Ходай биргђнгђ шљкер
Шулай, шагыйрь әйтмешли, «гомер агымы судай ага, кага безне алга таба».
Алга барабыз, «Алга, коммунизмга!» дигђн лозунглар алып ташланса да. Хәзер коммунизмдагыча, бөтен нәрсә бар кибетләрдә, аллага шөкер, бернинди талунсыз аракыны кер дә ал, кирђк икән ваннага тутырып юын, кәнфит-прәннек, әллә ниткән ананаслар, бананнар да тулып ята, витриналарга карасаң, күзләр камаша. Ул колбасалар белән магазин суыткычлары тулган. Бер сатучы сер итеп кенә әйтте, шуларның тышларын юып интегәләр икән, бахырлар, ята-ята өсте ямьсезләнә, ди. Менә бит нинди муллыкка ирештек. Элек бит боларның барысы да дефицит товар санала иде, чират торып талунга да бик эләкми иде әле. Ә хәзер — рәхим ит, күпме кирәк шулкадәр ал. Коммунизмда яшәмибез дип кем әйтә ала? Коммунистларның күрәзәчелегенә шаклар катарлык, тора-тора гаҗәпләнәм. Коммунизм төшенчәсенә шундый хәйләкәр мәгънә салганнар, кайсы чор өчен дә һәм һәр категория халык өчен дә кулланып була аны. Хәтерем ялгышмаса, безгә коммунизмда бөтен нәрсә җитеш, муллык булыр, акча бупмәс, һәркем сәләтенчә эшләр, хаҗәтенчә алыр, дип өйрәттеләр. Эшчегә әлеге «коммунизм»нан ни тия? һәркем әйтер: «Сәләтенчә эшләр, акчасы булмас». Ә байлар өчен — «хаҗәтенчә алырлар, бөтен нәрсә җитеш, муллык булыр». Акчасызларга да һич борчылырга кирәк түгел. Чөнки апардан да бай кеше юк. Шул хакта Татарстан радио-телевидениесе көн саен сөйләп тора, тыңламаган, күрмәгәннәр урам тутырып язылган «халыклар дуслыгы — иң зур бәйлыгыбыз»ны укысыннар. Ипи, сөт, бәрәңге бар, дип ходайның биргәненә шљкер итеп тик ятсыннар. Безгә тагын ни кирђк? Тормышыбыз тоташ бәйрәмгә әйлђнеп бетте бит инде.
Әле соңгы айларда үткәрелгән бәйрәмнәрнең исемнәрен барлап утырдым кичә. Тәки очына чыга алмадым, буталдым. Таракан узышы гына юк иде, бугай. Язган булса, анысын да күрербез әле, кайсыдыр илдә уздырганнар, ди, газетадан укыдым. Ә безнең шәһәр һәр яңалыкны элеп кенә ала ул, «знай наших!» Тиздән, менә, халыкара футбол ярышлары карап ләззәтләнербез.
Әйткәнемчә, коммунизмда яшәгәч, акча проблемасы юк. Теге, социализм чорында алып калган телевизорлары исәннәр өчен әйтүем. Шул тартманы кушып куясыћ, и рәхәтләнеп дөньяның әллә кайсы почмагындагы тамашаны карыйсың, бернинди акча кирәк түгел. Чагыштыру өчендер инде, соңгы вакыт «Зорро» дигән әмрикәнский кино күрсәтә башладылар, теге «самодур» комендант яшәгән чорда ничек бәйрәм иткәннәр дә, без ничек итәбез, янәсе.
Ну, бу телевизионщикларны, каш ясыйм дип күз чыгару уе белән күрсәткәннәр инде әллә әлеге фильмны. Заманалар үзгәреп, кыйммәтләр алышынып беткәнен юри сизмәгәнгә салышсалар гына инде.
Менә шул фильмнан соңдыр инде, бүгенге заманның вагыннан башлап эре предприятие җитәкчесенә кадәр һәркайсы үзен «комендант» итеп тоя башлады.
Беркөнне бик борчулы кыяфәттә күршем килеп керде. Шул «Зорро»ның ничәнчедер сериясен күрсәтәләр иде.
— Күрсәтәләр инде шунда теләсә-нинди фильмны, кеше котыртып. Аны кем ничек кабул итә — беркемнең эше юк. Хәзер күпләр шул коменданттан үрнәк алып яши башлады. Болай да ни кыланганнарын белмиләр иде, бу киноны карагач бигрәк азындылар, — дип ачулана да башлады. Баксаң, кичә генә алар гаиләләре белән шундый бер “ко-мендант”ка тарыганнар икән. Эш менђ ничек булган.
Болар гаиләләре белән бакчаларына барырга чыкканнар, юл уңаеннан бакча өчен түләргә дип БСИга, бухгалтериягә кергәннәр. Шуннан Сарман юлындагы ДАИ постына чыгарга борылгач кына, кечкенә кызлары «кечкенә йомышы» барлыгын әйткән. ДАИ каршында кыз чүгәләтеп булмый бит инде (аллам сакласын, я штраф салырлар), әтиләре машинаны турыга, КБКга илтүче юлга чыгарган да, профилакторий алдындагы киң мәйданчыкта борылмакчы булган. Тик борыла алмаган, артына, бер адым артка чигенер мөмкинлек калдырмыйча, микроавтобус килеп туктаган. Аннан исә, кечерәк кенә буйлы, күзе-башы тонган берәү чыгып аты-юлы белән сүгенә-сүгенә әтиләренә кычкыра башлаган. Автобустан тагын әзмәвердәй бер ир кеше дә чыгып баскач, танышым да, ире өчен борчылып болар янына чыккан: «Кем белән сөйләшәбез?» — дип сорарга өлгермђгђн, теге җеннең ерак бабасын хәтерләткән кечкенә буйлысы, хатынны этә-этә: «Кит моннан, бар утыр », — дип инде хатынга кычкыра башлаган. Аның дәгъвасы: «Ник син монда килдең, нишләп КБК юлына чыктың, киттек ДАИгә» һәм урысча әнисен искә тошерүче «матур» сүз тезмәләреннән, кул болгаулардан гыйбарәт булган. Гаилә башлыгы эшнең нидәпеген аңлатырга тырыша икән, ә моның үз туксаны-туксан, ди: «Әйдә, ДАИга!» Ә кечкенә кыз, бу абыйдан башта куркып калса да, трусигын юешлђтүдђн
тагын да ныграк куркып булса кирәк, мыштым гына чыгып, юлның икенче ягындагы тукталыш корылмасы артында «эшен» бетерергә йөгергән. Ул килүгә теге абый да, ђллђ «матур» сүз запасы бетеп киткђн, «кара аны, тагынг бу территориягә киләсе булма, юкса...», — дип соңгы мђртђбђ сњгенеп автобусына кереп киткђн. Авызыннан хәмер исе килеп торган, чәче-башы тузган бу кешене ханым соңыннан гына таныган. Ул — республика һәм шәһәр Советларыныћ элеккеге чакырылышлардагы халык депутаты, КБК директоры Титов була. Танышым аны «Зорро»дагы коммендант прототибы кебек кабул иткән. Мин алай әйтә алмыйм. Чөнки ул комендант һәрчак чиста-пөхтә киенеп йөри, сөйләшүе дә әдәпле, кыскасы, кылган гамәлләренә кыяфәте туры килеп бетми. Ә гомумән алганда, безнең көннәр «комендант”лары буа буарлык. «Мөстәкыйль» Татарстаныбызда тәмам мөстәкыйльлеккә өйрәнеп беттеләр: үзпәре идарә иткән коллективны хезмәт хаклары һәм кыскартулар белән «тәртәдән чыкмаска» бик шәп өйрәттеләр. Ул гына аз икән, инде танышым сөйләгәннәрдән күренгәнчә, койма белән әйләндереп алынган предприятиегә 1 км.дан да якынрак килмәскә өйрәтә башлаганнар. Инде шул предприятие өстендәге һаваны ничек итеп чит кешеләргә сулатмаска, дип баш ваталар, ди.
Ә фильмдагы иң кирәк чакта пайда булучы Зорро прототибына килгәндә, юк ул бездә, булуы дә мөмкин түгел. Монысы инде безнең җитәкчеләрнең акыллы милли сәясәте нәтиќәсе: кылыч болгап тамак туйдырып булмый, квартирлы, гаражлы, коттеджлы да...
Аннан килеп, безнең халыкның психологиясе шундый, аңа тигезлек идеясе сеңдерелгән: сул ягына сугып җибәрсәләр ул җәһәт кенә уңын китереп куя — тигез тљшсен. Шуңа күрә дђ ул шатлана-шатлана бүгенге «коммунизм»да яши, кыскасы, ходайның биргәненә шөкер итә белђ.
Ф.ФӘРРАХОВА 28.09.1995 ел
Достарыңызбен бөлісу: |