Ильмира Галиева «Ватаным Татарстан», 01. 10. 2010 бодай булмаса, арыш



Дата02.07.2016
өлшемі24.5 Kb.
#172828
Ильмира Галиева

«Ватаным Татарстан», 01.10.2010
БОДАЙ БУЛМАСА, АРЫШ
Күп терлек асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләттән сигезәр тонна арыш алды. Ә Иске Каразирек авылында яшәүче Салават Тимаевка республика бюджетыннан 12 тонна ашлык бирделәр.

Амбарлы хуҗалыклар август азагы – сентябрь башларында аптырашта калды. Шулай булмыйни: бер “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәм­­гыя­те амбарына гына да биш авыл җирлегендә яшәү­челәр өчен арыш кайтарылсын әле. Ашлык өләшкән көнне Иске Урыссу авылына кереп тә булмый иде. Машиналар чи­ра­тының очы-кы­рые күренми. Амбарга җитәрәк, капчыкларына ашлык тутырып, аларны рәт-рәт өеп куйган шат йөзле кешеләрне күргәч, хәтта кү­ңелләр тулды. Димәк, халык терлек­ләрен исән-имин кышлата алачак.

– Шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы 1942 баш сыер өчен республика бюджетыннан 8 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелде һәм шуңа арыш сатып алынды. Шуның бер өлешен “Чулпан”, “Вафауллин”, “Нур-Агро”, “Тимербаев”, “Гафиятов”, “Халиков” кебек үзе­безнең авыл хуҗалыгы пред­приятиелә­реннән сатып алдык. 600 ләп тонна ашлыкны Оренбург тө­бәгеннән китердек, – дип аң­латты безгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов.

Тик, кем әйтмешли, биргәннең битенә бакмасалар да, бодайга күнеккән халык арасында арыштан канә­гать­­сез калучылар да кү­ренде. Кай­берәүләре аның күлә­менә ризасызлык белдерде.



– Район буенча 7200 тонна гына ашлык җыеп, шуның да 5 тоннасын орлыкка салганда, халыкны ашлык белән тиешенчә тәэмин итеп булмавы, әлбәттә, көн кебек ачык. Быел арыш юнә­тү­ебезгә дә (бушлай бит әле) шатланырга кирәк. Безнең ата-бабаларыбыз гомер буена терлекләрен арыш оныннан боламык ясап ашаткан. Кешеләргә дә арыш ик­мәге бодайныкыннан файдалырак. Элеккеге заманнарда нәкъ менә арышка өстенлек бирелүе очраклы түгел,– ди бу җәһәттән Атлас Фәрит улы. – Ашлыкның күләменә килгәндә, анысы бәяләр үзгәрүгә бәйле. Август башларында арышның бер килосын 4 сум 50 тиеннән табып булса, соңгы партиясенә инде 5 сум 12 шәр тиеннән түләдек. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин Оренбург төбә­геннән 40 машина арыш алып кайту өчен “Татнефть” җәмгыятенә ярдәм сорап мө­рә­җәгать итмәсә, 50 тиен­гә кыйммәткәрәк тә төшкән булыр иде әле ул. Ашлык бәясе­нә транспорт чыгымнары кермәде. Ә бу 300 мең сум дигән сүз. Күрше районнар арышны Пензадан 5 сум 90 тиеннән кайтарткан, безгә булганына сөенергә генә кирәк дип уйлыйм.

P.S. Районга соңгы олаулар кайтып, бер сыер малына 4130 сум 65 тиен исәбеннән республика бюджетыннан бүлеп би­релгән акчага ашлык өләшү тө­гәлләнде. Район авылларында яшәүчеләр моның өчен республика һәм Юта­зы муниципаль районы җитәкчелегенә чиктән тыш рәхмәтле.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет