Килешенгән: Килешенгән: Расланган:
Башлангыч класс укытучыларының Р. Галиев исемендәге Р. Галиев исемендәге
методик берләшмәсе җитәкчесе Сөләй мәктәбенең Сөләй мәктәбе директоры
__________/ Хайбрахманова Э. Г./ укыту-тәрбия эшләре буенча ____________ / Заляева Г.А./
Беркетмә № директор ярдәмчесе
“_____” ______________ 2013 ел ___________/ Гарифуллина Г. Г / “_____” _____________ 2013 ел
“_____” _____________ 2013 ел
Эш программасы
уку предметы
Әлмәт муниципаль районы
Ринат Галиев исемендәге Сөләй урта гомуми төп белем бирү мәктәбе
Хайбрахманова Эльвира Габделмәҗит кызы I категория
әдәби уку, I сыйныф
Каралды:
педагогик совет утырышында
Беркетмә № ____
“_____” _____________ 2013 ел
2013 – 2014 нче уку елы.
ӘДӘБИ УКУДАН АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Әдәби уку дәресе программасы:
-
РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына.
-
05.03.2004 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч белем бирү дәүләт стандарты Федераль компонентына (Приказ №1089).
-
Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына.
-
10.07.2012 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомуми белем бирү учреждениеләре өчен региональ базислы укыту планына (Приказ №4165/12).
-
06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
-
“ТРның дәүләт телләре һәм башка телләр турындагы” ТР Законына (№443РТ, 18.07.2004 ел).
-
белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслегенә.
-
ТР Әлмәт муниципаль районы “Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең педагогик совет урырышында расланган, 2013-2014 уку елына уку планына (Протокол №1, 31 август 2013 ел)
-
2004 – 2013 нче елларга Татарстан Республикасы дүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» (2004 ел, 11 октябрь).
-
2008 нче елгы Россия белем бирү Министрлыгының “Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең дәүләт белем бирү стандарты Федераль компонентын раслау турындагы” № 1089 приказы белән расланган дәүләт гомуми белем бирү стандарты
-
“Укытучының эш программасы” дигән локаль акты
-
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыту шартларына һәм укытуны оештыруга санитар –эпидемиологик таләпләр (29.12.2010 елда 189 номерлы Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы карары белән расланган) нигезләнеп төзелде.
Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:
-
Тиз, аңлап, дөрес итеп укырга өйрәтү.
-
Балаларны ашыкмыйча, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.
-
Балаларның активлыгын үстерү.
-
Уй - фикерен ачык итеп әйтү өчен тема белән кызыксынырга, уку мәсьәләсен чишәргә өйрәтү.
-
Уйлау алымнарына өйрәтү һәм үз уен теләп әйтеп бирергә күнектерү.
1нче сыйныф өчен программа таләпләре:
-
балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);
-
алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән — балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);
-
әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );
-
баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).
Базислы укыту планында курсның урыны. Федераль базислы укыту планына нигезләнеп тематик план атнага 2 сәгать исәбеннән , барлыгы 66 сәгатькә исәп итеп төзелә. Дәрес түбәндәге УМК белән укытыла: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова, “Әлифба”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел, Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”, дәреслек. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел, Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”, дәреслек - хрестоматия. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.
1 нче сыйныфта еллык тема: сурәтләү алымнары. Татар әдәбиятын башлангыч сыйныфларда үстерешле укыту программасы дәреслек эчтәлеген тамырдан үзгәртә.Темаларга аңлатма бирелә, кагыйдәләрнең нинди теория элементы булуы күрсәтелә. УМК ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә. Дәреслекне төзүче авторлар 1 сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә нигезләнеп эшләгәннәр. Дәреслек балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота.
Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:
-
татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;
-
сүзнең яңгыраш, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;
-
сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;
-
сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;
-
әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;
-
элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;
-
һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлыйбелергә тиеш.
-
укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;
-
анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;
-
сүзне иҗекләргә бүлә;
-
схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;
-
схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;
-
сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;
-
элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;
-
аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;
-
әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
-
текст эчтәлеген аңлау;
-
проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
-
фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)
-
тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану
-
“Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
-
бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу;
-
төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан;
-
укылган әсәрләрнең эчтәлеген.
Программаның эчтәлеге. Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алыэчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу. Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана); 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була); 3) йомгаклауга(нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.
Әзерлек чоры (3сәгать).
Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.
Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.
Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.
Әлифба чоры (38сәгать).
Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу. Хәрефләрне танып, сүзләр, җөмләләр уку.
Әлифбадан соңгы чор.(25сәгать).
Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генә, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә һәм шигъри текстлары белән таныша (Г.Тукай, Х.Халиков, З.Туфайлова, Г.Сабитов, Р.Миңнуллин, С.Сөләйманова, Ш.Галиев) . Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.
Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш (дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында). Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар. Беренче сыйныфтагы төп бурыч — укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру — икенче сыйныф өчен дә актуаль булып кала.
Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.
Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.
Моңа бәйле рәвештә II—IV сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:
-
баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
-
төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
-
яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
-
әсәрне уку — аның «серенә» төшенү икәнлеген аңлату, авторның* позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
-
әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул Итәргә өйрәтү;
-
укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
— әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыя.рын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.
Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре нигездә охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Түбән сыйныфларда уку дәресе әдәбият дәресе түгел, уку дәресе булып кала — беренче урында уку техникасын үстерү бурычы куела.
Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, II—IV сыйныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.
Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.
Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.
Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.
Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.
Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстәкыйль уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.
Кычкырып, аңлап, дөрес һәм сәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)
-
Сыйныфлар
|
I ярты ел ахырында
|
Уку елы ахырында
|
I
|
—
|
30 сүз
|
II
|
40 сүз
|
50 сүз
|
III
|
60 сүз
|
75 сүз
|
IV
|
85 сүз
|
95 сүз
|
Достарыңызбен бөлісу: |