Ходай биргђнгђ шљкер Шулай, шагыйрь әйтмешли, «гомер агымы судай ага, кага безне алга таба»



Дата09.07.2016
өлшемі91.97 Kb.
Ходай биргђнгђ шљкер
Шулай, шагыйрь әйтмешли, «гомер агымы судай ага, кага безне алга таба».

Алга барабыз, «Алга, коммунизмга!» дигђн лозунглар алып ташланса да. Хә­зер коммунизмдагыча, бөтен нәрсә бар кибетләрдә, аллага шөкер, бернинди талунсыз аракыны кер дә ал, кирђк икән ваннага тутырып юын, кәнфит-прәннек, әллә ниткән ананаслар, бананнар да ту­лып ята, витриналарга карасаң, күзләр камаша. Ул колбасалар белән магазин суыткычлары тулган. Бер сатучы сер итеп кенә әйтте, шуларның тышларын юып интегәләр икән, бахырлар, ята-ята өсте ямьсезләнә, ди. Менә бит нинди муллыкка ирештек. Элек бит боларның барысы да дефицит товар санала иде, чират торып талунга да бик эләкми иде әле. Ә хәзер — рәхим ит, күпме кирәк шулкадәр ал. Коммунизмда яшәмибез дип кем әйтә ала? Коммунистлар­ның күрәзәчелегенә шаклар катарлык, тора-тора гаҗәпләнәм. Коммунизм төшенчәсенә шундый хәйләкәр мәгънә салганнар, кайсы чор өчен дә һәм һәр категория халык өчен дә кулланып була аны. Хәтерем ялгышмаса, безгә комму­низмда бөтен нәрсә җитеш, муллык бу­лыр, акча бупмәс, һәркем сәләтенчә эшләр, хаҗәтенчә алыр, дип өйрәтте­ләр. Эшчегә әлеге «коммунизм»нан ни тия? һәркем әйтер: «Сәләтенчә эшләр, акчасы булмас». Ә байлар өчен — «хаҗәтенчә алырлар, бөтен нәрсә җитеш, муллык булыр». Акчасызларга да һич борчылырга кирәк түгел. Чөнки апардан да бай кеше юк. Шул хакта Та­тарстан радио-телевидениесе көн саен сөйләп тора, тыңламаган, күрмәгәннәр урам тутырып язылган «халыклар дуслы­гы — иң зур бәйлыгыбыз»ны укысыннар. Ипи, сөт, бәрәңге бар, дип ходайның биргәненә шљкер итеп тик ятсыннар. Безгә тагын ни кирђк? Тормышыбыз то­таш бәйрәмгә әйлђнеп бетте бит инде.

Әле соңгы айларда үткәрелгән бәйрәм­нәрнең исемнәрен барлап утырдым ки­чә. Тәки очына чыга алмадым, бутал­дым. Таракан узышы гына юк иде, бугай. Язган булса, анысын да күрербез әле, кайсыдыр илдә уздырганнар, ди, газета­дан укыдым. Ә безнең шәһәр һәр яңалыкны элеп кенә ала ул, «знай наших!» Тиздән, менә, халыкара футбол ярышлары карап ләззәтләнербез.

Әйткәнемчә, коммунизмда яшәгәч, акча проблемасы юк. Теге, социализм чорында алып калган телевизорлары исәннәр өчен әйтүем. Шул тартманы кушып куясыћ, и рәхәтләнеп дөньяның әллә кайсы почмагындагы та­машаны карыйсың, бернинди акча кирәк түгел. Чагыштыру өчендер инде, соңгы вакыт «Зорро» дигән әмрикәнский кино күрсәтә башладылар, теге «самодур» комендант яшәгән чорда ничек бәйрәм иткәннәр дә, без ничек итәбез, янәсе.

Ну, бу телевизионщикларны, каш ясыйм дип күз чыгару уе белән күрсәт­кәннәр инде әллә әлеге фильмны. За­маналар үзгәреп, кыйммәтләр алышы­нып беткәнен юри сизмәгәнгә салышса­лар гына инде.

Менә шул фильмнан соңдыр инде, бүгенге заманның вагыннан башлап эре предприятие җитәкчесенә кадәр һәр­кайсы үзен «комендант» итеп тоя башла­ды.

Беркөнне бик борчулы кыяфәттә күршем килеп керде. Шул «Зорро»ның ничәнчедер сериясен күрсәтәләр иде.

— Күрсәтәләр инде шунда теләсә-нинди фильмны, кеше котыртып. Аны кем ничек кабул итә — беркемнең эше юк. Хәзер күпләр шул коменданттан үрнәк алып яши башлады. Болай да ни кыланганнарын белмиләр иде, бу кино­ны карагач бигрәк азындылар, — дип ачулана да башлады. Баксаң, кичә генә алар гаиләләре белән шундый бер “ко-мендант”ка тарыганнар икән. Эш менђ ничек булган.

Болар гаиләләре белән бакчаларына барырга чыкканнар, юл уңаеннан бакча өчен түләргә дип БСИга, бухгалтериягә кергәннәр. Шуннан Сарман юлындагы ДАИ постына чыгарга борылгач кына, кечкенә кызлары «кечкенә йомышы» барлыгын әйткән. ДАИ каршында кыз чүгәләтеп булмый бит инде (аллам сакласын, я штраф салырлар), әтиләре ма­шинаны турыга, КБКга илтүче юлга чы­гарган да, профилакторий алдындагы киң мәйданчыкта борылмакчы булган. Тик борыла алмаган, артына, бер адым артка чигенер мөмкинлек калдырмыйча, микроавтобус килеп туктаган. Аннан исә, кечерәк кенә буйлы, күзе-башы тонган берәү чыгып аты-юлы белән сүгенә-сүгенә әтиләренә кычкыра башлаган. Автобустан тагын әзмәвердәй бер ир кеше дә чыгып баскач, танышым да, ире өчен борчылып болар янына чыккан: «Кем белән сөйләшәбез?» — дип сорарга өлгермђгђн, теге җеннең ерак бабасын хә­терләткән кечкенә буйлысы, хатынны этә-этә: «Кит моннан, бар утыр », — дип инде хатынга кычкыра башлаган. Аның дәгъвасы: «Ник син монда килдең, ни­шләп КБК юлына чыктың, киттек ДАИгә» һәм урысча әнисен искә тошерүче «ма­тур» сүз тезмәләреннән, кул болгаулар­дан гыйбарәт булган. Гаилә башлыгы эш­нең нидәпеген аңлатырга тырыша икән, ә моның үз туксаны-туксан, ди: «Әйдә, ДАИга!» Ә кечкенә кыз, бу абыйдан башта куркып калса да, трусигын юешлђтүдђн

тагын да ныграк куркып булса кирәк, мыштым гына чыгып, юлның икенче ягындагы тукталыш корылмасы артында «эшен» бетерергә йөгергән. Ул килүгә теге абый да, ђллђ «матур» сүз запасы бетеп киткђн, «кара аны, тагынг бу территори­ягә киләсе булма, юкса...», — дип соңгы мђртђбђ сњгенеп автобусына кереп киткђн. Авызыннан хәмер исе килеп торган, чәче-башы тузган бу кешене ханым соңын­нан гына таныган. Ул — респуб­лика һәм шәһәр Советларыныћ элеккеге чакырылышлардагы халык депу­таты, КБК директоры Титов була. Таны­шым аны «Зорро»дагы коммендант про­тотибы кебек кабул иткән. Мин алай әйтә алмыйм. Чөнки ул комендант һәр­чак чиста-пөхтә киенеп йөри, сөйләшүе дә әдәпле, кыскасы, кылган гамәлләре­нә кыяфәте туры килеп бетми. Ә гому­мән алганда, безнең көннәр «комен­дант”лары буа буарлык. «Мөстәкыйль» Татарстаныбызда тәмам мөстәкыйльлек­кә өйрәнеп беттеләр: үзпәре идарә ит­кән коллективны хезмәт хаклары һәм кыскартулар белән «тәртәдән чыкма­ска» бик шәп өйрәттеләр. Ул гына аз икән, инде танышым сөйләгәннәрдән күренгәнчә, койма белән әйләндереп алынган предприятиегә 1 км.дан да якынрак килмәскә өйрәтә башлаганнар. Инде шул предприятие өстендәге һава­ны ничек итеп чит кешеләргә сулатма­ска, дип баш ваталар, ди.

Ә фильмдагы иң кирәк чакта пайда булучы Зорро прототибына килгәндә, юк ул бездә, булуы дә мөмкин түгел. Монысы инде безнең җитәкчеләрнең акыллы милли сәясәте нәтиќәсе: кылыч болгап тамак туйдырып булмый, квартирлы, гаражлы, коттеджлы да...

Аннан килеп, безнең халыкның пси­хологиясе шундый, аңа тигезлек идеясе сеңдерелгән: сул ягына сугып җибәрсә­ләр ул җәһәт кенә уңын китереп куя — тигез тљшсен. Шуңа күрә дђ ул шатлана-шатлана бүгенге «коммунизм»да яши, кыскасы, ходайның биргәненә шөкер итә белђ.



Ф.ФӘРРАХОВА 28.09.1995 ел


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2020
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет