үзләренең “Методик копилка”ларын баеттылар.

Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру буенча бакча балаларына белем-тәрбия бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары (ФГОС) гамәлгә керә. Шуларны искә алып, безнең бакча педагоглары узган уку елында “Мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стадартларын (ФДББС) кулланышка кертү” бурычын куеп, балаларга тәрбия-белем бирү эшен махсус еллык план төзеп, оештырдылар.

ФДББС буенча 2014-2015 нче уку елында эшләгән эшләр:

1. Бакчаның “Белем бирү программасын” (Образовательная программа), “Үсеш программасы” (Программа развития) ФДББС таләпләренә туры китереп төзедек.

2. 2014-2015 нче уку елына ФДББС буенча эшне оештыру өчен, “Юл картасы” төзелде.

Балаларны сәламәт рухта тәрбияләү – балалар бакчасының изге бурычы, чөнки балаларның күп вакыты бакчада уза, ул аларның икенче өе булып тора. Шунлыктан бакчада нәниләр өчен барлык уңай шартларны тудырырга тырыштык. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту, аларның физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итү йөзеннән, эшебезне планлаштырудан башладык. Планнарны балалар бакчасының эшен камилләштерү буенча үзгәрешләр кертеп һәм яңа бурычлар куеп төзедек. Сәламәтлек почмагы яңартылды, балалар белән табигатькә экскурсияләр оештырлды, анда дару үләннәре турында әңгәмәләр үткәрелде, үләннәрне танырга өйрәтелде; хәрәкәтле уеннар өчен кулланма жиһазлар тулыландырылды; төрле спорт төрен кулланып бәйрәмнәр, хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстеру буенча күңел ачу кичәләре уздырылды. Тәрбиячеләребез көндәлек режим моментларын төгә үтәп, белем-тәрбия бирү эшен дөрес оештырдылар, яңа алымнар кулландылар. Иртәнге гимнастика, физкультура занятиеләре ел буена программага нигезләнеп, тиешле дәрәҗәдә алып барылды. Тәрбиячеләр үз эшләрендә заман таләпләренә җавап бирә торган программалар, яңа технологияләр кулланып эшләделәр һәм бу балаларны чыныктыру, сәламәтләндерү эшен яхшыртырга, уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте. Физкультура дәресләрендә иң беренче балаларның активлыгына игътибар ителде, шөгыль уздыру төрләре үзгәртелде, яңалыклар кулланылды.

Бакчада физкультура шөгыле кечкенәләр төркемендә атнага ике, зурлар төркемендә өч тапкыр уздырылды - шөгыльнең берсе, һава торышы уңай булганда, ачык һавада узды. Шөгыльләрдә түбәндәге мәсьәләләрне тормышка ашырылды:



  • балаларның үсешенә һәрвакыт игътибарлы булу;

  • балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләре бирү;

  • сәламәтләндерү, чыныктыру эшенә шартлар булдыру;

  • балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, көчен, җитезлеген үстерү;

  • сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүгә ихтыяҗ булдыру;

  • заман таләпләренә туры килгән прграммалар куллану, яңалыкка омтылу.

Балаларны сәламәтләндерү программасы түбәндәге эш төрләрен кертеп төзелде:

  1. чыныктыру ысуллары;

  2. грипптан, салкын тиюдән саклану чаралары;

  3. фитотерапия;

  4. яссытабанлыкны, күз күреме бозылуны кисәтү;

  5. гәүдә торышына игътибар.

Грипп, ОРЗ чорында тәрбиячеләр һәр группада сарымсак инголяциясе ясадылар, сарымсактан төймә ясап, балаларга тактылар. Эшебезнең нәтиҗәсе - грипп эпедимиясе вакытында бакча карантинга ябылмады, авыручы балалар саны аз булды.

Чыныктыру, сәламәтләндерү процедураларын башкарганда тәрбиячеләр түбәндәге гигиена шартларын һәм таләпләрен төгәл үтәделәр:



  • бүлмә һавасының саф булуы;

  • бинадагы һава температурасының нормада булуы;

  • киемнәрнең һава торышына карап дөрес сайлануы;

  • актив хәрәкәт режимы.

Бу юнәлештәге эшнең нәтиҗәсе ата-аналардан да бәйле. Без аларга сәламәт яшәү рәвешен формулаштыру принципларын өй шартларында да үтәү кирәклеген искәртеп тордык.

Менюда ризыклар төрләндерелде, балалар аксымга, витаминга бай продуктлар, җиләк-җимеш, яшелчә салатлары белән тулыландырылды. Бакчада йоклар алдыннан бит-кулларны юу, йокыдан торгач балаларны чыныктыру, күңелен күтәрү күнегүләре үткәрелде. Һәр төркемдә буш вакытта даими рәвештә күз гимнастикасы, аваз әйтү гимнастикалары кертелде. Кыш көне шуар өчен бакча ишегалдында балалар белән бергәләшеп кардан тау ясап куйдык. Кыш буе балалар рәхәтләнеп шудылар, саф һавада уйнадылар.

Дөрес туклану, көндәлек режимны, сәламәтлек программасын төгәл үтәү, физкультура, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбыз сәламәтлегенә уңай тәэсир итте.



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет