Камил Сәгъдәтшин “Ватаным Татарстан”, 05. 09. 2013



Дата30.06.2016
өлшемі33.54 Kb.
#168174
Камил Сәгъдәтшин

“Ватаным Татарстан”, 05.09.2013


Атлар чапмый туган илемдә

Татарстан авылларында соңгы елларда атларның баш саны дүрт тапкырга кимегән

Татар халкы элек-электән ат асраган. Бигрәк тә авыл җирендә. Хәтта җитмеш елдан артык “күмәкләшү” чоры да авыл кешесенең атка булган мәхәббәтен әллә ни үз­гәртә алмаган. Ә инде шәхси хуҗалыгыңда күпме булдыра аласың, шулкадәрле терлек асрау, шул исәптән атлар тоту рөхсәт ителгәч, бигрәк тә. 


Эш атлары тотасың килә­ме, күп­ме асрарга мөмкинче­легең бар – рәхим ит. Тик ... әллә инде авыл кешесенең киләчәккә ышанычы кимеде, әллә башка сәбәпләр комачаулый, әмма авылда ат асраучылар елдан-ел кими. Бер­ничә ел элек Татарстан авылларында 74 100 баш ат исәп­ләнсә, 2013 елның 1 августына республика авылларында нибары 19008 ат калып бара. Җитмеш­тән артык авылы булган Әлки районында бүген нибары 99 баш ат. Чирмешән районында исә соңгы бер ел эчендә генә дә 57 процентка кимегән. Эшләр шулай дәвам итсә, якын елларда кайбер авыл балаларына атларны да бары тик зоопаркка барып күрергә генә туры килер, шәт.


Бер авылга... ярты ат

Борынгы заманнардан ук атлар кешенең иң тугры дус­ты, ярдәмчесе булган. Игенчелек һәм терлекчелек тармагында гына түгел, авылда барлык төр авыр эшләр дә атлар ярдәмендә башкарылган. Бүген исә кайбер авылларның терлекчелек комплексларында шундый хәл күзәтелә. Зур егәрлекле, чит ил техникасына тагарактан әз генә зуррак арба тагып, төрле йөк ташыйлар. Хуҗасызлыкның соңгы чиге инде бу. Югыйсә хуҗа­лыкларда әллә никадәрле эштә файдаланып була бит ат көчен. Ягулык-майлау материалларын, башка төр чыгымнарны янга калдырып булыр иде. Белгечләр әйтүенчә, вак-төяк йөк ташу, терлек азыгы, салам, печән ташу кебек эшләрдә ике җигүле ат бер тракторны алыштыра ала. Шулай иткәндә хуҗа­лыклар меңнәрчә тонна ягулык, миллионнарча сумлык башка чыгымнарны киметә алыр иде.


Берничә ел элек Биектау районы “Урак һәм чүкеч” хуҗалыгы җитәкчесе Анна Захарова шундый мисал ки­тер­гән иде. Бер тонна печәнне берничә километрга ат белән күчерү хуҗалыкка 33 сумга төшә икән. Шул ук йөкне трактор белән ташыганда чыгымнар ике тапкыр күбрәк. Күрәсең, менә шулай һәр тиенне исәпләп тотканга күрә, “Урак һәм чүкеч” хуҗалы­гында хезмәт хаклары да башкалар белән чагыштырганда шактый югары һәм вакытында биреп барыла. Ә инде шул ук печәнне “үз кесәмнән чыкмый әле” дип, ”К-700” тракторына тагарак тагып ташыган хуҗалыклар күп вакыт очын-очка ялгый алмый интегә.


Атларның баш санын ел саен киметә баручы Яшел Үзән районы хуҗалыкларына да бу турыда уйланырга күп­тән вакыт. Югыйсә йөздән артык авылы булган бу төбәктә нибары 82 ат калуы бик аяныч хәл бит инде. Бер авылга бер баш аты булмагач, андый авыллар киләчәктә ни белән шөгыльләнергә җыена икән? Ә бит Яшел Үзән районы авылларында кырык меңгә якын кеше яши. Атка атланып чапмаган авыл баласының туган ягын тизрәк ташлап ки­тәргә тырышуының сәбәплә­рен әллә каян эзләп тә торасы юк шул инде.

Мондый “битарафлар” арасында җырларда җырлан­ган Сарман районы кебек халкының 90 проценттан артыгы татарлар булган төбәк­ләр дә очрый әле. Сарман буйларында бүген җитмешкә якын авылга 111 баш ат калган. Әлмәт районы авылларында соңгы бер ел эчендә атлар 12 процентка, Лениногорск районы авылларында – 11, Нурлат районы авылларында – 15, Чистай районы авылларында 12 процентка кимегән. Мондый хәлгә киртә куймаган очракта әлеге районнар якындагы биш-алты ел эчендә бөтенләй атсыз калачак.


Үз авылларының киләчә­генә битараф булмаган районнар да бар анысы. Мисал итеп 1182 баш ат асраган Актаныш районы авылларын китерергә була. Актанышлылар ел саен атларны күбрәк асрый. Буа районы авылларында да атларның баш саны 1300кә якынлашып килә.


Файдасы күп, белегез

Республикада ат үрчетү тармагын шартлы рәвештә дүрт төркемгә бүлеп карарга була. Беренчесе – аеруча кыйммәтле нәсел атлары тотучылар, икенчесе – хуҗалык эшләрендә файдалану өчен, өченчесе – ит һәм кымыз җи­тештерү өчен, дүртенче төр­кем – атларны спорт мәктәп­ләре һәм төрле бәйгеләрдә катнашу өчен асраучылар. Бу төрләрнең һәркайсы, белеп эшләгәндә, хуҗасына матди яктан шактый файда китерә ала. 


Күрше Башкортстан Рес­публикасында кымыз җи­тештерүчеләрнең уңышлары турында еш ишетәбез. Башкортстан далаларында көтүе белән асрыйлар андый атларны. Һәр ат белән янәшәдә колыны үсә. Анысы да хуҗасына файдага.

Татарстанда да бар андый мөмкинлек. Кымыз – күплә­ребез яратып куллана торган файдалы эчемлек. Бер атның өч мең килограммнан артык сөт бирергә сәләтле булуын искә алганда, ни өчен бу эш белән чынлап торып шө­гыльләнә башламаска? Әлегә ни сәбәпледер бу эшкә республикада бары тик берничә генә хуҗалык, шул исәптән Питрәч районы Званка авылында “Казан” ат заводы һәм Чаллы азык-төлек комбинаты ярдәмче хуҗалыгы алынган. Кымыз­ның бер литры 60 сум гына торганда да, бу эш аларга ким дигәндә 25-30 процент табыш китерә, диләр.


Ат итенең күпме торуын һәркем яхшы белә. Бигрәк тә ысланган ат ите, казылыкның җитештерүчегә файдасы зур. Һәрхәлдә, Татарстанда бер генә тантана яки бәйрәм табыны ансыз узмый. Кулланучы аның сыйфатына күрә акчасын кызганып тормый. Тик кибет киштәләрендә үзе­без­нең җитештерүчеләрнең өле­ше генә кимегәннән-кими.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет