«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе



бет37/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   33   34   35   36   37   38   39   40   ...   53

Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе


Укытучысы Р.М. Гәйфет.

План.


  1. Нәбирә Гыйматдинова − әсәрләре иң күп укыла торган язучы.

  2. Нәбирә Гыйматдинова − табигать баласы.

  3. «Кыргый» повестеның төп героинясы Җәмилә трагедиясе.

  4. Җәмилә тормышында − Җәббар Сафин.

  5. Идрис − Җәмилә трагедиясенең төп сәбәпчесе.

  6. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренең әһәмияте.

Мин бөтен әсәрләремдә дә кеше җаны турында яздым...

Нәбирә Гыйматдинова.

Мин кечкенәдән үк әдәби әсәрләр укырга яратам. Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Гариф Гобәй, Ибраһим Гази, Галимҗан Ибраһимов, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре күңелемне яктыртучы, нурландыручы әсәрләр булды. Бүген исә Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре, андагы сихри дөнья мине үзенә тарта.

Әдәбият күгендә үз юлы белән, бары ирекле генә очарга омтылучы, җирдәгеләрдән аерылып, биек-биек болытлар арасында талпынучы көчле, ялгыз кошка охшаталар Нәбирә Гыйматдинованы.

Нәбирә Гыйматдинова − табигать баласы. Шуңа күрәдерме, аның бөтен әсәрләрендә төп тема − табигать. Ул табигать белән кешене бергә бәйләп күрсәтә. Аныңча, хәзерге кешенең фаҗигасе − табигатьтән аерылу, аны санга сакмау, хәтта аны каһәрләү аркасында.

Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» китабын кулыма бераз шикләнебрәк алган идем. Укып чыккач, шуны аңладым: сихерче ул кушамат икән, анда сүз һаман да шул табигатьтән аерылмау, үләннәр көченә таянып дәвалану турында. Алай гына да түгел. Бу әсәрнең үзәгендә − кеше җаны.

Мин хатын-кыз хисләрен, уйларын, омтылышын бөтен тулылыгы белән ачарга тырышкан Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Фатих Хөсниләр иҗаты алдында тирән ихтирам белән баш иям. Әмма бүгенге хатын-кызларның омтылышларын, ярсулы хисләрен Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә күрәм.

Менә минем кулымда − «Кыргый» повесте. Әсәрнең төп героинясы Җәмиләнең трагедиясе йөрәкне телгәли. Җәмилә − гап-гади хатын, андыйлар тормышта җитәрлек. Иренең ерткыч булуына да карамастан, Җәмилә аңа бөтен йөрәк җылысын бирә, аның хыянәтен, сугу-оруларын кичерә. Әмма Җәмиләнең эче каршылык белән тулган: бәхеткә омтылу, бәхетле булырга хыяллану белән беррәттән, туктаусыз бәхетсезлеккә тартучы эш-гамәлләр... Башта, карт кыз булып калам дип куркып, яманаты чыккан Идрискә кияүгә чыга Җәмилә; бөтен җылысын, бөтен сөюен шул хыянәтче иргә әрәм итә, аны үзгәртергә тырыша; ахырдан үзен бәхетле итәчәк Җәббарның мәхәббәтеннән көрәшсез генә ваз кичә...

Җәббар Сафин − Җәмилә авылына билгеләнгән участок милиционеры, тәртип сакчысы. Җылы сүзгә, назга сусаган Җәмилә аның мәхәббәтеннән ачылып, яктырып китә. Язучы Җәббарны көчле, акыллы, тугрылыклы, саф йөрәкле чын ир итеп тасвирлаган. Идрис тарафыннан «корыган таяк», «сасы көзән», «сукыр тычкан» дигән хурлыклы сүзләр генә ишетеп, кыйналып-сугылып яшәгән Җәмиләне ул үзен хатын-кыз итеп тоярга өйрәтә.

Идрис − Җәббарның капма-каршысы. Ул хыянәтчел, астыртын, хәйләкәр, көнчел.

Җәмилә − үҗәт хатын. Ни тырышып, ни үҗәтләнеп авылда бер диярдәй йорт җиткерә бит ул! Йорт салу повестьта символик төшенчәгә дә ия. Идрис белән гомер иткән йорт иске, кыйшайган, черек бүрәнәле. Ул Җәмиләнең никахлы ире белән яшәгән гомеренә охшаган. Яңа йорт Җәббар Сафин Җәмиләгә бүләк иткән мәхәббәт кебек матур, зур, таза, нык.

Җәмилә Җәббарны өзелеп сөя, Җәббар аңа бәхет бүләк итә. Язучы моны болай тасвирлый: «Урман аланында уздырган төннән соң Җәмилә үзен чын хатын-кыз итеп тойды. Җанын төреп торган кабыгы салып ташланды. Бу мәхәббәт шундый кадерле ки, аңа йөрәк каны белән генә түләргә кирәк иде».

Һәм менә көннәрдән бер көнне Идрис атлы ерткыч шушы мәхәббәт утында янган ике яшь йөрәкне аера. «Күк гөмбәзе урталай шартлап ярылган сыман, яңгыр яуды да яуды. Җиһан тоташ бер су дөньясына өйләнде. Эре-эре тамчылар, күңелдә кара шом уятып, шак-шок калай түбәгә килеп кадалалар да, ябылмыйча калган тәрәзә капкачына шыбыр-шыбыр агып төшәләр. Яңгыр алдыннан купкан җил-давыл баганалардагы ут чыбыкларын өзгәләп бетергән, авыл упкын төбенә мәтәлгән төсле караңгылыкка чумган иде». Гүя табигать үзе дә Идриснең кайтуына каршы, аны кабул итәсе килми. Йөрәк шомлана, табигатьнең бу күренеше Җәмиләнең алдагы тормышына ишарә ясый түгелме?! Җәмиләгә дөньяның яме калмый. Челтәр тәрәзәле матур йорт та күңелен күтәрә алмый аның. Мең бәлаләр белән җиткерелгән йортка ул үз куллары белән ут сала. Чоланда, гырлый-гырлый, Идрис йокы симертә. Үзен нинди ачы үлем көткәнен ул башына да китерми. «Сарайдан бензин алып чыгып, су белән коендыргандай шаулатып бүрәнәләргә сипкәндә генә, күздән яшь атылды. Өч чиләк бензинның тамчысын да калдырмыйча елый-елый сибеп бетергәч, кочак-кочак күтәреп, өйнең дүрт ягына да салам ташыды. Ерткычны оясында дөмектерәләр, оясында... Ул − куркыныч, бик куркыныч ерткыч... Әгәр ычкындырсаң, адәмнәр аннан җик күрәчәк».

Җәмиләнең өен яндыру күренешен укыганда, күзләремә яшь тыгылды, йөрәгем әрнеде. Язмыш диген...

Тәвәккәл адым ясар өчен, шулай ук мәхәббәтен җую кирәк булдымы икәнни соң Җәмиләгә? Әллә бу Идрис күрсәткән җәбер-золымнарның сабыр савытын ташыткан соңгы тамчысы булдымы? Ни генә булмасын, бу хәл Җәмиләнең үткәненә нокта куючы күренеш иде.

Повестьны укып бетергәч, Җәмиләнең алдагы тормышын күз алдына китерергә тырышып карадым. Менә ул, шәһәргә китеп, эшкә урнаша, фатир ала, яхшы гына гаилә дә кора. Әлбәттә, Җәббарны сөйгән кебек, башка берәүне инде ул өзелеп сөя алмас...

Менә шундый уйлар белән китапның соңгы битләреннән аерылам. Аерыласы да килми...

Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Үрнәк алырдай, бөек идеалларга табынып яшәүче дә юк аның әсәрләрендә. Аның геройлары, югары күрсәткечләргә ирешеп, орден-медальләр белән дә бүләкләнмәгәннәр. Аның повестьларында хатын-кыз җаны, җилкенгән күңеле бар. Алар хатыннар ярсуы, ялгышы, язмышы оста сурәтләнүе белән көчле. Нәбирә Гыйматдинова, үзе дә табигать баласы буларак, табигать күренешләрен кеше язмышы белән бәйләп бирә, табигатьнең бозылуына тирән борчыла. Язучы үзенең әсәрләре белән тормыш мәшәкатьләре эчендә югалып калган кешеләргә: «Акылыгызга килегез! Үзегезнең барлык кайгыларыгызны, борчуларыгызны онытып, мәкерле, үчлекле ачулы эшләрегезне, байлык артыннан кууыгызны ташлап, Табигатькә, аның үксеп елавына колак салыгыз! Бүгеннән үк аны саклау эшенә керешегез!» − дип әйтә кебек.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   33   34   35   36   37   38   39   40   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет