I. Әмирхан Еники − сугыш чоры хикәя-повестьлары белән танылып киткән язучы



бет1/2
Дата02.07.2016
өлшемі229.5 Kb.
#172588
  1   2


Әмирхан Еники әсәрләрендә

сугыш темасының бирелеше

Яр Чаллы


Эчтәлек

Кереш ................................................................................................................ .... 3

I. Әмирхан Еники − сугыш чоры хикәя-повестьлары

белән танылып киткән язучы. ........................................................................ 6

II. Әмирхан Еникинең хикәя-повестьларында сугыш темасының бирелеше.

1“Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре. ........................................... 9

2. Ватан азатлыгы өчен көрәштә резервта торучы гаскәрләр дә катнашуы.... 10

3.Язучының конкрет тормыш фактларына нигезләнгән әсәре. ........................ 13

4.“Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышның бирелеше.................................... 14

5. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ................................. 16

6.“ Тауларга карап” әсәрендә күтәрелгән проблемалар.................................... 18

7. Сугыш темасында символик образлар бирелеше........................................... 20

8. “Кунакчыл дошман” әсәрендә яшь солдат образы…………………………. 22

III. Әмирхан Еникинең сугыш темасына язылган повестьларының үзенчәлеге ............................................................................................................. 26

Йомгаклау............................................................................................................... 29

Кулланылган әдәбият........................................................................................... 38

Кереш

Илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын үткәрергә әзерләнә. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә ул иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана. Без, әдәбият укытучылары, бу авыр чор турындагы мәгълүматны укучыларыбызга тапшырырга тиеш. Сугышның авырлыгы, югалтулары, аянычлылыгы, дәһшәтлелеге турында күпме сөйләсәң дә аз булыр. Шуңа күрә без бу чор турында язылган төрле жанр, төрле язучыларыбызның әсәрләреннән файдаланырга тиешбез, чөнки Бөек Ватан сугышы еллары татар язучылары иҗатында зур сыналыш һәм җитлегү дәвере булды. Илебез һәм халкыбыз өстенә ябырылган мәрхәмәтсез фашизм белән көрәш безнең барлык материаль, физик һәм рухи көчләребезне гаять киеренке тарихи сынау алдына китереп бастырды. Сугыш, явызлык һәм вәхшәт белән аяусыз, канлы бәрелеш кырларына чыгып, илнең җиңеп чыгу тантанасы булып тарихка керде.

Ә. Еники дә, безнең күпләгән язучыларыбыз шикелле, фронтка китте һәм, солдат булып, чигенү хурлыгын да, һөҗүм итү һәм җиңү шатлыгын да йөрәге аша кичерде. Сугыш еллары язучыбыз өчен драматизм белән тулы зур тормыш мәктәбе булып, аның иҗатында үз халкының рухи матурлыгына соклану белән тулы гуманизм идеясен киң итеп ачып җибәрде. Аның иҗаты тарих, тормыш һәм кеше язмышы турында җитди уйланулар белән сугарыла башлады.

Темабызны Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш темасының бирелеше дип алдык, чөнки ул сугыш вакытындагы хикәя-повестьлары белән танылып киткән язучы.

Без курс эшебезнең беренче бүлегендә Әмирхан Еники биографиясенең әһәмиятле вакыйгалары белән аның шундый югары дәрәҗәдәге бөек язучы булып китүен күзәтергә булдык.

Курс эшебнең икенче бүлегендә “Сугыш темасына” багышланган һәр әсәренә кыскача анализ ясар өчен берничә бүлекчәләргә бүлдек.

1. “Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре. Бу бүлекчәдә 1941 елда язылган “Бала” әсәрен анализладык.

2. Ватан азатлыгы өчен көрәштә резервта торучы гаскәрләр дә катнашуы турындагы әсәре – “Без дә солдатлар идек”не мисаллар белән күзәттек.

3. “Ана һәм кыз” әсәренең язучының конкрет тормыш фактларына нигезләнгән әсәре икәнлеген әйтеп үттек.

4. “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышның ачылыгын, бәхетсезлек кенә китергәнен әсәрне күзәтү аша дәлилләдек.

5. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясендә укучыларга кайсы өлеше бигрәк тә бәхәс тудырганын сөйләдек.

6. “ Тауларга карап” әсәрендә күтәрелгән проблемалар һәр укучының йөрәгенә үтеп керешле икәнлеген аңлаттык .

7. Язучының сугыш темасында символик образлар бирелешенең әдәбиятка яңа үзенчәлек алып килүен күрдек.

8. “Кунакчыл дошман” әсәрендә яшь солдат образы белән горурландык.

III бүлекне Әмирхан Еникинең сугыш темасына язылган повестьларының үзенчәлегенә багышладык.

Гомере буе матурлыкка табынган, укучыны да матурлыкка сокланырга өйрәткән Әмирхан ага Еники хакыйкатькә тугрылыклы калды. Шуңа да аның әсәрләрендәге һәрнәрсәгә ышанасың, барсы да табигый, җанлы һәм тормыштагыча. Аларда ясалмалылыкның эзе дә юк. Язучының һәр хикәясе, повесте фикерне уята, татлы сызлану булып күңелләрне били, гамьлелеккә өнди. Әдип иҗатының үзәгендә тормышка, кешеләргә ышаныч ята. Шуңа аның һәр әсәре көтеп алына, яратып укыла, уйландыра, газапландыра...

“Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре... Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра,һәм пакъләндерә торган, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә торган рухи көч тә бар”, –дип язды Фәрваз Миңнуллин1.

_____________



1 Хафизова А. Ә.Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы. – Яр Чаллы. Фән һәм мәктәп, 2008. – 25 - 27 б.

Ә. Еники сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар, хәлләр карап торышка бик гадәти, алар үз эчләренә

зур проблемаларны да алмыйлар кебек. Әмма язучының уйлау һәм иңләү даирәсе күпкә киң. Ул сугышчы, ил сакчысын тирәлектән аермый, аның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Әдипнең төп казанышы – геройларның индивидуаль күңел дөньясын табуы. Шуңа күрә дә без Ә.Еникинең әсәрләрен анализларга булдык.

Алда язылганнардан күренгәнчә, сугыштан соң күп еллар үтсә дә, ул вакыйгалар һаман кешеләр күңелендә, хәтерендә сакланырга тиеш. Шул сәбәпле, үткән сугыш батырлыкларын да, авырлыкларын да сөйләп, без киләчәк буынга патриотик хисләрне тәрбияләргә; кирәк булса, дошман илгә яу белән килсә, корал тотып, Ватанны саклау өчен көрәшергә дә әзерләргә тиеш. Димәк, “Сугыш һәм кеше” темасы һәрвакыт актуаль булап тора.

Әмирхан Еники – олуг әдип, олуг фикер иясе. Ул инде бу фани дөньяның хикмәтләрен күп күргән, кичергән, аңлаган кеше... Ни хикмәт, ул, кайбер “бар нәрсәне белгән” яшьрәкләрдән аермалы буларак, яшәү хәлләренә һаман гаҗәпләнә, теге яки бу хәлне аңларга тырышып гасбилана, икеләнә, киңәшләшә, үзенә һәм бүтәннәргә сораулар куя, борчыла, илдәге вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп, үзәнчә киләчәкне фаразлый... Әмирхан Еники исән чагында данда коенып, иҗатына тиереннән артыгын алган (андыйлар да булды!) язучы түгел. Чын бәһасе киләчәктә алыначак әдип ул. Әмирхан учагы дөрли генә башлады. (Р.Фәйзуллин. “Затлы әдип”.) 1

I. Әмирхан Еники − сугыш вакытындагы хикәя-повестьлары белән танылып киткән язучы.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лаурияты, татар әдәбиятында гаять үзенчәлекле, ифрат серле һәм үтә сокландыргыч иҗат мәйданын тәшкил итүче олы әдибебез Әмирхан Еники Дәүләткәндә дөньяга күзе ачылмаса, ул язучы булып китмәс тә иде. Чөнки бары тик шушы матур табигатьле төбәктә генә аның киләчәктәге хыяллары формалаша башлый. Моның берничә төрле алшарты да була. Беренчедән, Дәүләткәннең үзәгендә бай гына китапханә була. Әмирхан аннан алып китаплар укый. Икенчедән, кайбер сәүдәгәр, приказчикларның өйләрендә сакланган “Ялт-йолт”, “Ак юл”, “Сөембикә”, “Аң”, “Шура” журналларын сорап алып укыштыргалаган була. Өченчедән, әби-бабасы йортында сакланып калган, ләкин таушалып беткән “Тутыйнамә”, “Бакырган”, “ Бәдавам”, “Бүз егет”, “Каһарман катыйль” китапларын кулга төшереп, аңлый алганнарын, укып карый. Дүртенчедән, бу якларга кымыз эчәргә килүчеләр күп була. Кымызчылар арасында бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова (1957 елда әдип аның турында китап та яза) белән Нури Сакаев, Маһирә Мивәлиевна белән Шакир Шамильский булалар. Икенче бер җәйне Казаннан хатыннары белән Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали киләләр. 1924 елда Мәҗит Гафури, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр кымызда

_____________

1Әмирхан Еники. Мәк чәчәге. Хикәяләр. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1999. – 6 б.

булалар. Әмирханның әдәбият белән “җенләнә” башлаган елларында шундый күренекле сәнгать әһелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе, һәм ишетүе сайлаган юлыннан баруга этәргеч була.

1925 нче елда Әмирхан сәнгать мәктәбенә укырга керү теләге белән Казанга килә. Иптәше Фәтхерислам төзүче-инженерлар институтына укырга керә, ә Әмирхан китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша, әдәбият җыелышларында катнаша башлый. Такташ, Кутуй, Җәлил, Толымбай, Садри Җәләй, Ченәкәй кебек яшь язучыларны күрә, әдәби бәхәсләрне тыңлый. Үзе дә язып карарга тели һәм “ Озын көй тыңлаганда”(1926), “Дус кеше” (1928), “Яз башы” (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итә.

Бөек Ватан сугышыннан кайткач, Ә. Еники Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар бүлеге мөдире булып эшли. 1950 − 1952 елларда Казан авиация техникумында татар теле укытып алганнан соң, 1953 елдан әдәби иҗат эшенә күчә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр (2000 ел) Казанда яши, иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы еллары татар язучылары иҗатында зур сыналыш һәм җитлегү дәвере булды. Чөнки илебез һәм халкыбыз өстенә ябырылган мәрхәмәтсез фашизм белән көрәш безнең барлык материаль, физик һәм рухи көчләребезне гаять киеренке тарихи сынау алдына китереп бастырды. Сугыш, явызлык һәм вәхшәт белән аяусыз, канлы бәрелеш кырларына чыгып, илнең җиңеп чыгу тантанасы булып тарихка керде.

Ә. Еники дә, безнең күпләгән язучыларыбыз шикелле, фронтка китте һәм, солдат булып, чигенү хурлыгын да, һөҗүм итү һәм җиңү шатлыгын да йөрәге аша кичерде. Сугыш еллары язучыбыз өчен драматизм белән тулы зур тормыш мәктәбе булып, аның иҗатында үз халкының рухи матурлыгына соклану белән тулы гуманизм идеясен киң итеп ачып җибәрде. Аның иҗаты тарих, тормыш һәм кеше язмышы турында җитди уйланулар белән сугарыла башлады.

Дөрес, аның сугыш темасына бәйле әсәрләрендә без укырга күнеккән сугыш вакыйгалары, ягъни хәрби операцияләр юк, тылдагы батырлыклар да сурәтләнми. Аның геройлары сугыш эчендә аеруча батырлык күрсәтү белән дә калкып тормыйлар, чөнки язучы андый максатны куймый. Ә.Еники әсәрләрендә дәһшәтле сугыш картинасы турыдан-туры түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирланды. Язучы яңа төсмерләр алып килде, сугыш һәм тормыш, яшәү һәм үлем, дәһшәт һәм матурлык фәлсәфәсен сәнгать дәрәҗәсенә күтәрде. 1

Ә. Еники, иң башта, сугыш чынбарлыгы һәм драматизмның кеше рухында, психологиясендә ничек чагылышына игътибар итә. Сугыш шартларында кешенең эчке дөньясы, шатлыгы һәм кайгысы, ул нинди сынаулар кичерә − менә шуны үзәккә куюга омтылыш язучының төп максаты булып тора. Әмирхан Еники − иң беренчеләрдән булып, сугышта кешенең язмышын, аның хисләрен күрсәтә, сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар, хәлләр карап торышка бик гадәти, алар үз эчләренә зур проблемаларны да алмыйлар кебек. Әмма язучының уйлау һәм иңләү даирәсе күпкә киң. Ул сугышчы, ил сакчысын тирәлектән аермый, аның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә. Әдипнең төп казанышы − геройларның индивидуаль күңел дөньясын табуы.

Сугыш чоры әдәбиятында, табигый ки, үзәктә Солдат образы тора. Ә.Еники иҗатында да ул шулай. Анда Солдат образын ачу төрле ракурсларда бара: башта сугыш хәрәкәтләренең башланган вакытында солдат Зариф (“Бала”), аннары туганнары кулына үлем хәбәре килгән, бердәнбер улын көтеп

урын өстендә авырып ятучы ананың соңгы өмете булган Хәсән (“Ана һәм кыз”), туган йортына бер генә сәгатькә кайта алган Гомәр (“Бер генә сәгатькә”), штраф ротасы повары Иван (“Ялгыз каз”), бөтенләй исеме күрсәтелмәгән, аталмаган Солдат (“Мәк чәчәге”), иң куркыныч вакытта коралсыз калган Василий, Талип, Хәким (“Кунакчыл дошман”), сугышта алган яралардан сөйгәне Таһирәнең җырын тыңлау сәбәпле шатлык кичереп, якты дөньядан китеп баручы солдат егет (“Кем җырлады?”) һ.б.

Сугыш шартлары аларны бер омтылыш, бер теләк белән яшәргә мәҗбүр итә. Әлеге образларның гәүдәләнеше шул чор шартлары белән бәйләнештә

____________



1Ә. Мотыйгуллина. Психологик проза остасы.// Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том.- ТаРИХ, 2002. - 9 б.

тормышка ашырыла. Алар туган илләренең, якыннарының, туганнарының, кардәшләренең тынычлыгы, иминлеге өчен көрәшәләр. Гәрчә, кылган гамәлләре, үтисе бурычлары солдатларны фронт сызыгы белән бәйләп торса да, күңел түрләрендә аларны аңлаган, яраткан, үз иткән, сагынып көткән кешеләр яши. Бу ике хис аларның күңелендә бербөтен булып яши. Ә.Еники әсәрләрендә шул кичерешләр, теләк-омтылышларның бирелеше төрле җирлектә сурәтләнә.



II. Әмирхан Еникинең хикәя-повестьларында сугыш темасының бирелеше.

1“Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре.

“Сугыш темасына” багышланган беренче әсәре − “Бала” − 1941 нче елда язылган. Әсәрдә үлем рәхимсезлегенә капма-каршы итеп яшәү көче, кешенең мораль ныклыгы куела. Кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта герой бердәнбер дөрес юлны сайлый. Сугыш дәһшәте белән дөньяның асты-өскә әйләнгән вакытта (“Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шахиты”), 1 анасыннан аерылып калган кызчыкны солдат Зариф күтәреп алып китә. Табигатьнең гүзәл матурлыгы (“Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тын. Кояш чыккан вакыт... Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар...

Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилбердәшәләр...”), һәм ана сулышыннан уянып, көлә-көлә уйнап йөрергә тиешле, ләкин “озак елаудан күзләре шешенгән” кечкенә сабый – кискен каршылыкка куела. Соры күзле өч- дүрт яшьлек кыз һәм сугыш мәхшәре... Зарифта хисләр көрәше башлана: кызын хәтерләткан “...йомшак тәнле, җылы, тәмле исле” сабыйга әнисе табуда ярдәм итәргәме, әллә приказны үтәп, ротадан калмаскамы? (“Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте”).

Солдат Зариф адашып калган баланы, күтәреп, станциядән китәргә торучы эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән әнисе кулына исән-имин тапшыра. Гүя әдипнең күңеле сугыш башындагы авыр югалтулар, кан коюлар, фаҗигалар белән килешергә теләми.

Зариф – боерыкны үтәүче солдат кына түгел, ул кирәк вакытта ярдәмгә _____________

1Мисаллар китерелә. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том.- ТаРИХ, 2002. - 74 б.

килүче кеше дә. (“Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде”). Бик гади һәм очраклы булып күренгән бу вакыйганы сурәтләүдә бетмәс мәхәббәт җылысы сизелеп тора. Әсәрдә гуманизм һәм батырлык орлыгы шытып ята да инде.



2. Ватан азатлыгы өчен көрәштә резервта торучы гаскәрләр катнашуы.

Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, Ә. Еники Төньяк-көнбатыш фронтының резервта торучы гаскәрләре рәтенә килеп эләгә. Соңрак, 1971 елда ул хәрби складлар саклаучы солдатларның хәл-тормышларын бөтен ваклыклары-детальләре белән “Без дә солдатлар идек” повестендә күз алдына китереп бастыра. Композицион төзелеше ягыннан караганда, повесть ике өлешкә бүленә: беренчесе – авторның шәхси тормышын сурәтләү, икенчесе кеше язмышларын ачу һәм милләтара мөнәсәбәтләрне, милли характерларны ачуга багышлана. Әмма алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора, диалектик берәмлектә ачылалар. Әйткәнебезчә, повесть Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган. Биредә баталь картиналар юк, һөҗүм, дошман белән йөзгә-йөз килү күренешләре сурәтләнми.

Кечкенә генә бер взвод каравыл хезмәте үти, сугыш кораллары складын саклый. Ватан азатлыгы окопларда гына түгел, тылда да, Еникиләр булган “нестроевой” хезмәттә дә хәл ителде. Повестьта, автор образына бәйле рәвештә, сугыш шартларында төрле милләт вәкилләре арасында мөнәсәбәтләр эзлеклелеге күрсәтелә. Әлеге күпмилләтле взводта күпчелеге казакълар тәшкил итә, рус та, татар да, чуваш та, үзбәк тә бар. Казакъ Өметбаев, үзбәк Ишмәмәт, татар Төхфәт, рус Шумиловлар тыныч кына, күзгә артыык бәрелеп тормый гына үз бурычларын башкаралар, ипле бер тырышлык белән Җиңү көнен якынайтуда өлешләрен кертәләр. Монда милләтара мөнәсәбәтләрнең дустанә, тату булуын ассызыклый торган күп очракларга тап буласың.

Повестьта автор унбиш кешелек каравыл взводының сугыш чорындагы көндәлек тормышын тасвир итә. Алар фронтның алгы сызыгыннан ераклаша, шуңа күрә геройлыкларын күрсәтүләре белән аерылып та тормыйлар. Взводның төп вазифасы – боеприпаслар склады янында каравылда тору, аларны вагоннарга төяп, кирәкле урыннарга озатып тору.

Повестьның үзәк герое – хикәяләүче зат, автор үзе булуын аңлыйбыз. Ул вакыйгаларга мөнәсәбәте булган һәрбер образга характеристика биреп бара. Ләкин автор битараф хикәяләүче түгел. Ул сюжетны оештырып баручы образ. Повестьның беренче заттан хикәяләнүе дә шул турыда сөйли. Ул читтән генә күзәтүче түгел, аның өчен һәр вакыйга әһәмиятле. Шушы ук автор өстенә йөкләнгән тагын бер вазифа – күзәткән һәм катнашкан вакыйгаларны бәяләп бару.

“Без дә солдатлар идек” повестендә сурәтләнгән образлар системасы төгәл ике төркемгә бүленә: “картлар” һәм “өтелеп чыкканнар”. Картлар – алар өч ел фронтта йөреп, бер генә тапкыр да мылтык атып карамаган кешеләр. Бу төркемгә гәүдәгә зур-таза, мәһабәт, казакъның түгәрәк табыннарында күп утырган, легендаларны күп ишеткән Байәхмәтов та, гаятъ тә нечкә, йомшак бәгыръле солдат – үзбәк Ишмәмәт тә, каравылда штык шикелле торучы, үткен, грамоталы солдат Шумилов та, солдатлар арасында иң өлкәне, казакълар аксакал урынына тотучы Өметбаев та керә. Өтелеп чыкканнар – каты яраланып, госпиталъдә ятканнан соң, нестоевой булып, бирегә җибәрелгән солдатлар. (“Без кырык беренче ел солдатлары, без фашист таныкларын күкрәгебез каршы алдык, менә минем өч кабыргам юк, бер үпкәм тишек, ди...”). 1 Болар арасында

утны-суны кичкән, бик үткен, кирәк урында хәләкәр кара-калпак казагы Дорды Ходайбирдин, тиз кызып китүчән, кызу канлы чуваш Емилькин, авырлыклар аша узган, тәҗрибәле солдат Хафиз Акшалов, куркак, бәлачел, тавыш кубарырга яратучы Шинаев, солдатлар арасында иң яше булган солдат Җантимеров. Алар, фронт сызыгында дошман белән көрәшерлек дип _____________

1Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 2 том. – Казан: ТКН, 1991. – 240 б.

табылганнар. Әлеге кешеләрнең кылган гамәлләренә, үзара мөнәсәбәтләренә нигезләнеп, аларның характер сыйфатларын билгеләп була. Взводның күп өлешен казакъ милләте вәкилләре тәшкил итә. Автор һәр персонажны ачуда индивидуалъ сыйфатларның нигезе итеп гомумкешелеккә хас үзенчәлекләрне ала. Ләкин һәрберсе аерым шәхес, аерым характер. Арада Дорды аеруча аерылып тора: “кортежник”, “акчалы”, “хәйләкәр”. Ләкин әлеге сыйфатлары Дордыны башка солдатларга каршы куймый.Чөнки картны ул аерым зур командирлар һәм началъниклар белән генә уйный, аны киресенчә, “утны-суны кичкән”, “теләгәнен булдыра ала торган кеше буларак хөрмәт итәләр”.

Повестъның өске агымында каравыл хезмәтен үтәүче солдатларның тормыш-көнкүреше, дөнъяга карашлары, үзара мөнәсәбәтләре сурәтләнсә, аскы агым әсәрдәге песонажларның рухи дөнъясын, индивидуалъ характер сыйфатларын, төрле милләт халыклары арасындагы гореф-гадәт, традицияләрнең тотрыклылыгын ачуны алгы планга куя. Билгеле, авторның милли характер тудыруга омтылышы үзмаксат түгел. Хәтта аерым очракларда милли үзенчәлекләр күп тупланган очракта да, беренче чиратта, гомумкешелек сыйфатларын алгы планга чыгару омтылышы сизелә.

Автор-писаръ үзенә карата булган мөнәсәбәт аша төрле характер ияләренең индивидуалъ якларын ачуга ирешә. Ул үзенең биш командирын тасвилый. Арада аерылып торганы – боеприпаслар склады командиры, кыргыз егете – лейтенант Нургайбәк Кулибаев. Аңа, бер яктан, устав кушканча төгәллек, таләпчәнлек хас булса, шул ук вакытта ул милли йолаларны, ата-бабадан килгән гадәтләрне хөрмәт итүче буларак сурәтләнә.

Взводның яшәү рәвеше, көнкүреше, беренче чиратта, каравыл хезмәте белән

бәйләнгән. Ә.Еники сайлап алган геройлар, беренче карашка, гадәти булып тоелалар кебек, әмма төрле ситуацияләрдә аларның характер сыйфатларының яңа яклары ачылып китә. Әмирхан ага аеруча бер җылылык белән шулар турында сөйли һәм өмет катыш әйтә: “Онытмагыз, без дә солдатлар идек,” -ди.

Гомумкешелек дөнъясына хас әхлак нормалары Ә.Еникинең геройларын бәяләүче критерий булып тора. Әнә алар, өлкән яшьтәге җиде солдат көзге томанга кереп баралар. “Күп уздык без мондый юлларны, тагын күпме узасы калгандыр?.. Билгесез, хәтәр юлларны!.. Әмма бер юл безнең хыялыбызда көне-төне ялтырап, ярылып ята; бу – җиңү аша туган илләребезгә алып кайта торган соңгы юлыбыз...” Вакыт рәхимсез, сугыштан исән кайта алганнар да берәм-берәм арабыздан китәләр. Аларның истәлеге хәтерләрдән җуелмаска тиеш – бу безнең изге бурычыбыз.


  1. Язучының конкрет тормыш фактларына нигезләнгән әсәре.

Еш кына Ә.Еникинең әсәрләре конкрет тормыш фактларына нигезләнгән

була. Бу очракта да шулай. Язучының тугандашы Тәлгать сугыш башланган

елны Куйбышевтагы план-экономик институтын тәмамлый. Аны төгәлләп чыгу белән үзе теләп фронтка китә һәм 1941 елның көзендә һәлак була.

“Ана һәм кыз” (1942) хикәясенең дә көчле гуманистик эчтәлеге ачылып китә. Алты кыздан соң туган Хәсән бик яшьли ятим кала. Әтисе күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдыра. Хәсән бик тәртипле, тыңлаучан, тырыш егет булып үсеп җитә. Институтны тәмамларга өлгермичә дә фронтка китеп бара. Ана улы турында гына уйлап, аны гына көтеп авырып ята. Ләкин почта таратучы Маһирә конверт китерә. Анда: “... нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды”, – дип язылган була. Рәхиләгә, энесенең үлүе турында хәбәрне укыгач, әнисенең васыятен тыңлау икеләтә авыр була. “Хат килде”, – дигән хәбәргә апасы Хәлимә йөгереп килеп җитә. Рәхилә, кайгылы хәбәрне әнисе күтәрә алмавыннан куркып, хатны әнисенә күрсәтми. Әсәр: “ Гаҗәп, Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый.(...) Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем


өчен түгел, тормыш өчен сугыш!” 1 – дип тәмамлана.

Бу драматизмда илебез кешеләренең искеткеч рухи чыдамлыгы һәм тыйнаклыгы гәүдәләнеп калган. Авыру ананың армиядәге улын сагынып көтүе һәм кызы Рәхиләнең энесе солдат Хәсән турындагы хәбәрдән соң үзләре өстенә төшкән рухи авырлыкны, газапны батырлык белән кичерүе – болар миллионнар башыннан үткән хәлләр булып, үзләренең мәгънәләре белән гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.



4.“Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугышның бирелеше.

Беренче әсәрендә зәгыйфь тормыш үсентеләренең сугышның кырыс, ямьсез чынбарлыгында аяусыз тапталуы турында язарга кулы бармаса, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләрендә авыр югалту, бәхетсезлекләр, корбаннар фонында кешеләрнең тирән кичерешләре, характерларның каядыр эчкә яшеренгән сыйфатлары, ныклыгы сурәтләнә. Сугыш темасы мондый хикәяләргә якыннарны югалту ачысы, аерылышу сагышы рәвешендә килеп керә.

“Сугыш һәм кеше язмышы” ноктасыннан караганда, сугыш елларында һәртөрле авырлыкка чыдам, тырыш хатын-кыз образының гүзәл кешелекле

сыйфатларын тирән психологик драматизм һәм нечкә лиризм белән сурәтләгән әсәр – “Бер генә сәгатькә”(1944) хикәясе. Солдат Гомәр, госпитальдән фронтка китешли, туган өенә кереп чыгарга мөмкинлек таба. Никадәр ашкынып көтүләр, күрешүләр, аерылышулар – бер генә сәгатьлек вакыйганы сюжет итеп алган бу кечкенә әсәрнең киеренке психологик коллезиясенә әвереләләр. Әйе,

вакытның бик кыска – бер генә сәгать булуы ситуациянең драматик көчен бик нык арттыра. ( ...мин бик азга, бары бер генә сәгатькә! Бу хәбәрнең тәэсире барысына да шундый булды ки, гүя ул Гомәрнең авызыннан чыкмады, ә кайдандыр, стена аша килгән ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый. Мәрьям абыстай исә, _____________

1Мисаллар китерелә. Ә. Еники. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. - Казан: ТКН, 1991.- 24 б.

бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде”).



Шушы вакыйганың якыннары күңеленә ничек тәэсир итүе, кешеләрнең аеруча киеренке хәлдә калулары үтә төгәл һәм психологик планда сурәтләнә. Галимҗан абзый белән Мәрьям абыстай кичерешләрен автор гаять төгәл, нечкә сурәтли. ( “Гомәргә әнисенең бу гаҗизлегенә карау бик авыр иде. Аның йөрәге әнисен кызганудансызлана башлады һәм күңеленә ихтыярсыз: “Юкка үзләренә күрендем”, – дигән уй да килеп куйды”).

Ана күңелендәге җилпенешләр самими, тирән, ирексездән шул ана булып уйлый башлыйсың. (“...күңел әнә шул нурлы томан артына китеп югалган яшел кырлар түреннән ерактагы поездның дәртле кычкыртып килеп чыгуын тоеп тора. Мәрьям абыстайның иреннәре акрын гына кыймылдыйлар:



  • Кайтыр, күз нурым, кайтыр!”)

Бер генә сәгатькә кайткан Гомәрне аның сөйгәне – Заһирәсе дә күрми кала. Кырда эштә булган кыз ашыгып станциягә йөгерә, поездның инде киткәнен күреп чаба. (“Бу чабуда үз-үзенә хисап бирмичә, чынлык белән килешергә теләмәү тискәрелеге сизелә иде. Чыннан да, аның Гомәре шундый көтмәгәндә кайткан иде, аның Гомәре шундый тиз дә китеп барды. Ул Заһидә, аны күрми калды. Болар бар да дөрес бит! Ләкин ни өчен дөрес?.. Ни өчен дөрес?”)

Яшь кыз күңелендәгеч хисләрне Ә.Еники менә ничек сурәтли: “...Ул бары

йөрәге төбеннән күтәрелгән, бөтен тәне буйлап йөргән тиле ярсуны баса алмыйча газаплана. Ул янындагы үләннәрне йолкып-йолкып ала, аларны тешли яки калтыранган бармаклары белән бик вак итеп өзгәли. Янә ул һаман бугазына күтәрелгән төерне кире йота алмаудан гаҗиз иде. Ул тырыша, ачу белән башын селкеп куя, аскы иренен тешләп тора, ләкин юк, – төер һаман бугазына килә. Ахырда ул башын кинәт тезләре өстенә сала һәм һичбер тыелгысыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата, елап җибәрә.”

Заһидә драмасы да зур мәгънәгә ия: Гомәр сөйгән кызын күреп китәрмен дип өметләнгән иде бит. Ләкин Заһидә соңга кала, егет китеп бара. Матур очрашу булмый. Димәк, кешеләр язмышы һәм теләкләре гел бертөрле шома, тигез юллардан бармый икән. Әмма укучының күңелендә бу кешеләр очрашсыннар иде, Гомәр исән-сау әйләнеп кайтсын иде дигән изге теләк уяна. Сөйгәннәрне бер-берсеннән, балаларны ата-анасыннан, ирләрен хатыннарыннан аерган рәхимсез сугышка каршы күңелдә нәфрәт уты кабына.

“Иң мөһиме: мин, бер ана кичерешләре белән генә чикләнмичә, башка кешеләрнең дә күңелендә солдат егетнең кыска гына арада күренеп китүеннән туган уй-хисләрен күрсәтергә теләдем, дип язган иде автор үзенең бер мәкаләсендә. – Шулай итеп, мин совет кешеләренең рухи ныклыгын, патриотик хисләрен үземчә тулырак ачарга тырыштым”. 1



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет