Камил сәгъдәтшин, «Ватаным Татарстан», 24. 08. 2011 Юлын үзебезгә табасы



Дата02.07.2016
өлшемі32.43 Kb.
#172826
КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН,

«Ватаным Татарстан», 24.08.2011
Юлын үзебезгә табасы
Дөнья базарында ашлыкка бәяләр кискен күтәрелә. Америкада соңгы вакытта бер тонна бодайның бәясе, сыйфатына карап, якынча 300 сумнан 9000 сумга якынлашкан!

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, урып-җыю чорындагы мул уңышка йөз тотыптыр инде, алыпсатарлар ашлыкның тоннасын 300 сумнан алып калырга омтыла. Әмма белгечләр ашыкмаска ки­ңәш итә. Кара диңгез портында Россия ашлыгы да тоннасына 335 сумнан 5125 сумга кадәр күтәрелгән. Бодай һәм арпа­ның тоннасы соңгы ике атна эчендә 6400-6500 сумга җитте, дип хәбәр итә Кара диңгез портындагы “ПроЗерно” җәмгыяте җитәкчесе Владимир Петриченко. Аның әйтүенчә, ашлыкка мондый бәяләр “җитди һәм озакка сузылачак”.

Россия авыл хуҗалыгы ми­нистры Елена Скрынник ашлык базарында уздырыла торган интервенция, ягъни җитештерүчедән ашлыкны күпләп сатып алуны быел яңачарак оештыру турында сүз алып бара. Дәүләткә күпләп ашлык саткан җитеш­те­рүче, ашлыкка бәяләр кискен күтәрелеп киткән оч­ракта, үз ашлыгын саткан бәясеннән кире алырга да хокуклы булачак, ди Россия авыл хуҗалыгы министры. Дәүләт бу очракта аның иминият һәм ашлык саклауга тоткан чыгымнарын үз өстенә алачак икән.

Бу кадәресен аңларга була. Узган елларда уздырылган ашлык интервенциясеннән соң, бәяләрнең шактый артып киткән чаклары да булгалады. Андый очракларда өстәмә табыш авыл хуҗалыгында ел буе тир түккән ашлык җитеш­терүче кесәсендә түгел, ә ашлык белән сату итүченекендә кала килде. Дәүләтнең игенче турында кайгыртуы яхшыдан, әлбәттә.

Россия министры кемнән күпме ашлык сатып алу мәсь­әләсе дә быел гаделрәк хәл ителәчәк дип ышандыра. Моның өчен ашлык сатуда катнашырга теләгән элеваторлар электрон аукционнарда сайлап алыначак. Монысы исә элеккеге елларда шактый вакыт таләп иткән кәгазь боткасын гына киметеп калмый, аукционда катнашучы барлык элеваторларны да бер үк шарт­ларга куя. 120 элеватор да ашлыкны күпләп җитеш­терүче регионнардан сайланачак, ди Елена Скрынник.

Дөресен әйткәндә, узган ел­ларда Россия Авыл хуҗалы­гы министрлыгы уздырган ашлык интервенциясе бик күп сораулар да тудыра килде. Рес­публиканың күп кенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә­ләре белгечлә­реннән, ху­җалык җитәкчелә­реннән со­ра­шып-белешеп карадым. Аны уздыру, хуҗалык­ларның үз ашлыгы белән анда катнаша алу мөмкинлеге турында ачык кына аңлатып бирергә күбесе кыенсынды. Әйтерсең, дәүләт тарафыннан уздырылучы ашлык интервенциясе Россия иген­челәре мәнфә­га­тен түгел, ә ашлык сатып, кесә калынайтырга омтылучы бер төркем алыпсатарлар өчен генә. Алай булганда бу турыда зурдан кубып сөйлә­шүнең мәгънәсе дә югала түгелме?

Ниһаять, бу кадәресе Россия Федерациясе Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубковка да барып җитте булса кирәк. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына 15 сентябрьгә кадәр ашлык интервенция­сенең нәтиҗәле­ле­ген күтәрү буенча конкрет чаралар күрү планын булдыруны таләп итте ул. Виктор Зубков ассызыклаганча, ашлык интервен­ция­сенең төп бурычы – Россия игенчесенең үз хезмәте өчен тиешлесен алуны тәэ­мин итүдән гыйбарәт.

Урып-җыю тәмамланырга санаулы көннәр калып барганда, Россиядә быел ашлыкның хәтта язын кайбер белгечләр фаразлаганнан да күбрәк булачагы турында кистереп әйтер­гә мөмкиндер инде. Быел ул, ким дигәндә, 90-92 миллион тонна булачак. Ә бит әле берничә ай гына элек экспертлар, Россиядә быелгы уңыш 85 миллион тоннадан артмас, дигәннәр иде. Россия­нең кайбер төбәклә­рендә уңыш гектарына 57 центнердан арта! Татарстан игенче­ләренең фидакарь хезмәте дә яхшы нәтиҗәләр ките­рә. Республикада быел 5 миллион тонна ашлык җыеп алу мөмкинлеге бар. Гектарыннан ур­тача уңыш 32 центнердан артып китә!

Тик менә ашлыкка бәяләр булмау гына игенченең кәефен төшерә. Узган елларның ачы тәҗрибәсен искә алганда, дәүләт интервенциясе безнең игенчегә моңарчы әллә ни сизелерлек ярдәм ит­мәде. Татарстан елгалары аша диңгезгә чыгу, ашлык бе­лән үзебез сату итү мөмкинлеген бөтенләй диярлек файдаланмыйбыз. Ныклап тотынганда моның да берәр юлын табып буладыр, мөгаен.

Россия игенчесен елдан-ел бездәге ашлык түбән сыйфатлы дип ышандыра килделәр. Без­некеләрнең хәтта чит илләрдә узучы төрле тендерларда катнаштырырга телә­мәвен хәтерлим. Соңгы еллардагы коры­лыклар да безнең файдага булмагандыр. Әмма ашлыгың булганда, аны тиешле бәясенә сату юлларын эзләү һәм таба белү дә кирәк. Яңарак кына Ростов-Дон шә­һә­рендә узган конференциядә Россия ашлык җитештерү­че­ләре дә шул турыда сүз алып барды. Тырышканнар юлын таба. Август аеның берничә атнасында гына да дөнья­ның кырыктан артык иле Россия ашлыгын сатып алырга теләк белдергән. Бәяләре дә безнең эчке базар хакларыннан берничә тапкырга артык.



Мул уңыш алган игенчегә ашлык тулы амбарларын сак-лап утыру килешми. Вакыт узган саен чыгымнар да арта тора бит. Җитештерелгәнне бүген сатканда, бүген файдасын күргәндә отышлы. Моның өчен алга киткән башка ил­ләрдәге кебек илдә дәүләт заказлары системасы кертү турында да кайгырта башларга вакыттыр. Дәүләт заказыннан артып калганының язмышын ашлык хуҗасы алданрак кайгырта торыр иде.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет