Яңа Нәдер урта мәктәбе Безне туплап мәңгелеккә илтсен, татар дигән гомум бер исем!



Дата09.07.2016
өлшемі55 Kb.
#186438
Яңа Нәдер урта мәктәбе

Безне туплап мәңгелеккә илтсен , татар дигән гомум бер исем!

Төзеделәр һәм үткәрделәр

башлангыч сыйныф укытучылар:

Миннебаева Л.Х.,Галимбекова Г.Т.,

Гарифуллина А.Г

2010ел


Тема: Халык санын исәпкә алу кысаларында “Безне туплап мәңгелеккә илтсен, Татар дигән гомум бер исем!”

Максат: 1) халык санын исәпкә алу (җанисәп) белән таныштыру; 2) үз милләтеңә, үз телеңә карата мәхәббәт тәрбияләү, горурлык хисе уяту.


Дәрес барышы:
“Ватан китәр, сөт калыр,”- ди халык.Татар һәрвакыт татар булып кала бирде. Чыннан да, ана сөте белән бирелгән көч милләтебезгә лаеклы рәвештә зур сынаулар аша үтәрдәй көч биргән. Татарлар бөгелмәгән дә, сыгылмаган да.

Укучылар! Без дә сезнең белән шушы бөек халыкның дәвамчылары. Тукай, Җәлил, Сәйдәшев, Исхакый, Фәхретдиннәре, Сөембикә, Сара, Фәүзияләре булган халык югалмас. Сезнең ишеткәнегез бардыр “Халык санын исәпкә алу” дигән сүзләрне. Бу бик зур мәгънәгә һәм әһәмияткә ия булган чара. Чөнки һәрбер халык бүгенге халәтен һәм илдә тоткан урынын белергә тиеш. Шуның өчен дә шушы чара үткәрелә инде.

2002 нче елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләрендә татарларның сан ягыннан икенче урында торганлыгы билгеле булды. Димәк, без бербөтен бүленмәс милләт икәнебезне, тарихи хәтер белән сугарылган милли горурлык хисебез барлыгын расладык.

Безнең телебез, моңыбыз, милли хәзинәләребез сакланган. Татарлар гореф-гадәтләрен, җырларын саклап, башка милләтләргә үрнәк булырлык яшәү мисалы тудыра алдылар.Татарның 3 мең еллык тарихы бар. Киләчәктә дә без үзебезне татар итеп таныта алсак, бу мөһим чарага битараф булмасак – милләтебезне, телебезне саклап калырга ярдәм итәчәкбез. Ә бүгенге көндә бу бик тә әһәмиятле проблемаларның берсе. Татарлар кайда гына булсалар да сынатмадылар, сынмадылар, сыгылмадылар. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең Америка, Финляндия, Кытай, Австралиядә дә татар булып калулары моның ачык мисалы. Алар татарның бөеклеген тагын бер тапкыр раслыйлар. Тик безгә, һич кенә дә тынычланып ятарга ярамый. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да күпме татар яшьләре эчкечелек, наркомания чирләре белән юкка чыга. Катнаш никахлар да татарның санын арттырмый, ә киметә генә.

Укучылар! Сезнең алда якты, матур киләчәк булсын өчен бүгеннән үк бердәм, тату яшәү девизын алга куярга кирәк. Ә сездән моның өчен тырышып уку, инсафлы, тәрбияле, милли рухтагы балалар булуыгыз сорала. Шул вакытта гына сез милләтебезгә файдалы күп эш башкара алачаксыз.

Без - татарлар! Шушы исем белән Җирдә яшәү - үзе бер бәхет.



Ә хәзер сезнең белән үзебез өйрәнгән Л.Батыр- Болгари көенә иҗат ителгән “Мин бит татар малае!” җырын башкарыйк әле.
Йомгаклау.




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет