Казан шәһәре Лобачевский урамындагы 2/31 нче йорт бинасына мемориаль такта кую турында



Дата30.06.2016
өлшемі17.15 Kb.
#167622

2008 ел, 28 гыйнвар 37


Казан шәһәре Лобачевский урамындагы 2/31 нче йорт бинасына мемориаль такта кую турында


Россия Фәннәр академиясе академигы, Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы, Россия табигать фәннәре академиясенең мактаулы академигы, ике тапкыр СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Вячеслав Евгеньевич Алемасов истәлеген мәңгеләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРЂ:
1. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, Россия Фәннәр академиясенә караган Казан фәнни үзәгенең Казан шәһәре Лобачевский урамындагы 2/31 нче йорт бинасына рус һәм татар телләрендә түбәндәге текст язылган мемориаль такта кую турындагы тәкъдимен кабул итәргә:
«В этом здании с 1987 по 2006 год

работал выдающийся ученый-теплоэнергетик,

заслуженный деятель науки и техники РСФСР и ТАССР,

лауреат Государственной премии СССР,

академик Российской академии наук и Международной академии астронавтики,

почетный член Академии наук Республики Татарстан

ВЯЧЕСЛАВ ЕВГЕНЬЕВИЧ АЛЕМАСОВ

Бу бинада 1987-2006 елларда җылылык

энергетикасы белгече, атаклы галим,

РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе,

СССРның Дәүләт премиясе лауреаты,

Россия Фәннәр академиясе һәм Халыкара астронавтика академиясе академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы

ВЯЧЕСЛАВ ЕВГЕНЬЕВИЧ АЛЕМАСОВ эшләде».
2. Мемориаль тактаны ясау эшләрен финанслау 2008 елга Россия Фәннәр академиясенә караган Казан фәнни үзәгенең керемнәр һәм чыгымнар җыелма сметасы буенча күздә тотылган акча исәбеннән гамәлгә ашырылуны игътибарга алырга.
3. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгына йөкләргә.

Татарстан Республикасы



Премьер-министры Р.Н.Мићнеханов




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет