Хисап-сайлау җыелышларында максатчан эшлиләр



Дата14.07.2016
өлшемі22.22 Kb.
#198747
Теләче район

“Теләче”
Хисап-сайлау җыелышларында максатчан эшлиләр
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап-сайлау җыелышларының беренчесе узган шимбәдә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә булып үтте. Бу көнне ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин хезмәттәшләре алдында хисап тотты.

2012 елда ширкәтнең акча кереме 42 млн. 542 мең сум тәшкил итә. Бер эшчегә күчереп исәпләгәндә 552 мең, бер гектар сөрүлек җиренә 11 мең сум тәшкил итә. Узган ел “Игенче” ширкәте игенчелектән 8 млн. 90 мең сум (барлык керемнәрнең 19% ы), терлекчелектән 34 млн.366 мең сум (81% ы) керем алган. Хәзерге бәяләр белән 71 млн. 221 мең сумлык продукция җитештерелгән. Терлекчелек тармагында рентабеллек 0,3, игенчелектә 50,4% тәшкил итә.

Ширкәттә 10 млн. 122 сум хезмәт хакы хисапланган.Узган елгы белән чагыштырганда үсеш 144%. Бер кешегә уртача айлык хезмәт хакы 10955 сум туры килә. Сыер савучыларга уртача 13811 сум, бозау тәрбияләүчеләргә 9612 сум, механизаторларга 9689 сум хезмәт хакы түләнгән. Хезмәт хакы түләүдә тоткарлыклар юк, айныкы-айга түләнеп бара. Җитәкче әйтеп узганча, хисапланган хезмәт хакы салымнар белән акча кеременең 29 % ын тәшкил иткән. Продукциянең үзкыйммәтен киметеп, мул һәм сыйфатлы итеп җитештергәндә бу күрсәткечне 24-25% ка гына калдырып булыр иде. Ширкәт киңәшчесе Дамир Каюмов тарафыннан авыл хезмәтчәннәренә әнә шундый бурыч куелды да инде. Ләкин түләнеп килә торган хезмәт хакын киметү исәбенә түгел. Аннары, тәҗрибәле җитәкчене, җир галимен төрле сәбәпләр белән савым сыерларын бракка чыгарып иткә озату мәсьәләсе дә нык брчый. Бу уңайдан ул Казаклар фермасы җитәкчелегенә, зооветеринария белгечләренә җитди таләпләр куйды. Хуҗалык икътисадын артка тәгәрәтүче әлегедәй тискәре мисаллар Дамир Каюм улы тарафыннан күпләп китерелмәсә дә, алар бар. Гәрчә ширкәт игенчелек, терлекчелек өлкәсендә тотрыклы хезмәт белән яшәсә дә. Моны кырчылыкта ирешкән уңышлары өчен бирелгән беренче дәрәҗә диплом да раслый. Бу ширкәт сөт җитештерүдә дә лидерлык позициясен айдан-айга саклап килә. Мәсәлән, узган ел ширкәт уңганнары 17230 центнер сөт җитештереп, шуның 1506 центнерын 3,87 % майлылык белән дәүләткә сата алганнар. Шунысы куанычлы, барлык сөт югары сыйфат белән сатылган. Уртача бер сыерга 4308 килогрмм сөт савылган. Сөт савудан хуҗалык кассасына 19 млн. 858 мең сум акча кергән.


  • Керемнәргә карата чыгымнар да юк түгел. Мәсәлән, бозау үлеменнән генә 342 мең сум акча югалтканбыз. Төрле сәбәпләр белән савым сыерларын иткә җибәрү дә, аз прдуктлы таналар тәрбияләү дә беребезне дә бизәми. Шуңа күрә барлык таләпләрне дә төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарганда күбрәк табыш алырга мөмкинлек бар. Чәчү вакытында да, урып-җыюда да читтән ярдәм алмыйча бары үз көчебез һәм зур оешканлык белән башкарып чыгарга язсын, – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшәләренә Дамир Каюмов.

Хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашты. Район башлыгы ширкәт эшчәнлегенә үзенең уңай бәясен бирде. Шулай ук аның тарафыннан җитешсез яклар да күрсәтелде. Моннан тыш, ул ел дәвамында авыр һәм тынгысыз хезмәттәге авыл хезмәтчәннәрен тәбрикләде, аларга Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Алар механизатор Басыйр Ситдыйков белән савымчы Франгизә Нуруллина (рәсемдә). Ә акчалата премияләрне хезмәтчәннәренә ширкәт җиитәкчесе Рафис Яхин тапшырды. Хисап җыелышы кала артистларының бәйрәм концерты белән башланды һәм төгәлләнде.


Фәнил Нигъмәтҗанов

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет