Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгълүмат-методик үзәге”муниципаль учреждениесы мббу “Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе”



бет1/3
Дата07.07.2016
өлшемі446.97 Kb.
#183054
  1   2   3
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгълүмат-методик үзәге”муниципаль учреждениесы

МББУ “Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе”

Мәктәп китапханәсе – белем хәзинәсе





Мамадыш - 2012

Кереш

Китапханә ул – мәктәп терәге. Мәктәп белем йорты. Ә белем белән китап аерылгысыз. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Дәрестә шөгыльләнеп кенә укымышлы булып булмый. Белемнең күп өлешен кеше индивидуаль рәвештә китаплардан укып туплый. Китапка, әдәбиятка мәхәббәтне белемгә омтылуны тәрбияләүдэ китапханәчеләрнең роле әйтеп бетергесез зур.

Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Һәр китап үзе бер тарих, тормыш чагылышы. Китапханә үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хыял-өметләрен, дөньяга карашын, яшәү рәвешен - барысын да җыйнаган. Китап - безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә.

Китапсыз узган гомерне мәгънәсез тормыш диләр. Бу аңлашыла, чөнки китап һәркемнең якын юлдашы, киңәшчесе булырга тиеш. Ул кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, аңа дөньяны танып белергә булыша. Үз-үзеңне тәрбияләү, индивидуаль рухи тормыш китаптан башлана. Китап һәр баланың дустына, тәрбиячесенә һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның бөтен гомере буена рухи ихтыяҗга әйләнмәсә, үсмерлек елларында аның күңеле буш була, уйламаганда ул каяндыр килеп чыккан начарлык белән тула. Шушы максаттан, китапка мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән Дүсмәт урта мәктәбе китапханәсендә уку елы дәвамында эш алып барыла. Узган 2010/2011 нчы уку елында китапханә тарафыннан 82 укучыга, барлык укытучы-тәрбиячегә даими хезмәт күрсәтелде. Уку-укыту процессы тиешле һәм кирәкле барлык дәреслекләр, китаплар белән тәэмин ителде. Китапханәгә кайтарылган яңа китаплар вакытында эшкәртелеп, фондка урнаштырылды, укучыларга өләшенде. Китапханәдә һәр ай башында истәлекле даталар, юбилейлар планы эшләнә. Шуннан чыгып һәр язучы юбилярга китап күргәзмәсе эшләнә. Кыскасы, бер генә истәлекле дата да билгеләп үтәлмичә калынмый. Ел дәвамында эшләп торучы профориентация почмагындагы мәгълүматлар белән өлкән класс укучылары кызыксына.

Яшь үзенчәлекләрен искә алып, китапханәдә төрле кичәләр, викториналар, әдәби-музыкаль кичәләр, заманча уеннар, очрашулар үткәрелә һәр уку елы азагында “Иң күп китап укучылар бенефисы” уздырыла. Тагын, "Китап киңәшчең синең", "Үз муллыгы белән көзләр килә", "Әниләр бәйрәме", "Тукай тәлгәшләре", "Слабое звено", Герой шагыйрь Муса Жәлилгә багышланган викторина һэм башка чаралар уткәрелә.

Төрле темага китап күргәзмәләре, стендлар төзелә:

Мамадышым – алтын бишегем. Туган илем – Идел йорт. Татарстан -минем республикам . Казаным – шигъри азаным. Табигать – тиңсез хәзинә.Куда пойти учиться. Күренекле шәхесләребез. Безнең календарь.Безгә яңа китаплар кайтты. Халкыбызнын күңел хәзинәсе. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл. Белем алыйм дисәң ничаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!Сак йөрегез юлларда.

Кичәләрдә дә балаларга китап укуның әһәмиятен аңлату, китапка карата кызыксыну, укырга теләк уяту, балаларның уйлау , фикерләү сәләтен үстерү максат итеп куя. Кичә барышында балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алалар, төрле уеннарда катнашып, уйлау , фикерләү сәләтен үстерәләр.

Мәктәп китапханәсендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Зур, якты уку залы бар. Китапханәбез бай: 9663 данә матур әдәбият, 2305 данә дәреслек бар, 11төрдә газета-журналлар алабыз:- “Нократ”, “Мәгърифәт”,”Мәгариф”,”Сабантуй”,

”Вестник РТ”,”Вестник РФ”,”Татарстан” ,“Ватаным Татарстан”, “Туганайлар “Ялкын”,”Безнең спорт”.

Белем байлыгын арттыру өчен сирәк табып була борган 50дән артык төрдә энциклопедия-справочникларыбыз бар. Олимпиадага, БДИ-га әзерләнү өчен өстәмә материаллар һәр фән буенча тупланган. Уку залында әзерләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Укучыларга, укытучыларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Китапханә ишекләре һәрвакыт ачык.




Күп китап укучылар бенефисы

( 7 – 11 сыйныф укучылары өчен кичә )

Максат : укучыларны мәктәпнең иң күп китап укучылары белән таныштыру, укучыларда китап тарихы белән кызыксыну уяту, матур әдәбият кеше тормышында зур роль уйнавын аңлату, әхлак тәрбиясе бирү, укучыларны китап укуга тарту.

Җиһазлау: экран, компьютер, китаплар күргәзмәсе

Китапханәче. Укучылар, без бүген мәктәбебезнең иң күп китап укучыларын кунакка чакырдык . ( Китапханәче укучыларның уку елында китап укуларына анализ ясый, “Иң күп китап укучылар”, иң әз китап укучылар, иң яхшы дәреслек тотучылар , иң начар дәреслек тотучыларны билгеләп үтә.) Кунакларыбызга сүз биргәнче иң беренче китап тарихы , китаплар, китапханәләр турында сөйләшеп алыйк әле., ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китап - кешенең хәтере, юлдашы,киңәшчесе,теле. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Укучы. Беренче кулъязма китаплар моннан кырык мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, сөяккә , төрле тукымаларга , балчыктан ясалган тактачыкларга хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнә торган пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. Папирус – тропик илләрдә үсә торган шул исемдәге камышлы үсемлектән ясалган язу материалы.

Россиядә китап басу эшен 1564 нче елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән. Ә хәреф җыю юлы белән нәшер ителгән татарча китап тарихы 1722 елдан исәпләнә. Ул - фарсы походы вакытында корабта урнашкан хәрби басмаханәдә гарәп хәрефләре белән нәшер ителгән Петр I “Манифесты”.

Ә Павел I нең татарларга үз басмаханәләрен булдырырга рөхсәт биргән фәрманы нигезендә, 1801нче елда Казанда , отставкадагы татар поручигы Габделгазиз Бурнашев татар китаплары нәшер итә башлый. 1905 елның 17 октябрендә игълан ителгән патша Манифесты татарча китаплар нәшер итү өчен дә киң мөмкинлекләр ача. Бу чорда елына 500 дән артык татар китабы басыла, аларның тиражы өч миллионнан да артып китә. Бу бүген нәшер ителә торган татарча китаплардан берничә мәртәбәгә артыграк.

Ә хәзер кайсыбер китапларга тукталып китик. Казанга республикабызның “Яаңарыш” фонды заказы бунча эшләнгән дөньядагы иң зур Коръән китабы кайтарылды һәм Колшәриф мәчетенә урнаштырылды. Италиянең “Реверра ЛТД” компаниясе тарафыннан эшләнгән 623 битле 1,5 * 2 м үлчәмендәге әлеге изге китапның авырлыгы 800 килограмм. Коръән битләре Шотландия кәгазеннән ясалган. Тышлыгы малахит,фионит, кызыл яшма, фирүзә, авантюрин, аметист, циркон, бохар ташы, топаз кебек затлы минераллар белән бизәлгән.

Әлеге Коръән китабы 2012 елның маенда изге Болгарга китәчәк, ул анда Идел буе болгарлары тарафыннан 922 елда Исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.

Дөньяда иң кыммәтле һәм иң авыр китап – “Изге Иоанн хакыйкате”.Ул Швецария акчасы белән ике мең франк бәяләнә.Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. Йөз илле битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән.Китапның форматы – 75 * 64.

Дөньяда иң зур китапханә _ Россия дәүләт китапханәсе.Аның шүрлекләрендә егерме ике миллионнан артык китап бар.Аларны тезеп кую өчен дә ун километрдан артык озынлыкта киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә Һиндстанның Амритсар шәһәрендә.Кыммәтле мәрмәрдән салынган,бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана . Менә безнең республикада хәзер 1630 лап китапханә эшли.

Укучы. Ә безнең мәктәп китапханәсендә 9600 нән артык матур әдәбият китабы бар.

Матур әдәбият кеше тормышында нинди роль уйный соң? Ул иң беренче чиратта, әхлак тәрбиясе бирә. Бер яктан, әдәби әсәр кешене эш-гамәлләрендә сурәтли, аларга автор бәясен гәүдәләндерә, икенче яктан, әдәбият һәрвакыт яхшылыкка омтыла. Явызлыкны кире кагып , ул җәмгыятьне, аерым шәхесне чистарынырга чакыра, миһербанлы, игътибарлы, гуманлы булырга өнди. Әдәби әсәрләр башкаларның рухи халәтләрен, кайгы хәсрәтләрен аңларга өйрәтә. Кешене кеше итә торган , мәгънәле итә торган аеруча мөһим сыйфатлар бар. Кешенең игелеклелек, шәфкатьлелек һәм гаделлелек сыйфатларына әхлак сыйфатлары диләр.

Әхлакның бу мөхим сыйфатлары матур әдәбият эчтәлегендә аеруча зур урын алып тора. Матур әдәбият шушы изге хисләрне саклап, башкалар тәҗрибәсендә кешеләрне тәрбияли.

Һәркем әхлаклы булса гына кешеләр тату яшиләр, ил тыныч яши.Шуңа күрә һәркемне әхлаклы итү – бөтен җәмгыятьнең төп бурычы. Матур әдәбиятның төп максаты да шуннан гыйбарәт.

Әдәбият тормышка әзерли. Әдәби әсәрдә без теге яки бу образ, , теге яки бу күренеш белән очрашабыз, чынбарлыкның , кеше психологиясенең күп төрле якларын бөтен катлаулыгында, каршылыклары белән күрәбез.

Әдәбият кешелек тарихы булып тора, Төрле буын язучылары безгә элекке дәверләрдә яшәгән кешеләрнең өмет хыялларын әйтеп калдырганнар. Хәзергеләре исә киләчәк буынга язып калдыралар. Шулай итеп әдәбият аша бер буыннан икенче буынга рухи васыять тапшырыла.

Әдәбият эстетик тәрбия бирә. Ул кеше йөрәгендәге хис-тойгыларны хәрәкәткә китерә, гүзәл күренешләргә соклану, ләззәтләнү уята , матурлыкка якынайта, гүзәллекне, матурлыкны ямьсезлектән, шыксызлыктан, югары хисләрне түбәннәреннән аерырга өйрәтә.

Әдәбият хыялларга юл ача. Әдәбият кешене фикер йөртергә өйрәтә.Әдәби әсәрләр аша кешенең акылы үсә, интеллекты байый .Әдәбият язма һәм сөйләм телен үстерә.



Китапханәче. Хәзер сүзне кунакларыбызга - иң күп китап укучыларыбызга бирәбез.

Укучы. Мин үзем шигырьләр укырга яратам һәм сезне дә үзем яратып укыган шигырьләр белән

таныштырасым килә. (“ Мамадыштан алган балкыш” исемле якташ шагыйрьләребезнең шигырьләреннән төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштыра.) Ә хәзер үзебезнең авылда туып үскән Вахит ага Галиевның “Мин авылга гашык” исемле беренче шигъри җыентыгына

озаграк тукталасым килә. Гомер-гомергә рухи һәм матди байлык,сафлык-пакьлек ,батырлык һәм матурлык чыганагы, яшәешебезнең төп терәге – алтын баганасы саналган авылга мәдхия җырлаучы бу китап, шәт, күпләгән күңелләргә илаһи нур өләшер, Туган ягыңны, аның эшчән-хисчән кешеләрен ихлас күңелдән яратырга рухландырыр. (“Мин авылга гашыйк “ шигырен яттан сөйли) .Вахит ага турында да сөйләмичә булдыра алмыйм (слайдлар күрсәтелә).

Гаҗәеп кызыклы , үзенчәлекле язмыш кешесе ул Вахит ага. 1927 елның 12гыйнварында Мамадыш районының Иске Комазан авылында урта хәлле игенче, балта остасы гаиләсендә биш баланың икенчесе булып дөньяга килгән малайга үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә .Әтисе Мөхәммәтвәлигә һәм Вагыйз абыйсына (атаклы җырчыбыз –Татарстанның халык артисты Мингол Галиевның әтисенә) ияреп, Тула өлкәсендәге шахталарда эшләгән һәм, Бөек Ватан сугышы башлангач , фашист самолетларының көчле уты астында, юлда мең азаплар күреп булса да, туган авылына әйләнеп кайта алган яшүсмернең рухи батырлыгы үзе генә дә ни тора?! Әнә шул рухи ныклыгы, туган ягына, сөйгәненә, якыннарына гомерлек мәхәббәте аңа бетмәс-төкәнмәс яшәү уты, иҗади ялкын бирә, һәртөрле кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Мәктәптә укыганда ук үзен иң сәләтле укучыларның берсе итеп таныта ул. Концерт –спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба әдәбият-сәнгатькә гашыйк егет. Үзенең оста уйнавы, садә шигырьләре белән күпләгән күңелләрне сөендерә.(Шигырь дигәннән , ул аларны бишенче сыйныфта укыганда ук яза башлый...)

Вахит ага Галиевның бүгенге көндә 10 җыентыгы бар. Мин сезгә аның бөтен җыентыкларын да укырга тәкъдим итәм.

Укучыга хөрмәтенә “Татар егетләре” биюе башкарыла..

Укучы. Мин үземнең чыгышымның исемен шагыйрә Клара Булатованың шигырь юллары :“...Бәхет шушы: укучылар кеше булып үссәләр” , дип атар идем. Әйе, яшь буынны югалтмау бүген татар халкы өчен бигрәк тә кирәк. Мин үзем китапларны кечкенәдән үк яратып укыдым. Башта шигырьләр, аннан соң әкиятләр ... Ә хәзер повестьлар, романнар укырга яратам. Китапларны күбрәк укыган саен андагы тискәре геройларның ачы язмышы күңелне тетрәндерә. Аларга :”Туктагыз! Нишлисез?! Харап буласыз бит ,- дип кычкырасы килә. Кечкенәдән үк тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү, наркотиклар куллануның ярамаган эш икәнлеген белеп үсәргә кирәк.Тайгак юлга кереп китсәң, аннан чыгулары бик авыр булачак. Иң беренче “ Ярамаган эшме, әллә җинаятьме ?”- китап күргәзмәсенең берничә китабы белән танышып китик әле.

-“Камышлы күл сагышы” авторы Вәлиәхмәтов Х. Бу китаптка кергән детектив очеркларның үзәгендә кискен һәм хәтәр хәлләрдә сыналган гыйбрәтле язмышлар алынган.

- “Төнге кунаклар” авторы М.Ханнанов – үзе төп профессиясе буенча тәҗрибәле юрист. Китапта ике әсәр. Әсәрнең беренчесе - яшүсмерләр тарафыннан бер җинаятьне ачу вакыйгасы тасвирлауга багышланган. Икенчесе - яшүсмерләр ничек тайгак юлга басканлыгы күрсәтелә.

Һәм Н.Акмаловның “Күгәрчен сөте”, “Кол”, “Үз урамым” китаплары. Нияз Акмалов – бу фани дөньяның кояш төшмәгән якларында мәш килгән гавамыннан да, кара малыннан да ак гавам, ак мал ясаучы ул , каләмен әле кояш, әле ай нурына манып язучы ул,”керләнеп беттем үзем, дөньяны пакълый алмадым” дип әйтеп калдырган Тукайның тугры варисы ул. Аның әсәрләре яшүсмерләр турында . Мин сезгә аның яшүсмерләрнең җинаятьче тырнагына ничек кабулары, аннан ычкынулары ничек авыр икәнлеген, безнең кебек вакытта бар ялтыраган әйбер “алтын” булып күренгәндә җинаятьченең чын йөзен күрүе бик авыр икәнлеген күрергә , хәзер дә , мәктәп бусагасыннан чыгып киткәч тә, һәр адымны уйлап атларга , теләсә нинди шикле кешеләргә иярмәскә кирәклеге турында искәртер өчен язган “Үз урамым” повестын укырга тәкъдим итәм.

Укучыга багышлап җыр җырлана.

Укучы. Китаплар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора.Ул дөнья шундый иркен, шундый күпкырлы. Анда әбиемнең әкиятләре дә , әнием алып кайтып биргән иң беренче төсле китаплар да керә. Бу дөньяга инде бер килеп кердеңме, аннан чыгармын, димә. Син бу могҗиза эченнән ипләп кенә һаман алга барасың. Укыган әсәрләрдәге геройларның язмышлары, яшәү рәвешләре аша дөньяны танып белергә өйрәнәсең. Алар күпме матур тойгылар уята, фикерләү сәләте үстерә. Гомумән, һәр китап, һәрбер әсәр нинди дә булса яңалык китерә, үзенчә дулкынландыра, тәрбияли. “Китап - бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре” ,- ди К.Насыйри. К.Насыйрины искә алгач, аның “Китаб әт-тәрбия” китабы турында әйтеп китәсем килә, чөнки ул бу китабында сәламәтлекнең кадерен белергә куша. Ә сәламәтлеккә нәрсәләр зыян китерә соң? (Укучыларның фикере тыңлана: спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану, дөрес тукланмау, начар экология). Бүгенге көндә Россиядә эчүчелектән ел саен дистә меңләгән кеше үлә. Иң аянычлысы: бу чир яшәргәннән яшәрә. (экранда аракының зарары турында мәкальләр күрсәтелә)


  • Аракы сүзне озайта, гомерне кыскарта.

  • Исерек акчасын гына эчм , акылын да эчә.

  • Исереккә диңгез тубыктан.

  • Аракы – гөнаһның анасы.

Аракы турында әйткәч, тәмәкенең зарары турында да әйтеп китмичә булмый. (экранда тәмәкенең зарары турында мәкальләр күрсәтелә)

  • Тәмәке гомерне җилгә очырыр.

  • Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр.

  • Тәмәке - начар гадәт, башлавы җиңел, ташлавы авыр.

Минем теләгем шул: аракы эчү, тәмәке тарту , наркотиклар куллану безнең яшьләргә кагылмыйча гына узса иде. Китап укыгыз. Китап – бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре , керфекләр кебек, күзне ачалар.

Китап – киңәшчең синең,

Дустың , ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Укучы хөрмәтенә бию башкарыла.



Китапханәче. Укучылар, без бүген мәктәбебезнең иң күп китап укучылары белән, китаплар тарихы, кеше тормышында аларның зур урын алып торуы турында сөйләштек .Һәр кеше дә зур тормышка аяк басканда китапка мөрәҗәгать итә. Китап аның өчен белем чыганагы, юлдашы булып тора. Сезгә, алдагы тормышыгызда, китаплар, киңәшчегез булыр дип ышанасы килә.

Ф.Яруллинның “ Китап “ шигырен сөли:

Китапларны укыдым мин киштә-киштә,

Алар миңа акыл бирде һәрбер эштә.

Киңәш сорап китапларга тотындым мин,

Сагышлардан китап сорап онытылдым мин.

Өйрәндем мин чит телләрне алар аша,

Өйрәндем мин чит илләрне алар аша,

Алар минем офыгымны киңәйттеләр,

Алар минем тормышымны җиңеләйттеләр.





Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә

( 1 – 7 сыйныф укучылары өчен әдәби кичә)

Максат: 1.Балаларга китап укуның әһәмиятен аңлату.

2.Китапка карата кызыксыну , укырга теләк уяту.

3.Балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.

Кичәнең барышы:

1.Китапханәче чыгышы..

2.Үзара көч сынашу, белемнәрне тикшерү.

3.Тапкырларны, зирәкләрне билгеләү.

1. Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган ,беренче китабыңны хәтерлисеңме син? Әниең , я әбиең укыган әлеге китап, я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Һ.Такташ, Х.Туфан әсәредер.,Ш.Галиевның "Шәвәлие"булырга да мөмкин.Ләкин, кайсы гына авторның ,нинди генә китабын укысаң да, ул сине игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтте.

Китаплар алар-буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап ул - игелекле дус, киңәшче сердәш тә. Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала. Аның байлыгы киләсе буыннарга да кала.

Безнең татар халкында "Китапсыз өй тәрәзәсез бүлмә” дигән мәкаль бар.Чыннан да китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыган саен сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киәңәер. Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак ,чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга ,үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.

Хәзерге вакытта балаларның китапханәләргә даими йөрүен , китап укуын дәвам итү күп кенә катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Балалар китап укырга яратмый.Үзем китапханәдә эшләүче кеше буларак бу проблема белән якыннан таныш һәм бик борчылам.

Ни өчен балалар китап укырга яратмыйлар соң? Чөнки заманалар алга барган саен, безнең тормыш көнкүрешебез дә яхшыра. Күңел ачу урыннарының ниндиләре генә юк. Ун еллар элек балалар телевизор яныннан китми, шуңа китап кулар кимеде, дип әйтә идек Ә хәзер инде видеолар, компьютерлар барлыкка килде. Алар кирәк түгел дип әйтмим. Карасыннар, уйнасыннар, ләкин китапларны да онытмасагыз иде.Көннәр буе русча фильмнар карап утырып үзебезнең татар халкына гына хас булган матур-матур йолаларны, бәйрәмнәрне, берсеннән-берсе остарак рәссамнарыбызны, шагыйрьләребез, язучыларыбызның иҗатын, халкыбызның моңлы җырларын, күмәк уеннарын оныта баралар бит.

Еллар узган саен кешеләр күңелендәге миһербанлык, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары кими бара .Ир-атлар, хәтта хатын-кызлар да эч пошкан саен, берәр эше килеп чыкмаса аракыга, наркотикларга барып тотыну, шулар ярдәмендә күңелләрен күтәрү очраклары да еш очрый башлады.Күңел күтәрү өчен безнең матур китапларыбыз да бар бит. Китапларга мәхәббәт уятуны, аларны укуның нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлатуны иң беренче китап турындагы мәкальләрдән башларга кирәк дип уйлыйм мин.

Чөнки аларга бөтен кирәкле мәгънәләр дә салынган.

1.Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә.

2.Китап-белем чишмәсе.

3.Китапның белмәгәне юк.

3.Кояш чыкса – табигать яңара, китап укысаң – күңел агара.

4.Китап – якын сердәш , ялкаулык – яман килендәш.



Безнең мәктәп китапханәсе дә , авыл китапханәсе дә китапларга бай. Даими рәвештә ,ел дәвамында яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар күп алар арасында. Төрле яшьтәге кешеләр ,сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. .Димәк , һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлекләр бар.

КИТАПХАНӘ-һәркем чакырылган ,һәркем анда үзе эзли торган ризыкны табачак ачып куелган фикерләр өстәле ул-дигән А.И.Герцен.

Сез китапханәләргә йөрегез, китапларны яратыгыз, үзегездә булган мәхәббәтне башкалар күңеленә дә күчерә белегез..!



1.Озак уйлап тормыйча сорауларга җавап бирергә.

1)Убырлы карчыкның тору урыны.(Тавык тәпиендәге йорт)

2)Җәнлекләр җыелып яши торган йорт.(Төремкәй).

3)Патша хатыны булган саз хайваны.(Бака).

4)Аю белән бабай бүлешеп яшәгән яшелчә.(Шалкан).

5)Өч кызны әниләренең хәлен белергә чакыручы җәнлек.(Тиен).



2.Бу телеграммаларны кемнәр җибәргәнен белергә.

1).Коткарыгыз! Безне соры бүре ашый.("Бүре һәм җиде кәҗә бәтие"әкиятеннән кәҗә бәтиләре).

2).Бар да яхшы тәмамланды, бары койрыгым гына бәкедәябышып калды.(Төлке белән бүре әкиятеннән – бүре).

3).Урманда утын кисүче хүҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде.("Сертотмас үрдәк"әкиятеннән үрдәк.)

4).Сез бераз кызганыгыз мине, коткарыгыз и балалар, моннан ары үзегезгә, нәселегезгә тимәм.("Шүрәле әкиятеннән Шүрәле.).

5).Алтын тарагым белән чәчләремне үрәм дә, бәйрәмегезгә киләм.("Су анасы" әкиятеннән Су анасы.



3. Әкият укучыларны сынап карау.

1."Сертотмас үрдәк"әкиятендә нинди геройлар бар?

Санап чыгарга. (Үрдәк,йорт хуҗасы,эт,керпе,куян,аю, бүре,төлке).

2.Бу өзек нинди әкияттән ? Зур колаклы,бик иркә, бик кадерле кыз икән ул әнисенә...



("Куян кызы").

3.Бу өзек нинди кош турында бара? Төскә алар тавык төсле чуар, ә башлары аларның песи башына бик охшый, күзләре коточкыч зур булсалар да көндезләрен күрмиләр...



(Ябалак.)

4.Әкиятнең исемен әйт. Берсе ак ,берсе кара, үзләре гел сугышалар.("Чукмар белән Тукмар").



4. КРОССВОРД чишү.

1.Үзе сөйли, ә кешесе күренми. (Телефон.)

2.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (Яфрак.)

3.Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран.)

4.Килмәсәм - чакыралар,

Килсәм – качалар. (Яңгыр.)

5.Җир астында җиз бүкән. (Кишер.)

6.Сырлы-сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул. (Гармун.)

7.Тавышын ишетәм,

Үзен күрмим. (Кайтаваз.)

8.Аягын-башын кистем,

Корсагын тиштем,

Эченә өрдем, моңайганын күрдем. (Курай.



5.Табышмакларга җавап бирергә.

1.Озын идем - киселдем,

Юан идем – ярылдым,

Инде утка тарыдым. (Утын).

2.Башы тауда, аягы диңгездә. (Елга).

3.Кечкенә сары карт,

Кигән туны тугыз кат. (Суган).

4.Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәм ,авыртты димә. (Бал корты).

5.Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк. (Урындык).

6.Бәләкәй генә алан,

Биленә каеш буган. (Себерке).

6.Чираттагы көч сынашу – тапкыр җаваплар чишү.

1.Каз судан чыккач нишли? (Коры җиргә баса).

2.Ат улак янына ни өчен бара? (Улак үзе килмәгәнгә).

3.Кәҗә җидене тутыргач нишли? (Сигезгә чыга).

4.Урманга нәрсә белән баралар? (Юл белән).

5.Су кайда коры була? (Картада).

6.Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен).

7.Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, барлыгы ничә алма була? (Имәндә алма булмый).

8.Мәче нинди ишектән керә? (Ачык).



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет