Бɵек Тукайга – 125 яшь Сǝхнǝдǝ Тукай портреты, стенада балаларның рǝсемнǝре, Г. Тукай китаплары оешмасы, стенд «Тукайның тормыш юлы»



Дата09.07.2016
өлшемі132.13 Kb.
#186440
Бɵек Тукайга – 125 яшь

Сǝхнǝдǝ Тукай портреты, стенада балаларның рǝсемнǝре, Г. Тукай китаплары оешмасы, стенд «Тукайның тормыш юлы», плакат «Тукай йолдызы сʏнмǝде ул, ул hаман якты, hаман нурлы».

Катнашалар: балалар, ǝти-ǝнилǝр, тǝрбиячелǝр.

Барышы

С. Сǝйдǝшев «Г. Тукай маршы» яңгырый. Сǝхнǝгǝ алып баручылар чыга.


  1. Хǝерле кич, хɵрмǝтле кунаклар! Г. Тукайга багышланган кичǝбезне ачык дип белдерǝбез. Ə хǝзер сезнең игътибарыгызга Г. Тукайның тормыш hǝм и иҗади юлларын искǝ алу ɵчен берничǝ фрагмент тǝгъдим итǝбез (слайдлар кʏрсǝтелǝ).

Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне,

Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне.

Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне,

Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне.

Кɵчле идек, син тагын да кɵчлерǝк иттең безне,

Хисле идек, син тагын да хислерǝк иттең безне.



  1. Кʏтǝрелдең бɵеклеккǝ халыкка борып йɵзең,

Бɵеклектǝ, тугрылыкта – син хǝзер ʏрнǝк ʏзең.

Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне,

Мǝңге – мǝңге тап кунмаслык кɵзге иттең син безне.

Сǝнгатебез кʏклǝрендǝ – кояшыбыз, аебыз,

Бар җиhанга кʏренерлек кадерле Тукаебыз!


  1. Исǝнмесез, кадерле кунаклар. Халкыбызны тагын да җанлырак, моңлырак, җырлырак иткǝн бɵек шагыйребез Г. Тукайның тууына 125 ел тулды. Быелгы 2011нче ел «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасы тарафыннан Тукай елы дип игълан ителде.

  2. Менǝ шундый кояшлы яз кɵннǝренең берсендǝ 1886нчы елның 26 апрелендǝ халык җырчысы Г. Тукай дɵньяга килгǝн. Без монда бʏген халкыбызның бɵек улына ʏзебезнең ихтирамыбызны, мǝхǝббǝтебезне белдерергǝ җыелдык.

«Туган тел» кɵе (татар халык кɵе, фрагмент яңгырый).

  1. Нинды таныш моңлы кɵй бу?

Тукай җыры «Туган тел».

Истǝн бер дǝ чыкмый торган

Халык кɵе «Туган тел».


  1. Тукайдан соң нинди генǝ җырлар дɵньяга килмǝгǝн. Алар хǝзер меңлǝп. Шуларның берсе:

З. Хǝбибуллин музыкасы, Г. Тукай сʏзлǝре «Иртǝ» (тǝрбиячелǝр башкара)

Иртǝ. Дɵнья җанлана, Яктыра кала. Урамнар,

Мǝшрикъ ягы аллана, Кырлар, якын урманнар,

Кояш чыгып, нурлары Таулар, баглар, бакчалар

Тɵшеп җиргǝ ялгана. Нурга гарык булганнар.

Торды халык, уянды,

Шау-шу hǝрбер тɵшлǝрдǝ,

Кɵтʏ-кɵтʏ менмǝктǝ

Кʏккǝ җитез кошлар да.


  1. Тукай - ɵлкǝннǝрнең дǝ, балаларның да яраткан шагыйре. Аның шигырьлǝре безне гомер буе озатып бара.

«Безнең гаилǝ» (бала башкара)

Əткǝй, ǝнкǝй, мин, апай, ǝби, бабай hǝм бер песи –

Безнең ɵйдǝ без җидǝʏ: безнең песи җиденчесе.

Бергǝ ашый, чǝй эчǝ, безнең лǝ бергǝ йоклый ул,

Хезмǝте дǝ бар: ɵйне тычкан явыздан саклый ул.

«Наша семья» (тǝрҗемǝ, рус баласы башкара)

Папа с мамой, баба с дедом, кошка, и сестра, и я –

Семь нас в доме, и седьмая – кошка славная моя.

Кошка с нами ест и пьет, с нами вместе спать идет.

И работа есть у кошки – дом от мышек стережет.


  1. Г. Тукайның иҗади эшлǝре 26 телгǝ тǝрҗемǝ ителгǝн. Ул ʏзе дǝ татар теле ʏз теленнǝн башка 4 тел белгǝн: рус теле, гарǝп, тɵркия теллǝре. Безнең бакчада бʏтǝн телдǝ сɵйлǝшкǝн балалар да Тукайның шигырьлǝрен яратып сɵйлилǝр.

«Гали белǝн кǝҗǝ» (рус баласы башкара)

Безнең Гали бигрǝк тату кǝҗǝ белǝн:

Менǝ кǝҗǝ карап тора тǝрǝзǝдǝн;

Гали аны чирǝм белǝн кунак итǝ, -

Кǝҗǝ рǝхмǝт укый: сакалын селкетǝ.


  1. Сɵекле Тукаебызны беркайчан да истǝн чыгармыйбыз. Без аның шигырьлǝрен яттан ɵйрǝнǝбез, аларны кɵйгǝ салып җырлыйбыз, сǝхнǝ ǝсǝрлǝре итеп уйныйбыз.

«Кызыклы шǝкерт» (биеп, сǝхнǝлǝштерʏ, ике бала башкара: бала hǝм Акбай)

- Əйдǝле, Акбай, ɵйрǝн син, арт аягың берлǝ тор;

Аума-аума, туп-туры тор, тɵз утыр, яхшы утыр!

- Ник газаплыйсың болай син, мин ǝле бик кечкенǝ;

Мин туганга тик ике айлап булыр йǝ ɵч кенǝ.

- Юк, кирǝкми, мин ɵйрǝнмим, минем уйныйсым килǝ;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килǝ.

- Ах, юлǝр маэмай! Тырыш яшьлǝй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белʏ уңайсыз ул!

«Бала белǝн кʏбǝлǝк» (2 кыз катнаша)

Бала: Кʏбǝлǝк:

Əйт ǝле, кʏбǝлǝк, Мин торам кырларда,

Сɵйлǝшик бергǝлǝп: Болында, урманда;

Бу кадǝр кʏп очып, Уйныймын, очамын,

Армыйсың син ничек? Якты кɵн булганда.

Ничек соң тормышың? Иркǝли hǝм сɵя кояшның яктысы:

Ничек кɵн кʏрмешең? Аш буладыр миңа чǝчǝклǝр хуш исе.

Сɵйлǝп бирче тезеп, Тик гомрем бик кыска:

Табаламсың ризык? Бары бер кɵн генǝ –

Бул яхшы, рǝнҗетмǝ

hǝм тимǝ син миңа.



  1. Тукайның балачагы авыр булса да, аның якты, кояшлы кɵннǝре дǝ булган. Сабыйдан ук аның кʏңеле матурлыкка омтылган. Бик яшьтǝн ʏк аның кʏңелендǝ туган җирен, аның гʏзǝл табигатен ярату хисе кабынган. Еллар ʏткǝн саен, бу мǝхǝббǝт кɵчǝя барып, Тукай йɵрǝгеннǝн шигырь булып ургыган.

- «Шʏрǝле» (ǝкияттǝн бер ɵзек – ǝни башкара)

- «Туган авыл» (җыр башкарыла)

Тау башына салынган дыр безнең авыл,

Бер чишмǝ бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тǝмен белǝм,

Шуңар кʏрǝ сɵям җаным-тǝнем белǝн.

Истǝн чыкмый монда минем кʏргǝннǝрем,

Шатлык белǝн уйнап гомер сɵргǝннǝрем,

Абый белǝн бергǝлǝшеп, кара җирне

Сука белǝн ертып-ертып йɵргǝннǝрем.

Бу дɵньяда, бǝлки, кʏп-кʏп эшлǝр кʏрем,

Билгесездер: кая ташлар бу тǝкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишлǝсǝм дǝ,

Хǝтеремдǝ мǝңге калыр туган җирем.

С. Сǝйдǝшев «Шʏрǝле» балетыннан музыка ишетелǝ. Шʏрǝле керǝ (кулында бʏрǝнǝ, бармаклары бʏǝрǝнǝгǝ кыстырылган).

Ш. Авырта, Былтыр кыстырды бармакларымны минем,

ʏлǝм, башка беркемне дǝ кетеклǝмǝмен димен!


  1. Шʏрǝле, кем гаепле? ʏзең. Син ʏзең явызлык эшлǝргǝ телǝгǝнсең, ǝ явызлыгың ʏзеңǝ тешкǝн.

Ш. Юк, юк, башкача начарлык эшлǝмǝм дип сʏз бирǝм. (Бʏрǝнǝсе килеп тешǝ).

Минем Тукай абый китапларын

Сезнең белǝн бергǝ укыйсым килǝ!

Китаптагы сорауларын

Сезгǝ бирǝсем килǝ!


  1. Рǝхим ит, Шʏрǝле дус!

Шʏрǝле:

- Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)

- Сыер ни ɵчен ята? (утырып тора алмаганга)

- Нǝкъ кеше кебек ʏзе,

Ə шулай да шаккаттыра.

«Былтыр кысты!» - дип кычкыра,

Туганнарын чакыра. Кем ул? (Шʏрǝле)

- Туннарга киендерǝ,

Җылыта, сɵендерǝ,

Тоягы аның ярык,

Исеме аның … (сарык)

Тукай абыйның нинди ǝкиǝтеннǝн ул?

- Ə белǝсезме Г. Тукайның иң яраткан уены нинди булган? («Ачык авыз», балалар уйныйлар «Ачык авыз» уенын)

Ш. Дусларым, сезнең белǝн бигрǝк кʏңелле, тик миңа урманга кайтырга вакыт җитте. Мине анда Шʏрǝле дусларым саклый. Ə менǝ бу бʏрǝнǝмне сезгǝ бʏлǝккǝ калдырам.

1. Сау бул, Шʏрǝле дус (бʏрǝнǝдǝ булган бʏлǝклǝрне балаларга тарата)

2. Сулар акса – ярлар калалар,

Яфрак коелса – ботаклары калалар.

Очкан кошның кала оясы

Кеше китсǝ – кала җыры.

Барча катнашкан олылар чыгалар. «Г. Тукайның «Туган теле»» (язучы Фирʏзǝ Гыйззǝтуллина)


  1. И туган тел, и матур тел,

Əткǝм-ǝнкǝмнең теле! –

Бу юлларны ишеткǝндǝ

Җырлый татар кʏңеле.


  1. Тʏзеп булмый, тыңлаганда

Шундый таныш бу кɵйне,

Кʏтǝрелǝ татар моңы,

Урап алып бар җирне.


  1. Татар гимны яңгырый бит,

Басып җырлыйк, ǝйдǝле!

Кʏрсеннǝр башка иллǝр дǝ

Безнең баш имǝгǝнне!


  1. Тотынышып кулны-кулга,

Кɵйли бар татар халкы.

Яшǝʏ ɵчен алмаячак

Бездǝн беркем дǝ хакны!


  1. Чɵнки җыр – моң исǝн булса,

Халык ʏлемсез була.

Ə Тукайның «Туган теле»



Моны дǝлиллǝп тора.

Барысы да басып «Туган телне» җырлыйлар.

  1. Рǝхмǝт сиңа, бɵек Тукаебыз. Без сине яратабыз, зурлыйбыз. Синең шигырьлǝреңне, ǝкиятлǝреңне укып, яшǝргǝ ɵйрǝнǝбез.




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет